Барлык яңалыклар
Дөнья бу
29 февраль , 08:00

Кәбисә елы кайдан килеп чыккан?

Ни өчен 29 февраль дүрт елга бер генә?

Кәбисә елы кайдан килеп чыккан?
Кәбисә елы кайдан килеп чыккан?

Кояш календаре белән яшәүче илләрдә дүрт елның  берсе 366 көннән торса, калган өч ел 365 көннән килә. Озынрак ел кәбисә елы дип атала.

Ник дигәндә, Юлиан календарена ярашлы, кояш елының озынлыгы 365 тәүлек тә 6 сәгать, төгәлрәге  5 сәгать тә 48 минутка тиң. Ягъни Җир планетасы Кояшны  365 көн һәм 369 минутта урап чыга. Өч елда 365 көннән калган сәгатьләр якынча бер тәүлеккә җыела да инде.

Юлий Цезарь боерыгы буенча төзелгән борынгы рим календаре  безнең эрага кадәрге 45нче елның 1 гыйнварыннан кулланыла башлый. Моңарчы  ел 1 марттан башланган була.

Кәбисә елына кагылышлы ырым-шырымнарның барысы да хорафаттан.

Фото: Freepik.

Кәбисә елы кайдан килеп чыккан?
Кәбисә елы кайдан килеп чыккан?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: