Барлык яңалыклар
Дөнья бу
10 март , 11:10

Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (13)

Язгы матур көннәрнең берсендә безне деканыбыз Гали Сәетбатталов җыйды: "Җитте сезгә трай тибәргә, – диде ул. – Иртәгәдән университетның ир-егетләре комбайн өйрәнә башлый"...

Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (13)
Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (13)

Матди хәлләр


Каян табылган бит безнең
Халыкны ярлы, диләр.
Мөлкәте иске чемодан,
Ансы да бармы, диләр.


Рәдиф Гаташ шигыреннән.


Кустанайдан мин иске чемодан белән кайтмадым. Чемоданым заманына карата
матур гына иде. Бик күп булмаса да, Рәдиф белән Фәнүзне ливер пирожки белән
сыйларлык акчам бар, өс-башым бөтен иде.
Кайту белән Фәвәрис абый эшләгән төзелеш-ремонт оешмасына эшкә урнаштым
һәм хезмәт хакы алдым. 
Безнең дәвердә беренче курс студентына ай саен 22 сум стипендия бирделәр. Алдагы
курсларда икешәр сум арттыра бардылар. 22 сумның егермесен яшәгән, тукланган өчен
Фәвәрис абыйларга биреп бардым. Үземә ике сумы кала иде. Шул ике сумны җиткерергә
тиеш булдым. Икенче сортлы икмәкнең буханкасы 16 тиен, трамвайда бару өч тиен
чагында ике сум да ярыйсы иде. Авылдан акчалата ярдәм алганымны
хәтерләмим. Хәзерге кебек атна саен Уфадан
авылга кайту тәртибе дә юк иде. Кышкы һәм җәйге каникулларга гына кайтып
йөрдек. Авылдан киткәндә әти-әниләр, әлбәттә, хазинәдә барынча азык-төлек
бирәләр иде.
Элекке чор студентлары матди хәлләр турында сүз кузгалганда еш кына, без
тимер юл станциясендә вагон бушаттык, дип сөйлиләр. Миңа анда бару туры
килмәде. Безгә, филологларга, акча табуның үз ысулы бар иде. Гәзитләргә, радиога
мәкалә язып, гонорар эшләргә тырыштык. Бу җәһәттән «Кызыл таң» гәзите
каршында оештырылган хәбәрчеләр мәктәбендә шөгыльләнү дә файдалы булды.
Студент елларында «Кызыл таң», «Совет Башкортстаны», «Ленинец-
Ленинсе», «Башкортстан пионеры» гәзитләрендә күп мәкаләләрем басылды.
Каникул чорларында район гәзитенә дә яза идем. Өлкә гәзитләрендә мәкалә
бастыру җиңелдән булмады. Ә менә Башкортстан радиосына җибәргән барлык
мәкаләләребез дә эфирга чыга барды.
Кустанайда эшләгәндә «Смена» фотоаппараты алган идем. Бу техника, бик
гади генә булса да, миңа озак еллар хезмәт итте. Җәйге каникул чорларында
Югары Аташта һәм тирә-як авылларда фоторәсемгә төшерү белән шөгыльләндем.
Авылдашларым җәйләрен мин кайтканны көтеп торалар, балаларын фотога
төшертеп калдырырга телиләр иде. Аңлашыла ки, ул чагында кем генә фото төшәр
өчен район үзәгенә барсын инде?!
1964 елның гыйнвар аенда Үрнәк мәктәбендә педагогик практика үткәндә күп
кешеләре минем аркада фотолы булып калды.
Ул елларда студентларның күпчелеге стипендияләрен айдан-айга тартып-сузып
кына җиткерәләр иде. Бер казанда кайнаган дусларым акча кирәккәндә беренче булып миңа мөрәҗәгать иттеләр. Мөмкинлек
булганда, аларның үтенечләрен дә канәгатьләндерергә тырыша идем. Бүгенге
термин белән әйткәндә мин аларның «спонсоры, продюсеры» булдым.


Комбайнчы да булдык
Беренче курста безгә хәрби эш дәресе дә керә башлады. Курс егетләреннән
отделениеләр, взводлар төзелде. Винтовка, автомат, пулеметларны бик кыска вакыт
эчендә сүтеп җыя башладык. Уставлар ятлыйбыз, стройда йөрергә өйрәнәбез. Атнаның
ике көнендә икешәр сәгать, ә шимбәдә көне буе хәрби эш дәресләре керә иде.
Әмма беренче курсның кышкы каникулыннан килүгә безне зур яңалык көтә
иде. Университетның хәрби кафедрасын япканнар!
Ул чорда Җир шарында коралларны киметү турында сүзләр күп йөри иде.
СССР җитәкчесе Никита Хрущев безнең илдә гаскәрләр санын киметү буенча Указ чыгарды.

Хәрбиләрне болай да азайткач, университетларда бу фәнне укытып торуның кирәге калмады дип уйлаганнардыр
инде. Шулай итеп, егетләр шимбә көнне эшсез калды. Ә кызлар медицина сестралары
булу өчен курслар үтә иде, алар укуларын дәвам итте.
Язгы матур көннәрнең берсендә безне деканыбыз Гали Сәетбатталов җыйды:
– Җитте сезгә трай тибәргә, – диде ул. – Иртәгәдән университетның ир-егетләре
комбайн өйрәнә башлый.
– Шаярмагыз инде, Гали Вәлиевич, филологлардан нинди комбайнчы чыксын
инде?!
– Җитди сүз сөйлим мин. Ректорат шундый карар кабул итте. Кем дә кем
занятиегә йөрми, стипендиясен кисәчәкбез. Көзен колхозга комбайнчы булып эшкә
барачаксыз.
Чираттагы шимбәдә безгә авыл хуҗалыгы институты укытучылары килеп, ком-
байн буенча дәрес бирә башлады. Университет артындагы ихатага СК-3, «Стали-
нец-6» комбайннары китерделәр, СК-4 дигәннәре чыгып кына ята, диделәр.
Мәш килеп, комбайн өйрәнәбез: китаплардан укыйбыз, практик рәвештә
узелларын тотып карыйбыз, сүтәбез, җыябыз. Озакламый Уфаның «Чегән
яланы» дигән урынында комбайннарны йөртү буенча практик занятие башланды.
Үзйөрешле СК-3тә бер алга-бер артка йөрдек, зур-зур түгәрәкләр ясап килдек.
Хәтта утларны кабызып, төнлә йөрү дәресе дә булды.
Имтиханнарны бирдек, кулга комбайнчы танытмасы алдык һәм авылларга
таралдык. Әмма ул елгы каникул озакка сузылмады. 15 июльдә безне чакырып
алдылар һәм эшкә җибәрделәр.
Без, бер төркем татар-башкорт группасы егетләре, Благовар районының
БашЦИК исемендәге совхозның Ахун бүлекчәсенә эләктек. Бу авыл Чакмагыш-
Бүздәк юлында ята.
Ахун бүлекчәсе – югарыда атап кителгән совхозның иң тарау бер участогы иде.
Биредә читтән килгән халык та күп эшли икән. Күпләре совхоз йортында
тора. Совхозның без яшәгән гомум ятак дигән берничә бүлмәле йорты
сәмәннән эшләнгән иде.
Урак башлангач, мин совхоздагы Цымбал дигән украин тракторчы
белән арыш уруга керештем. Ашлык нык егылган, бер якка гына урабыз.
Минем вазыйфа – ургычка арышны  тыгылдырмау. Аркылы килгәнен,
өелгәнен этеп-төртеп җибәрәм. Ике чакрым озынлыгындагы басуның икенче
ягына барып чыкканчы җан тиргә батам.
Бу эш тәмамлангач, ике студентка бик иске «Сталинец-6» комбайны
тоттырдылар. Кемнәрдәндер сорашып, китаплардан укып, совхозның инженерын
интектереп, тәки теге комбайны урып-җыю хәленә китердек һәм басуга кердек.
Бер атна басу башында яткач, тагын кузгалдык. Бодай урагы беткәндә 80 гектарда
ашлыкны урып-җыя алдык. Тары урагы башлангач, ул басуда да эшләдек.
Төнлә эшләп кайтабыз, юынгач, ашагач, яңадан шәп егет булабыз. Клубка
барып, танцы әйләнеп киләбез. Аннан кайткач, ярты төн уртасында мин язышып
утырам, имеш, пьеса язам. Аның кулъязмасы әле дә архивымда саклана бугай.
Урак тәмамланды. Кулга 160 сум акча алып, өйгә кайтып киттем. Көз көне
икенче курска укырга килгәч, «Союзпосылторг»ка ике баян кайтарту өчен заказ
бирдем. Кустанайда эшләгәндә беренче хезмәт хакыннан ук полубаян дигәен
сатып алган идем. Аңарда уйнарга өйрәндем. Соңрак аны Рәзинә апамның улы
Рәзифкә бүләк иттем.
1962 ел алдыннан миңа кап-кара төстә «Тула» баяны килеп төште. Ул заманда
иң модалы баян шушы иде. Әле ничектер, белмим.

(Дәвамы бар.)

Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (13)
Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (13)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: