Җыр язылмаган әле
Күп авыллар турында җыр язылган, ә менә безнең Югары Аташ турында
җыр юк әле. Бездән алты чакрымдагы Имәнлекул турында бу авылда туып-үскән
мәшһүр композитор Тәлгать Шәрипов язган җырны бөтен татар-башкорт халкы
инде илле елдан артык вакыт җырлый.
Ә нигә? Җыр язмаслык мени Аташ?! Мактарлык яклары күп аның. Тәлгать абый
“Имәнлекул” җырында ямьле Күәш буен данлый. Ә бит ныклап тикшереп китсәң,
Күәш ул авылдан ике-өч чакрым читтә ага. Ә менә бу елга безнең авыл кырыннан
үтә. Без малай чакта су керерлек урыннары күп иде. Кармак, сөзгеч белән мөрәй
(ташбашны шулай атый идек), чабак тоттык. Күәшнең кушылдыклары Биятязы
һәм Мәньязы елгаларындагы ятулардан чуртан, алабута, кушбашлар эләктердек.
Ул чагында Күәшнең суы да мулрак, чистарак иде. “Нефтяник казлар” илленче
елларның уртасында гына килеп чыкты. Ягъни, безнең тирәләрдә нефть яткылы-
клары ачылгач, табигатьне пычрату да башланды. Берчак шулай елга өстенә күп
итеп нефть түгелгән. Казлар барысы да кап-кара төскә кергән. Алар көзгә кадәр
өсләренә кара “спецовка” киеп йөрде.
Безнең якларда өскә аварга торган урманнар юк. Бишкурай авылы ягы урманы
бездән дүрт чакрымда. Малай чакта бәләкәй арба белән аннан коры-сарыны күп
ташыдык. Явыз урманчының балталарыбызны алып, арбаларыбызны тураклаган
чаклары да булды. Гомүмән, безнең авыл 1960 елларга кадәр тирес ягып көн итте.
Хәзер газ ягып көн күргән яшьләр белсен өчен мин тирес сугуның технологиясен
җентекләп тасвирларга булдым.
Мал астыннан чыккан тиресне язын өеп куйгач, ул яна. Җәй башында шуны
30-50 сантимер калынлыкта түгәрәк итеп җәясең. Күп итеп су сибәсең һәм ат аягы
белән тапатасың. Ат юнәтергә мөмкин булмаганда, аяк белән басалар иде. Шушы
үзләнгән измәне агач калыплар белән сугасың. Ягъни, формага салып, кибәр өчен
тезеп куясың. Бераз кипкәч, әйләндерәсең, торгызасың, чүмәләгә куясың. Кипкәч,
утын кебек алып кереп ягасы гына кала. Өйләрдә генә түгел, мәктәпләрдә, җәмәгать
биналарында да күп еллар әнә шундый тирес яктылар. Гаиләләр кышкылыкка ким
дигәндә 2-3 мең тирес кирпече әзерлиләр иде. Ә без 6-7 меңгә җиткерә идек. Элек
безнең картәтәйләрнең малы күп булган. Шул чордагы тирес ындырда туфрак
астында калган һәм ул әле дә гамәлгә ярый иде. Яңа тиресенә искесен кушып,
җидешәр басым ясап суга идек. Әнә шулай, башкаларга караганда да безгә эш күп
төште һәм бәлки бу безгә уңган булып үсергә, яшәргә ярдәм иткәндер.
Әйе, урманы янында булмаса да, авылга терәлеп торган яшел яланнар хозурлык
бирә иде. Хәтта ындыр артындагы тау битләреннән җиләк җыя идек. 1953 елны
чирәм һәм яткын җирләрне үзләштерү башлангач, Аташның да яшел яланнарын,
без сыер саклаган көтүлекләрне сөреп ыргыттылар. Авылның көнбатышында ур-
нашкан иркен аланда 1954 елда нефтьчеләр бер катлы бараклар һәм сәнәгать база-
сы төзи башлады. Аны “Кызыл Аташ” поселогы дип атадылар.
Сөйләсәң, күп инде авылның ул чактагы матурлыклары. Күәшнең түбән ягында,
авылны чыгып бераз баргач, тегермән буасы була, аның типкене безнең тирәгә,
ягъни авылның яртысына кадәр килеп җитә иде. Су керергә, ат йөздерергә, кармак
салырга, малга эчерергә никадәр шәп шартлар булган.
1951-57 елларда минем әти тегермәнче булып эшләде, шуңа күрә бу чор
хатирәләре аеруча якын. Язын Күәшнең суы җәелгән чакта буа китә. Җәй башында
аны буа башлыйлар. Аташ кешеләренең генә көче җитмәгәч, Каразирек, Каргалы,
Җәмәйләрдән ярдәм килә иде. Ат арбасына салып балчык китерәләр, шуны са-
лам белән аралаштырып салалар. Нефтьчеләр килгәч, тегермән буасын ике С-100
дизель тракторы бер төн эчендә буып бирделәр. Бу эшкә ышанмыйча, ярты авыл
карарга килде.
Мүкләк сыер һәм бәрәңге
Мин сугыш чоры балалары күргән барлык авырлыкларны да үз башымнан
кичердем. Үзем белә башлаганнан алып ихатабызда, бакчабызда, абзарыбызда
бетмәс-төкәнмәс эшләр башкардым.
Ун яшьләргә җиткәндә агач тырма белән колхозчылар чапкан печәнне
әйләндереп йөрдек. Җиде классны тәмамлагач, өлкән колхозчылар
белән бер сафта колхозның барлык эшләрендә дә булдык.
Шул ук вакытта яшьтәшләрем, чордашларым белән чагыштырганда
бәхетлерәк идем. Чөнки сугыш чорында да без сыердан язмадык. Олы
корсаклы, мүкләк ала сыерыбыз безне ел әйләнәсенә диярлек сөт белән
тәэмин итте. Аны озын кыш буена ашатып чыгару өчен печәнен-саламын табу
гаять авыр булды. Әнием, апам, абыйларым тырышлыгы, төн йокылары исәбенә
асрый алдык сыерны.
Безнең бәрәңге бакчасы утыз сутый иде һәм шуны тутырып чәчә идек. Утау,
күмү эшләре күпчелеге Хәләф абый белән минем хәстәрлектә иде. Чөнки өлкәннәр
бер караңгыдан икенчесенә кадәр колхоз эшендә булдылар. Утыз сутый бәрәңгенең
уңышын җыеп бетереп, кар базына һәм өй базына тутырып куя идек. Катык белән
бәрәңге безнең ач корсакларны тутырды.
Иртән иртүк торып, мәктәпкә киткәнче мин бер кишәрлек (3х6 метр) бәрәңгене
чокып китәм, әни аны тиз генә җыеп урнаштыра иде.
Духи исе
Бер стакан катыкны чүмердем дә, һәр көнне иртә белән башкара торган эшемә
йөгердем. Кулларымда бияләй, беләктә – чиләк. Төшке ашка кычыткан җыям мин шулай.
Үзебезнең ындыр артында яшь, тәмле сабаклары бетте хәзер. Күрше агайларның
абзар артларында, елга буендагы таллык янында әйбәтләре бар икән. Кичә сыер са-
клаганда да караштырып йөрдем.
Бер чиләк кычыткан яфрагы җыеп, әнигә тоттырдым да урамга чыгып киттем.
Әни тәүдә кайнар су салып кычытканны парлады, суын сыгып, вак кына кисәкләргә
турап чыкты, ахырда бер генә уч он салып, бер генә йомырка сытып, шуның белән уалады. Аннары
йомшарган, тәмләнгән яшел массаны бәрәңгесе пешеп чыккан шулпага салды.
Катык та салып җибәргәч, аш дигәнең ару гына
килеп чыга. Хәер, аның тәмлеме-түгелме икәнен уйлап
карарга вакыт юк, тизрәк карынны тутырырга кирәк. Аннары без башкасын әйтә да алмыйбыз,
төрле-төрле тәмле ашлар ашап караган кеше мени?!
Тик кычыткан шулпасының куры озакка бармый шул. Төш авышуга карын
тагын да азык сорый башлый. Ә кояш үч иткәндәй бер урынында тик тора, һич
кенә дә баюга таба бармый. Төштән соң ул куян урынына чаба, диләр. Бер дә дөрес
түгел. Сиңа кирәк чагында ул ташбакадан да акрын бара.
Мин инде 10 яшьлек малай. Ачыкканлыгымны бик сиздертмим. Аннары бик
зур юанычым да бар – китаплар яратам. Келәткә кердем дә калын гына китапны
укый башладым: “Әфәнде духи сөртенде, көзге каршына килеп, бер мәртәбә
бөтен гәүдәсен күздән кичерде, аннары кәкре башлы таягын алып, авыз эченнән
сызгырынып, очынып кына өеннән чыгып китте”.
Духи сүзен мин кайдадыр ишеткән идем. Күрше кызының уенчыклары
арасында да бер шешә шалтырап йөри, духиныкы, диделәр. Нинди була соң духи?!
Одеколон дигәне дә бар бит әле аның. Сорарга кирәк.
– Әни, духи нәрсә була ул?
– Кит әле, йөрәгемне яндырма, ашарга пешерергә кирәк.
– Әни, әйт инде!
– Кит, дим!
– Әни!
– Синнән котылып буламы?! – дип әнием мин кочып ала. – Духи исе бик тәмле була.
– Ә нинди тәм килә аңардан?
– Хуш исле була ул.
– Ә хуш исле ничек була?
– Менә тагын йөдәтәсең. Сугыш беткәч, сиңа яңа костюм алып кидергәч, шуңа
духи да алып сибәрбез.
Шулчак безгә күршебез Назыйфа җиңгәчәй керде:
– Әниле-уллы нәрсә серләшәләр болар?
– Менә монавы духи исе нинди була дип җәфалый. Синдә юкмы шул нәрсә?
Бу сүзләрне әйткәч, Назыйфа җиңгәчәйнең йөзе үзгәреп китте. Карашлары
берчә очкынланды, берчә сагыш белән тулды. Ул хәзер дигәнне аңлатып, кулын
селтәде дә чыгып китте. Озак та үтмәде, яңадан керде. Кулында бәләкәй генә шешә
иде. Аның бөкесен борып ачты да минем янга килде һәм иснәргә кушты. Борынга
искиткеч тәмле ис бөркелде.
– Менә бу духи була. Фәтхелбаяным Уфадан алып кайткан иде. Күп тә үтмәде,
үзе сугышка китеп югалды. Духиен саклап кына тотам. 9 майда Җиңү көнендә генә
сөртеп куям. Иремнең истәлеге булып, үзем үлгәнче җитсен, димен.
Шулчак әти кайтып керде. Кулында бер бидрә арыш оны иде. Тимерче буларак
аңа колхоз еш кына арыш яисә бодай, борчак яисә солы бирә иде. Шатлыгым эчемә
сыймады:
– Ура, бүген кич әни токмач ашы пешерәчәк. Бездә бәйрәм! – дип кычкырдым.
(Дәвамы бар.)
***
Автор турында.
Хәйдәр Фәйзрахман улы Басыйров 1939 елның 25 июнендә Югары Аташ авылында туган. Югары Аташ – җидееллык (1953), Имәнлекул урта (1957) мәктәпләрен, Уфаның 4 санлы техник училищесын (1958) тәмамлый, 1954 елда комсомол сафына кабул ителә. Хезмәт юлын 1958 елда Казахстанның Кустанай шәһәре “Кустанайстрой” тресты производство предприятиеләре идарәсендә балта остасы булып башлый. Аннары шул ук предприятиедә ел ярымлап бүрәнә ярдыручы булып эшли. 1960 елда туган ягына кайтып, Уфада “Горжилкоммунстрой” трестында балта остасы булып урнаша.
1960-65 елларда Башкортстан дәүләт университетының филология факультеты татар-урыс бүлегендә укый. 1965 елдан алып туган районында эшли. “Игенче” гәзитенең әдәби хезмәткәре
(1965), урындагы радиотапшыруларны алып баручы (1966), хатлар бүлеге мөдире (1966-68) вазыйфаларын башкара. 1968 елның октябрендә ВЛКСМның Чакмагыш райкомының беренче секретаре итеп сайлана һәм бу вазыйфада 1975 елга кадәр була. 1975-2002 елларда “Игенче” район гәзите мөхәррире булып эшли.
“Фидакарь хезмәт өчен. В.И.Ленинның тууына 100 ел тулуын билгеләп”, “Хезмәт ветераны”, “Муса Җәлилнең тууына 110 ел” медальләре, “Чакмагыш районы алдындагы хезмәтләре өчен” билгесе белән бүләкләнгән. Чакмагыш район Советы депутаты (1966-2002) итеп сайлана. Русия һәм Башкортстан Журналистлары берлекләре әгъзасы (1980). БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1989). Чакмагыш районы Гыйлемдәр Рамазанов, “Игенче” гәзитенең Вәзих Исхаков исемендәге премияләре
лауреаты. Чакмагыш районының Почетлы гражданы. 1966 елда өйләнә. Ике бала үстерәләр: Эльза (1967), Айдар (1972).
1960 еллардан алып әдәби иҗат, тарихи-документаль публицистика белән шөгыльләнә. Үзе һәм улы Айдар белән язган 20 китаплары басылып чыкты. «Әмир мәктәбе», «Җир уллары», «Бигәш баба оныклары», «Баимбәт баба варислары», «Сәнәк сугышы», «Күңелләре тулы моң белән», туган районы тарихы һәм аның данлы кешеләре турында «Чакмагыш туфрагында туганнар» энциклопедиясе, «Яңа Балтач яклары», «Мәгариф» (ике томда), Бөек Ватан сугышы турында «Геройлар, орденлылар», «Батыр кызлар» энциклопедияләре, шагыйрь-патриот Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган «Ватанга тугры калдылар» документаль повесте, «Чакмагыш туфрагында туганнар. Юмаш ягы» — бу китапларның һәркайсы туган як батырларын данлый, үткәндәге шанлы вакыйгаларны тергезә.
2021 елның 10 мартында вафат булды.
Укучыларыбызга Хәйдәр Басыйровның "Гөл чәчеп җиргә" китабыннан өзекләр тәкъдим итәбез.