Чирәм җирләрне үзләштерергә
1958 елның җәендә безнең группаны Казахстанның
Кустанай шәһәренә озаттылар. Ул чагында чирәм һәм
яткын җирләрне үзләштерү буенча эшләрнең иң кыз-
ган чагы иде. Кустанай өлкәсендә дә бик күп җирләр
сөрелде. Яңа совхозлар төзелде. Өлкә үзәгендә дә
төзелеш колачын киңрәк җәяргә тырыштылар. Әнә шул
максаттан чыгып, безне “Кустанайстрой” трестына эшкә
кабул иттеләр.
Өлкә үзәге зур түгел, күпкатлы йортлар да яңа гына
төзелә башлаган. Шәһәрнең күп урыннарында сәмәннән
төзелгән йортлар иде.
Безне ике катлы гомүм ятакка урнаштырдылар һәм
УППга (управление производственных предприятий)
эшкә алып киттеләр. Ул “Кустанайстрой” трестының базасы икән. Биредә бүрәнә
ярдыру, столярлык, шлактан кирпеч сугу, бетон-измә цехлары бар иде. Кайбер
эшчеләр УПП дигәнне “украл, продал, пропил” дип тә йөртә.
Без шушы оешманың столярлык цехында станокларда эшләргә тиеш идек.
Әмма ул сафка басмаган иде әле. Шуңа күрә безне вакытлыча төрле участокларда
ярдәмче эшләрдә файдаланырга булдылар.
Без, берничә егет, бүрәнә ярдыру цехы янында ихатаны җыештырып йөри идек.
Бер агай эчтән чыкты да:
– Егетләр, кайсыгыз бүрәнә ярдыру цехында эшләргә тели? Безнең бер урын
бар, – диде.
– Без бит столяр цехына эшли башлаячакбыз.
– Сезнең ул цех тиз генә ачылмый әле. Станоклары да килеп җитмәгән.
– Рөхсәт булса, мин сездә эшли торам, – дидем.
– Бик әйбәт, гәүдәгә дә ару күренәсең.
Цехта эшләр артка калган колхозныкыннан да начаррак оештырылган, биредә
бернинди дә механизация юк иде. Вагон белән агач килә һәм аны ихатага буша-
талар. Ике мөгезле машина аларны күтәреп рельсларга куя. Без аларны тәгәрәтеп
вагонеткага салабыз һәм корсаклар ертылганчы этеп эчкә кертәбез. Аннары шун-
дый ук авырлык белән яргыч эченә тыгабыз. Ярып чыгаргач, кул белән вагонетка
төйибез дә тышка чыгарып ыргытабыз.
Эш ике сменада бара. Һәр сменада берәр бригада. Атна үткәч, смена алышына.
Бер ай эшләгәч, отпуск алып, туган якка кайтып киттем. Чемоданда агай-энеләргә
күчтәнәчкә плитәле кытай чәе һәм бүләк өчен фарфор чәшкеләр. Ул чагында бу
товарлар безнең якта юк иде.
Бүрәнә ярдыручы
Отпусктан килгәч, мине конторага чакырдылар. УПП начальнигы сүз башлады:
– Синең личное делоңны карап чыктым. Урта мәктәптә дә, училищеда да әйбәт
укыгансың, комсомол икәнсең. Грамоталарың да бар икән. Сине пилорамщик итеп
куерга булдык. Сезнең бригаданың бер пилорамщигы соңгы көнен эшли.
Иртәгәдән аның урынында булырсың.
Икенче көнне пилорамны, пычкыларны кабул итеп, эш башладым.
Гади эшче-бүрәнә тәгәрәтүче чагында өченче разрядлы идеп, ә хәзер алтын-
чы разряд буенча түли башладылар.
Мин бит актив комсомол да идем. Җыелышларда ялкынлы сүзләр
сөйлибез. Планнарны арттырып үтәргә чакырабыз. Һәрчак алдан барырга өндибез.
Мин үзем төш вакытын да эшләп уздырам. Башкалар ял итә, мин берүзем вагонетка белән бүрәнә кертәм, үзем генә
ярдырам һәм такталарны төяп тә куям. Ярдыру цехы гадәт буенча ике баштан ачык
була. Үтәли җил тирләп эшләгәндә аеруча кирәгеңне бирә. Ә агач белән булышканда тирләми булмый. Мәсәлән,
60 сантиметрлы агачны пилорама эченә тыгасың, азрак ярдыру белән
пычкың салулый, бүрәнә бер якка тиеп бара башлый. Аны балта белән чабып
үткәреп җибәрергә тырышасың, үзең җан тиргә батасың. Кайчагында кочак
җитмәстәй бүрәнә вагонеткадан читкә тәгәри. Аны корсагың белән күтәрәсең. Кыскасы, биредә эшләп, мин радикулит
алдым һәм менә хәзер 60 ел инде аны кадерләп саклап йөртәм.
Шул чорда халык дружиналары оештыру буенча карар булды. Кустанайның
караңгы урамнарында төннәрен дежурга чыгабыз. Тәртип булсын дип йөри торгач,
берничә мәртәбә үзебезне түпәләп кайтардылар.
Ял көннәрен совхозга ярдәм итергә барабыз. Биредә кырлар иркен. Басулар
бишәр-унар чакрымга сузылган. Урып-җыю тәмамлангач, салам өюдә ярдәмләштек.
Ул чагында Кустанайга Татарстаннан штукатур-малярлар группасын
җибәргәннәр иде. Без алар белән берләшеп, концертлар куйдык. Миңа тамашаны
алып бару бурычы йөкләнде. Урысчаны ватып-җимерә сөйләдек. Әмма тамашачыга ошый иде.
Иван агай
Кустанай шәһәрендә бик зур төрмә бар иде. Анда утырып чыккан кешеләр
туган якларына кайтып китер алдыннан УППда акча эшләп алалар. Безнең цехта
да андыйлар булды. Иван дигән агай белән без хәтта дуслашып та киттек. Ул миңа
тормыш сабаклары бирә иде. Яныма килеп утыра, кочаклап ала һәм сүз башлый:
– Мой наивный мальчик, хороший татарчонок. В жизни всё сложно. Вот моя рука. Ладонь смотрит на
тебя. Тут все открыто. А полностью открытым быть нельзя. Я поворачиваю руку. Ладонь смотрит на меня.
Ты ничего не видишь. Прожить темную жизнь тоже нельзя. Я ставлю руку боком. Время от времени пово-
рачиваю. Ты то ладонь видишь, то – тыльную сторону руки. Надо найти в жизни золотую середину.
Иван агай дөрес сөйли иде. Тормышта аның киңәшләрен дә файдаланырга тырыштым.
Без айга ике мәртәбә акча ала идек – аванс һәм расчет. Бу көннәрдә бригада бәйрәм оештырды.
Эш сәгате тәмамлангач, һәркем бер яртылык акча бирә һәм мәҗлестә күңел ача. Минем алар белән утырырга вакы-
тым да, теләгем дә юк иде. Алар белән бәйрәм итмәсәм дә, тиешле акча өлешен
биреп бардым. Безнең белән эчергә теләми дип үпкәләмәсеннәр өчен ниндидер
сәбәпләрен дә тапкан булдым.
Бер егет бар акчасын эчеп бетереп, ачлы-туклы яши иде. Аны эчермәү өчен
мине шеф итеп беркеттеләр. Аның хезмәт хакын сберкассага күчертеп, аннан көндәлек кенә алып,
беркадәр акча тупладык. Омск өлкәсеннән әтисен чакыртып, улын биреп җибәрдек.
1959 елның августында икенчегә отпускка кайттым. Күчтәнәчләрдән тыш
Закирҗан җизнигә 30 кило кадак алып кайттым. Алар өй сала, үзләрендә юк
дигәннәр иде.
Казахстаннан икенче кайтуымда да велосипедка атланып, Марс авылына
киттем. Рәдиф университетка керү өчен имтихан биреп йөрүен әйттеләр. Кайчан
гына агач башында йөргән Рәдиф кай арада урта мәктәп тәмамлаган һәм хыял
ирешмәслек урынга – университетка укырга керергә уйлаган.
Отпуск тәмамлангач, Кустанайга киттем. Авылдан Рәдифнең укырга керүен
хәбәр иттеләр. Аның белән хатлаша башладык. Ул романтик рухта ничек студент
булып йөрүе турында яза иде. 1960 ел башындагы бер хатында “Сиңа да кайтырга
вакыт, укырга керерсең” дигән фикер бар иде. Һәм 1960 елның мартында эштән
китергә дигән гариза яздым. Ул чагында училищеларны тәмамлаганнар мотлак
рәвештә ике ел эшләргә тиешләр иде. Ә минем ике ел дигән июльдә генә тулачак.
УПП начальнигы гаризамны карады да сәбәбен сорады.
– Укырга керергә телим, – дидем. – Ә хәзер әзерләнергә кирәк.
-Әгәр чынлап та укырга керергә теләсәң, вәгъдәңдә торсаң, җибәрәбез, – диде.
Мин аңа вәгъдәмне бирдем.
(Дәвамы бар.)
Автор стиле сакланды.