Дөнья бу
28 Февраля 2024, 04:55

Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә. Истәлекләр (3)

Урып-җыю чорының бер көнендә иртән безнең өйгә бригадир кидеп керде. "Апаем, сине комбайнга салам төшереп торырга дәшмәкче булам. Үзеңә әйбәт кенә хезмәт хакы да язарбыз", – диде ул.

Добавить в предпочтительные источники Google
Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә. Истәлекләр (3)Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә. Истәлекләр (3)
Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә. Истәлекләр (3)

Без мәктәпкә киттек
1947 елны мин укырга киттем. Ул чагында Аташ мәктәбе бездән ерак түгел тау
башында, элекке байларның йортларыннан корыштырып салган биналарда иде.
Соңрак магазин урамының аргы башында зур гына яңа агач мәктәп бинасы салын-
ды. Ансында инде без җиде класс тәмамладык.
Беренче класстагы укытучыбыз Әһлия апа Гайсина булды. Бер ел безне
укыткач, аны Җәмәй мәктәбенә күчерделәр. Асия апа Туктарова килде һәм яңадан
өч ел укытты. Аның Яңа Калмаш авылында туып-үскән икәнен соңрак белдек.
Ул чактагы авыр дөнья безнең укуга да сиздерә иде. Китабы, дәфтәре, каләм-
ручкасы булмады. Армиядән кайткан Әсләм агайларның өеннән дәфтәр сатып
алганым хәтердә. Бер атна буена ул дәфтәргә язарга кызганып йөрдем.
Ул чагында җәмәгать эше күп була торган иде. Концертларда катнашу, стена
гәзитләре чыгару, металл сыныклары, иске кәгазь һәм сөяк тапшыру, пионер
сборлары үткәрү, басуда башак җыю – берсе дә бездән калмады.
Октябрь һәм Беренче май бәйрәмнәре җитсә, демонстрациягә
әзерләнәбез. Мәктәп ихатасында физкультура укытучысы безне рәт
белән барырга өйрәтә. Җырлыйбыз:


Алга дибез, алга дибез,
Алга таба барабыз.
Алга барырга кушкан
Безгә Ленин бабабыз.


Бәйрәм көне җиткәч, әнә шулай рәтләргә басып урам буйлап йөрергә
чыгабыз. Авылның актив агайлары безгә лозунг ташлый: “Яшәсен Ленин! Яшәсен
Сталин! Яшәсен Международный день номер 8!”. Без җавап итеп “Ура!” кычкы-
рабыз. Бәйрәм көннәрендә мәктәп ихатасында аш пешә, аны барлык колхозчы да
барып ашый.
Безгә белем биргән Мәсгудә Гыйлемханова, Мәфрүзә Бигнова, Талибә
Зәбирова, Хәтимә Девятова, директорыбыз Мансур Ханбековларны зур җылылык
белән искә алам.


Хәтирәм
Югары Аташ мәктәбенең беренче классына укырга кергәч тә, укытучыбыз
Әһлия апа Гайсина безне актив булырга чакырды. Ул чагында минем бертуган
апам Рәзинә авыл клубының мөдире иде. Ул спектакль-концертлар оештырганда
авыл яшьләре белән рәттән укучыларны да җәлеп итә. Без җырладык та, биедек тә,
спектакльләрдә рольләр дә башкардык. Пирамида дип аталган гимнастика номеры
да була иде.
Берчак шулай сәхнәгә чыгып, “Хәтирәм” дигән җырны башкардым:


Капка төбендә торасың,
Капка төбендә торасың,
Кемне көтеп торасың, Хәтирәм,
Кемне көтеп торасың Хәтирәм?


“Артистлык” сәләтем югары булгандыр инде – халык гөж килеп кул чапты. Бу
көннән соң мине авыл халкы үз исемем белән түгел, ә күбрәк “Хәтирәм” дип атый
башлады. Урта мәктәпне тәмамлап, авылдан чыгып киткәнче шул кушамат белән
йөрдем.
Безнең авылда мин генә түгел, һәркем дә кушамат бар иде. Аеруча төмән очы
халкы кушамат тагырга яратты. Аташта ат, сыер, сарык, кәҗә, эт, песи, пошый, аю,
бүре, төлке, куян, көзән, йомран, тычкан, бозау нәселләре бар иде.
Сугыштан соңгы ачлык чорында бер гаилә икенче берәүләрнең бозауларын урлап суйган.

Гаеплене табып, халык самосуд ясады. Башларына бозау тиресен ка-
плап, авыл урамы буйлап йөрттеләр.
Без малай чагында яланнан йомран тотып, шуларның тиресен хәзерләүчегә тап-
шырып, тиенләп булса да акча ала идек. Җәй буена төркем-төркем малайлар шул
эш белән мәшгуль булдылар. Йомран тишегенә Күәштән су алып килеп салдык.
Берчак шулай бер егет икенчесен шаяртырга уйлаган. Ул йомран оясын пычра-
тып куйган да яланның икенче ягында йөргән дустына дәшкән:
– Монда кил әле, йомран тишегендә көзән бар ахрысы, мин кулны тыгып кара-
дым, бик йомшак, син дә кара, – дигән.
Дусты килеп кулын йомран тишегенә тыккан һәм пычракка тап булган. Шул
малайларның берсенә көзән кушаматы ябышып калган. Аннары аның балаларына,
оныкларына күчкән.


Активлык өчен
Өченче класста безне пионерга алдылар. Ун пионердан торган звеноның
җитәкчесе итеп сайладылар. Пинжәк җиңенә кызыл ленточка тегеп куйдым.
Бишенче класста укыганда отряд советы председателе булып сайландым. Пинжәккә
тагын бер лента өстәлде. Алтынчы класста инде мин Югары Аташ мәктәбенең
пионер дружинасы председателе идем. Хәзер менә – өч лента! Эш күбәйде. Барлык
укучыларны да яхшы укырга үгетлибез. Начар укучыларны, тәмәке тартучыларны
пионер слетларында тәнкыйтьлибез, кул чаналарына кош тизәге яки көл төяп,
колхоз басуына ташыйбыз, фермага күмер илтәбез, картларга шефлык итәбез,
концертлар куябыз, спорт ярышлары оештырабыз, пионер слетлары үткәребез.
Җиденче классны тәмамлаганда барлык имтиханнарны да бишкә бирдем. Татар
теле буенча имтихан тапшырганда бер сорауны белмәдем, онытып куйганмын.
Миңа дүртле генә тиеш иде. Әмма Хәтимә апа Девятова: “Син бит безнең иң шәп
активист, җәмәгать эшләреңне дә искә алып, бишле куям”, – диде.
Мин шунда тырыш кешеләргә һәрчак ярдәм бирелә икәнен аңладым.
Ул елларда өс һәм аяк киемнәре булмады. Кышларын пима, тула оек белән ча-
бата киеп йөрдек. Җәйләрен – яланаяк чабабыз. Табан каешланып, катып китә иде.
Очлы әйбергә басып җәрәхәт алуларны, бәреп авыртуларны санап кына бетерерлек
түгел.
Алтынчы класста укыганда әти Уфага сыер сатарга китте һәм шәһәрдән баш-
ка хәтсез товарлар белән бергә бер шинель дә алып кайтты. Кайчандыр диңгез
офицерының тәнен җылыткан бу киемне сүтеп, миңа яраклаштырып тектеләр. Һәм
мин класста “иң шәп”, “иң затлы” киемдә йөрүче булдым.


Бал бит бер бидрә...
1952 елның язында бишенче классны тәмамладым. Өлкәннәр белән бергә безне
дә колхоз эшенә йөртә башладылар. Тәүдә басуларда билчән утадык. Печән чабу
башлангач, тырма белән аны җыярга киттек.
Урып-җыю чорының бер көнендә иртән безнең өйгә бригадир кидеп керде.
 – Апаем, сине комбайнга салам төшереп торырга дәшмәкче булам. Үзеңә әйбәт
кенә хезмәт хакы да язарбыз, – диде ул.
– Көче җитәрме соң? – дип сорады әнием.
– Авыр эш түгел ул. Гадәттә, малайлар башкара да инде аны.
Озын-озак юанмыйча гына, чүл шешәсенә сөтле чәй салып, бер телем икмәк
алып, мин басуга киттем. Җәмәй авылы янындагы арыш басуында МТСның “Ком-
мунар” комбайны тора иде. Аны тартып йөрү өчен ХТЗ тракторын беркеткәннәр.
Комбайнчысы безнең күрше Сабит Сибәгатуллин иде.
Июль азагында чык юк иде әле. Шуңа күрә иртәнге тугызларда ук басуга ке-
реп киттек. Эш көйле генә барды. Мине комбайнның койрыгындагы күперчеккә
бастырдылар һәм саламны ничек төшерергә икәнен аңлаттылар. Бер дә авыр эш
түгел икән бу. Копнительгә салам тулгач. Кулымдагы җепне нык кына тарту белән
күбә җиргә төшә дә китә. Тик күбәне бер рәткә төшерергә кирәк. “Алай булса,
эскерт өергә уңайлы була”, – дип өйрәттеләр өлкән агайлар.
Басуны бер урап килүгә негр кебек кап-кара булдым. Комбайн тузаны кунмаган
бер җирем дә калмады. Җәеп тартып тору уен гына булса да, комбайн күперендә
селкенеп йөрү шактый арыта икән. Төшкелекне ашагач, баш саламга тию белән
оеп киткәнмен.
Комбайн белән тракторның моторы өзлексез эшләп торсын өчен аларга ке-
росин, автол өстәп торалар. Мотор кызмаска су да салалар. Кичкә таба су алып
килгән агайның буш мичкәсен кырыйга алып куйдылар да арбасына ике капчык
ашлык салдылар. Капчыкларның өстен салам белән каплап, теге агай арбасына
утырды да Җәмәй авылына китте.
Безнең комбайн басуны ике-өч мәртәбә урап өлгермәде, су ташучы агай килеп
тә җитте. Арбасында капчыклар юк, чиста чүпрәк белән капланган бидрә генә бар
иде. Ә анда кәрәзле бал салынган булып чыкты. Балның бер өлешен зур булмаган
банкага бушаттылар да, бидрәсен каядыр яшереп куйдылар. Һәм без кичке чәйне
тәмле бал белән эчә башладык.
Шул чагында безнең янга МТС директоры Афзал Хисаев килеп чыкты. Без ком-
байн ышыгында утырып, аның килгәнен күрмәгәнбез икән.
– Ни хәл, егетләр? – диде ул, иркен елмаеп. – Эшләр барамы?
– Әйбәт бара, Хисаев абый, - диде комбайнчы. – Бүген ун гектар җирнең
ашлыгын урып җыйдык. Комбайныбыз да, тракторыбыз да ватылмады.
Директор безнең табынга күз салды да:
– Бай яшисез, хәтта балыгыз да бар икән, –  диде.
– Әйе шул. Рәхим итегез, менә калагы, – дип тракторчы агай Хисаевны бал белән
сыйларга уйлады.
МТС директоры банканы кулына тотып, төбендә аз гына калган балны кытыр-
датып кыра башлады. Әмма күпме генә тырышса да, ярты калактан артыгын җыя
алмады.
Мин бу хәлне күреп тордым. Шундый киң елмаеп торучы атаклы МТС дирек-
торын бал белән сыйлау теләге уянды һәм комбайнчыга дәштем:
– Абый, банкада бал беткән бит, бидрәдән алып килергә кирәк, – дидем.
Шунда чәй эчеп утырган һәммә кешенең йөзе кинәт караңгыланып китте. МТС
директоры да эшнең нидә икәнен аңлап калды.
– Китерегез әле бал бидрәсен, – диде ул.
Комбайнчы яшергән урыннан бал бидрәсен алып килергә мәҗбүр булды.
– Кайдан алып килдегез? – диде Хисаев абый.
– Җәмәйдән.
– Умартачы бабайданмы?
– Әйе.
– Ничә капчык ашлык илттегез?
– Ике.
Афзал Хисаев тирә-ягына күз салды һәм киң елмаеп, комбайн-трактор
агрегатында эшләүчеләргә карашларын төбәп, сүз башлады:
– Бик начар эшләгәнсез, егетләр. Хәзер бит ун башак урлаган өчен ун елга утырта-
лар. Иптәш Сталинның законы каты. Кылган җиңаятьне күреп, бу турыда әйтмәгән
кешеләрне дә хөкем итәләр. Мин бу эшегезне милициягә яисә прокуратурага
хәбәр итергә тиеш. Ләкин минем моңа телем бармый. Мин сезнең бал бидрәгезне
күрмәдем, без бу турыда берни дә сөйләшмәдек, – дип уйлыйк. Минем изгелеккә
сез удар хезмәт белән җавап бирәсез. МТС буенча иң күп гектарда ашлыкны сез
җыеп алырга тиешсез.
Ул машинасына утырып китеп барды. Без авызларыбызны ачып калдык. Бер
минутлык тынлыктан соң комбайнчы телгә килде:
– Директорның сүзен ишеттегезме? Ярышта беренче урынга чыгырга тиешбез.
Бүген төнге сәгать өчкә кадәр эшлибез, иптәшләр.
Комбайн ярты төнгә кадәр эшләде. Бик авыр булса да, мин дә түздем. Эш беткәч,
су ташучы абзыйның ат арбасын утырып авылга кайтып киттек һәм өйләребезгә
таралыштык.
Икенче көнне миңа комбайнда салам төшерергә әйтмәделәр. Классташым
Әхмәтзыяга тапшырганнар бу эшне. Ул, мөгаен, бидрәдәге балны күрсә дә, берни
дә әйтмәгәндер.
Еллар үткәч, архивта утырганда, комбайнчы Сабит абый турында мәгълүмат
килеп чыкты. Ул районның алдынгы комбайнчысы булган икән. Шуның өчен Өлкә
комсомол конференциясенә делегат итеп сайланган. Соңрак ул нефтьчеләргә күчте.
Үзе дә, хәләле Зәһинә дә бик иртә дөнья куйдылар.

(Дәвамы бар.)

Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә. Истәлекләр (3)
Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә. Истәлекләр (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас