Тышта гыйнвар аеның зәһәр салкыны тынны куыра.Әйтерсең, бар җиһан, күк, һава зәнгәр боз төсенә кереп туңып калган. Урамда ник бер кеше заты күренсен.Хәтта тәрәзә каршындагы бакчада үскән миләшкә дә чыркылдык чыпчыклар килми. Алар да салкынннан куркып кайсы-кая яшеренеп беткәннәр, ахрысы. Кыш – рәссам чу- арлаган тәрәзә аша көн яктылыгы сүрән төшкәнгәме, өй җылы булса да, тәрәзә төбендәге гөлләр боегып калган.
Әллә көн торышына бәйле, әллә чираттагы өянәге кузгалып Хәмидәнең күкрәк эче чамасыз яна башлады. Чиксез озын тоелган тормышта күпне күреп, бихисап сызланулар, әрнүләр үткәреп, югалтулар кичереп тузган йөрәк берчә дарслап типте, берчә бөтенләй туктап калгандай булды. Иң мөһиме һава, сулар һава бетте. Нәрсә дә булса әйтергә теле әйләнмәде. Бәхетенә күрә, өйгә кайтып кергән төпчек килене Мәдинә шунда ук телефонга йөгерде. Медицина телендә, инфаркт дигән чирнең чираттагысын кичергән олы яшьтәге хатынны ашыгыч рәвештә район үзәгендәге дәваханәгә китерделәр...
Әйе, гомер узган саен йөрәк туза барды Хәмидәнең. Үз язмышын үзе генә белгән хатын йөрәк өянәген ниндидер бер сабырлык белән “тиешле бүләк” итеп кабул итте. Нәрсә генә димә, ә авыр һәм катмарлы тормыш юлы аны сабырлыкка нык өйрәтте шул.
Хәмидә – гаиләдәге олы бала, ата-анага йортта төп терәк иде. Үзеннән соң үсеп килгән кече туганнарына карата хәстәрлек, бетмәс йорт мәшәкатьләре кызны күңелле балачак тойгыларыннан мәхрүм итеп, бик тиз өлкәннәр арасына кертте. Ата-ана үзләре дә сизмәстән гаиләдәге иң олы балага үз тиңнәре кебек карадылар. Ә авыл җирендә йорт мәшәкатьләре бетә торган түгел. Иртә таңнан сыер савып, маллларны көтүгә куып башланып киткән озын җәйге көн кичке эшләр төгәлләнеп, урман артына кояш кереп яшеренгәч кенә тәмамлана. Шушы аравыкта какча гәүдәле үсмер кызның нечкә беләкләре күпме эш башкарганын бер Ходай үзе генә белә.
Авыл җирендә бала-чага кул арасына иртә керә. Аның иңен башта бетмәс-төкәнмәс йорт мәшәкатьләре баса, аннары ул өлкәннәр белән бергә колхоз арбасына җигелә. Кышын урманда кар ерып агач кисү, эссе җәйдә басуларны билчәннән тазарту, чөгендер, бәрәңге үстерү, Базы елгасы тугайларында кул чалгысы белән печән чабу һәм башка бихисап күп эшләрнең берсе дә аны урап үтмәде, һай, ул чакларның ямьлелеге! Кабатланмас яшьлекнең гамьсез мизгелләре. Нинди генә эш булса да, авырсынмый, уйнап кына башкарган, беләкләрдә көч ташып торган чаклар. Көне буе өлкәннәр белән бергә колхозга бил бөгеп, кичкә кыл кыймылдатырлык хәл калмаса да, кичке уеннар төн таңга авышканчы гөрли. Кайчан баш мендәргә терәлгән дә, кай арада йокы туйган? Иртән таң карасы белән тагы болынга чыга яшьләр. Шау-шу, уен-көлке, җыр-моңнан Базы елгасы буе гөр килә. Бала чактан эшләп буын ныгыткан Хәмидәнең кулында чалгы уйнап тора. “Илке-салкы йөргән кайбер авыл ирләренә алыштыргысыз икән бу кыз”, – диләр чалгы чүкүче картлар аның турында.
Берчак шулай, әллә күз тиде, әллә аруы җитеп үзе саксызлык күрсәтте – чаж да чож чалгы кайрап торганда уң кулы чалгы йөзенә уелып китте. Туктаусыз кан ага башлаган яраны яулык белән бәйләп авылга озаттылар Хәмидәне. Бу вакыйгаларга бик күп еллар үтсә дә, беләгендәге яра эзе мәңгелеккә торып калды.
...Хәмидәнең үзе генә белгән олы сере бар. ... Менә туган авылы Үрмәттә җиде еллык мәктәпне бетергәч ул Югары Яркәйгә китәчәк. Анда белем алгач, күңел хыялларында әллә нинди серле дә, могҗизалы да илаһи бер мәркәз булып тоелган Уфага ук барачак. Ул җырчы-артист булырга хыяллана. Берүзе генә булганда, яисә, ялгызы йорт эшләре белән булышканда ул моңлы итеп җырлап җибәрә.
Илаһи моң! Кайдандыр эчтән, күкрәгеннән чыккан ул моң кызның күңелен әллә кайларга алып китә... Менә ул сәхнәдә... үз моңы белән меңәрләгән тамашачыны әсир итә... аңа бөтен зал күтәрелеп кул чаба... алкышлар... алкышлар... Ә моң һаман дәвам итә:
Аерылышу җиңел дигән сүзне
Ишетмәдем әле беркемнән.
Бер кыр казы калган аерылып,
Үзе очып барган төркемнән...
...Әйе, шушы үз төркеменнән аерылган бәхетсез кыр казы кебек, Хәмидәгә хыялларыннан мәңгелеккә аерылырга туры килде. Коры холыклы әткәсенең “туганнарыңны күтәрергә, кеше итәргә кирәк, чукып карга булмассың, укып мулла булмассың”, “хатын кызның бар бәхете кияүгә чыгудан, укудан түгел”, “нык укымышлы булсаң ирең яратмас” дигән сүзләре кайдадыр бик тирәндә яшеренеп яткан хыялларны кырык йозак астына бикләп куйды.
Еллар агым судай бер-бер артлы уза торды. Алар Хәмидәнең кече туганнарын да әкренләп кул арасына кертте. Ә Хәмидәне исә, җиткән кыз итеп өлгертте. Уңганлыгы, чибәрлеге белән тирә-якка даны таралган кызны соратып яучылар килә башлады.
И кыз бала, язмышыңа язылганы шулдыр. Син туган йортта кунак кына шул. Гасырлардан килгән гореф-гадәт бар, ата-ана сүзе бар:
– Карчык, кара әле, сиңа әйтәм, өйдә артык кашык асрап ятмыйк. Сораучылар барда кызны озатыйк, сазаган булып безнең җилкәдә калмасын, – дигәнрәк беркем дә каршы килә алмаслык “дәлилләр” белән Хәсәнша карт олы кызыннан котылу чарасын күрде. Хәмидәне күрше авылга кияүгә бирделәр. Тыштан күз яшен күрсәтмәсә дә, кызның күңеле озак елады. Елады һәм моңланды:
“Аерылышу җиңел” дигән сүзне
Ишетмәдем әле беркемнән.
Бер кыр казы калган аерылып,
Үзе очып барган төркемнән...
Яңа тормыш башланды, һәм ул Хәмидә алдына яңа сынаулар куйды. Әлбәттә, тормыш йөген бәләкәйдән җигелеп тарткан егәрле кызны йорт мәшәкатьләре бөтенләй куркытмады. Киресенчә, күңелендәге сагыш-зарны эш белән басарга тырышты ул. Әнкәсенең: “Кеше җиргә интегер өчен туган, интекми чара юк”, – дигән сүзләре дә күптән кызның аңына уелган иде. Әмма кайбер үзгәрешләр аның йөрәгенә яра салмый калмадылар. Бу тәү чиратта кызын ара-тирә булса да иркәләп алган әнкәсе урынына зәһәр бианай булуы иде. Ә исерек ир күрсәткән михнәтләр аның йөрәген үткер пычак белән телгәләде.
Килен язмышы... Ул бик сирәкләргә генә татлы, баллы була торгандыр.
(Дәвамы бар.)
Фото: wirestock; Freepik.