Барлык яңалыклар
Дөнья бу
1 март , 11:59

Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (5)

Берчак егетләрнең берсе өеннән макарон алып килгән икән. Әлегә кадәр күренмәгән бу нигъмәтне икенче егет күреп калган...

Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (5)
Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (5)

Уфага беренче сәяхәт
Без малай чакларда бүгенге кебек автобуслар хәрәкәте төшкә дә керми иде.
Кешеләр күпчелеге җәяү йөрделәр. Йөк автомашинасы килеп чыкса, аның әрҗәсенә
төялеп бара идек.
Алтынчы классны тәмамлаган җәйне күңелдә күптән йөргән хыялымны
тормышка ашырырга – Уфага барырга булдык. Аташтан Чакмагышка егерме
биш чакрым араны җәяү үттем. Чакмагышта йөк машинасына утырып киттек.
Кушнаренга җитәрәк, көчле яңгырга эләктек. Чыланмаган җир калмады. Шулай да
бәхетле идек. Уфага, башкалабызга барабыз бит!
Ул чагында Уфаның Нижегородка бистәсендә Рабочая урамында әни яклап
туганыбыз Мәхтүмәләр яши иде. Аларда тукталдык.
Якында гына бәләкәй базар бар иде. Анда барып, үзем белән алып килгән
йомыркаларны саттым.
Икенче көнне әтинең сеңлесе Фәтхелҗинан (ул гаиләсе белән Уфада яши иде)
мине башкала белән таныштырырга алып чыгып китте. Ул чагында колхоз базары
Карл Маркс урамында, хәзерге авиация университетының төп бинасы урынында
иде. Шунда йөрибез. Иркәттәйнең (Фәтхелҗинанның атамасы) күзләре ныклап
күрми. Магазинга кергәч, ул миннән товар хакларын сорый. Баксаң, ул мине Уфа
күрсәтергә түгел, ә “яхшы күрүче күзләрем” өчен алып чыгып киткән. Мине бу эш
ялкытты һәм мин аңардан качтым.
Уфа урамнары буйлап рәхәтләнеп йөреп, туйганчы сушки ашап, газлы су эчеп,
кайту турында уйлана башладым.
Йомырка сатканда шул урамнан “Вавиловская переправа – Воровского” дигән
маршрут автобусы үтеп йөри иде. Баксаң, ул базар яныннан да уза икән. Шуңа
утырып, Мәхтүмә апаларга кайттым.
Икенче көнне Мәхтүмә апаларның күршесендә яшәгән Ирек исемле егет белән
янә Уфаның үзәгенә киттек. Кафеда тамак туйдырдык, циркка кердек, базарда шәп
кепкалар сатып алдык.
Ирек иртә белән “Барлык чыгымнарны да син түлә, соңыннан мин сиңа акчаны
җыеп бирермен”, – дигән иде. Кич мин аңардан акча сорагач, “Вәт әй, кесәм тишек
булган да, акчам төшеп калган”, – диде.
Ирек шәһәр егете иде шул. Авыл малайларын төп башына утыртырлык кына
башы булгандыр.


Имәнлекулда укыйбыз
1954 елда Югары Аташ җидееллык мәктәбен тәмамладык һәм арытаба уку өчен
Имәнлекулга язуларыбызны илтеп бирдек. Ул елны бу авылда урта мәктәп оешып
кына килә иде, ягъни без беренче булып сигезенчегә кердек. Яңа мәктәптә укуның
рәте булмас дип, җиденчене бергә укыган ике кызыбыз – Ира белән Фәнилә
Имәнлекулны узып, 16 чакрымдагы Яңа Котыга киттеләр. Без, биш егет һәм ике
кыз – Хәнифә белән Лүзә, күрше авыл мәктәбен сайладык.
Югары Аташ белән Имәнлекул арасын без өч ел буе тападык. Атларга җиңел
дип чабата кигән чаклар да булды. Апрельдән ноябрьгә кадәр һәр көнне йөреп
укыдык, декабрь-мартта кешеләрдә фатирда тордык
Кышларын шимбә җиткәнен түземсезлек белән көтеп алабыз.
Алты чакрымны җәяүләп бер сәгатьтә үтәсең. Әти-әни
шатланып каршы ала. Әнинең мичендә чуен чүлмәк эчендә
пешерелгән тәмле азыгы була. Бәрәңгесе, ите, ярмасы бергә
томаланып пешкән бу азыкның тәме әле дә ирен очларында тора кебек.
Кич белән клубка чыгабыз. Тәүдә китапханәдә утырасың, яңа гәзитләр карыйсың. Аннары клубка керәсең, кино
һәм азактан танцы була. Авыл клубында ямь тапмасаң, нефтьчеләр поселогындагы
клубка китәсең.
Икенче көнне хуҗалыкта ниндидер эш табыла – салам китерәсең, утын кисәсең,
абзар тазартасың, кар көрисең. Ял көне кич яисә дүшәмбе көн иртән атналык азык
салынган биштәрне асып, юлга чыгасың.
Кайчагында үзең генә, ә кышкы бураннарда, аеруча иртән барганда бергәләп
кузгалырга сүз куешасың. Авылның иң аргы башыннан, Түбән Аташ кырыннан
диярлек Закир Сәхипов кузгала. Аңарга Фәһим Хәмәтисламов кушыла. Бераз
килгәч, кечкенә буйлы, юмор белән күп сөйли торган Зөфәр Йосыпов белән урман-
чы малае Мисбах Хәсәнов иярә. Юлда барганда сүз табыла. Кайчагында җырлап
та җибәрәбез.

Имәнлекул мәктәбе ике бинадан тора иде. Берсе – бер катлы, элекке барлык
мәктәпләр кебек озынча бина. Аның коридоры да зур гына. Анда линейкалар,
җыелышлар үтә. Озын тәнәфестә гармунчы егет укучыларны биетеп тә ала.
Икенче бина – ике катлы. Ул дүрт класстан тора. Без өч ел буе әнә шунсында
укыдык. Туганнарга, дус-ишләргә хат язганда без ике катлы бинада белем алуыбыз
турында әйтеп килә идек. Алар бу хәбәрне ишетеп, соклануларны белдереп җавап
язалар. Көчле җилдә авып төшергә торган агач бина икәнен белми иде шул алар.
Һәр көнне иртән барлык укучылар өчен дә физзарядка оештырыла. Җылырак
вакытта тышта, суыкларда озынча бинаның коридорында шөгыльләнәбез.


Интернатта
Унынчы кластта чагында безнең өчен интернат оештырдылар. Имәнлекулның
Таштау урасындагы бер кечкенә йорт иде ул. Анда унлап кровать куйганнар.
Шуларда икәүләп йокладык. Безне караучы апа иртәнгә – чәй, төшкелеккә –
бәрәңге, кичкелеккә – аш оештыра иде.
Дәрестән кайткач, кичке уңайларда уен-шаян сәгатьләр дә еш булды. Почмактан
почмакка мендәрләр очканда бәләкәй генә өйдә балта эләрлек тузан куба иде.
Берчак Аташ егетләренең берсе өеннән макарон алып килгән икән. Әлегә кадәр
күренмәгән бу нигъмәтне икенче егет күреп калган. Макарон хуҗасы һәм башка
малайлар мәктәпкә, комсомол җыелышына киткәч, ул бу ризык белән сыйланмакчы
булган. Коры макароннарны майлы табага салып, кыздыра башлаган. Табадагы май
көеп бетсә дә, макарон йомшармаган һәм аны ашау бик читен булган. Шул эшләр
белән булышканда малайлар кайтып керә. Макарон хуҗасы эшнең нидә икәнен
белгәч, тавыш чыга. Интернат егетләре теге мут егетне бәргәләп тә ала. Шуның
белән бу вакыйга онытылды. Теге малайга “макарон карагы” дигән кушамат
тагылды.


Шагыйрь буласы килгән
Безнең класстагы Аташ егетләренең барсы да урта белем алып, һөнәргә ия
булып, киләчәктә зур кеше булырга хыяллана иде. Зур акча эшләп, блатлы кешегә
әйләнү хыялын йөртүчесе дә булган.
Шул егет бер көнне Имәнлекул МТСы ихатасыннан түгәрәк кыршау кебек
тимерләр алып кайткан. Шуларны лом очларына беркетеп, штанга ясады бу.
Спортчыларга күп итеп акча бирәләр икән дигәнне ишеткән икән. Штангачы
булам, дип шул тимерне көн саен күтәрә башлады. Әмма спорт юлы катлаулы
булып чыкты. Авыр күтәрүдән көч килеп булса кирәк, аның биле авырта башлады.
Ул корыштырган штанганы тутык басты.
Классташыбызның башында яңа планнар туды. Ул язучыларга, шагыйрьләргә
акча-гонорар күп түлиләр дигәнне ишеткән. Районның “Коммунизмга”,
республиканың “Кызыл таң”, “Совет Башкортстаны”, “Ленинец-Ленинсе”
гәзитләренә, “Пионер” журналына үзенең чиле-пешле шигырьләрне җибәрә
башлаган.
Редакцияләр моңа “шигырьләрең басырлык түгел, хәтта грамота ягың да
аксый, шигырь китаплары укып, фәһем алырга кирәк” дигән җавап җибәргәннәр.
Классташым һаман туктамый. Хәзер инде шигырьләренең авторы “Агиш Агишев”
дип куя. Мөгаен, Сәгыйть Агиш дигән язучыны ишетеп, шуның исемен үзгәртеп
бирергә уйлагандыр.
Беркөнне авылның хат ташучысы булган апа миңа мөрәҗәгать итте: 
"Аташ авылында кем ул Агиш Агишев? Аның исеменә Уфа редакцияләреннән
унлап конверт килде. Син дә редакцияләргә хәбәрләр язасың бит. Бәлки, ул кешене
ишеткәнең бардыр".
Мин Агишевның классташым икәнен чамаладым. Бер көнне иртән Аташтан
Имәнлекулга барганда тегеңә “Нихәл, иптәш Агишев. Синең исемгә хат ташучыга
унлап конверт килгән, ал”, – дидем. Ул “Ярар” диде.

(Дәвамы бар.)

Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (5)
Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (5)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: