Барлык яңалыклар
Дөнья бу
14 март , 21:49

Алия ЕМАКОВА. Каргыш. Парча

Ишегалдында, җирдә ауный-ауный бер ир, ягъни Әнәс елап тәкърарлый: “Әйтче, Тәңрем, кайда соң минем ялгышым? Җавап бирче, язмышым!”

Алия ЕМАКОВА. Каргыш. Парча
Алия ЕМАКОВА. Каргыш. Парча

“Кем каргышы төште икән без бәхетсез балага?” Шушы җырны ишеткән саен Зөлфиянең йөрәге парә-парә телгәләнә. Җаны сыкрый-сыкрый елый сыман. Нигә? Ни өчен? Сәбәпләре, ягъни тамырлары бик тирән урнашкан шул бу зәхмәтнең. Түшәк өстендә яткан авыру баласына караган саен әлеге җан өшеткеч вакыйга келт итеп исенә төшә дә, бәгырьгә уктай кадала. Тикмәгә әйтмәгән шул борынгылар. Яшь чак – юләр чак. Серле, моңлы, тылсымлы чор. Балачак – бигрәк тә. Шатлыклары, юк ла, сагышлары белән дә кадерле. Сихерле, һаман үзенә тарта. Шуңа быел да басу читендә басып торган ялгыз каз шәүләсен күрүгә, Зөлфиянең йөрәге кысылды. “Кыйгак... кыйгак... кыйгак...”. Ә колагында һаман ялгыз ана казның җан ачысы белән ыңгырашуы. Әллә ана казның шашып елавы, әллә каһкаһәле көлүе кебек ишетелә. Аермый да башлады. Төшеме, югыйсә, өнеме бу?! Ул әрнүләр Зөлфиянең йөрәгендә даими пыскый әле. Кем каргышы төшкәнен тәгаен ачып бирә күк бу вакыйга. Күрәсең, йөрәгенә мәңгелеккә язылган бу хакыйкать.

Онытылыр димә. Бүгенгедәй хәтерендә. Июль башы. Борчак кырына кузак җыярга барышлары. Күктә, баш очында, күңелләрне җилкендереп очына-очына өздереп тургай сайрый. Бернинди күңелсез хәбәр вәгъдә итми сыман. Якындагы болынлыктан бертуктаусыз бытбылдык кычкыра. Ерак түгел, каенлыкта күке тавышы яңгырый. Санамачы, кәккүк, санамачы, зинһар, гомерләр башлана гына ич. Акчарлак исә, зәңгәр күл өстендә талпынып-талпынып балык тота. Хет юри генә булса да, берсен күчтәнәчкә төшереп калдырсын иде. Юк шул, әнә теге яр кырыенда аны да түземсезлек белән пары көтеп тора. Ул да бала чыгарырга җыена, күрәсең. Күр, шулай бар җан иясе яшәү өчен, бәхет өчен көрәшә. Бар көченә ашкына, алга омтыла түгелме?

Май кебек йомшак, жылы, көмештәй саф су ирексездән үзенә тарта, ягъни коенырга чакыра. Берничә ахирәт кызы белән Зөлфия дә күл буена ашыкты. Аларга күрше малае Әнәс тә иярде. Тискәре холкы белән барысын да туйдырып бетерсә дә, бик үтенгәч, ризалаштылар тагын. Зөлфия дә бу юлдашлыкка битараф калды. Дус кызы Әнисә белән бер читкәрәк китеп су коенырга кереште. Ә Әнәснең уенда балык каптыру иде. Кармак күлгә очты. Балык кап, ялтырап ят, янәсе. Кызлар шактый вакыт үткәннән соң янына әйләнеп килсәләр, менә хикмәт. Гаҗәп: тегенең сөмсере коелган. Димәк, ташбашка балык эләкмәгән. Савыттагы берничә маймычка мөлдерәп карады да, чиксез ачу белән кире күлгә томырды. Кая инде ул балык ашын тату. Әллә шуңа ачулы иде. Ә кызларның күңеле көр. Уйнарга, көләргә, чытлыкланырга гына эшләре. Әнисәне этеп үк екты. Югыйсә, тегесе бары тынычландырмакчы гына булган иде. Шулай әкрен генә кәефсез, кырылган күңел белән кайтырга чыктылар. Менә ярдан күтәрелүгә, очсыз-чиксез дәрья сыман, кыр күренә башлады. Ямь-яшел, хәтфәдәй күпереп килгән бодай басуыннан кинәт бер куян йөгереп чыкмасынмы. Ну, йөгерде дә соң Әнәс аның артыннан. Тотса бирә иде кирәген. Тик хайван ахмак түгел шул. Койрыгын гына күрсәтте. Әмма барысы өчен дә үчен башкалардан, ягъни көчсезләрдән алды ул. Ничек кенә әле! Гомерлеккә онытылмаслык яра, канлы эз калдырды. Кемнән дисезме? Чү, тәртибе белән сөйләмәкче булам. Зинһар, бүлдермәгез, югыйсә, дулкынланудан фикерләрем чуала.

Көтмәгәндә генә кыр казының оясына юлыктылар. Берсе – утырган, ә икенчесе янына баскан. Иң гаҗәбе шунда ки, кешеләрне күргәч тә, нигәдер, очып качмадылар. Хәтта кыргый ана каз балалар якынлашса да, торырга да уйламады шикелле. Ысылдаган итте. Атасы исә тынычсызланды, канатларын туздырып каршы килде. Көрәшмәкче бит, әй... Сере дә ачылды. Ана каз бәбкәләр чыгарып маташа икән. Ничек, ни йөрәк белән оя ташлап китсеннәр ди. Хикмәт шунда. Ана казга аеруча каныкты башкисәр. Бер мизгел эчендә оясыннан тибеп тә очырды. Кызлар хәтта сүз әйтергә дә өлгермәделәр. “Бәбкә чыгара, ләбаса, нигә рәнҗетәсең?” – дип Зөлфия дә юкка чәбәләнде. Тыңламады малай. Казны аягынңан озак кына күтәреп торды да, кисәк кенә әйләндереп торып еракка бәрде. Ана каз бодай башаклары арасына барып төште. Алар нәфрәттән шашып шауладылар. Ә атасы исә оя тирәсендә арлы-бирле тулганды, әйләнде, ысылдады. Очынып-очынып килде. Чарасызлыктан, көчсезлектән талпынды, бичара. Аркасына күсәк тигәч, анысы да тынсыз калды. Кыз-кыркын вәхшилектән телсез калды. Ә Әнәснең үз җае җай. Ояда, каз мамыклары арасында биш күкәй ята. Җып-җылылар. Бүредәй күзләре белән ашардай булып карады ул аларга. “Әйдәгез, суга бәрәбез. Балыкларга җим булыр”,– дип кеткелдәде 13 яшьлек малай, үтә кинаялек белән. Аерата бер кәбахәтлек белән берсен кулына алды. “Күрегез, менә шулай сыталар аларны, бәдбәхетләрне. Балыклар ач, әнә сезне түземсезлек белән көтәләр”, – диде ул каһкаһә аша. Зөлфия “әһ” дияргә дә өлгермәде, күкәй су өстенә чәчрәп барып та төште. Бу кансызлыкка ләгънәтен белдереп күпне кичергән күл дә тетрәнде. Болганды, дулкынланды. Хәтта берничә мизгел күкәйне үз кочагына алмыйча, йомшак кына тирбәлдереп су өстендә тотты. Аяныч күренешкә нәфрәтләнеп кайдадыр ачы тавыш белән байгыш та кычкыра башлады. Ана казның бәгырьне өшеттергеч тавышы аңа кушылды. Бераздан күкәйләрнең икенчесе, өченчесе дә Әнәс кулыннан күлгә очтылар. Дүртенчесен җәфалаудан аерым бер ләззәт тапты Әнәс. Иң элек бүген-иртәгә тишелергә торган күкәйнең башын тезенә бәреп ватты да, тамчылап-тамчылап кына канлы сыекчаны җиргә агызды. Эх, кайда соң Җир-Ананың кулы?! Түзәр идемени бу хәлгә? Инде җан иңгән бәбкәне томшыгыннан тартып чыгарды. Аннары, бар көченә күлгә томырды. Һаман да тере бәбкәнең “чи-чи” авазы колакка мәңгелек аһәң булып сеңеп калды. Әнәснең бу канэчкечлегенә Зөлфия таң калды. Кинәт кенә әллә ни булды аңа. Күз аллары караңгыланып китте. Ә Әнәскә барыбер. Әче елмаеп бишенче, ягъни соңгы күкәйгә дә үрелде. Зөлфиягә хәтта йомырка үзе дә куркуыннан читкә тартылды кебек күренде. Шулвакыт ана каз актык көчен җыеп, ярсып, өстерәлеп килеп кабат оясына утырды. Соңгы күкәен биртелгән канатлары белән каплады. Йомырка исә канаттан аккан, саркыган канга манчылды. Залим белән аяусыз көрәшкә җаны-тәне белән әзер иде ул. Хәтта үлем ачысына да. Әнәс исә моңа тагын да котырынып кошның канатына бар көченә китереп басты. Канат сөягенең шатырдап сынган тавышлары да колакка ачык ишетелде. “Бет, кәбахәт, бет, кадал, юньсез! – дип тешләрен шыгырдатып, икенче канатын да каерып ташларга үрелде. Ана казның авыртудан коточкыч ыңгырашкан авазы бүген дә колагында Зөлфиянең. Искәрмәгәндә ата каз да Әнәскә ташланып, очып килеп башына кунмасынмы. Күсәк бу юлы аның башына тиде, һәм ата каз оясы янына, нәкъ күкәй өстенә башын куеп җан тәслим кылды. Ачык күзләрендә һаман да әйтеп бетерелмәгән ачы нәфрәт чаткылары ялтырый иде әле. Зөлфия җан өшеткеч бу күренешкә чыдамады, коты очып Әнәскә ябышты. Нигә тиясең? Хайваннар да, кошлар да бит бу вакытта бер-берсенә кагылмыйлар. Әнә, күрәсең ич, басуда бүре, төлке бар, куяннар да, каз-үрдәкләр дә иркен йөри. Әнәс, бәгърем, куй кире, тимә, Аллаһы тәгалә хакына калдыр...”– дип җиргә ятып ялынды. Тегесе, Зөлфия инде дөнья белән хушлашырга күзләрен йомган яралы ана каз белән икесенең арасына кергәч, сәерсенеп туктап калды. “Тукта, илермә!”– ана казга төбәлгән йодрык кызның битенә эләкте. Әмма шундый әшәке итеп сүгенде ки, колаклар тонды, җан чемердәде. Янәсе, бары син... син генә бу кәбахәтләрне дөмектерергә ирек бирмәдең. Бодай басуын таптап, ашап бетерәләр икән. Кызлар ачуыннан иләс-миләсләнгән Әнәсне өстерәп диярлек кыргый каз оясы яныннан алып киттеләр. “агын киләм әле, сөенмә яклаучыларым табылды, дип. Алар биредә берничә пар булырга, тиеш әле. Бөтенесен пыр туздырам”,– диде дә, бар көченә кабат ана казны

тибеп тә очырды. Тик, нигәдер, читкәрәк тибәрелгән соңгы күкәйгә орынмады. Җиңенә чытырдап ябышкан Әнисәнең дә борынына “тамызды”. Әллә күкәй вату, оя туздыру ләззәтеннән тулысынча мәхрүм иткәнгәме? Кыскасы, җен ачулары чыкты малайның. Аллаһы саклады, дип бүген дә инана Зөлфия.

Вакыйга, әлбәттә, зиһененнән җуелмады. Ялгыз казны күргән саен йөрәге телгәләнә аның. Шул ук җәйне, шул ук бодай басуында бер ялгызы, канаты сынган, җиргә салынган, өстерәлеп, каңгырап йөргән ана казга юлыккач, эсселе-суыклы булып китте. Я, Ходай, ярлыкачы, бу теге Әнәс җәберләгән ана каз түгелме соң? Ә янында бәбкәсе. Бәй, бер күзе сукыр ич. Соңгы күзе белән: “Эх, сез, кешеләр, күрмисезме, сизмисезме, минем дә бит килә яшисем , – дигән сыман өздереп бер карады да, кинәт кенә йөгереп анасының сынык канаты астына кереп тә качты. Күрәсең, йөрәгенә тумас борын салынган кансызлыкка каршы соңгы көрәш чарасы иде бу. Гүя, актык күзеннән тамган күз яше: “Тимәгез, мин бит сезгә Һич комачауламыйм, ләбаса!”– ди сыман.

Бу вакыйганы, бәлки, оныткан да булыр иде. Әмма кайбер хәлләр аны шушы аянычлы күренешләрне яңартырга мәҗбүр итәләр. Хисләрендә давыл, уйларында өермә. Еллар узды, сулар акты, туннар тузды. Әнәс белән Зөлфия дә тормыш корып җибәрделәр. Көтмәгәндә, уйламаганда. Кайберәүләр хәтта ягымлы, эчкерсез, саф, нечкә күңелле кыз башкисәр, әзмәвер егет белән озак тормас дип тә көфер уйлар да юрадылар. Кызга Әнәснең төче теллелегеме, әллә кыюлыгымы ошады. Бәлки, чибәрлегедер. Бүген дә шуңа өздереп җавап таба алмыйм. Ничек сон әле Әнәснең шушы вәхшилеген тиз онытты. Дөресрәге, шушы сыйфатына бөтенләй әһәмият тә бирмәде. Әмма юкка икән. Терсәк якын, тик тешләп кенә булмый ла.

Биш балалары туды. Туды гына шул. Ә аннары... Өчесе тууга, берничә ай торуга бер-бер артлы кинәт кенә үлеп тә киттеләр. Үлүләре кайчан? Барысы да җәй башларында, зөбәрҗәттәй алсу кояш нурлары астында, нәкъ июнь айларыңда. Әти-әнисенең күзләренә мөлдерәп карый-карый. Дүртенчесе дә, гөр килеп уйнап, шаярып, ашап-эчеп йөргән ике яшьлек бала да, кисәк кенә дөнья куйды. Инде монысына, ягъни бишенчесенә, томырылып торган сабыена карап, исән-сау, дип сөенде Зөлфия. Әмма быел җәй башында бу бала да җәфаланды. Иң элек, нигәдер, бөтен гәүдәсе тартыша башлады. Әйтерсең лә, зыяндаш тотты. Аннары, тын бетү авыруы белән изаланды, ягъни сулыш алуы кыенлашты. Баланың авыруы көннән-көн көчәйде. Аның үзе дә, сүзе дә, йөзе дә, күзе дә анага әллә нинди авыр суыкны искә төшерәләр.

...Шыбыр-шыбыр салкын яңгыр ява, имеш. Котырып-котырып җил исә. Әнә, ниндидер ана каз аның Ниязы, ахыргы өмете, бердәнбер мәхәббәте өстендәге юрганны тартып алмакчы. Томшыгы белән бар көченә өстерәпме өстери. Үз оясында яткан бердәнбер күкәе өстенә япмакчы. Ә Зөлфия карыша, бирмәскә тырыша, тырнаша. Ах, ычкынды ла юрганы кулыннан! Шулвакыт ана каз кулын каты итеп тешләп алмасынмы! Нык авыртудан төшнең нәкъ шул җирендә шабыр тиргә батып уянып китте. Өненә килеп, тетрәнеп тизрәк Ниязы янына ашыкты. Ә бала хәлсезләнеп, инде яшәү өметләре бөтенләй сүнгән килеш, моңсу гына түшәмгә багып ята. Аңа инде барыбер. Хушлашу бик кыен, күрәсең...

Чү, ишектән чайкала-чайкала Әнәсе килеп кермәсенме. “Тагын чөмергән инде”,– уе яшен тизлегендә хатынның миен чагылдырып үтте. Ишек тупсасыннан ук чыгып очты, хуҗага рәнҗеп шатырдап, дөбердәп идәнгә ауды. Иренең күзе тонган, нәкъ озак еллар элек булган вакыйгадагы кебек өметсез, канэчкеч затка әверелмәсенме. “Кайда әле ул, һаман да аяклана алмаган бозау. Китер, нәрсә каттың тораташтай. Хәзер аякландырам...”– дип үкереп баласы ятагына үрелде. Шәфкатьсез, йөнтәс кулларын Ниязына сузды. Кинәт әллә ни булды Зөлфиягә. Җилкенеп баласы белән ире арасына килеп керде. Кайчандыр ана каз һәм күкәйне саклап Әнәс арасына кергән кебек. “Әнәс, югал күземнән. Теге вакытта син ваткан, туздырган каз оясы каргышы бу. Каргышлы зат белән яшәргә теләмим мин...”– дип сызланды.

Ишегалдында, җирдә ауный-ауный бер ир, ягъни Әнәс елап тәкърарлый: “Әйтче, Тәңрем, кайда соң минем ялгышым? Җавап бирче, язмышым!”

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: