Дөнья бу
5 Марта 2024, 04:36

Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (9)

Ул чагында хәзерге кебек акча каеручы репетиторлар юк, ә изге күңелле Сицилияләр күп иде шул...

Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (9)Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (9)
Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (9)

СТУДЕНТ ЧАКЛАР
Рәдиф белән Фәнүз дәресләре
Кустанайдан кайткач, Уфаның индустриаль техникумы әзерлек курсларына
укырга кердем. Балта остасы булгач, мин имеш киләчәктә төзелеш мастеры
булырга тиеш.
Бу вакытта Рәдиф белән Фәнүз университетның икенче курсында укып йөриләр иде. Фәнүз Фәтыйхов
– Дүртөйле районы, минем әни туып-үскән Күккуян авылы егете, хикәяләр язып, хыялланып йөри, аны
техучилище елларыннан беләм, ул да минем белән бер урында эшче һөнәре үзләштергән иде.
Кич эштән кайткач, мин Пушкин урамының хәзерге Актерлар йорты тирәсенә барам. Рәдиф белән
Фәнүз дә шунда киләләр. Юкәләр аллеясенә куелган эскәмияләргә урнашабыз.

– Син безнең тамакны туйдыр инде, – ди тегеләрнең берсе. – Мин бүген иртән дә, көндез дә юньләп ашама-
дым. Миңа сигез пирожки кирәк булыр.
– Мин ул кадәр ашый алмам. Алтау җитәр, –  ди икенчесе. – Ә, гомумән, ал егермене, әле ашап бетермәсәк, кичкелеккә калыр.
Элекке авыл хуҗалыгы институты бинасы алдында ливер пирожкие сата торган 
киоск бар иде. Шунда барып, Хәдичә апа биргән мискә һәркайсы өч тиен торган
егерме пирожкины тутырып киләм. Студентлар өчен бәйрәм башлана. Пирожки-
лардан соң кимендә икешәр стакан газлы су эчәләр. Анысын да якында гына сата-
лар. Егетләр рәхмәт әйтә, мине мактыйлар.
– Ярый әле син Казахстанда эшләп, кесә тутырып акча алып кайткансың.
Югыйсә, безне кем ашатыр иде.
Икесе шундагы эскәмияләргә сузылып ятар алдыннан миңа бурыч куялар:
– Бүген бөек Тукай иҗатын өйрәнәбез. Менә сиңа аның шигырьләр китабы. Игъ-
тибар белән укы. Ә без азрак йоклап алабыз.
Мин, балта остасы, көн буе агач юнып кайтсам да, тәүдә шигырьләрне укырга
тырышам. Бераздан мине дә йокы баса, бик ерак булмаган икенче эскәмиягә барып
ятам һәм йоклап китәм.
Уянып бер урынга җыелабыз. Янә газлы су эчәбез. Рәдиф миңа Тукай иҗаты
турында сөйли башлый. Аның хәтере искиткеч шәп, ул тәүдә аның шигырьләрен
яттан сөйли һәм һәркайсының эчтәлеген аңлата.
Алдагы көннәрдә дә шул рәвешчә очрашып, Такташ, Җәлил һәм башка күп
шагыйрьләрнең иҗатын өйрәндек. Аннары татар прозасы осталарының әсәрләрен
барлап чыктык. Язучыларның биографияләрен өйрәндек.
Рәдиф белән Фәнүзнең дәресләре файдалы булды. Укырга кергәндә татар
әдәбиятын дүртлегә тапшырдым.

Сицилия Йодидовна диктант яздыра
Безнең балта осталары бригадасы Уфаның Пархоменко
урамындагы бер агач йортны ремонтлый башлады. Өй
бурасының нигезе янындагы черегән бүрәнәләрен, тәрәзә
тупсаларын яңарттык, түбәсендәге калайны шифер белән
алыштырдык.
Йорт хуҗасы – өлкән яшьтәге бик мөлаем апа, безнең
белән аралашырга тырышты, тәмле чәйләр белән сыйлады.
Мин иртән таң белән торып, эшкә киләм. Башкалар
җыелганчы бер тын укып алам. Көндез тамак туйдыргач,
янә китапка тотынам. Теге мөлаем апа бер көнне сүз
башлады:
– Чибәр егет, сезнең кулда мин урыс теле буенча
дәреслекләр күрәм, укырга керергә әзерләнәсез, бугай?
– Әйе, университетка керергә хыялланам, филология факультетына. Урыс
теленнән имтихан бирергә кирәк.
Апам тагын да ачылып китте:
– Мин бит Уфаның атаклы Максим Горький исемендәге 3 санлы урта мәктәбендә
гомер буена урыс теле һәм әдәбиятыннан укыттым. Ул мәктәп Совмин бинасы
янында урнашкан. Хәзер инде пенсиядәмен. Улым университетның тарих факуль-
тетында укый. Әле ул археологик экспедициядә. Минем вакытым күп, сезгә ярдәм
итә алам, – диде ул.
Минем өчен бу күктән төшкән бәхет иде. Без бергәләп план кордык һәм
урыс теле буенча шөгыльләнү башкардык. Ул иртән, көндез һәм кич диктант язды-
ра башлады. Аннары изложение яздык. Хаталарны тикшергәндә тел кагыйдәләрен
сөйли барды. Искиткеч төгәл һәм аңлаешлы итеп дәресләр бирде.
Университетка имтихан тотучы безнең группага урыс теленнән өч төрле
имтихан бирү рөхсәт ителгән иде: диктант, изложение, сочинение. Бу турыда
сөйләп, мин аның киңәшен сорадым.
– Синең тел байлыгың бар. Урысча әйбәт сөйлисең. Изложениены да әйбәт яза
башладың. Шуны сайла. Шикләнгән сүзләреңне язмассың. Гадирәк җөмләләр
белән язарга кирәк. Эрерәк хәрефләр белән язу отышлы. Сүзе аз, күләме күп күренә.
Укытучымның киңәшләрен тотып, имтиханга зур ышаныч белән бардым.
Бар киңәшләренә дә колак салып язылган изложениема өчле билгесе куйганнар.
Менә шулай, яһүд милләтеннән булган укытучы Сицилия Йодидовна миңа, татар
малаена, эчкерсез ярдәм күрсәтте, минем язмышымның уңайга хәл ителүендә зур
роль уйнады.
Ул чагында хәзерге кебек акча каеручы репетиторлар юк, ә изге күңелле
Сицилияләр күп иде шул.


Стажлы булгач
Безнең бүлеккә керү өчен 25 урынга 150 кеше документ биргән иде. Дүрт фәннән
имтихан тапшырдык. Минем татар теленнән инша – өчле, татар әдәбиятыннан –
дүртле, урыс теленнән изложение – өчле, тарихтан дүртле булды. Шулай итеп,
барлыгы 14 балл җыйдым. Имтиханнар азагында 40 кеше калган иде. Күпчелеге
урыс теле язмадан төшеп калды.
Ул чагында урта мәктәптән соң ВУЗга укырга
кергәнче ике ел эшләү бик абруйлы дип исәпләнде.
Кабул итү вакытларында аерым конкурс үткәрелә.
Безнең группада стажлылар – 20, ун классны шул елда
тәмамлаучылар 20 кеше иде. 80 проценты стажлыларга
бирелде. Мин ике ел эшләп килгәч, бик җиңел генә
кабул ителдем.
Озак кына вакыт үземнең университет студенты
икәнлегемә ышанмый йөрдем. Шундый зур уку йортына
кабул ителү минем өчен ирешә алмаслык хыял булып тоела иде.
Беренче курска кабул ителү белән безне Авыргазы
районының Төрембәт авылына эшкә җибәрделәр.
Кызлар күрше авыл басуларында чөгендер алдылар, без ындыр табагында ашлык
тазартып, келәтләргә салдык.
Егетләр дигәнебез – өчәү генә: мин, Марсель Дәүләтшин, Вил Бәхтияров. Бер
көнне Марсель тәкъдим ясады:
– Әйдәгез, айгырга атланып, күрше авылга, кызларыбыз янына барыйк.
Без ат абзарына киттек. Бер мәртәбә дә йөгән кидерелмәгән яшь атларны авыз-
лыклап, өсләренә атландык. Берничә кат өсләреннән тәгәрәп төштек. Җаен табып
тагын атландык. Тәки шәп атларда кызлар авылына барып җиттек.
Кайтканда тайлар өстенә атланыр хәлдә түгел идек. Алты чакрымны җәяү кайт-
тык. Икенче көнне чак аякка бастык, бот төпләренә кан төшкән иде.

(Дәвамы бар.)

Автор стиле сакланды.

Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (9)
Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (9)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас