Барлык яңалыклар
Дөнья бу
17 март , 10:25

Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (20)

Август айлары җитте. Кыярлар өлгерде. Саргаеп әрәм булмасыннар дип, без аларны ашый бардык. Помидорлар да пешә башлады. Җәмиләттәй аларны кәгазь тартмаларга тутырып, карават астына куйды.

Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (20)
Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (20)

Эш башлау чоры
Чакмагыш районында яңа оешкан "Игенче" гәзите редакциясенең алтынчы иҗат кешесе мин булдым. Ул елны
университетның бишенче курсында, март аеннан башлап ирекле рәвештә диплом
яза башлаган идем. Редакция оешканын ишетеп, анда эшкә кайтырга дигән теләк туды.
Фәрәһия апага минем турыда якташ язучыбыз Вәзих Исхаков шалтыраткан
һәм аның ризалыгын алган. Шулай итеп, мине әдәби хезмәткәр дигән вазыйфага
куйдылар, 80 сум хезмәт хакы ала башладым.
Гәзит мәшәкатьләре беренче көннәрдән үк мине үз эченә бөтереп алып кереп китте.
Апрель узып китте, май уртасы җитте. Шул чагында диплом буенча җитәкчем
Фәрит Хатыйповның боерыгын-үтенечен җиткерделәр:
– Тиз арада дипломны язып бетереп, аңа күрсәтергә.
Ә дипломның темасы бик тә катлаулы иде: “1950-60 еллардагы татар
әдәбияты роман-повестьларында уңай герой проблемасы”. Аны язу
өчен миңа бик күп әсәрләр укып чыгарга туры килде.
Дипломны көчкә язып бетереп, җитәкчегә илттем. Июнь аенда аны якладым. Комиссия рәисе
башкортның атаклы галиме Җәлил Киекбаев иде. Эшемне дүртлелек, диделәр.
Нигә бишлелек түгел, дип сорагач, Җәлил ага җиңелчә көлде дә, дипломың бераз
“шыеграк (ягъни сыеграк)” диде.
Ул чагында университет тик укытучы дипломы гына бирә, аннары Мәгариф
министрлыгы юллама белән яшь педагогларны мәктәпләргә җибәрә иде.
Диплом яклагач, мин дә Имәнлекул урта мәктәбенә урыс теле һәм әдәбияты
укытучысы итеп тәгаенләндем һәм шунда юллама алдым.
Районга кайтып, арытаба гәзиттә эшләвемне дәвам иттем. 

Бер ел чамасы мин әдәби хезмәткәр булып йөрдем. Аннары хатлар бүлеге мөдире
вазыйфасын башкардым. Редакциягә килгән хатларның исәбен алып бардым,
тәнкыйть хәбәрләрен тикшерү өчен урыннарга җибәреп, шуларга җаваплар ала
идем, хәбәрчеләрне гәзит эшенә ныграк җәлеп итергә тырыштым.
Бер үк вакытта урындагы радиотапшыруларны да алып бардым. Ул чагында
почта бүлегендә микрофон куеп, телефон-радиолиниясе аша тапшырулар оештыра
идек. Радиоредакциянең дикторы да булдым. Мин сөйләгәнне райондашларым
көтеп ала иде.
Бу чорда язу осталыгына өйрәндем. Редакциянең көчле журналистлары белән
бергә эшләү минем өчен иҗат мәктәбе булды.


Помидорлар нигә кими?
Район үзәге Салават урамының көньяк очында элек инкубатор станциясе бар
иде. Анда март-июнь айларында тавык чебешләре чыгарып, колхозларга, халыкка
саттылар.
1964 елда инкубатор үз ихатасында эшчеләренә дип ике фатирлы кирпеч йорт
төзетә. 1965 елда район оешкач, шул бинаны редакциягә бирделәр. Бер фатирында
редакция, икенчеседә типография урнашты. Бу бинада 1975 елга кадәр, ягъни ун
ел буе эшләнде.
Инкубатор фатирының редакция урнашкан өлеше зур булмаган дүрт бүлмәдән
тора иде. Фәрәһия, Мәсрүрә апалар – бер бүлмәдә, Хаккый һәм Зәйнулла абзыйлар
– икенчесендә, Рифир абый белән без өченчесендә булдык. Бу бүлмәдә шулай ук
корректор Гания Муллаянова, бухгалтер Гөлбостан Рәшитовалар эшләде.
Секретарь-машинистка Мөфидә апа казанлык бүлмәсендә без биргән
текстларны басып тора иде. Шунда ук җыештыручы Җәмиләттәй себеркеләре,
көрәге, чиләкләре дә саклана иде. Без, яшәү өчен почмаклары булмаган буйдак
егетләр, шул ук казанлык бүлмәсендә байтак вакыт йоклап йөрдек.
Ул чактагы яшьлек романтикасы, кызык вакыйгалар, онытылмаслык
очрашулар турында бик күп язып булыр иде.
Без урнашканда бина төзелеп кенә беткән, стенага терәлеп бер
тау кара туфрак тора иде. Язышып арыгач, тәннәрне язар өчен шул
туфракны тарату эшенә керештек. Тигезләп бетергәч, шул тирәдә аунап яткан
кирпечләрдән клумбалар эшләдек һәм чәчкә орлыклары утырттык.
Бераз читтәрәк тә җирне казып куйдык. Анда Җәмиләттәй помидор һәм кыяр
утыртты. Ул җитешә алмаганда без су сибә идек.
Август айлары җитте. Кыярлар өлгерде. Саргаеп әрәм булмасыннар дип, без
аларны ашый бардык. Помидорлар да пешә башлады. Җәмиләттәй аларны кәгазь
тартмаларга тутырып, карават астына куйды. Шул бүлмәдә кунып
йөргәч, кичләрен без тартмаларны “тикшереп”, бозылмасыннар дип пешкән
помидорларны ала идек.
Бер көнне Җәмиләттәй уены-чыны катыш бездән сорап куйды:
– Малайлар, кәгазь тартмаларда помидорлар кимегән. Нигә алай икән, сез бел-
мисезме?
Без, әлбәттә, белә идек. Кара Баттал дип йөртелгән Югары Аташ егете (Флүр
Батталов) җавапны тиз тапты:
– Җәмиләттәй, помидор пешкән саен кечерәя бит, шуңа кимегәндер.
Бу сөйләшүдән соң помидорлар кимемәсен өчен Кара Баттал чарасын тапты.
Тартмадагы помидорлар астына кәгазь тутырды. Җәмиләттәй бу этлегебезне дә си-
зеп, ахыр чиктә тартмаларны өенә алып китте.

(Дәвамы бар.)

Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (20)
Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (20)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: