Барлык яңалыклар
Дөнья бу
14 март , 12:05

Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (17)

Илдә генә түгел, ә бөтен дөньяга билгеле шагыйрь Рәсүл Гамзатов Уфага килгәч, ул Мостай Кәрим һәм университетта студентлар белән очрашты.

Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (17)
Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (17)

Әдәби мохит


а) Җирнең якты ягында яшәгез!
Илдә генә түгел, ә бөтен дөньяга билгеле шагыйрь Рәсүл Гамзатов Уфага
килгәч, ул Мостай Кәрим белән университетта очрашты.
Тәүдә Мостай ага сүз башлады. Чүмәләдәй бөтеркә чәч каплаган башын чак
кына кыек салып, залга елмаюлы караш ташлап, сүз башлады:
 – Безнең дә яшь, студент чаклар бар иде. Сезнең янга килү – яшьлеккә
кире кайту кебек. Ләкин бүген мин үзем хакында түгел, ә якын дустым
Рәсүл Гамзатов турында сөйлисем килә. Иң яхшысы, аның үзенә сүз
бирик.
Тапкыр сүзле һәм чын Кавказ кешеләренең акценты белән ул
сөйләп китте:
 – Мин Дагстан тауларында туып үстем. Мостай – Урал тауларының
шигъри күңелле баласы. Таулар белән таулар очрашмаса да, кешеләр
белән кешеләр очраша. Менә мин тагын Мостай дустым белән күрешергә килдем.
Без аның белән сугыш чорыннан бирле таныш.
Мостай ага йомгак сүзе итеп түбәндәгеләрне сөйләде:
 – Без яшәгән җирдә көн белән төн чиратлашып килә. Җир шарындагы
кешеләрне дә мин ике төргә бүләм. Берәүләр җирнең караңгы ягында, икенчеләре
кояшлы ягында яшиләр кебек. Кем дөньяга, кешеләргә әйбәт мөнәсәбәттә,
әдәбият-сәнгать ярата – шул көн якта, ә кем үз эченә бикләнгән, ямьсез тормыш
алып бара, эчкечелеккә, башка начарлыкка бирелгән, үз гомерендә бер китап та
укып карамаган – шулар җирнең караңгы ягында.
Сезнең барчагызга да мин бер генә теләктә калам: Җир шарының якты ягында
яшәсәгез иде.


б) Көлдерми китмәс иде
Без студент чагында Сәгыйть агай таякка таянып йөри торган кечкенә буйлы,
җыйнак гәүдәле, җәйләрен башына берет киеп йөри торган карт иде. Холкы белән
шат күңелле, юмор хисенә искиткеч бай, кем белән очрашса да, анны көлдерми
китмәс иде.
Менә университетның утырышлар залында Габдулла Тукайның тууына 75 ел
тулу уңае белән кичә үткәреп ятабыз. Сүз Сәгыйть агайга бирелә:
 – Без укыган педтехникумда бер завхоз була торган иде. Ул үзенә "завхоз" дип
дәшүне бер дә яратмый, директорның хуҗалык эшләре буенча урынбасары дип
әйтергә куша иде. Менә шушы агай бик тә мактанчык һәм алдакчы бәндә булды.
Җае килгән саен һәркемне кәкре каенга сөйи дә китә. Имеш, ул үз гомерендә күпне
күргән дә, күпне белә, бик күп данлыклы кешеләр белән очрашып йөргән. Берчак
безнең техникум укучыларына Габдулла Тукай турында сөйләп ята:
– Бик яхшы беләм мин ул Тукайны. Һиммәт гәүдәле, теләсә нинди тимерне
кулына тотса, сындырырлык көчле кеше иде. Башына һәрчак папаха киеп йөрде.
Мыегы ике якка киткән, хас та Буденныйныкы кебек. Гражданнар сугышында бик
зур батырлыклар күрсәтте. Безнең бик якын гына кода тиешле кеше ул, мәҗлесләрдә
бергә утырдык. Тик гомере кыска булды, сугыш алдыннан дөнья куйды.
Студентлар каршы төшә:
– Туктагыз әле, агай, сез хата сөйлисез. Беренчедән, Тукай һиммәт гәүдәле дә,
мыеклы да булмаган, гражданнар сугышында ничек катнашсын ди, ул бит 1913
елда вафат була.
– Ә сез болар турында кайдан беләсез?
– Китаптан укыдык.
– Сез китапка ышанасызмы, миңамы?! – дип, әнә шулай үз сүзен бирми иде.
Ләкин без аңа үпкәләми идек, сөйләсе килгәч, сөйләсен әйдә. Димәк, ул Ту-
кайны якын иткән. Бу вакыйга Тукай халык шагыйре икәнен тагын бер мәртәбә
раслый.
Завхоз агаебызның Тукайга бәйле тагын бер кызыгы истә калган. Берчак бу
безгә үзем яздым дип хәтердән шигырь укып ята. Студентлар аны бүлдерде:
– Туктагыз әле, завхоз абый, бу бит Тукай шигыре.
– Һем…. Кара син аны, үзегез Тукайны әйбәт кеше дигән булдыгыз. Ә ул минем
шигырьләрне кайдан, ничек чәлдерде икән?!
Әнә шундый кызык сүзләр сөйләп китә иде Сәгыйть агаебыз студентларга.
Миндә аның автографы куелган «Мәхмүтов» китабы саклана.

в) Шигырь бәйрәмнәре
Ел саен Уфада шигырь бәйрәмнәре үтә, без аларны калдырмый идек. Бер елны
шигырь бәйрәмен – Хәким Гыйләҗев, икенче елны Наҗар Нәҗми алып барды. Олы
буын шагыйрьләр Сәйфи Кудаш, Кадыйр Даян, Батыр Вәлид, Хәниф Кәрим, Йосыф Гәрәй, Мөхәетдин Таҗи,
Зәйнәп Биишева һәм башкалар чыгыш ясады.
Ул чактагы яшь шагыйрьләр Марат Кәримов, Рафаэль Сафин, Әнгам Атнабаевлар да сәхнәгә чыкты.
Атнабайдан да шәп итеп шигырь укучы булмагандыр мондый кичәләрдә. Дөрес, башкалар да үзләренчә
шигырьләрен тыңлаучы күңеленә ярып салырга тырыша иде. Әмма берсе дә Атнабайга җитә алмады. Мин
белгән шундый шигырь сөйләүчеләр икәү генә: Уфада – Атнабай, Казанда – Гаташ.
Университетның үзендә дә шигырь бәйрәмнәре еш үтә иде. Безнең чорда талиблар арасыннан шигырь кичәләренең күрке булып Равил
Бикбаев, Газыйм Шафиков, Мадриль Гафуров, Сафуан Әлибай, Рәшит Шәкүр,
Ирек Кинҗәбулатов, Тимер Йосыпов, Кадим Аралбай, Вафа Әхмәдиев, Рәдиф һәм
Рәшит Гатауллин, Рәшит Сабитовлар чыгыш ясый иде. Аларның барсы да азактан
зур язучы, галим, журналист булдылар.

(Дәвамы бар.)

Фотода: Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим белән очрашу.

Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (17)
Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (17)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: