БРлар, ТРлар
Университетның филология факультетында дүрт группа укый: башкорт-урыс
телләре һәм әдәбияты бүлеге, татар-урыс һәм ике урыс бүлеге. Беренчесен кыскача
БР, безнекен ТР дип йөртәләр иде. Юньләп укымаган, имтиханнарны бирә алмаган
студентларны “сыерлар”, “ишәкләр”, “бәрәннәр” дип атадылар.
Беренче атнада ук КПСС тарихы курсын укыта башладылар. Ике сәгать лекция
укыгач, бер атнадан семинар була, әзерләнегез, диделәр. Семинар К. Марксның
“Манифест Коммунистической партии” дигән хезмәте буенча үтергә тиеш иде.
Башкаларга ияреп, мин дә семинарга әзерләнергә уйладым һәм шул хезмәтне
укый башладым. Әмма берни дә аңламадым. Ул чагында минем белем, уйлау
дәрәҗәсе бик түбән иде шул.
Семинар вакытында группадагы берничә кеше манифест турында иркенләп
сөйләделәр. Мин аларга көнләшеп карадым. Наданлыкны бетерергә, белем
җыярга кирәк иде. Һәм мин тешем-тырнагым белән ябышып, укый башладым.
Лекцияләрнең берсен дә калдырмадым. Семинар вакытларында белсәм-белмәсәм
дә чыгыш ясарга тырыша идем.
Укулар иртән иде. Төштән соң мотлак рәвештә Н.Крупская исемендәге
республика китапханәсенә йөрергә тырыша идем.
Студент елларында һәр көнебез уку, хезмәт, җәмәгать эшләре белән үтте. Еллар
үткәч, уйлап куям: ничек барысына да өлгердем икән?!
Әйтик, дүшәмбе көн – кич сәгать биштә җыелышып әдәбият түгәрәгенең
чираттагы утырышында яшь шагыйрь Рәшит Гатауллинның шигырьләрен
тикшерәбез. Булачак галимнәр, язучылар, журналистлар Муса Мөлеков, Әхмәт
Рәхимов, Раил Сәетгәрәев, Муса Сираҗи, Эдуард Әгъзами, Равил Карамов, Әнәс
Кабилов, Флүр Батталов ул шигырьләргә бәя бирәләр, мактыйлар, тәнкыйтьлиләр.
Сишәмбе көн – Суфиян Поварисов тел түгәрәгенең чираттагы утырышын
уздыра. Татар телендәге синонимнарны тикшерәбез.
Чәршәмбе көн – университет комсомол комитеты утырышы. Икенче курста
чагында ул комитетның әгъзасы итеп сайладылар.
Пәнҗешәмбе көн – яшь лекторлар клубы утырышы. Булачак язучы Тайфур
Сәгыйтов шундый клубны оештыргач, мине дә анда катнашырга чакырды.
Утырышта путевка биреп, Уфаның һөнәрчелек училищеларына лекция укырга
тәкъдим иттеләр.
Җомга көн – татар драма түгәрәгендә репетиция. Габдулла Тукайның туган
көнен үткәрергә җыенабыз. “Шүрәле” әкиятен сәхнәләштерергә булдык. Мине
Былтыр роленә, Әхмәт Рәхимовны, борының очлы дип, Шүрәле образына
тәгаенләделәр.
Шимбә көн – политик мәгариф йортында шигырь бәйрәме. Республиканың
барлык шагыйрьләре дә чыгыш ясады.
Якшәмбе көн – Башкорт академия драма театрында Риза Ишморатның “Давыл
алдыннан” дигән спектакль карадык.
Әнә шулай киеренке эшләр, мәшәкатьләр белән бер атна үтә. Икенчесе башлана.
Дүшәмбе көн – “Давыл алдыннан” пьесасының авторы Казаннан килгән икән. Ул
һәм төп рольне башкаручы Илшат Йомагуловны университетка, студентлар белән
очрашуга чакырдылар. Бик кызыклы очрашу булды. Драматургия өлкәсендәге
белгечләр кебек чыгыш ясадык, сорауларга җавап алдык.
Сишәмбе көн – “Кызыл таң” мөхәррире Таһир Ахунҗанов редакция каршында
“хәбәрчеләр мәктәбе” оештырган, беренче утырышка безне дә чакырдылар. Таһир
Исмәгыйль улы гәзиткә язу өчен һәркайсыбызга темалар бирде.
Чәршәмбе көн – “Кызыл таң” оештырган агитбригада белән Уфа районының
бер авылына очрашуга бардык. Агитбригада составында шагыйрь Әнгам Атнабаев,
якташ җырчы Илфак Смаков һәм башкалар бар иде.
Пәнҗешәмбе көн – университетка күренекле татар галимнәре Гази Кашшаф
һәм Хатыйп Госман килде. Алар белән бик кызыклы очрашу үтте.
Җомга – Казаннан Рәдиф кайтып төште. Аны каршы алдык, Хәдичә апаларда,
әтисе яклап туганнарында булдык, Уфа универмагында аңа ниндидер кием карап
йөрдек.
Шимбә – Аташтан Уфага әнием килгән иде. Өч көн кунак булгач, аны озаттым.
Уфаның бик кысынкы автовокзалында Чакмагыш-Уфа грузтаксиенә сугыша-
сугыша билет алып, әнине утыртып җибәргәнче ярты көн үтте.
Якшәмбе – университетта спорт бәйрәме. Барлык студентлар да анда
катнашырга тиеш, диделәр. Мин дә бардым.
Әнә шулай, көн артыннан көн, атна артыннан атна үтә торды. Без һәммә урында
да булырга, катнашырга тырыштык. Бу безнең бар яктан да үсешебез өчен кирәк иде.
Дәвамы бар.