Барлык яңалыклар
Дөнья бу
12 март , 12:20

Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (15)

Биш ел буе университетта уку дәверендә бик күп укытучылар безгә белем һәм тәрбия бирделәр. Суфиян Поварисов безнең группаның кураторы булды...

Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (15)
Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (15)

Укытучыларыбыз
Биш ел буе университетта уку дәверендә бик күп укытучылар безгә белем һәм
тәрбия бирделәр. Фән докторлары, фән кандидатлары, профессорлар, доцентлар,
өлкән укытучылар, хәтта ассистентлар да булды. Күпчелеге үз эшен бик яхшы
белү, педагогик һәм методик осталыкка ия, студентлар белән ихлас күңелдән
аралаша иде. Татар теле һәм әдәбияты кафедрасында эшләүчеләр, шулай ук башка
кафедраларда хезмәт салучы кайбер иптәшләр турында хәтердә калганнарны язып
китәргә булдым.


Башкорт халкының иң зур галиме
Җәлил Киекбаев беренче курста безгә «Урал-Алтай тел гыйлеменә кереш»
курсы буенча лекция укыды. Ул чагында аның «Башкорт теле фонетикасы» дигән
китабы дөнья күргән иде инде. Аны барыбыз да сатып алдык. Бик катлаулы угыр-
алтай телләренең уртаклыклары турында хезмәт өстендә эшли иде. Бу китапны
язар өчен аңа егермедән артык телне белергә кирәк булган. Җәлил ага аларның
барсын да – казах, кыргыз, төрекмән, уйгур, каракалпак, үзбәк, әзербәйҗан, кырым
татарлары, төрек, алтай, тува, хакас, якут һәм башка телләрне белә, ягъни бу
телләрдә сөйләшә яисә аңлаша алда диләр иде.
Ул үзе лекция вакытларында безгә «Тел өйрәнү берни түгел, бер гаилә
телләренең фонетик үзенчәлекләрен генә белергә кирәк. Мәсәлән, татарча –
сөйләм, башкортча – һөйләм. Биредә ике авыз гына аралашып килә. Башка телләр
белән дә шулайрак» дип сөйли торган иде.
Соңрак аның тормыш юлы турында укыганда Җәлил аганың Европа телләрен
дә әйбәт белүе, алай гына да түгел, немец теле буенча хәтта кандидатлык
диссертациясе яклавын белдек. Һәм әле дә шул кадәр телләрне белү өчен никадәр
зиһенле булу кирәклегенә хәйран калып йөрим.
Менә ул аудиториягә аксабрак килеп керә. Урта буйлы, матур түгәрәк йөзле,
йөз сызыкларының берсендә генә дә усаллык билгесе юк. Дөньяга караш, яшәү
рәвеше, үз эшеңә мөнәсәбәт турында да бик тыныч рәвештә акыллы сүзләр сөйли
иде ул:
– Хезмәткәрнең эшкә мөнәсәбәтен беләсең килсә, ул утырган өстәл астын кара.
Анда тәртип икән, кеше үзе дә тәртипле, булдыклы була, эшен җиренә җиткереп
алып бара.

Кызыклы мисаллар белән
Ул чакта Әмир Чанышның романнар, повестьлар язучы икәнен белми
идек әле. Бәлки ул елларны язган да булгандыр, әмма күп әсәрләре 70-80 елларда
гына басылып чыкты, булса кирәк. Ул чакта без, студентлар өчен Әмир агай «Тел
гыйлеменә кереш» дигән курс буенча лекцияләр укыды.
Бер вакытта да нинди дә булса кәгазьгә карамас, лекциясен без аңларлык
итеп сөйли иде ул. Берчак шулай кушма сүзләр турында лекция укый бу:
– Кушма сүзләрнең төрле формалары була: бара-бара, барыр-бармас, бала-чага.

Илленче еллар уртасында бер районда тугыз еллык мәктәп бар икән, ягъни җидееллык
мәктәпне урта мәктәпкә үзгәртеп кора башлаганнар. Шушы мәктәпнең директорын
җәй аенда тиз генә Уфага укырга җибәрергә булганнар. Ул бер укытучыны үз
урынына калдырып, мәктәп печатен кулына тоттырган да, китеп тә барган.
Теге укытучы янына бер укучының әнисе килеп, малаена справка сорый икән.
Справканы язуын язган, әмма кем дип култамга куерга аптыраган бу. Мәктәпне
җидееллык дияр идең, сигезенче-тугызынчы класслар да бар, урта мәктәп дияр
идең, унынчы классы юк. Үзен директор дияр идең, приказ белән калдырылмаган,
директор димәс идең – кулында печате бар. Укытучы уйлаган-уйлаган да «тулыр-
тулмас мәктәпнең булыр-булмас директоры» дип култамгасын куйган да җибәргән.
Әнә шулай, тел гыйлемен ул безгә мәзәкләр белән сөйләп тә аңлата иде.


Үз сәгатьләренә бер дә сыймады
Лев Бараг безнең курс студентларына совет әдәбиятыннан лекцияләр укыды.
Дәрескә һәрчак соңга калып килеп керер. Аннары күн сумкасы эченнән бер кочак
гәзит, китап, язулар китереп чыгарыр, шулар белән ничәдер минут булышканнан
соң лекциясен башлар иде. Озак та үтми беренче сәгате бетә, звонок була, әмма
Лев Григорьевич туктамый, сөйли дә сөйли. Йомышлары булгач, талиблар тышка
чыгып китә. Лекция дәвам итә. Икенче сәгате дә бетә. Тагын звонок. Яңа дәрескә
чакыручы звонок та яңгырый. Киләсе укытучы керә, ә Лев Григорьевич һаман
сөйли.
– Лев Григорьевич, сезнең вакыт чыкты, – ди яңа укытучы.
– Ничек? Мин бит әле башладым гына кебек.
Әнә шундый әдәбиятка җаны-тәне белән бирелгән, үз фәнен фанатикларча яра-
тучы, барлык совет язучыларының да биографияләрен, иҗатын бөтен тирәнлегендә
белүче галим иде ул.


Операга барырга үгетләде
Роза Мәкъсүтова безне татар халык авыз иҗатыннан укытты. Ул безгә, авыл
малайлары һәм кызларына, интеллигент сыйфатлары тәрбияләү буенча үгет-
нәсыйхәт бирде, беренче лекциясендә үк болай диде:
– Биш ел буе гомерегезне бушка уздырмагыз. Әдәбият, сәнгать казанында
кайнагыз, операга, балетка, драма спектакльләренә, концертларга, очрашуларга,
төрле кичәләргә йөрегез, барысын дә белегез, өйрәнегез.
Роза апабызның киңәшен тотып, мин группадаш бер дустым белән опера
тыңларга киттем. Яртысында утыр-
дык та, кайтып киттек – колак ярырдай булып акырганнарына түзеп булмады. Опе-
рага баруыбыз, яртысыннан кайтып китүебез турында Роза апага әйттек. Ул елмаеп
торды да: «Башта шулай була ул. «Севильский цирюльник», «Отелло»,
«Кармен» кебек  операларга йөрегез», – диде.
Укытучыбызның киңәшен тоттык. Ул әйткән опера спектакльләренең азагына
кадәр утыра алдык. Әнә шулай Роза апабыз безне сәнгатьнең бу төрен яратырга
өйрәтте. Ә балет спектакльләре беренче көннән үк күңелгә якын булып китте. Бию
сәнгате бигрәк матур ул!
Ә Башкорт дәүләт академия драма театрының спектакльләрен премьерасы
булган көнне үк карый идек. Бер җәйне Казанның Г. Камал театры гастрольгә
килде. Аның җиде спектаклен карадык.
Үкенечкә каршы, Роза апабызның гомере кыска булды. Без икенче курска керер
алдыннан колхозга эшкә китергә дип Уфага җыелгач, коточкыч хәбәр ишеттек –
Роза апабыз фаҗигале рәвештә һәлак булган.
Ул Дүртөйле районының Күккуянында – әниемнең авылында туып үсүе белән
миңа аеруча якын кебек иде. Шуңа да укытучыбызның вафатын авыр кичердем.
Еллар үткәч, 1975 елда мөхәррир булып эшли башлагач, республиканың
матбугат серләрен саклау идарәсендә тагын бер Мәкъсүтов белән якыннан
таныштым. Ул Роза апаның энесе иде. Вил Шәрифҗан улы озак еллар Башкортстан
журналистлар берлегенең җаваплы сәркатибе булды.
Роза апабызның тагын бер киңәше турында язып үтәм:
– Шәһәр урамы буйлап үткәндә афишаларны, белдерүләрне карап барыгыз,
сүзләрнең ничек язылышын искә алыгыз. Гәзит, китап укыганда да сүзләрнең
язылышына, тыныш билгеләренең ничек куелуына игътибар итегез. Бу сезнең
грамотагызны арттырыр.
Бу киңәшне мин бервакытта да онытмадым. Яшьләргә дә бу турыда һәрчак
сөйләп торам.


Киң колачлы иҗатчы
Суфиян Поварисов безнең группаның кураторы булды. Без укырга кергән елда
ул да үзенең югары мәктәптәге эшчәнлеген башлап җибәрде, татар теле буенча зур
белгечкә әйләнде. Тирән акыллы, авыр сабыр, берәрсенә берәр сүз әйтергә уйласа,
аңа кыен булмас микән дигәндәй караш белән дәшә торган оялчан кыяфәтле кеше
булып яшәде ул.
Докторлык диссертациясе яклады, Башкорт дәүләт университетының
профессоры булды, башкаланың педагогия университетында укытырга да вакыт
тапты.
Өстәвенә ул талантлы язучы да булды – хикәяләр, повестьләр, романнар,
пьесалар язды. Татар халкының зур язучысы Галимҗан Ибраһимовның тормыш
юлына багышланган трилогия иҗат итте. Бөек Ватан сугышы каһарманы буларак
канлы алыш турында роман язды. Әдәби хәрәкәт, тел мәсьәләләре буенча, башка күп
темаларга язылган публицистик мәкаләләре республиканың гәзит-журналларында
даими басылды, аерым китап булып чыкты. 2011 елда аңа Башкортстанның халык
язучысы исеме бирелде.
Уңганлык, булдыклылык, талант булгач та була икән адәм баласында дип аңа
һәрчак сокланып карадык.
Яшьлегендә ул «Кызыл таң» гәзитендә эшләп ала. Шуңа күрә аны бу редакция
коллективы аеруча ихтирам итте. Соңгы чорда сугышта катнашкан ике генә
жрналист калган иде: якташыбыз Шәүкәт Макулов һәм Суфиян Поварисов.
Аларны Бөек Җиңү бәйрәмендә, Ватанны саклаучылар көнендә редакциягә
чакырып хөрмәтләделәр.
Ходай аңа озын гомер бүләк иткән иде. Ул туксан яшен тутырып
бакыйлыкка күчте.

(Дәвамы бар.)

Автор стиле сакланды.

Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (15)
Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (15)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: