Барлык яңалыклар
Дөнья бу
16 март , 10:15

Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (19)

Ак пароход, гүзәл Агыйделнең көзгедәй өстен урталай ярып, кичке тугызда пристаньнән кузгалды...

Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (19)
Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (19)

Күңелләрне тибрәндереп
(Көндәлек дәфтәреннән)


Икенче семестрның соңгы имтиханнары бирелде. Университетның комсомол
комитеты өченче – хезмәт семестрын үткәрү буенча план кабул итте. Берничә
отряд Уфа, Салават, Стәрлетамакның нефтехимия төзелешләренә эшкә китте.
Өч агитбригада: башкорт, татар драма коллективлары һәм университетның бию
ансамбле республикабызның төрле районнарына гастрольгә чыгып китте. Безнең
татар драма коллективының юлы Яңавыл якларына төште. Шулай итеп...
5 июль. Ак пароход, гүзәл Агыйделнең көзгедәй өстен урталай ярып, кичке
тугызда пристаньнән кузгалды. Озакламый пароходның койрыгында баян
тавышы яңгырады. Фәнүс Фәтыйхов уйный иде аны. Ул быел университетны
тәмамлады, ләкин сәхнәгә гашыйк булуы аркасында гастрольдән аерылмады.
Ул – драмтүгәрәкне оештыручыларның берсе. Баян моңына җырчыларыбызның
тавышы кушылды, аннары палубага биючеләр чыкты.
Безне уратып алган пассажирларның кул чабулары яңгырады. Гастроль
башланды.
6 июль. “Арсеньев” пароходы, акрын гына чайкалып, аккоштай бара да бара.
– Репетициягә!
“Кызыл почмак”та шау-гөр башланды. Әнгам Атнабаевның “Ул кайтты” драма-
сын әзерләүне дәвам итәбез. Барлык рольләр дә ятланган, бик күп көннәр
мезансцена өстендә утырдык.
Бөтенесен дә кабаттан тикшереп чыгу, шомарту зыянлы булмас. Кон-
цертны да бераз тәртипкә китерергә кирәк.
Кич пароход радиоузелы аша чыгыш ясадык. Бу юлдагы икенче
чыгышыбыз булды.
Җылы яңгыр явып узды. Чыланган декорацияләрне җилләтергә куйдык.
7 июль. Менә без Яңавыл җирләренә аяк бастык. Мичурин исемендәге
колхозның Сандугач дигән авылы. Матур исем.
Колхозның гомум торагына урнаштык. Өс-башны тәртипкә китердек.
Флүр Батталов редакторлыгында “Сугышчан листок”ның беренче саны чыкты.
Римма Ардуванова, Рәмзия Ганиева, Римма Әмирҗанова – аның “собкоррлары”.
Раил Сәетгәрәева – рәссам. Беренче сан Мичурин исемендәге колхозга багышланды.
Алдынгы механизаторларны мактадык.
9 июль. Премьера үтте. Көткәннән дә яхшы чыкты. Дөрес, беренче спектакльгә
хас булган ыгы-зыгы да булмады түгел. Икенче пәрдәдә мин – Тимербулат –
күземне бәйләми кереп барам икән, ярый кызлар тотып калдылар.
10 июль. Ямады авылы. Без аны яшьлек авылы дип атадык. Олы урамга чыккач,
паркка юнәлдек.
– Матур! – дидек беравыздан.
Чыннан да, менә дигән ял урыны иде бу. Шулчак бакча эчендә балта чапкан
тавыш ишетәбез.
– Нәрсә гаҗәпләнәсез?! – колхоз комсоргы Гали Әхмәтнуров безне шулай кар-
шылады. – Бу танцы мәйданы булачак. Үзебезнеке, колхозныкы. Кичә субботник
оештырдык. Идәнен бетоннан җәйдек. Тагын бер субботник үткәреп алсак, әзер
булачак.
Бүген без төзелеп беткән һәм төзелеп яткан башка бик күп объектларны күреп
шатландык: автогараж, МТМ, электр станциясе бинасы, сыерлар һәм сарыклары
торагы, универмаг, май заводы, китап магазины... Күпме яңа йортлар калка!
Нур өстенә нур дигәндәй, кичен тагын бер шатлык өстәлде. Концертта бу авыл-
да туып үскән шагыйрь Илдар Юзеев үзенең “Язылмаган поэма”сын укыды.
Чиратта – җәйге лагерь. Без алдынгы сыер савучы Сәгыймә Никеева белән та-
ныштык. Ул һәр сыердан көненә бер пот сөт өчен көрәшә. Безгә ВЛКСМ өлкә ко-
митеты тарафыннан бирелгән мандатын күрсәтте.
14 июль. Бүген гастрольнең җиденче көне. Сәхнәдә үзебезне кыюрак тота
башладык. Көненә икешәр тапкыр чыгыш ясарга туры килә: көндез яланда, кич клубта.
Крупская исемендәге колхозның кырлары буйлап барабыз. Бер уйсулыкта
“Беларусь” арбасы куеп җибәрдек, һәм шигъри сәлам белән безнең концерт
башланды. Фәнис Гайнетдинов “Алсу”, “Имәнлекул”, “Хафизалам иркәм”
җырларын башкара. Уйсулык кул чабу тавышлары белән тула...
– Их, печән чабасы иде?!
Без кул чалгылары алабыз да яшел үлән чабабыз.
– Бирешмәгез, егетләр, куалар...
Бирешмәдек. Ләкин безгә китәргә вакыт, кичен клуб көтә.
18 июль. Карман ГРЭСы төзелешенә киттек. Бу гигант елына 2 миллион 400
мең киловатт-сәгать электр энергиясе бирәчәк. Әлегә ярдәмче объектлар төзелә.
ГРЭСның төп корпуслары өчен җир эшләре тәмамланып килә.
22 июль. “Урожай” колхозы. Колхозчы өчен имтихан җитә. Мичурин
исемендәге, Чапаев исемендәге колхозларда беренче гектарлар чабылган да инде.
29 июль. “1 Май” колхозы. Урып-җыю көннән-көн киң колач ала. Ашлык килә.
Ындыр табакларында чыгыш ясыйбыз.
Бүген гастрольнең соңгы көне. Тик китәсе килми. Калыгыз, дип кыстыйлар.
Аерылышу кыен икән. 22 колхозда булып, төрле урыннарда йөреп, ямьле Агыйдел,
Кама, Буй, Танып, Гәрә буйларын күреп, кочак-кочак чәчкәләр, рәхмәтләр, мактау
кәгазьләре төяп, кайтыр юлга чыктык.


Хәйдәр Басыйров, БДУның 5нче курс студенты.
“Кызыл таң” гәзите, 29 сентябрь, 1964 ел.


Нәрсә ул бәхет?
Бәхет! Һәркем күңеленә хуш килә, матур тойгы, якты, җылы хисләр уята торган
сүз! Дөрес, аның эчтәлеген төрлечә аңлыйбыз. Аңа һәркемнең үз мөнәсәбәте,
карашы бар. Берәүләр, әйтик, матди байлык белән тәэмин ителү, купшы киенеп
йөрү, өй эчен асыл, зиннәтле әйберләр белән тутыруны зур бәхеткә
саный; икенчеләр исә андый максат куймый, һәрвакыт тыйнак
булырга тырыша, хезмәтне, кешеләрне, тормышны ярата, яхшы
күңелле була алуы белән үзен бәхетле саный.
Күптән түгел Башкорт дәүләт университетында да шушы хакта шактый
дәвамлы сөйләшү булды. Филология факультетының татар-рус теле һәм әдәбияты
бүлеген тәмамлаучылар җыелды монда сөйләшергә. Алар 1960-65 елларда
укыдылар. Димәк, китүләренә ун ел. Аз вакыт түгел. Бер-берсенә булган җылы
тойгы, дуслык-иптәшлек хисе, якынлык, сагынышу кавыштырды аларны. Ләкин
моны, ничектер, болай күңел ачар өчен генә очрашу дип һич тә уйларга ярамый.
Очрашу кичке дүрт сәгатькә билгеләнгән иде. Паркта, махсус урында. Чын йөрәктән
күрешү, көчле дулкынланып кочакларга ташланышу, балаларча шатланышу озакка
бармады. Алар университетка юл тоттылар. Элек егермедән артык иделәр. Ә хәзер
кырыктан артык. Һәркем тормыш иптәше белән килгән. Университетның дүртенче
катында күтәрелеп, туп-туры 401 аудиториягә кереп урнаштылар. Чөнки бу группа
лекцияне күбәрк шушы аудиториядә тыңлый иде. Парта арасына кереп утыргач,
дөресен генә әйткәндә, һәркем җитди төс алды. Чөнки һәркем ун ел буе нәрсә белән
шөгыльләнүе, хезмәттәге уңышы, тормыштагы бәхете хакында сөйләргә тиеш иде.
Биш ел буе миңа бу группаның җитәкчесе – кураторы булырга туры килде.
Алтын – утта, кеше хезмәттә сынала, ди, һәр коллективның маһирлыгы башта
хезмәт каһарманлыгы белән үлчәнә. Ә боларның төп хезмәте әле – уку. Дуслык-
иптәшлек анда һич тә коры, буш тойгылар нигезенә корылмады. Бер генә кешегә
дә практик семинар занятиеләренә, имтиханнарга әзерлексез килмәскә – шундый
девиз беренче көндә үк куелды. Группаның старостасы Фәрит Камалов семинар
занятиесе алдыннан студентларның конспектын тикшереп чыга торган иде.
Конспектсыз, буш кул белән килгән кеше шул көнне үк группа алдына бастырыла
торган булды. Ул гына да түгел, староста конспектны җыеп алып тикшерә, аның
эчтәлегенә, формасына да игътибар итә. Шундый таләпчәнлек аркасында группа
4-5 билгеләренә генә укыды.
Аннан группаның комсоргы Мәдинә Хәсәнова сүз алды:
– Әйе, без бер-беребезгә таләпчән булдык. Ул хәзер олы йөрәкле кеше булырга
ярдәм итә. Ә бу – укытучы өчен бик кирәк.
Әхмәт Рәхимов университетны бик яхшы тәмамлап, берничә ел урта мәктәп ди-
ректоры булып эшләде. Кеше психологиясен аңларга тырышу өчен язган көндәлеге
бар. Кешеләр күңеленә ул һаман ныграк үтеп керү юлларын эзләде. Шушы макса-
ты аны зур фән дөньясына тартты. Мәскәүдә аспирантура тәмамлап, психология
фәннәре кандидаты булды ул. Хәзер Башкорт дәүләт педагогия институтында укы-
та. Әлеге очрашуда ул сүзне группадашларына рәхмәт әйтү белән башлады:
– Мин олы юлга башкалар өчен бөтен йөрәген ярып бирергә әзер торган сезнең
кебек кешеләр ярдәмендә чыктым, зур таләпләр куеп уку чын кешегә әйләндерде
безне, – диде ул. – Әле дә хәтеремдә: өйләнгәндә дә ярдәм иттегез, хәтта, бәбәй туебызны
да зурлап үткәрдегез.
– Беркайчан да болай нык сагынганым юк иде, сезне сагынам, гел күрәсем килеп тора;

чыннан да, бер-беребезгә хөрмәт зур булган икән, бер гаилә кешеләре ке-
бекбез, – диде Хәйдәр Басыйров.
Республикабызның төрле районнарында укыткан М.Сакаева, Р.Фаттахова,
Р.Карамова, Ф.Фазылова һ.б. үз хезмәтләрен ярату, тормышта бәхетле булу турын-
да дулкынланып сөйләделәр. Һәркем чыгышын “Мин бик бәхетле” дип тәмамлады.


Суфиян Поварисов, Башкорт дәүләт университеты профессоры, язучы.
“Кызыл таң” гәзите, 19 июнь, 1975 ел.

Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (19)
Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (19)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: