Шаран урманында
Ул чагында мәктәпләр утын ягып җылытыла иде. Кыш буена ягып чыгу өчен
бер эскерт дигәндәй утын таләп ителде. Эшләүче һәм пенсиядәге укытучыларның
барсына да берәр йөк машинасы утын бирелде. Бу кадәр утынны хәзерләү өчен
күп көч кирәк. Укытучылар, ата-аналар, югары класс укучылары
бу эшкә җәлеп ителде.
Сигезенче классны тәмамлаган көннәрдә директорыбыз Мидхәт
абый Исаев үз янына бер төркем ир балаларны дәшеп:
– Егетләр, ике көннән Шаран урманына утын хәзерләргә барабыз, – диде.
Билгеләнгән көнне эш киемнәре, азык, балта алып, китергә җыендык. “Чатра” колхозының полуторка
автомашинасында берничә сәгать барганнан соң Шаран районының бер авылына
килеп җиттек. Мари милләтеннән булган бер агайларга урнаштык.
Төштән соң урманга киттек. Безгә җитәкче итеп мәктәпнең завхозын
беркеткәннәр иде. Ул эш тәртибе турында аңлатты:
– Беренче чиратта травма алудан, фаҗига булудан сакланырга кирәк. Тәүдә ба-
рыбыз бер урында булып, агачларны кисеп аударабыз. Аннары буынлап, бер урын-
га җыеп өябез, ботакларын да җыерга кирәк.
Һәм без эшкә керештек. Ул чагында мотопычкы дигәне юк иде. Кул пычкысы
белән агачларны кисеп, аудара башладык. Бер сәгать эшләдекме-юкмы, мышнап
чыктык. Агач кисү бик тә авыр эш икән. Бу катнаш урман иде. Каен, усак, имән,
зирек агачлары аралашып үскән. Усагы йомшаграк булса да, имәнен кисү аеруча
авыр булды.
Агачларны аударгач, ике метр озынлыгында буынлап, ягъни кисеп чыктык.
Биш урынга өеп куйдык. Ботакларын аерым җыйдык – кипкәч, аларны яндырача-
клар. Бер атна эшләгәч, мунча кереп килергә дип кайтып киттек. Ике көннән соң
безне яңадан илттеләр. Элекке урынга барып эш башладык. Без баруга элекке биш
өемнең икесе юк иде.
Әле ул агачларны мәктәпкә ташый да башламаганнар иде. Кайда булганнар
соң? Җитәкчебез урман хуҗасы – лесникка да бу турыда әйтеп караган иде. Ул
берни дә белмим дип, башын гына селкетте.
Димәк, агачны сорамыйча гына алып киткәннәр, ягъни урлаганнар. Безнең өчен бу
бик күңелсез хәл иде. Суык вакытларда мәктәбебез җылынсын, дип ныгырга уйлаган
гына беләкләребез белән тырышып-тырышып хәзерләгән утыннар иде бит алар.
(Дәвамы бар.)