Барлык яңалыклар
Дөнья бу
11 март , 11:20

Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (14)

Гомумән, ул кешеләр белән тиргәшә белми иде, дип уйлыйм. Бер уйласаң, нигә тиргәшергә?! Әйтер сүзеңне тавышыңны күтәрми дә әйтеп була бит...

Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (14)
Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (14)

Каникулга кайткач
Студент чорларында каникуллар җиткәч, мотлак рәвештә Имәнлекул авылына киләбез һәм, әлбәттә,
колхоз идарәсе бинасына кереп, партком секретаре Мидхәт Исаев белән күрешеп китә идек.
Мидхәт Яхъя улы без Имәнлекул урта мәктәбенең сигезенче классында укыганда директор иде. Гаять
акыллы, авыр сабыр табигатьле бу кешенең фикерләрен тыңлау һәрчак фәһемле булды.
1962 елда университетның икенче курсын тәмамлап кайткач, Мидхәт абый янына кереп, хәл-әхвәлләрен
сораштым. Шунда ул:
– Син безнең колхоз рәисе Хәмитҗан ага белән танышмы соң? – диде.
– Күп кешеләр белән бергәләп очрашкан булды. Әмма аерым рәвештә капма-каршы торып сөйләшү
насыйп булмады.
– Әйдәгез, алайса, мин сезне ныклап таныштырам, –  диде ул.
Без рәис бүлмәсенә үттек. Хәмитҗан ага йөзен нурга балкытып миңа ике кулын
сузды. Без хәл-әхвәлләрне белештек. Моменттан файдаланып, мин аңа гозеремне
сөйләдем:
– Хәмитҗан ага, каникул чоры бит, колхозда эшләп алырга иде, акчасы да булыр
иде, - дим аңа. Ул бер тын уйлап торды да гадәтенчә акрын гына сөйләп китте:
– Сәнәк, көрәк тотырга һәркем булдыра ада. Сине үз һөнәрең буенча
файдаланырга кирәк. Халыкны агартуда, аңа рухи азык бирүдә үз өлешеңне керт.
Беренче чиратта, безнең хезмәт алдынгыларын гәзиткә язарга кирәк.
– Хәмитҗан абый, мин бит студент. Мәсьәләнең матди ягы да бар.
– Анысын да уйларбыз. Тырыш кешегә берни дә жәл түгел.
Без Мидхәт абый белән урып-җыю чорында агитмасса эшләренең барышы
турында сөйләштек. Тагын да ниләр эшләргә икәнен уйлаштык.
Укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре урып-җыю чорында басуларда булып,
игенчеләр белән әңгәмәләр үткәрәләр, «Сугышчан листоклар», «Молния»ләр
чыгаралар, урындагы радиодан сөйлиләр иде. Аларга мин дә кушылдым. Хуҗалык
эшләре иң кайнаган җирләрдә булып, район һәм өлкә гәзитләрен, Башкортстан
радиосына хәбәрләр җибәрдем. Ул чагында Кушнарендагы «Агыйдел» исемле
гәзиттә эшләүче Зәйнулла абый Вәлиев минем хәбәрләрне зур теләк белән кабул
итә һәм тиз арада басуны оештыра иде.
Шул ук җәйдә без Югары Аташ яшьләре белән бергәләп драматург
Әсгать Мирзаһитовның «Әниемнең чал чәчләре» дигән әсәре буенча спектакль
куйдык. Анда егермеләп кеше катнашты. Бу кадәр халыкны кайдан җыйдык
икән дип, әле дә аптырап куям. Мин спектакльнең режиссеры булдым.
Университетта укыганда татар драма түгәрәгенә йөргән идем. Безне БАССРның
атказанган артисты Гата Арсланов сәхнә серләренә өйрәтте. Әнә шул түгәрәктә
шөгыльләнү минем өчен бик тә ярап куйды.
Бу спектакльне без Имәнлекул клубы сәхнәсендә дә күрсәттек. Анда колхоз
рәисе Хәмитҗан ага Зарипов һәм партком секретаре Мидхәт абый Исаев та бар
иде. Алар безнең тамашаны бик яратып карадылар булса кирәк, соңыннан Мидхәт
абый сәхнәгә күтәрелеп рәхмәт әйтте.
Әнә шундый күңелле эшләр белән җәйге каникулым узып та китте. Минем зур
булмаган хезмәтем «Победа» колхозы идарәсе һәм парткомы тарафыннан югары
бәяләнде. Укырга китер алдыннан миңа урып-җыю чорында агитмасса эшләрендә
актив катнашканым өчен ару гына күләмдә премия тапшырдылар. Көзен әти
ашлык алганда улың өчен дип аңа өстәмә рәвештә ике центнер бодай да биргәннәр.
Мин яңа уку елына авылдан гаять күтәренке күңел белән бардым. Көзләр, кыш-
лар, язлар үткәч, җәйне янә туган якларга кайттым. Хәзер инде без Хәмитҗан ага
белән иң якын кешеләр булып очраша башладык.
1965 елда университетны тәмамлап, «Игенче» гәзитенә эшкә кайткач, ту-
ган якларым, «Победа» колхозы кешеләре турында күбрәк язарга тырыштым.
Хәмитҗан абый очрашканда үз колхозының хезмәт уңышлары, авыл уңганнары
хакында сөйли иде.
Берчак бу хуҗалыкның алдынгы механизаторы Рәис Рафиков турында
сораштым һәм гәзиткә мәкалә әзерләдем. Бу материал басылып чыгырга торганда
гына редакциягә Хәмитҗан ага шалтыратты:
– Рәис Рафиков үзенең тракторы белән бүгенге көнгән 500 гектардагы ашлыкны
тезмәләргә салды, – диде ул.
Ул гомере буена кешеләр турында хәстәрлек күрде. Бер вакытта да ул кул
астындагыларга каты бәрелмәде. Гомумән, ул кешеләр белән тиргәшә белми иде,
дип уйлыйм. Бер уйласаң, нигә тиргәшергә?! Әйтер сүзеңне тавышыңны күтәрми
дә әйтеп була бит. Өстәл сугып, башкаларны буйсындырырга тырышуга караганда
кешеләрнең күңеленә үтеп керерлек гамәлләр күпкә отышлы бит.

(Дәвамы бар.)

Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (14)
Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (14)
Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (14)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: