Барлык яңалыклар
Дөнья бу
15 март , 09:49

Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (18)

Хуҗабикә үзе сөйләнә:– И балакаем, ятим дә үскәнсең икән, бигрәк кызгандык үзеңне. Яхшылап сыйлыйм әле.Мин шаяртып сорау бирәм:– Мине яраттыгызмы соң?..

Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (18)
Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (18)

Артист чакларда


Җәйге гастрольләр
Университетта безнең татар драма түгәрәге белән Башкорт дәүләт академия
драма театры артисты Гата Арсланов җитәкчелек итте. Аңа тормыш иптәше, шул
ук коллективта эшләүче, ире кебек үк Башкортстанның атказанган артисты
Зәкия ханым ярдәмләште. Без “Зәңгәр шәл”, “Рәйхан” пьесаларыннан өзекләр
һәм концерт номерлары әзерләп, 1961 елның кышында Кандра якларында
гастрольләрдә булган идек.
Аннары Хәй Вахитның “Беренче мәхәббәт” дигән драмасын әзерләдек.
Репетицияләр кыш буе барды. Драма түгәрәгенең күпчелек әгъзалары безнең
яклардан иде. Шуңа күрә 1962 елның җәендә Илеш, Дүртөйле, Чакмагыш
районнарында 20 көн буе гастрольдә йөрдек. Безнең чыгыш төркем “университет агитбригадасы” дип аталды. Тәүдә
халык каршында лекцияләр укыйбыз. Бу вазыйфа миңа йөкләтелгән иде. Аннары
спектакль, концерт куябыз. Һәм болар барысы да бушка. Безгә акча кирәкми, без
халыкны агартырга чыгып киткәнбез ләбаса! Без бит университеттан командировка акчасы алганбыз –
шул җиткән. Ә ашау-эчү якларын колхоз кайгырта. Төрле җирдә төрлечә кабул
итәләр һәм сыйлап җибәрәләр иде. Илеш районының Үзбәк Зәйнашев рәислек иткән җирдә
безне күтәреп кенә алмадылар. Графикны үзгәртеп, бер көн урынына ике көн
чыгыш ясаттылар. Ә үземнең туган районда бер саран колхоз рәисе бер тәүлеккә
һәр артистка алтышар йомырка бирергә кушкан.


“Довезите до Шерстяного!”
Шулай итеп, 1962 елның июлендә “Беренче мәхәббәт” спектакле белән
гастрольгә чыгып киттек. Дүртөйле районы авылларыннан соң Илеш авылларына
күчтек. Чишмә, Базытамак, Бишкурай, Күккуян һәм башка авыл клубларында
чыгыш ясадык. Маршруттагы соңгысы Йонлы авылына киттек.
“Беренче мәхәббәт” спектаклендә төп рольне тарих факультетында укучы бик
чибәр, булдыклы егет Әдүл Низамов уйный иде. Йонлы авылына барган көнне ул
үз йомышлары белән Дүртөйлене урап килде. Йонлыга кайтып барганда юлдагы
машиналарны туктата да:
– Довезите до Шерстяного! – дия икән. Әдүл башкорт ягы егете иде. Авылның
“шерсть” мәгънәле икәнен отып калган, ә исемен оныткан булган. Шоферлар ап-
тырабрак кулбашларын гына сикерткәннәр дә ары киткәннәр. Берничә машинаны
туктаткач кына шоферларның берсе мәсьәләнең асылын аңлап, “Йонлыга мени?”
дигән һәм Әдүлне бу авылга алып киткән.


Туган телен онытмаган
1962 елда тәүдә Дүртөйле районының җиде авылында чыгыш ясадык. Аннары
Чакмагыш, Илеш районнары авылларында булдык. Иләкшиде авылына да барырга
чират җитте. Авылга килеп урнашу белән Муса Гәрәевның бюстын карарга киттек.
Шунда күңелле яңалык ишеттем – герой туган авылына җәйге ялга кайткан икән.
Без аның туганнары яшәгән йортка юнәлдек. Муса абыйны үзебезнең тамашага
чакырдык. Ул, рәхмәт әйтеп, килергә вәгъдә бирде.
Кич белән чыгышыбызны башлап җибәрдек. Авыл клубының иң алдагы утыр-
гычларында “Коммунар” колхозы рәисе, партком секретаре, Бишкурай авыл Сове-
ты рәисе, бу авылның мәктәп директоры, ә алар уртасында хәләл җефете
Галина Александровна белән Муса абый утыра иде.
Спектакль һәм концерт барганда сәхнә артыннан торып без Муса
абыйларны күзәтеп тордык. Ул тамашаны ихлас күңелдән карады.
Спектакльнең җитди урыннарында йөзе уйчанланды, көлкеле җирләрдә
залдагыларга кушылып ул да көлә  иде. Ул шулай ук спектакльнең
эчтәлеген хатынына сөйләп барды.
Тамаша тәмамлангач, без биттәге гримнарыбызны тиз генә сөртеп, клуб залына
төштек һәм Муса абыйны урап алдык.
– Муса абый, ничек, безнең спектакль һәм концерт ошадымы?
– Очень прекрасно, понравилось, – дип урысчалап әйтте дә аннан татарчага
күчте. – Бик шәп, чын артистлар кебек уйныйсыз. Барыгыз да талантлылар.
Без аның ана телендә, татарча иркен сөйләшүен яратып, бу турыда үзенә
дә әйттек.
– Муса абый, сез бит инде байтак еллар урыс мохитендә, күпчелеге урыс
кешеләре белән аралашып яшисез. Шулай да туган телегезне онытмагансыз.
– Мин СССРда яшим, совет кешесе мин. Татар авылында туып үстем. Татар
мәктәбендә белем алдым. Мәктәп елларында бик күп татар-башкорт китапларын
укыдым. Культурный бик күп кешеләр специально чит телләрне өйрәнәләр. Кеше
үзенең ана телен онытырга тиеш түгел.
1962-63 уку елында драматург Рәйсә Ишморатның “Тормыш юлында” дра-
масы буенча спектакль әзерләдек. Янә Илеш, Дүртөйле, Чакмагыш районнарының
авылларында чыгыш ясадык.
Бу елны да Иләкшиде авылында булдык. Авылга килгәч, иң тәүдә Муса
Гәрәевның һәйкәле урнашкан бакчага кердек. Июль ае авылда эшнең иң кыз-
ган чагы иде. Бар халык басуда. Берәүләр чөгендер утый, икенчеләре – печән
хәзерләүдә. Июнь аенда булган көчле яңгырлар нәтиҗәсендә һәйкәл куелган бакча-
да чүп үләннәре шактый биек булып үскән иде. Агитбригада җитәкчесе, Дүртөйле
районы Күккуян авылы егете Фәнүс Фәтыйховның әмере кыска булды:
– Егетләр, тиз генә берничә чалгы һәм сәнәк табыгыз.
Өйләргә кереп, эш кораллары алып чыктык. Берничә сәгать эчендә чүп
үләннәрен чабып, җыеп, ат арбасына төяп, сөтчелек фермасы янына илтеп салдык.
Муса Гәрәев белән тагын берничә мәртәбә очрашырга туры килде. Безнең
районның ДОСААФ оешмасы рәисе Раил Вәлиев җитәкчелегендә күп еллар бу-
ена республикада алдынгы урыннарда барды. Муса абый Чакмагышка ДОСААФ
конференцияләренә килә иде. Безнең районга бер елны шулай ук республиканың
барлык район-шәһәрләреннән ДОСААФ комитетлары рәисләрен тәҗрибә уртакла-
шырга җыйдылар. Анда да Муса абый катнашты. Безнең фотоархивта аның Чакма-
гышта ДОСААФ активлары белән төшкән фоторәсемнәре саклана.
Ул һәркем белән бик гади итеп, ихлас күңелдән сөйләшә иде. Чакмагыш ягы
халкын аеруча яратты. Уфадагы һәр җыелышта районны мактап телгә алды.
Әнисенең Имәнлекулда туып үскәнен дә яхшы белә, бу да безнең як халкына
ихтирамын тагын да арттыргандыр, мөгаен.

Миңа хөрмәт юк
Әдүл Низамов “Беренче мәхәббәт” спектаклендә ятимлектә үскән, ун класстан
соң туган колхозында калырга, терлекчелеккә эшкә барырга теләгән егет ролен уй-
ный иде. Ул үзе белән бер класста укыган кызны ярата, киләчәккә зур планнар
белән яши. Шул ук кызга аның укытучысы Госман Әкбәровичның да күзе төшеп
йөри. Үз укучысының йөрәген яулау теләге белән йөргән шул укытучы ролен ре-
жиссерыбыз Гата Арсланов миңа тапшырган иде.
Тамаша тәмамлангач, фатирларга кайтабыз. Өй хуҗалары безне тәмле чәй белән
сыйлыйлар. Беренче чәшкене ясап, Әдүл алдына куялар. Хуҗабикә үзе сөйләнә:
– И, балакаем, ятим дә үскәнсең икән, бигрәк кызгандык үзеңне. Яхшылап сый-
лыйм әле.
Мин шаяртып сорау бирәм:
– Мине яраттыгызмы соң?
– Кит, карт шайтан. Картайганчы буйдак йөргәнсең дә, үз укучыңа гашыйк булып
кыланасың. Шунда өйләнергә үзең кебек берәр урта кул укытучы булыр иде әле.
Сизеп торам, ул миңа чәйне сыек итеп ясый. Алдыма тәм-томын да әзрәк куя.
Әдүлгә караватка я сәкегә урын җәяләр. Ә миңа юка гына япма җәелгән идән кала.
Менә сиңа карт укытучы образы. Халык күңеленә үтеп керерлек булгач,
спектакльне шәп куйганбыз, димәк!


Җыр белән авылга
...“Казан” пароходы ямьле Агыйдел буйларын яңгырата-яңгырата, Дүртөйле
пристанена килеп туктады. Пассажирлар ашыга-ашыга ярга чыгалар. Болар
Башкорт дәүләт университетының тарих һәм филология факультетлары студент-
лары иде. Язгы имтиханнардан соң Илеш районына гастрольгә килделәр алар.
Гастрольгә җентекле хәзерләнергә туры килде студентларга. Ни дисәң дә, үткән ел
алган яхшы бәһаны төшермәскә кирәк бит. Студент-артистлар икенче имтиханны
да уңышлы тотачакларына нык ышанганнар иде. Программа шактый бай төзелгән.
Дүртенче курс студенты Хәйдәр Басыйров июнь пленумы турында тирән эчтәлекле лекция белән чыгыш ясады. Лекциядән соң Рәйсә
Ишморатованың “Тормыш юлында” исемле драмасы күрсәтелде. Җырлар, биюләр
колхозчыларны тагын да җанландыра төште. Гастроль программасы кичләрен
клубта чыгыш ясау белән генә бетми иде. Студентлар көндезләрен колхозчыларның
эш урыннарында очрашулар үткәрделәр. Әйтик, агитбригада җитәкчесе, бишенче
курс студенты Фәнүс Фәтыйхов, Әдүл Низамов төзүчеләр, Рәшит Сабитов механиза-
торлар янында әңгәмәләр үткәрде. Башкалар да эшсез калмадылар.
– Кызлар,–  диде бер көнне Фәридә Акчурина. – әйдәгез фермаларда, ындыр таба-
кларында “Сугышчнан листок”лар чыгарабыз. Без бит – киләчәк агитаторлар, эшкә
өйрәнә торырбыз.
Роза Каррамова да, Ида Кәримова да, барысы да бу тәкъдимне якладылар. Алар
чыгарган “Сугышчан листок”лар, “Молния”ләр тирән эчтәлекле булды, матур
оформить ителүе белән аерылып торалар иде.
Һәвәскәр артистлар урындагы үзешчән сәнгать түгәрәкләренә практик
ярдәм күрсәттеләр, практик ярдәм күрсәттеләр, рольләр өстендә, грим салуда ни-
чек эшләргә кирәклеге турында киңәшләр бирделәр.

Удмуртлар да татарча белә
1964 елның кышында Әнгам Атнабаевның “Ул кайтты” спектаклен әзерләдек.
Июль аенда Яңавыл, Дүртөйле, Илеш, Чакмагыш районнарына гастрольгә чыгып
киттек.
Яңавыл районында удмурт авылына спектакль куйдык. Бу халыклар татарлар
белән аралашып, безнең телне дә яхшы үзләштергәннәр. Катнаш никахлар да күп
икән. Шуңа күрә гастроль маршрутына шул авыл да кертелде.
Спектакль барганда бер кызык хәл дә күзәтелде. Артистлар кызык сүз әйткәннән
соң тамашачылар беркадәр вакыт дәшми торалар. Аннан соңгы минутларда гына,
спектакльдә җитди сүзләр барганда пырхылдап көлеп җибәрәләр. Без моңа тәүдә
төшенми тордык, аннары мәсьәләнең асылын аңладык. Удмурт дусларыбыз татарча
белсәләр дә, телнең һәр сүзен татар кешеләре кебек тиз генә кабул итә алмыйлар.
Шаян репликалар, көлкеле сүзләр аларга бераз вакыт соңлап барып җитә.
Бу хәлне аңлагач, шаян сүзләрдән соң озынрак пауза бирергә, тамашачыларның
көлгәнен көтәргә булдык. Һәм спектаклебез бик шәп килеп чыкты.


Тәмәке тартырга өйрәнеп булмады
Әнгам Атнабаевның “Ул кайтты” драмасын күпләр беләдер. Анда Бөек Ватан
сугышында немецларга әсирлеккә төшкән, сугыштан соң чит илләрдә яшәгән,
бер күзен сатып, акча юнәйтеп, туган илгә кайткан Тимербулатның язмышы турында
бара.
Мин шул кешенең образын сәхнәдә гәүдәләндердем. Образны ачу,
Тимербулатның эчке хисләрен аңлату өчен режиссер Гата абый төрле ысуллар тәкъдим
итте. Әйтик, мин спектакльнең башыннан ахырына кадәр тәмәке тартырга тиеш идем.
Гомумән, яшьтән үк тәмәке тартмасам да, авылларда тамаша күрсәтеп йөргән
егерме көн буена шул сасы төтенне суырып йөрергә туры килде.
– Тәмәке тартырга өйрәнмәссең микән? – дигән сораулар да булды.
Юк, теләк булмагач, өйрәнмәдем. Мин, гомумән, тәмәке тартуны кешелек
дөньясының иң зур ахмаклыгы дип уйлыйм.

(Дәвамы бар.)

Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (18)
Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (18)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: