Маресьевтан үрнәк алып
Безнең нәселдә китап яратмаган кеше юк. Әти мәрхүм олыгайган көнендә
йомырка зурлык лупалы күзлеген киеп, гәзит укырга ярата иде. Рәзинә апам,
Фәвәрис абыем әлеге көндә дә китаптан аерылмый. Хәләф абый китап сөюче генә
түгел, ә шигырьләр дә яза.
Без үскәндә Югары Аташ авылы китапханәсендә берничә шкаф кына
китап саклана, күпләре тузып беткән була иде. Урысчасын аңламагач, андый
китапларны укып булмады. Татарча-башкортчаларын барсын да бишенче
классларда укыганда ук карап чыккан идек инде. Китапханәләргә
яңа әсәрләрнең кайтуы безнең өчен бәйрәм иде.
Шунысын да әйтеп китик, без татарчаны да, башкортчаны да бер
дәрәҗәдә укыдык. Бу башкортныкы, бу татарныкы дигән төшенчә
бездә юк иде. Сәгыйть Агишның “Нигез” романы, Баязит Бикбайның драмалары,
Зәйнәп Биишеваның роман-повестьләре, Кави Нәҗминең “Язгы җилләр”, Гомәр
Бәшировның “Намус”, Тихон Семушкинның “Апитет таулар арасына китә”, Сидор
Ковпакның “Путивльдән Карпатка кадәр” повесте, Николай Островскийның “Ко-
рыч ничек чыныкты?”, Александр Фадеевның “Яшь гвардия” романнары – безнең
балачак-яшүсмер чорның иң яраткан әсәрләре иде.
Берчак Хәләф абый авыл китапханәсенә Борис Полевойның “Чын кеше
турында повесть” китабы кайтканын ишеткән һәм аны яздырып та алган. Ул
китапны беркемгә дә бирми. Йокларга ятканда да баш очындагы мендәре астына
куя. Укыган саен эчтәлеген миңа һәм күршедәге малайларга сөйләп бара.
Беркөнне авылга кино килде. Барыбыз да клубка киттек. Кино башлангач, бераз
утырдым да шома гына чыгып киттек. Өйгә кайтып, теге китапны эзли башладым.
Хәләф абый аны бик нык яшергән иде. Шулай да таптым. Абый кайтканчы бай-
так укып та өлгердем. Икенче көнне ул китапның эчтәлеген безгә сөйләгәндә мин
белгәнлегемне күрсәтеп, сүз кыстыра башладым.
– Ә син каян беләсең? – ди Хәләф абый.
– Беләм инде, – дим, хәйләкәр елмаеп.
Шулай, без “Чын кеше турында повесть” китабының герое, ясалма аяклары
белән самолетта очкан Алексей Маресьев кебек легендар шәхесләр мисалында
үстек, рухи яктан формалаштык, гомер буена намус белән Туган илгә хезмәт иттек.
Гәзиткә языласы килгәч
Без малай чагында авыл уртасында ике башлы агач йорт бар иде. Аның бер
башында авыл Советы рәисе белән секретаре утыра, икенче башы “избач” дип
аталды. Анда халык күп йөрде. Китапка киләләр, гәзит-журналлар укыйлар, радио
тыңлыйлар, шахмат, шашка, домино уйныйлар.
Минем өчен гел “избачка” бару мөмкин булмады. Укудан тыш җәйләрен колхоз
эшенә дә йөрергә, үзебезнең крестьян хуҗалыгында да эш муеннан иде. Шул чорда
гәзитләрне өйгә яздырып алдырсаң да була икәнен белдем. Аеруча яраткан гәзитем
“Кызыл таң”ны алдырасым килде. Әмма аның өчен акча кирәк иде. Мин бу турыда
әти һәм әнигә әйттем.
Ул чагында колхозчылар хезмәт хакына акча дигәнне белмиләр, ел буе
эшләгәннәренә хезмәт көне язып, көз җиткәч, беркадәр ашлык алалар иде. Бер
хезмәт көненә 50 грамм ашлык бүленгән еллар да булды. Ел буена 400 хезмәт көне
эшләп, көзен 20 килограмм дигән сүз иде бу.
Колхозчының төп ризыгы бәрәңге булды. Көче җиткәннәр мал-туар асрап,
шуларның файдасын күрделәр.
“Кызыл таң”га язылу өчен акча кирәккәч, әни йомырка бирергә булды. Аларны
тартмага салдым да Дүртөйле базарына дип юлга чыктым. Ул чагында Имәнлекул
МТСына Дүртөйледән ягулык ташучы бензовоз машинасы безнең авыл аша үтә
иде. Шуны көтеп алып, өстенә менеп утырдым. Мин генә түгел, янә унлап кеше
шул машинага кунаклады.
Дүртөйлегә якынлашкач, машинабыз туктап калды. Шофер Әбүзәр абый
кабинасыннан чыгып, безгә команда бирде:
– Тиз генә төшегез. Дүртөйленең усал ГАИ инспекторы күрсә, минем праваны
алачак.
Ашыгу белән машинадан төшкәндә тартмам кулдан ычкынып китте һәм
йомыркаларның байтагы бәрелеп ватылды.
Дүртөйлегә кадәр җәяү киттек. Базарга барып, исән калган йомыркаларны саттым. Кайтканда Әбүзәр абый
машинасы булмады, егерме чакрымлап араны җәяү үттек. Йомырка саткан акча гына “Кызыл таң”га язылу өчен
җитмәде. Әтием авылда тегермәнче булып эшли иде. Ул миңа ике чиләкләп он бирде. Янә Әбүзәр абыйның
бензовозы килгәнен көтеп тордык һәм өстенә менеп кунакладык. Киртәгә кунган кошлар кебек тезелешеп
бардык. Дүртөйлегә җитәрәк, ул безгә янә төшергә кушты.
Дүртөйле базарына җәяү киттек. Бензовоз өстендә баргач, керосин исе онга
сеңгән икән. Базарда йөрүче бер хатын:
– Твоя мука воняет керосином, если отдашь подешевле, куплю, – диде. Шуңа
да ризалашырга туры килде. Оннан котылгач, янә җәяүләп кайтып китергә туры
килде. Ярый әле Иске Солтанбәк белән Түбән Аташ авыллары арасын үтү өчен ат
очрады.
Шулай итеп, йомырка һәм он акчаларын кушып, 1953 елның беренче яртысына
“Кызыл таңга” язылдым.
Хәзер мин авыл малайлары арасында иң абруйлысы идем. Аларны җыеп,
гәзиттәге иң кызык мәкаләләрне, аеруча әдәби әсәрләрне кычкырып укуны оеш-
тырдым.
1953 елның 5 мартында атабыз Сталин вафат булды. Мәктәптә үткән линей-
ка вакытында укытучылар да, укучылар да бөгелеп төшеп еладык. Бу көннәрдәге
гәзитләрне мин җыеп бардым. Алар әлегә кадәр минем шәхси архивымда саклана
иде. Күптән түгел мин аларны район музеена тапшырдым.
Арытаба да без ел сан “Кызыл таң”га язылу өчен акча таба алдык. Гәзиттәге
кызыклы мәкаләләрне барлык урам халкы белән бергәләп укый идек. Шул чорлар-
да үземнең дә мәкалә язу теләге туды.
Яшь хәбәрче
Укытучыны тәнкыйтьләгәч
1952 елда районның “Коммунизмга” гәзитендә “Мәктәп китапханәсе ачылмый”
дигән мәкалә басылып чыкты. Анда сүз Югары Аташ урта мәктәбе китапханәсенең
сирәк ачылуы, укучыларның аннан итап алалмаулары бәян ителгән иде. Мәкаләнең
астына “6А класс укучылар” дигән имза куелган.
Мәкалә гәзиттә күренү белән мәктәптә шактый зур җанлану булып алды.
Кем язганын белергә теләделәр, әмма, мин яздым, дип әйтүче булмады. Мәктәп
китапханәсеннән китаплар бирү вазыйфасы җәмәгать башлангычында укытучы
Мәфрүзә апа Бигновага тапшырылган иде. Мәкаләнең авторын белсә, ул аңа
рәхмәт әйтмәячәк иде.
Ә мәкаләне мин язган идем. Әлеге дә баягы, шул китап җене кагылган булу моңа
сәбәпче булгандыр. Бу бүлмә атналар буена бикле тора иде. Ә язуның файдасы
тиде. Мәктәп китапханәсе графикта язылганчы эшли башлады. Мин шул көннәрдә
үк гәзит сүзенең гаять әһәмиятле икәнен төшендем.
Югары Аташта укыганда мәктәп, авыл тормышыннан район гәзитенә
мәкаләләр язсам да, алар ни сәбәптәндер басылмады. Имәнлекулда укыганда
мин район һәм өлкә гәзитләренең иң актив яшь хәбәрчесе идем. Берничә дәфтәр
битенә язган мәкаләләремнең кайберләре бармак бите зурлыгында гына басылса
да, башларыбыз түшәмгә тия иде.
Хәйфулла абзый “Рәхмәт” диде
Гәзит өчен мәкаләләр табу юлларында өйрәнә башладык. Колхозчыларның эш
урыннарында булам, өйләренә барам, өлкәннәр белән сөйләшәм, авылда үткән
җыелышларда да катнашам.
Югары Аташ авылы кешеләре ул чагында “Кызыл Партизан” колхозында эшли
иде. Еллык эшләре турында 1956 елның гыйнварында отчет-сайлау җыелышы
үткәрделәр. Мин дә ул җыелышта катнашып, ишеткәннәремне дәфтәр битенә
теркәп бардым. Колхозның уңай яклары да, җитешсезлекләре дә булган. Мин
барысы турында да язып, район гәзитенә мәкалә җибәрдем. Аны бик бәләкәй итеп
кенә басып чыгардылар. Колхоз уңышларын язган өлешен бөтенләй кертмәгәннәр.
Мәкалә шундыйрак эчтәлектә иде:
“Кызыл Партизан” колхозында да отчет-сайлау җыелышы үтте. Чыгыш ясаучы-
лар колхозда булган күп җитешсезлекләрне күрсәтте. Игенчелек культурасы түбән,
басуларны чүп баскан. Ярты басу тары урылмыйча калган. Маллардан үрчем
һәм продукция алу түбән дәрәҗәдә. Колхоз идарәсе рәисе адресына да тәнкыйть
сүзләре күп булды”.
Бераз вакыт үткәч, Аташ урамында колхоз рәисе Хәйфулла агайны күрдем.
– Рәхмәт, энекәш, абзыеңны мактагансың! – диде ул.
Мин бөтенләй өнсез калып, авыз эченнән ботка пешердем.
– Ни... Ни... Мин алай язмаган идем. Колхоздагы әйбәт эшләрне дә хәбәр иттем.
– Язган булсаң, басарлар иде инде.
Хәйфулла абыебыз фин сугышында катнашкан, Бөек Ватан сугышында сыңар
аягын калдырып кайткан гаять акыллы, тыныч холыклы, тирәннән уйлый торган,
шул колхозны үстерергә дип тырышып йөргән намуслы коммунист иде. Сугыштан
соң колхозда баш бухгалтер булып эшләде. Аннары рәис булды. 1959 елда
хуҗалыклар эреләтелгәч, Имәнлекул сельпосы бухгалтеры, “Победа” колхозының
Югары Аташ бригадасы хисапчысы булды. Ул мине тиргәмәде. Ә менә “Рәхмәт,
энем!” сүзе яңагыма чабып җибәрү белән бер иде.
(Дәвамы бар.)