Дөнья бу
25 Февраля 2024, 03:05

Әнәс САФУАНОВ. Кич утырыйк әле сөйләшеп. Булган хәл

– Әллә балаларны чакырабызмы? Күңелем дә бик тыныч түгел. Бер сөйләшеп утырырбыз, ичмасам. Эчләр бушар...

Әнәс САФУАНОВ. Кич утырыйк әле сөйләшеп. Булган хәлӘнәс САФУАНОВ. Кич утырыйк әле сөйләшеп. Булган хәл
Әнәс САФУАНОВ. Кич утырыйк әле сөйләшеп. Булган хәл

Кичке эшләрен бетереп, ашап, чәй эчеп алгач, карт белән карчык кич утыралар. Сөйләшергә сүзләр беткән. Телевизор карыйлар. Телевизордан концерт күрсәтәләр. Концерт карыйлар, җыр тыңлыйлар. Әмма һәркайсының уе икенчедә. Шулай, әби үз уен, бабай үз уен уйлый-уйлый кич утыралар. Әби соңгы вакытта йөрәге чәнчеп-чәнчеп алуын, тыны кысыла башлавын, бабай гастритының язвага әйләнүен, хәзер инде йөз грамм да аракы эчәргә ярамавын, соңгы вакытта, бавыры авырту сәбәпле, яраткан бер кружка сырадан да мәхрүм булуын уйлыйлар. Үз алларына уфтаналар. Кич утыралар. Мөкиббән китеп телевизор карыйлар. Эче бик пошынган әби:

– Әллә балаларны чакырабызмы? Күңелем дә бик тыныч түгел. Бер сөйләшеп утырырбыз, ичмасам. Эчләр бушар... – диде, картына карап. Үзе балаларына соңгы вакытта йөрәге чәнчүе, тыны кысылуы турында сөйләп, юанып калырмын дип уйлап куйды. “Чакырыйк соң!” Бабай да үзенең гастриты аркасында йөз грамм да эчәргә ярамавын улына сөйләп, әз булса да күңелен тынычландыруны уйлый иде.

Улы белән килене әтиләренә кич утырырга барырга җыеналар. Улы үзенең елга якын эш хакы ала алмавын, ә хатынының көне-төне акча даулап, колак итен ашавын әтисенә сөйләп, күңеленә әз булса да ял алуны уйлый иде. Килене иренең елга якын эш хакы кайтармавыннан, әмма вакыт-вакыт салмыш кайтуыннан зарланып, үзенең нинди тормышта яшәвен тасвирларга исәп тота иде.

Килделәр кич утырырга. Ашадылар, чәй эчтеләр. Тезелешеп, телевизор карарга утырдылар. Телевизордан күңелле концерт, яхшы кино күрсәттеләр. Соң гына хушлаштылар. Әби үзенең йөрәге чәнчүе, тыны кысылуы турында сөйли алмый калды. Бабай да үзенен язвасы турында зар сүзләрен әйтергә өлгерми озатты балаларын. Улы елга якын инде эш хакы алмавы, хатыныннан рәнҗеш ишетү турында җыелган моң-зарын уртаклашырга өлгермәде. Килене иренең бер файдасызга эшләп йөргән булуын, җитмәсә, еш кына салмыш кайтуын сөйләргә уңайлы вакыт таба алмыйча, кайтып киттеләр.

* * *

Кич. Ир белән хатын телевизор карый. Сөйләшәсе сүзләр, үзара дәгъвалар әйтелеп беткән. Телевизор каршында эчләре пошып утыралар. Әмерикәнски «боевик» та күңелләрен күтәрми. Ир:

– Әллә әткәйләрне чакырабызмы? Сөйләшеп утырыр идек,– диде.

Үзе инде ел буе эш хакы ала алмавын, хатынының аның хәленә керә белми битәрләвен туйганчы сөйләп, пошаманын басарга булыр иде, дигән уйда иде.

– Ярый, чакырыйк, – дип җаваплады хатыны.

Үзе ирдән гаиләгә бер тиен файда юклыгын, аңа өстәп, иренең еш кына салгалап кайтуын сөйләп, тормыш-көнкүреш авырлыгын уртаклашырга уйлый иде.

Килделәр кич утырырга карт белән карчык. Ашап, чәй эчеп алгач, телевизор кабыздылар. Ике-өч төрле кино карадылар. Соң гына кайтыр якка юл алдылар. Әби үзенең йөрәк чирен, бабай йөз грамм да эчәргә ярамас хәлгә җитеп картаюын гәпләшә алмый, кайтыр якка юл тоттылар.

Уллары – ел буена эшләгәне бушка калуына, ә хатынының аның хәленә керә белмәвенә, килене иренең тартырга алырлык та акча эшли алмавына рәнҗеш сүзләрен дә әйтә алмый, уйлаганча, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп, сөйләшеп, эчләрен бушата алмыйча, карт белән карчыкны озатып калдылар.

* * *

Кич. Карт белән карчык телевизор карый...

Кич – ир белән хатын да телевизор карый...

Гомумән, без барыбыз да, кич житсә, мөкиббән китеп телевизор карыйбыз.

Эчегез пошса, килегез! “Сөйләшеп” кич утырырбыз, телевизор каршында.

Туймазы районы.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.

Әнәс САФУАНОВ. Кич утырыйк әле сөйләшеп. Булган хәл
Әнәс САФУАНОВ. Кич утырыйк әле сөйләшеп. Булган хәл
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас