Дөнья бу
7 Марта 2024, 07:06

Сания ШӘРИПОВА. Рәйсә (3)

Сиздерми генә, төлке шикелле алдый-алдый, хәйләли-хәйләли, гомер узып бара. Дөнья куабыз...

Сания ШӘРИПОВА. Рәйсә (3)Сания ШӘРИПОВА. Рәйсә (3)
Сания ШӘРИПОВА. Рәйсә (3)

(Ахыры.)

‒ Абый, алсагыз, ничек тә укыр идем, тырышыр идем,‒ дип, үтенеч белән ялварган соры күзләрен мөлдерәтеп, директорга текәлә.

Укытучылары да:

 ‒ Укып карасын, бик тырыш укучы иде, йөзебезне кызартмас, алыгыз, ‒ дип үгетли торгач, карап торышка үтә кырыс күренгән директорны күндерәләр.

 Баштарак директорның математика дәресе, моңа кадәр колак ишетмәгән икс-игриклы, тангенис-катангенслы фәне, чыннан да, Рәйсәгә бирешергә теләмичәрәк тора. Җаны-тәне белемгә сусаган кыз, укуның чын тәмен тоеп, бик яратып укый, һәм бар көченә тырыша. Максатына ирешә: мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлый.

Тауга биегрәк менгән саен, ераккарак күз төшә. Рәйсәнең алга таба да нык итеп укуын дәвам итәсе килә. Белешә-сораша торгач, районнарында өч урта мәктәп ачылганын ишетә. Авылларына якынрак бер мәктәпкә барып карый. Анда рус балаларын гына укыталар икән, кире боралар. Күңеленә сеңеп калган “Укырга беркайчан да соң түгел...” дигән сүзләр аны икенче мәктәпкә алып китәләр. Ерак булганлыктан, фатирда торып укырга туры килә. Ялларында язлы-көзле – вилосипедта, кышларын чаңгыда әнисенең хәлен белергә кайта. Атна буе җыелган эшләрне башкара.

Биредә укып йөргәндә, ул үзен, энә белән кое казып, Кәүсәр чишмәсенең шифалы су тамчысын иреннәрендә тойгандай хис итә. Уку-белем алу җанына ләззәт бирә.

 

3

Урта белем алгач, туган авылының мәктәп китапханәсенә эшкә кайта. Аннан вакыйгалар бер-бер артлы тиз-тиз алмашыналар. Алар турында роман язарга да булыр иде. Укучыларым, сезне ялыктырып, тукталып тормыйм.

Рәйсә үзләренең авыл егетенә кияүгә чыга, олы яшьтәге әнисен ияртеп, күрше урамдагы зур гаиләле йортка килен булып төшә. Аларга бүтән авыллардан, шәһәрләрдән килүче-китүчеләр өзелми. Үзләренең танышлары, дуслары, туганнары, кардәш-ыруы ‒ өй тулы кунак, табын тулы хуҗабикә пешергән аш-сулар, тәм-томнар. Ике бала ‒ барысына да Рәйсәнең көче җитә, барысы да кулыннан килә. Күркәм холык ‒ аның юлдашы. Озын теллеләрнең кайчакта, әллә шаяртып, әллә көнләшеп, әллә чынлап:

‒ Кулсыз булсаң да, нинди шәп егетне эләктердең, ике куллы булсак та исерек кенә эләкте, кайберәүләргә анысы да юк, ‒ дигән сүзләре килеп ишетелә.

Шундыйрак сүзләрдән әллә күз тия. Тормыш юлдашы, кул арасына керә башлаган ике улы белән Рәйсәне ятим калдырып, кан тамырына тромб тыгылып, мәңгелеккә китеп бара.

Аллаһ сабырлыклар бирә торгандыр. Рәйсәнең беренче сөенече балалары булса, икенчесе ‒ ире исән чакта алган югары белеме.

Ул мәктәп китапханәсендә эшләп йөргән вакытта, татар теле укытучысы декрет ялына китә. Аның дәресләрен төрле предмет укытучыларына бүлгәләп бирәләр. Атнасына ун сәгате Рәйсә апага да эләгә. Декретка чыккан укытучы план буенча район семинары үткәрергә тиеш булган икән. Районнан кушкач, булдыра алмыйм, белемем юк дип, карышып тора алмыйсың.

Тикшерүдән соң, инспектор аңа БДУның филология факультетының татар бүлегенә укырга керергә тәкъдим итә. Кешенең сүзе ‒ акылның бизмәне. Ул шул ук елны читтән торып укырга керә һәм алты елдан укуын уңышлы тәмамлый. Рәйсә апа сынатмый, тол калу ачысына бирешми. Гомер буе укытучы булып эшли һәм артистларча матур тавыш белән үзәкләргә үтәрлек итеп җырлый. Хаклы ялга чыкач та әле, яраткан һөнәреннән аерыла алмыйча, җиде ел укучыларга татар теленнән һәм әдәбиятыннан белем бирә.

‒ Пенсиягә чыккач, өч-дүрт ел эшләдем әле, дип сөйләсәм, улым өч-дүрт кенә түгел, җиде диеп төзәтә, ‒ дип, тыйнак кына көлеп куйды героем.

Ял итүчеләр арасында БДУны тәмамлаган якташым Тәнзилә апа да бар иде. Ул да ялгыз инде. Җитмеш яше белән котлап, балалары атналык юллама бүләк иткәннәр икән. Өчәүләп студент елларын, үзебезне укыткан укытучыларны искә төшереп, яшь чактагы матур хәтирәләрне барладык. Хәзер инде алар мәрхүмнәр. Рәйсә апа бүлмәсенә менгәч, аларның рухлары шат булсынга, Коръән сүрәләре укырга булды.

Рәйсә апа ‒ иренең дә, әнисенең дә догачысы. Һәр көн аларга багышлап дога укый. Иртәнге якта, амин тотканда, кыска гына дога укып ала. Газизләре бакыйлыкка күчкәч, өч айлап вакыт үткәч, шулай эшли башлый ул. Башына суккан кебек булды бу. Һәр атнакич саен нигә әбиләргә барырга тиеш соң әле мин? Нигә үземә укымаска, дигән уй килә. Шул көннән башлап, ниятен тормышка ашыра башлый. Бер уңайдан нәнәләренә, бүтән мәрхүм булган туганнарына, дусларына багышлый. Бер гадәткә кереп киткәч, бүгенге көнгә кадәр бер дә калдырганы юк. Ул белә: мәрхүмнәр исәннәрдән бернәрсә дә көтми, аларга бары догалар гына кирәк.

 

4

Аллаһ Рәйсә апа оныкларының балаларын үзеннән соң килгән дүртенче буынны күрү бәхете биргән. Оныклары аны хөрмәтлиләр, серләрен бүлешәләр, киңәшләшәләр. Беркөнне Икрамы, эштән кайткач, янына утыртып:

‒ Картый, мин күрше авылныкы Нәфисә исемле кыз белән дуслашып йөрим. Син шунда барып, Дәүләтовларның нәселен белешеп кайтыр идең, ‒ дип, зур йомыш белән күрше авылга җибәрә.

Уңай җаваптан соң матур гына йөрүләрен дәвам итәләр.

Сыңар кул белән помидор турап, киеменә помидор чәчрәткән әбисенә күпмедер вакыттан оныгы:

‒ Картый, мин бүген Нәфисәмне әтиләр белән таныштырырга алып кайтам . Өс-башың алмаштыр яме, – ди.

Соңгы сүзләрне генә ишетеп, берни аңламаган улы:

‒ Нинди өс алмаштыру сөйлисең, яңарак алмаштырды. Тик тора беләмени ул. Хәзер яңадан шул хәлгә килә, ‒ дип сүз кыстыра.

Туйга әзерләнәләр. Икрам үзенә костюм, күлмәк, туфлилар алып кайта.

Рәйсә апа:

‒ Улым, хәзер киеп күрсәт инде. Яңа киемнәрең гәүдәңә килешәме икән, ‒ дигәч, өрлектәй оныгы берсүзсез буйсына.

‒ Бигрәк үзеңә үлчәп теккән кебек. Бигрәк матур булган, килешеп тора. Эссе тәнеңдә туздырырга язсын. Өстеннән өстәлсен. Кыйбаттыр инде болар. Ничә тәңкә?

‒ Картый, хакы түләнелгән инде аның, әнә чегы диванда ята.

Рәйсә апа чекны әйләндергәләп карагач, шул суммадагы акчаны Икрамга тоттыра:

‒ Мә, балам, киемнәреңне котлап, болары сиңа.

Сөйли китсәң, саный китсәң, күңелгә уелган истәлекләр китапка сыеп бетмәс...

Нык агач төрткәнгә аумый. Рәйсә апа минем күңелемә маңгаендагы көләч  җыерчыклары, моңсу күзләре, нурлы йөзе, мөлаемлылыгы белән, күңел байлыгына ия, олы яшьтәге юмарт, мәгънәле сүзле матур карчык булып кереп урнашты.

Ялы төгәлләнгәч, Рәйсә апаны алырга улы килде. Мин аның төенчекләрен, күчтәнәчкә дип алган кымызын ишек төбенә кадәр күтәрешеп барып озатып калдым. Ул балаларының назын, балалары аның йөрәк җылысын тоеп яшиләр. Коры утын өстенә чи утын өстәсәң, чие дә дөрләп яна. Рәйсә апа өйдә мичне сүндерми, җылы нур таратып торучы ап-ак итеп акшарланган морҗаны хәтерләтәдер дисәм, ялгышмам.

Сиздерми генә, төлке шикелле алдый-алдый, хәйләли-хәйләли, гомер узып бара. Дөнья куабыз.

Күпме тапкырлар куагыннан да орлыгыннан да чикләвек утыртып карадым ‒ үстерә, алындыра алмадым. Быел, Аллаһ кушса, Рәйсә апа әйткәнчә, эшләргә ниятләп торам әле. Ул кәшәкәсе белән утыртырга кирәк дигән иде.

Рәйсә апаның Чеховтан күңеленә сеңгән “Укырга беркайчан да соң түгел” дигән сүзләре минем дә йөрәгемә дә оялады. Мәчеткә йөреп, гарәп хәрефләре өйрәнәм. Әкрен генә Коръән укый башладым: шуңа шатланам. Үземнән бигрәк, мине укыткан абыстай сөенә.

Автор стиле сакланды.

Сания ШӘРИПОВА. Рәйсә (3)
Сания ШӘРИПОВА. Рәйсә (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас