Барлык яңалыклар
Дөнья бу
13 март , 09:05

Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (16)

Ул дәресләргә һәрчак елмаеп килеп керер иде. Аның беренче сүзе «Кайда калдык әле?» булды. Студентларның берәрсе кайда калганын әйткәч, ул сөйли башлый. Фотода алда уңнан өченче – кафедра мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Габделхәй Әхәтов.

Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (16)
Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (16)

Кайда калдык әле, дияр иде
Татар филологиясе кафедрасы 1958 елда оештырыла. Аның беренче
мөдире Габделхәй Хурам улы Әхәтов иде. Ул безгә татар теленнән лекцияләр
укыды. Урта буйлы, матур гәүдәле бу укытучыбыз дәресләргә һәрчак елмаеп
килеп керер иде. Аның беренче сүзе «Кайда калдык әле?» булды. Студентларның
берәрсе кайда калганын әйткәч, ул сөйли башлый. Аның бервакытта да кәгазьгә
карап сөйләгәнен хәтерләмим. Димәк, ул үз фәнен камил белгән, хәтере дә искиткеч
шәп булган.
Габделхәй ага безнең университетка килгәнче Төмән өлкәсенең Тубыл педаго-
гия институтында эшләгән. Шунда Себер татарларының телен йөрәнгән. Шул тел
буенча шактый калын китап язып бастырган. Аның докторлык диссертациясе дә
Себер татарлары турында.
Бездән соң ул Татарстанга күчеп китә. Алабуга пединститутында эшләгәндә
вафат була.


Тыйнак холыклы, нык грамоталы
Фәрит Хатыйпов тыйнак холыклы, елмаюы да саранрак булган тирән акыллы
галим иде. Ул татар әдәбиятыннан дәресләр бирде. Минем диплом эше буенча
җитәкче булды. Шуның өчен аның Октябрь проспектындагы фатирында да булырга
туры килде.
Фәрит абый җәмәгать эшләрендә дә актив иде. Ул КПСС сафларында торды.
Берничә ел университетның филология факультеты партия оешмасы секретаре итеп
сайланды. Ачык партия җыелышында аның бик грамоталы рәвештә сөйләгәнен
ишеткән булды.
Без укуны тәмамлап, районга эшкә кайткач, берчак шулай балык тотарга
киләм дип шалтыратты. Без Калмашбаш буасын белештек. «Волга» машинасында
берничә ир-ат килеп төштеләр. Буага ятьмә салдылар һәм тартып чыгардылар. Ике
чабак балыгы гына эләккән иде. Көн кичкә авышты, суытып җибәрде. Балыкчылар
өшеп-туңып буш кул белән кайтып киттеләр.
Фәрит абый 1980 елларда Казанга күчеп китә. Аның әдәбият буенча мәкаләләре
«Казан утлары» журналында чыга иде.


Галим, шагыйрь, артист
Әхәт Нигъмәтуллин үзен искиткеч гади тота торган, һәркемгә шаян елмаючы
караш ташлаучы укытучы булды. Ул талибларны һәрчак үзенең тиңе итеп күрде.
Университетта безне борынгы татар әдәбиятыннан укытты. Кол Галинең
«Кыйссаи-Йосыф» поэмасын ул аеруча кызыклы итеп сөйли иде. Яшь чагында
сәнгать техникумын тәмамлаган кеше буларак аңарда артистлык сәләте көчле иде.
Ул шулай ук нәфис сүз буенча лекцияләр укыды һәм практик дәресләр үткәрде.
Безне укытканда фәннәр кандидаты иде. Соңрак диссертация яклап, фәннәр
докторы булды. Соңгы чорда педуниверситеткә эшкә күчте.
Әхәт абый шагыйрь дә иде. Берничә китабы басылып чыкты. Бер шигырен
улым Айдар инде күптән ятлап алган. Ул шигырьгә язылган көй дә бар. Улым Айдар аны
өйрәнеп, гитарада уйнап җырлый:


Өздереп бер карадың да,
Яндырдың йөрәгемне.
Хәзер белмим кайда басып
Ни эшләп йөргәнемне.


Әхәт абый студентларның педагогик практикасын да оештыра иде. Бер елны
Чакмагыш беренче санлы урта мәктәбендә бу эш башкарылды. Әхәт абый белән
укытучы Бәйнә апа Сәлимгәрәева очрашып, безнең студент елларын хәтерләп,
матур итеп чәй табыны үткәрдек. Рәхмәт Фәһимәмә!
Укырга кергән 1960 елның сентябрендә Авыргазы районында колхозда эшләвебез
турында язып үткән идем. Шул ук елда Әхәт абый университетның беренче курсын
тәмамлаучылар белән фольклор экспедициясенә барган. Авылларда йөргәндә ул
мәхәббәт темасына лекция укыган. Аның чыгышы кемгәдер ошамаган. Алар
Авыргазы районы гәзитендә мәкалә бастырганнар. Соңыннан редакция Әхәт
абыйдан гафу үтенү турында гәзиттә информация биргән.


Шәп җөмләләрне студентлар таба
Әмир Фәтыйхов урта буйлы, тулы гәүдәле, түгәрәк йөзле, илле яшьләрне
узган агай иде. Ул безне татар теленнән укытты.
Дәрес башланганда һәркайсыбызга әдәби китаплар өләшеп чыга да шулардан
фәлән төрле җөмлә табарга дигән бурыч куя. Әйтик, бу җөмләнең иясе ике сүздән,
ә хәбәре өч сүздән булырга тиеш. Бер сәгать уе китап актарып, кушылган җөмләне
табып, кәгазьгә язып, укытучыга бирәбез.
Икенче дәрестә ул безгә аңларга авыр җөмләләр язылган кәгазьләр өләшә.
Студентлар аңа морфологик һәм синтаксик анализ ясыйлар. Шунда кемдер
укытучыга мактау сүзләре әйтә:
– И, Әмир абый, каян шул кадәр авыр җөмләләр таптыгыз?
Укытучыбыз бөтен йөзен балкытып елмая һәм шаян тонда әйтеп куя:
– Сезнең кебек надан егетләр һәм кызлар табып бирә ул җөмләләрне.
Университет тәмамлаганнан соң соң утыз еллар үткәч, Әмир абыйны Уфада
күрдек. Аңа, мөгаен, туксан яшьләр тирәсе булгандыр.

Сиксән яшьтә дә укыта иде
Закир Шакиров безне иске төрки һәм гарәп телләреннән укытты. Бу вакытта
инде аңа сиксән яшь иде. Буденныйныкы кебек киң, озын, ап-ак, матур йөзле,
һиммәт гәүдәле, ботинкаларын шыгырдатып басып йөрүче бу агайны барыбыз да
ярата идек.
Аудиториягә «Ма-һадә» дип гарәпчә сәлам биреп керә, дәресе тәмамлангач,
гарәпчә саубуллашып чыгып китә иде.
Ул чагында без аның тормыш юлы белән таныш түгел идек. Еллар үткәч
кенә аның халкыбызның абруйлы мәгърифәтчесе булуын, яшьлегендә
Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлавын, күп еллар Башкорт дәүләт
пединститутында гарәп һәм башкорт телләрен укытуын, бер үк вакытта фәнни
эшләр алып баруын, КПСС Өлкә Комитетының беренче секретаре, Социалистик
Хезмәт Герое Мидхәтнең әтисе булуын белдек.
Беренче курсны тәмамлаганда агитбригада составында гастрольләргә китү
өчен имтиханнарны алданрак тапшырырга кирәк иде. Мин Закир агайның өенә
барып, гарәп телен өчлегә тапшырдым.


Урыс теленнән шәп укытучы
Кәбир Закирҗанов урыс теленнән укытты. Ул күптән түгел генә аспирантура
тәмамлап, унниверситетка эшкә килгән иде. Урта буйлы, ачык йөзле, ихлас күңелдән
сөйләшә, кызу гына атлап йөрүче бу укытучыбызны барыбыз да ихтирам итте.
Урыс теленең морфологик һәм синтаксик үзенчәлекләре турында ул бирелеп
сөйли иде. Үзенең аспирантурада укыган елларын да сөйләгәне хәтердә.
– Аспирантурада укыганда бик белемле бер профессор миңа: «Сезнең нацио-
нал икәнегез сөйләшүегездән беленеп тора. Чөнки сез артык дөрес итеп, иң шәп
интонация белән сөйләшәсез. Урыслар үзләре болай сөйләшә алмый», – дигән иде.
Менә шундый шәп укытучы безгә урыс теленнән белем бирде. Аның һәм башка
педагогларның хезмәте бушка узмады. Урысча текстлар төзү авырлык тудырмый.
Күптән түгел генә без язган «Юмашевская сторона» дигән өч томлык китап урыс
телендә басылып чыкты.
Фән докторы, профессор Кәбир Закирҗан улы Айдарны да укытты. Еллар үткәч,
мин улым аша студент елларында 7 ноябрь көнне үзем төшергән фоторәсемне
Кәбир абыйга җибәрдем. Ул нык шатланган.


Катлаулы әсәрләрне гади итеп аңлатты
Давид Гутман безне чит ил әдәбиятыннан укытты. Гаять катлаулы иде аның
курсы. Борынгы грек язучысы Гомердан башлап бүгенге чор әдипләренә кадәр
һәркайсының әсәрләрен укырга туры килгәндер аңа. Күпме илнең күпме язучы-
лары! 19 гасырдагы француз язучылары Золя, Мопассан, Бальзакларның һәркайсы
20-30ар роман калдырган бит.
Аларның барысын да укып чыгу мөмкин түгел иде. Без ул әсәрләрнең иң кирәк
дигәннәрен бүлешеп алдык һәм укып чыктык. Аннары җыелышып, һәркайсыбыз
теге яки бу романның эчтәлеген сөйләдек.
Давид Семенович үзе дә программага кергән язучылар әсәрләренең эчтәлеген
кыскача аңлата иде. Иң мөһиме – ул безнең хәтердә калырлык итеп сөйли белде.
Бераз вакыт филология факультетының деканы вазыйфасын да башкарды.
Уку яисә җәмәгать эшләре буенча аңа бик еш мөрәҗәгать итергә туры килде һәм
һәрвакыт уңай җавап алдык. Аның белән аралашу рәхәт иде.

(Дәвамы бар.)

Автор стиле сакланды.

Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (16)
Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (16)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: