(Дәвамы.)
Әти сугыштан кайта
1945 елның февралендә әтием исән-имин сугыштан кайтты һәм тыныч чорда 26
ел яшәү бәхетенә иреште.
Безнең өйгә күршеләр кереп, аллы-артлы сөенеч хәбәре китерделәр:
– Фәйзрахман агай кайта ди бит!
Күршедә генә ике укытучы фатирда тора иде. Алар
да каяндыр ишетеп, шул хәбәрне алып кергәннәр. Әнием
куанычыннан нишләргә белмичә югалып калган. Сөенеч
хәбәре китерүчеләргә ул нидер бирергә, аларның үзләрен
дә сөендерергә тели. Тик ул чагында кешегә түгел, үзеңә
таба алсаң да бик хуш әле. Шулай да әни җаен тапты, укы-
тучыларга тәлинкә белән катык биреп чыгарды. Аларның
ул чагында ничек шатланганнарын күрсәгез иде!
Ниһаять, әти кайтып керде. Күрше-күлән бары-
сы да сугыштан кайткан кешенең хәлен белергә керде. Өй
эче туп-тулы халык. Нидер сөйлиләр, сорашалар, коча-
клашалар, елашалар, алып кайткан әйберләрен карыйлар.
Әйбер дигәне дә юк кырында инде аның: кавырсын савыты белән сабын,
теш щеткасы, дүрт чатлы пәке, алюминийдан эшләнгән тәмәке савыты, солдат ко-
телогы.
Олылар зур якта гәпләшәләр, чәй эчәләр, ә без – бала-чага – кече якта
утырабыз. Әтинең юл капчыгында берничә кап бүгенге тел белән әйткәндә концен-
трат азык та кайткан иде. Ягъни тыгызлап катырылган, яртылаш пешкән ниндидер
ярма пакетлары. Бодайныкы булгандырмы ул, солыныкымы – белгән юк. Мөгаен,
ул суга салып, аш яисә ботка итеп пешерелергә тиеш булгандыр. Әмма малай
кешеләр шуның пешкәнен көтеп утыра алмый бит инде. Без олыларның буталуын-
нан файдаланып, кече яктагы азык-төлек шкафына бик еш барып килдек. Шундагы
концентрат ботканың тозлы, әчкелтемрәк тәме бүген дә тел төбендә саклана кебек.
***
Хәләф абыйның, сиксән яшькә җитеп килсә дә, тешләре таза. Тешләр турында
сүз кузгалганда, ул әтиебез Фәйзрахманны искә ала.
– Әтиебез 1945 елда хәрби хезмәттән кайтты. Ул Бөек Ватан сугышында кат-
нашкан. Сугыштан соң колхоз тимерлегендә тимерче булып эшләде. 1971 елның
маенда вафат булды. Хәрби хезмәттән кайткач, үткән 26 ел эчендә аның бер
мәртәбә дә теш сызлый дип әйткәне булмады.
Бу сүзләрне ишеткән кешеләр әтиебезнең шундый нык тешле булуына сокла-
налар иде.
– Кара син аны, үз гомерендә күпме авырлыклар күргән. Беренче Бөтендөнья,
гражданнар, Бөек Ватан сугышларында катнашкан. Ходай тазалыкны биргәч
бирә икән.
Шунда Хәләф абый серне ача:
– Әти бервакытта да теш сызлый димәде. Чөнки сугыштан кайтканда аның
авызында бер теше дә юк иде.
***
Хәләф абыйның тагын бер кызыклы хәл турында сөйләгәне бар. Җәй җитсә,
бар халык бәрәңге бакчасындагы колорадо коңгызыннан җәфалана. Бу афәттән
ничек котылу турында кызу бәхәсләр бара. Шул чакларда Хәләф абый әйтеп куя:
– Быел безнең бәрәңгелектә бер корт та юк.
Бу сүзләрне ишетү белән халыкның колагы тора:
– Сәбәбе нидә? Син бик шәп корт агуы таптыңмы әллә?
– Юк, эш даруда түгел.
– Корт ашамый торган бәрәңге сортып тапкансыңдыр әле.
– Бер гәзиттә цесарка дигән кош коңгызны ашый дип язганнар иде, әллә шундый
кошыгыз бармы?
– Юк, андый кошыбыз да юк.
– Сәбәбе нәрсәдә соң? Әйт инде, Хәләф абый!
Хәләф абый хәйләкәр итеп елмая һәм серне ача:
– Сәбәбе шунда, балалар, без быел бәрәңгене бөтенләй утыртмадык.
Халык бот чабып көлә.
Эшеңне ташла да кайт!
Безнең өйдә бер вакытта да әти белән әни талашып яшәмәде. Әнинең башка
кайбер хатын-кызлар кебек озын телле булмавы, икесенең дә сабыр табигатьле
булуы, икесенең дә дингә ышануы, борынгыларның изге йолаларын үтәве сәбәпче
булгандыр.
Шулай да көн саен диярлек бер мәртәбә әни әтине тиргәп ала иде. Моңа әтинең
төшкелеккә ашарга соңлап кайтуы иде.
Әти сугышка кадәр дә, сугыштан соң да авыл тимерлегендә эшләде. Ул чактагы
тимерче слесарь дә, токарь да, сварщик та, наладчик та иде. Ягъни, колхозның бар
булган техникасын ул карады. Хәтта МТСта булмаган кайбер запас частьләр эшләү
дә аыл тимерчесенең өлешенә төшә иде. Болар өстәвенә авыл кешеләренең казаны
чатный, мисе тишелә, сәнәк чаты каерыла, абзар келәсе сына. Яңасын алырга ни
магазинда юк, ни акчасы булмый.
Менә шулай эшенең күп булу аркасында тимерче төшкелекне ашарга көн саен
диярлек соңлый. Әти кабаланмый гына кайтып керә, алъяпкычын, өс киемен сала
да юынгычка уза. Ә әни тирги:
– Сәгате җитү белән эшеңне ташла да кайт дип күпмеләр әйтәм бит мин сиңа.
Бер көнне дә вакытында кайтканың юк. Салкын аш белән ашказаныңны бозып
бетерәсең бит инде.
Әти-әнинең тиргәвенә түзә. Чөнки әни начарлыктан түгел, ә әтинең тазалыгын
саклау йөзеннән файдага тирги. Әти киңчә мыегы астыннан елмаеп куя да:
– Ярар, карчык, иртәгә ничек тә сәгатенә кайтырмын, – ди.
Ә иртәгәсен яшә шул ук хәл кабатлана.
Аның тырыш хезмәте югары бәяләнә иде. Сугыштан соңгы иң авыр ачлык
елларында да аңа колхоз амбарыннан атна саен бер чиләк он бирделәр. Бу турыда
югарыда язып үттем.
Кайта ул, балалар, кайта!
Әти дә, әни дә дингә ышаналар иде. Әти үлгәнче, әни ныклап картайганчы намаз укыды, ураза тотты.
Коръән укыталар, хәерен бирәләр, корбанын чалалар. Әти дә, әни дә Коръәнне иркенләп укый
алалар. Безнең өйдә иске китаплар иң кадерле урында сакланды. Мин
университет студенты булып, иске төрки, гарәп телләрен дә өйрәнә
башлагач, әти-әнинең сөенече зур булды. Улыбыз гарәп теле өйрәнә,
динле була дип шатландылар.
Әти-әни авылда мәчет манарасын кисеп төшерүчеләр турында: “Имансызлар,
тормышта барыбер игелек күрмәделәр” – дип сөйләнсәләр, безнең карашка алар
искелеккә каршы көрәшүче герой булып күренде.
Студент елларында ялга кайткан вакытларда дин темасына бәхәсләр дә булып
ала иде.
Бәхәс ахырында әти һәрчак әйтеп куя иде:
– Дин кайта ул, балам, кайта. Без генә күрмәбез, сез һәм балаларыгыз күрер әле.
Чынлап та әти сүзе дөрескә чыкты. Чынлап та, җитмеш елдан соң дин кайта баш-
лады. Бүген әти-әни исән булып, оныклары, университет студенты Айдарның төп
укуы белән янәшәдә Уфаның Диния нәзарәте каршында оештырылган мәдрәсәдә
сабак алуын, аннары Мисыр башкаласы Каһирәнең “Әл-Әзһәр” ислам университе-
тында өч ел укуын да күрсәләр, ничегрәк шатланырлар иде икән.
(Дәвамы бар.)