(Дәвамы.)
Андый киленнәр бик бәхетле буладыр. Кыз ара-тирә бу хакта уйласа да, һич тә ышанмый иде. Әкиятләрдәге хан кызларыныкыдай тормыш чын буламы инде? Хәмидәнең берьялгызы калып күз яшьләренә ирек биргәне аз булмады. Ә ир дигән нәрсә һаман азынды. Эчеп кайту гына түгел, аш-суын әзерләп дүрт күз белән иренең эштән кайтуын көткән хатынга кул күтәрүдән дә тартынмый башлады. Бу хәтлем түбәнлекне кичерә алмаган хатын беркемгә бернәрсә белгертми туган авылына кайтып китте. Бер баласын күтәреп, икенчесен җитәкләп урман буйлап авылына табан атлаган хатын язгы табигать белән хозурланды. Бер мизгелгә үзенең ачы язмышын онытты.
Нинди рәхәт! Җылы май кояшы барлык табигатьне иркәли, назлый, үзенең алтын нурларында коендыра. Чәчкәләрдән-чәчкәләргә күбәләкләр, бал кортлары оча. Хә- мидә хәтирәләргә бирелә... Менә алар әнкәсе белән авыл янындагы урманга баралар. Күп итеп чәчкә, төрле үләннәр, хуш исле мәтрүшкә җыялар. Арыгач, матур акланда утырып ял итеп алалар. Әнкәсе кызын кочагына алып сөя:
– Бәхетле бул, балам, берүк бәхетле бул! – дип кабатлый, ә үзенең күзләреннән кайнар күз яшьләре тама... Әллә әнкәсе аның бәхетсез булачагын алдан сиздеме икән?
Менә Хәмидә хәзер кайтып керер. Әткәсе-әнкәсе, туганнары аны кочагына алыр. Алар элеккечә бәхетле бер гаилә булып яшәрләр... Уйлар томаны аша өч яшьлек олы улының еламсыраган тавышы Хәмидәне ачы чынбарлыкка кайтарды:
– Әни, әни, дим, кайтыйк инде, чебеннәл ашап бетелә бит инде...
Яшь ана балаларын ияртеп кызу-кызу туган авылына табан атлады.
Үз мәшәкатьләренә чумган авыл Хәмидәне салкын каршылады. Туып-үскән нигезе, туган йорты әллә ничек ят иде. Бер кашыктан котылдым, дип кияүгә бирелгән кызының өч кашык булып кайтуын Хәсәнша карт өнәмәде. Аннары “тирә-якка чибәрлеге, уңганлыгы, егәрлеге белән даны таралган теге Хәсәнша картның кызы ике бала белән ирдән аерылып кайткан бит, шулай булмый тагы, мактаулы кыз шулай була инде”, – дигән имеш-мимеш сүзләрдән карт үзе дә, корткасы Зөбәйдә дә бик курка иде.
Әткәсе аны икенче көнне кире илтте. Капка төбенә туктады да, ничектер читкә карап: – Төшкән җиреңдә таш бул, кызым, – диде һәм атын кайту ягына борды...
Шулай итеп, Хәмидә үз язмышына баш иде. Күңеле каткан хатын инде еламады, егылмады һәм башкача кире кайтмады. Исерек ирдән кыйналды, әмма ярдәм сорап урамга чыкмады. Йорт-җиргә бар тырышлыгын салды. Йөрәген алтыга бүлеп алты бала үстерде. Авыл халкы аңа сокланды: беркайчан да күз яшен күрмәссең, беркайчан да сынмас, бөгелмәс, – дип, башка авыл хатыннарына, киленнәргә үрнәк итеп күрсәттеләр. Күз яшьләре кипте, әмма кичерешләр йөрәккә җыела барды һәм ул елдан-ел үзе турында ешрак искә төшерде...
Тормыш тәгәрмәче бер мизгелгә дә туктамыйча алга тәгәрәде... Балалар үсеп, кул арасына керде. Усал бианай да фани дөньяларны калдырып мәңгелеккә күчте. Тик ир генә һаман айнымады һәм беркөн килеп аракы сөреме баскан организм вакытыннан алда яшәүдән туктады. Ә тормыш дәвам итте. Менә олы улы Рамилгә дә унсигез яшь тулды.
Ана назы, ана булу тойгысы... Моннан да зур бәхетнең булуы мөмкин түгелдер. Җир йөзендә хатын-кызга Аллаһы тәгалә тарафыннан бирелгән иң зур бүләк шулдыр. Ана булу хисе... Кулыңа беренче тапкыр үз балаңны кулга алу, аңа күкрәк сөтеңне имезү, шул нарасый исеннән шатлыгыңнан исерү... Бу хис ананың бар кайгысын оныттыра, аны күкләргә күтәрә, яшәргә көч, илһам бирә. Тәүге тапкыр Ана булу хисен татуны бүләк иткән бала башкаларыннан аермалырак яратыла икән бит... Өй түрендә гармун тартып моңланып утырган Рамилгә карап Хәмдиянең күңеле тулды, йөрәген ниндидер бер хәвеф биләде. Тиздән аерылу тойгысыннанмы, әллә балаңны читкә җибәрүнең котылгысыз икәнлеген аңлауданмы йөрәге дулап куйды. Ә улы һаман моңланды да моңланды:
Ир балалар кайта хезмәт иткәч,
Кыз балалар кайтмый бер киткәч...
– Син дә кайтырсың, улкаем. Җырда да бит әнә шулай җырлана, – дип үзен тынычландырды Ана. Шушы җыр белән олы улын – төп терәген – солдат хезмәтенә озаттылар.
– Әнкәй, мин кайткач бар да икенче төрле булыр. Мин эшләрмен, өйләнермен, син оныклар карарсың, без бәхетле булырбыз, көтегез! – Бу улының соңгы хушлашу сүзе булды.
...Октябрь аеның кара бер көнендә хәрби комиссариаттан алынган җан өшеткеч хәбәр Хәмдиянең телгәләнгән йөрәгенә иң авыр сынау булды. Бар гомере сынаулардан торган хатынны аяктан екты бу хәбәр. Бер кеше язмышына артык күп булган сызланулар, әрнүләр, югалтулар, кимсенүләр кичергән йөрәк бу сынауны кабул итәргә теләмәде. Гомере бетеп кәре киткән карт шикелле бер адым атлады да туктады, атлады да туктады. Бу хата, ялгышлык! Моның булуы мөмкин түгел! Хәзер әйтерләр: “Без ялгышканбыз, – диярләр, – Гафу итегез, – диярләр. Ул, әлбәттә, аларны кичерер, ана йөрәге кичерә белә ул. Юк! Бу дөрес түгел! Бу – ялгышлык!
Яшәү һәм үлем... Инде ничәнче тапкыр ак канатлы фәрештәләр шушы ике арада йөгерә. Тик еллар дәвамында тузган йөрәк бу юлы аларны тыңларга теләмәде... Ә Хәмидәгә шундый җиңел, рәхәт булып китте. Ул каядыр югарыга, бик югарыга очты. Түбәндә – дәваханәнең реанимация бүлеге койкасында яткан хәрәкәтсез гәүдәсе һәм аның өстенә иелгән ак халатлы кешеләр кызганыч һәм мәгънәсез бер күренеш иде. Ә югарыдан бөркелгән илаһи бер нурлы дөнья аны һаман үзенә тартты.
Менә ул стеналары да түшәм-идәннәре дә гел якты нурдан торан иксез-чиксез залга килеп керде. Анда аны инде күптән мәңгелеккә ашкан әткәсе, әнкәсе, танышлар да, таныш түгел җаннар бердәй елмаеп каршы алдылар. Гомерендә күрмәгән рәхәтлек, җиңеллек, илаһи бер наз кичергән Хәмидәгә каршы берәү атлады.
Бу аның солдат хезмәтендә һәлак булган улы иде. Әйе, әйе, ул һич ялгышмады, бу аның улы иде. Тик бу зәңгәрсу нурлар чәчкән өермә Хәмидәне залның эченә табан түгел, ә кирегә этәрде, һәм залдан чыгарып түбәнгә очырды. Хәмидәне улының йөрәк өзгеч әрнүле дә, бәгырьләрне телердәй сагышлы да тавышы озатты:
– Син яшәргә тиеш! Минем гомер хакына! Син яшәргә тие-е-еш!
Хәмидә авырлык белән күзләрен ачты. Өстенә иелгән ак халатларның: “Йөрәге тибә башлады, ул исән”, – дигән тавышларын ишетте. Әллә моң-зар, әрнү-сагыш, сызланулар, югалтулар тулы авыр дөньяга кире кайтуыннан, әллә улы белән булган сәер очрашудан ул тавышсыз гына елап җибәрде. Үз язмышына күнгән читлектәге кош кебек, күкрәктәге йөрәк тә әкренләп тынычлана барды. Бары иртәнге чык төсле күз яшьләре генә Хәмидәнең гөнаһсыз күзләреннән акты да акты.
Фото: gpointstudio; Freepik.