Дөнья бу
20 Февраля 2024, 04:35

Гөлназ ГАФАРОВА. Җиңү. Хикәя (2)

Күрәсең, баер өчен генә түгел, мондый бәйгеләрдә дә мутлык кирәк!..

Гөлназ ГАФАРОВА. Җиңү. Хикәя (2)Гөлназ ГАФАРОВА. Җиңү. Хикәя (2)
Гөлназ ГАФАРОВА. Җиңү. Хикәя (2)

(Ахыры.)

Эш арасында шулай уйланып йөри торгач, бер-ике көннән котлау тиешле калыпка салынды. Хәтер сандыгына ныклап беркеткәч, компьютерда җыйды, әмма укучы хөкеменә чыгармаска булды.

Гәзит төркемендә уен кызды: бер-бер артлы котлаулар басылды. Корылган мылтык кайчан да булса бер ата диләрме әле?! Түзмәде Алсу, ярыш тәмамланырга бер көн кала гына котлавын тиешле адреска җибәрде. Җибәрде дә...онытты.

Шәһәрдә яшәүче күпләрнең гомерләре авыл белән ике арада үтә. Чегән кебек төянеп чыгып китәсең дә, шулай ук төянеп кайтып керәсең ял көне. Ә авылда «цивилизация» иң югары үсештә! Тотмый да тотмый инде анда телефон. Тәрәзә төбенә басып шалтыратып карыйсың, абзар түбәсенә менеп тә. Илсөя Бәдретдинова җырындагыча “булмый инде булмагач”.

Чираттагы “ял”дан килгәч, Алсу телефонын ачып карап “ах” итте. Әллә йөздән дә артык хат килгән ләбаса! Димәк, эш буенча ниндидер сораштыру (опрос) булган, яисә ни өчендер, кем өчендер тавыш бирү бара. Гадәттә, “Хезмәттәшләр” чатында җитәкче берәр сылтама җибәрсә, “+” куюлар китә. Укый башлагач, тагын “ах” итте: хезмәттәшләре һәм “Туганнар” чаты ул авылда чакта пыр тузып аның өчен тавыш биреп яталар икән бит! Ул гына да түгел, Алсу әлегә беренче! Елмаеп куйды. Ни булса, шул булыр дип, бу ярышка артык әһәмият бирмәскә булды.

Әмма тәгәрмәчне бер әйләндереп җибәргәч, тиз генә туктатырмын димә. “Туганнар”, “Хезмәттәшләр” һәм моныңчы тыныч кына “йоклап” яткан чатлар җанланды. Алсуның үзендә дә кызыксыну барлыкка килде. Әле генә ул беренче булса, ялт итеп Зәлифә исемле ханым узып китә. Алсу башта беркемгә дә бәйге сылтамасын җибәрмәгән иде, аннары “ятып калганчы, атып кал” дип, таныш-белешләренә таратты.

Китте алыш, кызды ярыш. “Туганнар” чаты тегермән ташыдай әйләнде. Анда язылганнарны укый-укый Алсу рәхәтләнеп көлде.

 – Билләһи, Кытайда туганнары бардыр бу хатынның! Тагын күпме тавыш җыйган! – дип яза энесе Илдар Алсуның көндәше турында.

 – Алсу апа, борчылма, хәзер бер кырык-илле кеше тавыш бирәчәк!

Монсын күрше республикадан абыйсының улы язган. Зур гына оешма җитәкчесе булуына карамастан, вакытын кызганмый, апасы өчен ничек тырыша!

 – Шәһәр советы депутаты тавыш бирде синең өчен, Алсу апа!

 – Мин Казахстан егетенә сылтаманы бирдем, Казахстан тавыш бирә!

Себердә эшләүче энесе яза монсын.

 – Ииии, ул егетнең туганнары күп булсын! –  Апасының җавабы.

 – Инде русларны аптыратып бетердем, кайда кемгә язылабыз соң,-дип сорыйлар. Тәрҗемә итә-итә уш бетте! –  Санкт-Петербургтан сеңлесе.

Казаннан апасының кызлары:

 – Безнең резерв бетте бугай инде, җибәрмәгән кеше калмады.

 – Ул хатынның прога тора булса кирәк, безгә бер тавыш бирсәләр, аның шундук 15-20 кешегә арта!

 – Үскәнем, нәрсә ул прога? Мин – таш гасыр кешесе, аңламыйм гына бит!

 – Программа дигән сүз, Әлфирә апа. Кеше түгел, автомат тавыш бирә.

 – Иии, мин ни аңламагач, шулай тиеш дип тик торам!

 – Алсу апа, Хәбиб Нурмагомедовның бертуган абыйсы Магомед та тавыш бирде синең!

 – Армиядә бергә хезмәт иткән дуслар, сыйныфташлар тавыш бирде, балдыз, сиңа! –  Җизнәсе язган.

Шаклар катты Алсу. Болай ук булыр дип, башына да китермәгән иде югыйсә. Туган-тумача, дус-иш, күрше-күлән, коллегалар, таныш- -белеш- барсы да үзләренең чатларына сылтаманы куеп тавыш җыялар!

Азмы-күпме вакыт үткәч, Алсу тагын телефонын кулына алды. Юк, бирешергә исәпләре юк! Төркиядәге җизнәсенең сеңлесе яза:

 – Мине таныш чатлардан инде чыгарып кына җибәрмәсәләр, әллә ничә кат яздым тавыш бирегез дип!

 – Дагестан, Чехия тавыш бирә!

 – Америкадан тавыш бирделәр!

 – Теге хатын тавышларны сатып алганга охшаган!

 – Йокламагыз, әйдәгез булдыра алганча эшлик!

Кулында ике сабый булуына карамастан, апасының кызы барын да дер селкетә!

 – Минем клиентларым бар да тавыш бирде! Зур-зур оешмалар белән эшләүче икенче сеңлесенең җавабы.

 – Әби, апаларны “Бәйләнеш” челтәренә теркәп уш бетте! –  Түбән Камадан җизнәсенең апасы яза.

 – Туганнар, автомат тавыш бирә бит Зәлифә өчен. Сылтаманы ачыгыз да карап торыгыз әле юри генә.

Чынлап шулай икән бит! Үз күзләренә үзе ышанмады башта Алсу. Аңа бер тавыш бирсәләр, шул ук вакытта Зәлифәгә 7 тавыш өстәлә. Менә ярыш инде хәзер. Түзмәде сеңлесе, сайт администраторына хат җибәрде, тик җавап кына булмады.

Әбисенең яратып сөйләгән такмагы исенә төште Алсуның:

 

 Әстерханның чикләвеген

Ватып булмый теш белән,

Әзрәк-мәзрәк мушмасаң,

Баеп булмый көч белән!

 

Күрәсең, баер өчен генә түгел, мондый бәйгеләрдә дә мутлык кирәк!

 – Әни, теләсәң сиңа шулай эшлибез.

Улының сүзләре Алсуны хәтта сискәндереп җибәрде.

 – Улым, безгә барнәрсә хәләл көч белән керә. Уенда җиңәм дип, андый түбәнлеккә төшмибез. Ничек бар, шулай. Әмма ярышны дәвам итү бу юлы нәтиҗәсез. Кеше белән автомат ярыша алмый.

Азаккы резервка дип тоткан тагын берничә төркем булса да, автомат рәвештә көндәшенең тавышы артачагын аңлагач, Алсу аларны уенга җәлеп итмәскә булды. Ни гаҗәп, Алсуныкылар тавыш бирүдән туктаса, “Кытайда туганнары булган” ханымныкылар да тына.

Икенче көнне ярыш тәмамланды. Зәлифә – беренче, Алсу-икенче урын алды. Гәзит төркемендә нәтиҗәләр язылып чыкты. Әмма бу “курчак уены” Алсуга бернинди шатлык та, җиңелү тойгысы да китермәде. Ләкин туганнарының бердәмлеге, хезмәттәшләренең ярдәмчеллеге, дус-иш, танышларның кеше хәленә керүчәнлеге аны таң калдырды. Яраталар, ихтирам итәләр икән Алсуны! Кемнәр генә тавыш бирмәгән аның өчен. Аларның бик күбесе Алсуны бөтенләй белми дә ләбаса. Ә тавыш биргәннәр, димәк, туганнарының, якыннарының, коллегаларының дәрәҗәле, абруйлы кешеләр булуына дәлил бит бу. Алар белән ничек горурланмыйсың! Америка, Чехословакия, Дагестан, Казахстан, Төркия, Росиянең төрле шәһәрләре: Ижау, Сарапул, Санкт-Петербург, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Оренбург, Агыйдел, Нефтекама һ.б., авылларыннан аның өчен тавыш бирделәр.

Алсу, һәммәсенә үзенең чиксез рәхмәтен белдереп, хатын тәмамлаганда, телефонында “Туган телне сөючеләр” чаты барлыкка килде. Күрше республика оештырган иҗади бәйгегә хикәяләрен җибәргән иде. Монда инде танылган язучылар белән беррәттән көчеңне сыныйсың. Призлы урын алган икән бит! Тәбрикләү тантанасына чакырып язалар. Алсуны шатлык хисе биләп алды. Телефонын өстәлгә куеп, үзе дә сизмәстән әйтеп куйды:

 – Менә бу, ичмасам, Җиңү!

Фото: Freepik.

Гөлназ ГАФАРОВА. Җиңү. Хикәя (2)
Гөлназ ГАФАРОВА. Җиңү. Хикәя (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас