Дөнья бу
19 Февраля 2024, 05:29

Гөлназ ГАФАРОВА. Җиңү. Хикәя (1)

Республика гәзитенең “Әдәби манзара” рубрикасы астында чыккан "бәйге" сүзенә игътибар итте. 8 март уңаеннан хатын-кызларга иң яхшы котлау конкурсы оештыралар икән. Тик ул интернет челтәрендә, гәзит төркемендә тавыш җыюга корылган ярыш булып чыкты. Алсу мондый конкурсларны яратмый. “Менә минем тәтәем, мактачы, бәбекәем!” – кебегрәк килеп чыга түгелме? 

Гөлназ ГАФАРОВА. Җиңү. Хикәя (1)Гөлназ ГАФАРОВА. Җиңү. Хикәя (1)
Гөлназ ГАФАРОВА. Җиңү. Хикәя (1)

Почта тартмасыннан гәзитләрне алу белән, Алсу битенә терәде. Эх-х-х, искәе соң, искәе! Элеккедән бераз кайтышрак булса да, тәмле-е! Өйгә кереп диванга утыргач та бертын иснәп утырды әле. Чир китә, гадәт китми, дигәннәре шушы буладыр, күрәсең. Яңа гәзит-журнал, кием, акча иснәү Алсуда бәләкәй чактан ук килә. “Ярамый, агу бит ул!” – дип, һәрчак кисәтеп торды апалары. Алсу, әбисе әйтмешли, арт ягына да элмәде, үзенекен эшли торды. Ә гәзит-журналны аларның гаиләсе күпләп алдырды. Ике тугандаш республика-Татарстан, Башкортстан –басмаларын гына түгел, илебез башкаласы чыгарганнарына да язылдылар. Әниләренең укытучы булуы сәбәпче идеме моңа, әллә барсының да укуга мәхәббәте көчле булдымы- белмәссең. Хат ташучы Лена апа, почта әрҗәсенә сыймагач, капкага кыстыра, я өйгә үк кертеп бирә торган иде аларны. Хаклары да хәзерге кебек тешләшмәгәндер, мөгаен. Югыйсә сигез кешедән торган гаиләнең 14-15 төрле гәзит- журналга язылырга көче җитмәс иде.

Почта килгән көн – гаиләдә бәйрәм! Лена апаларның өйләре Алсуларның бәләкәй як тәрәзәсеннән күренеп тора. Алар турына зәңгәр фургонлы машина килеп туктаганны күрсәләр, әй шатлана торган иде Алсулар. Аннары Лена апаның кайчан гәзит таратырга чыгуын дүрт күзләп көтә башлыйлар. Күреп калдылар исә, каршысына чыгып чабалар. Барсының да яңа табадан төшкән басмаларны беренче булып кулларына аласы килә. Өстәвенә эчендә хат та булса!

Берчак шулай Алсуның ике апасы, кемузардан гәзит алырга чапканда, чак кына башларын ярмый калдылар. Әлфинә апасы өч басасы күтәрмә баскычына ике генә баскан иде, маңгае белән ишек яңагына килеп бәрелде. Маңгае тавык йомыркасы хәтле күбеп чыкты. Нишләргә? Әниләре кайтып керсә, моның өчен баштан сыйпамаячагы билгеле. Тәвәккәл Дәрия апасы сервантта торган ярты флакон “Красная Москва” белән уды маңгаен...

Гәзит-журналлар күпләп килсә дә, һәрберсенең барлык язмаларын бөртекләп укып барды Алсу. Сабый гына булуына карамастан, сәяси мәкаләләрне дә укымыйча калмый торган иде...

Телефон шалтыравы Алсуны уйларыннан чынбарлыкка кайтарды. Төпчек улы икән. “Әни, минем өчен борчылма, дуслар белән бераз йөрим дә кайтам!” – диде дә, әнисенең “ярар” диюен ишетү белән, телефонын сүндереп тә куйды.

Алсу гәзитләрне тиз-тиз караштыра башлады. Иң башта һәр гәзитнең һәрбер битен карап чыга ул. Кыскарак язмаларны шунда ук укып бара, күләмле мәкаләләрне вакыт бушрак чакта иркенләп укырга, ахырга калдыра.

Республика гәзитенең “Әдәби манзара” рубрикасы астында чыккан бәйге сүзенә игътибар итте. 8 март уңаеннан хатын-кызларга иң яхшы котлау конкурсы оештыралар икән. Тик ул интернет челтәрендә, гәзит төркемендә тавыш җыюга корылган ярыш булып чыкты. Алсу мондый конкурсларны яратмый. “Менә минем тәтәем, мактачы, бәбекәем!” – кебегрәк килеп чыга түгелме?

 Язучы булмаса да, бераз каләм тибрәткәнлектән, иҗади әсәрләрне белгечләр бәяләргә тиеш дип, Алсу үзенчә фикер йөртә. Искиткеч шәп, фәһемле хикәя, шигырьләр укыганы бар. Авторларның күбесе өлкән яшьтәгеләр, алар бернинди социаль челтәрләрдә теркәлмәгән. Тавыш җыюга корылган ярышта менә шулар төшә дә кала инде. Алай гына да түгел, миңа тавыш бирегез дип, дусларына мөрәҗәгать итәргә кыенсынучылар җитәрлек.

Алсу гәзитне читкәрәк алып куйды, катнашырга кирәкмәс. Тик аш бүлмәсенә чыгуга, күңел дәфтәренә шигъри юллар тезелә башлады.

(Дәвамы бар.)

Автор турында

Гөлназ Фәвәдис кызы Гафарова (Хәйруллина) Краснокама районы Яңа Бөртек авылында 1974 елның 14  мартында гаиләдә бишенче кыз булып дөньяга килә. Хезмәт юлын Яңа Хаҗи мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак башлап җибәрә. Читтән торып Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. 1999 елдан Куян мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсен җитәкли.

Укытучылар династиясен дәвам итүче Гөлназ Фәвәдис кызының хезмәте дә югары бәяләнә. “Педагогик эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен иң яхшы укытучыларга премия” конкурсында җиңү яулый. “Тәрбия һәм белем бирүдә Русиянең мактаулы хезмәткәре” исеменә, Башкортстан Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасына лаек була.  “Хатын-кыз – милләт анасы” IV Республика конкурсы лауреаты.

Татарстанда үткәрелгән  “Таян Аллаһка” әдәби бәйгесендә – 1нче урынга (2020), Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе башлангычы белән игълан ителгән әдәби конкурста 3нче урынга (2021) лаек булды. Узган елда әсәрләре “Чаллы өстендә аккошлар” конкурсында –  2нче дәрәҗә лауреат исеме, “Ата-бабалар теле” бәйгесендә 3нче урын яулдады. Башкортстанда оештырылган “Ак күгәрчен” бәйгесе дипломанты.

Гөлназ ГАФАРОВА. Җиңү. Хикәя (1)
Гөлназ ГАФАРОВА. Җиңү. Хикәя (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас