Пушкин урамы, 77, 17нче фатир
Хәдичә апа белән Фәвәрис абый Уфаның иң үзәгендә, Пушкин-Карл Маркс урамнары кисешкән урында, Пушкин урамының 77 санлы йортында гомер
кичерделәр. Бу бина кайчандыр китап склады булган. 1958 елда аны үзгәртеп, фатир ясаганнар.
Егерме квадрат метро чамасы, бер бүлмәле, бик тә кечкенә кухнялы бу фатир илле ел буе безнең нәсел-
ыруның сыеныр урыны булды. Шәһәрнең иң уртасында булгач, килгән-киткән һәрчак шунда тукталды. Биредә
Чакмагыш, Дүртөйле, Илеш, Кушнарен һәм башка районнарда яшәүче бик күпләрне очратырга була иде. Кай-
чагында егермешәр кеше идәндә тезелешеп йокладык.
Бу фатирда Фәвәрис абыйлар гаиләсеннән дүртәү, янә ай саен биш сумм акча түләп торган ике кыз яши иде.
Җиденчегә мин дә өстәлдем. Биш ел буе университетның гомум торагына бармадым, аларда яшәдем.
Бу фатир ярты гасыр буена студентларның штаб-квартирасы да иде. 1960 елларда Фәнис, Рәдиф, Рәшит, Рәфит Гатауллиннар,
Хәйдәр, Фәнәви буыны шунда ятты. Бу фатирга татар-башкорт әдәбиятының булачак зур язучылары, журналистлар, галимнәр, хуҗалык җитәкчеләре килеп
йөрделәр. Хәдичә апа әзерләгән төрле нигъмәтләрне ашадылар, табын артында туган көннәр, бәйрәмнәр үткәрделәр.
Еллар үткәч, Рәзиф Әхмәтгәрәев, Хәлил Басыйровлар буына да бирегә килеп йөрде. Арытаба Эльза, Айдар Басыйровларга чират җитте. Аннары Рәзиф кызы
Лариса, улы Рөстәм, тагын да без танып бетермәгән яшь буыннар белем алып йөрде, кайсылары биредә фатирда торды.
Аларның кечкенә чоланы тимер юл вокзалының багаж бүлеге кебек иде.
Фәвәрис абый, Хәдичә апа күп еллар буена шушы «кара яу» халкын һич кыенсынмыйча кабул итте. Үзләренә калмаса да,
соңгы кабым азыкларын безгә бирде. Безнең бетмәс-төкәнмәс йомышларыбызны үтәп, нидер хәстәрләп йөрделәр. Имтиханнарны бишлегә бирсәң, бездән дә ныграк
шатландылар, бирә алмасаң, борчылдылар.
Мәсәлән, кичен Фәвәрис абый эштән кайта һәм тамак туйдырырга уйлый.
Суыткычны ача да хәләл җефетенә дәшә:
– Хәдичә, май юкмыни безнең?
– Нигә булмасын, иртән генә алып кайткан идем.
– Юк бит.
– Ә, студентлар кереп чыккан иде. Хәзер магазинга барып киләм. Син газга чәйнекне куя тор.
Мондый сөйләшүләр еш була иде. Хәдичә апа белән Фәвәрис абый изге күңелле булмасалар, без аларга иркенләп килә, аларда ята алмас идек, әлбәттә. Рәхмәт
сезгә, хөрмәтле апа һәм агай!
Моннан ун еллар элек Пушкин урамы, 77нче йорт урынында яңа бина салырга уйладылар. Хәдичә апаларга икенче җирдән фатир бирделәр. Ләкин элеккесе
аларның төшләренә гел кереп торды, без дә ул урынны сагынабыз.
(Дәвамы бар.)