(Ахыры.)
***
Халидә апа күзләрен ачты, ниндидер бер бик мөһим нәрсәне исенә төшерергә теләп, бер тын түшәмгә карап ятты. Аннары, ашыгып-каударланып, хәрәкәтләнгән уң кулы белән тирә-ягын капшарга тотынды. Әмма янында гына булырга тиешле мамык шәле урынына кулы тик мендәрен, япмасын, юка юрганын гына кармалады, кат-кат капшады. Аякланмагандыр ләбаса, йоклаганда шуышып идәнгә генә төшкәндер аның шәле... Халидә апаның аны бик тә кулына аласы, битенә тидереп, җылылыгын, йомшаклылыгын тоясы, җиңелчә генә аңкыган хушбуй исен иснисе килде. Тик... кәнәфидән койкага күчә ала әле ул, ә менә кире утыра алмый. Әминәне көтәсе дә түгел, Сәлиме кайда икән? Ул утыртса гына инде, айнык булса... Шунда идәнгә төшкән шәлен дә алып бирер иде.
Әле бик иртә шул, күршесе Фәгыйлә дә хәл белергә кергәли дә соң, бәлки, керер? Әлегә көтәргә, көтәргә генә кала. И-и , бу вакыт дигәнең бигрәк озак үтә шул... Түшәк өстендә яткан ананың уйлары тагын Сәлименә барып тоташты. Гомере буе туган авылында балалар укытып, аларга тәрбия биреп, авылдашларының ихтирамын казанган әнисенең үз улы өчен оятыннан җир тишегенә кереп китәрдәй хәлдә көннәр, айлар кичерүе аның башына да килмидер, күрәсең.
Бүгенге көндә менә шулай кеше кулына калып, үлем көтеп тилмереп ятуы да, кем каргышы микән... Үзләре, мәрхүм карты белән үзе генә, гаепле Сәлимнәренең шушы көнгә төшүенә. Ничек итсәләр иттеләр, өзелеп яраткан Сәкинәсенә өйләндертмәделәр улларын, тиң күрмәделәр. Янәсе дә Сәлимнәре укыган, вуз тәмамлаган, ә Сәкинә, имеш, шәфкать туташы гына. Ә Сәлим югары белемле Рәсимәгә өйләнгәч тә, барыбер Сәкинәне оныта алмады, яшәүләренең рәте-чираты булмады, малайлары туу да тәпи юар өчен бер сәбәп кенә булды. Хәзер инде алар икенче әти белән менә дигән итеп яшиләр, хәтта хатыны алимент дип тә теңкәсенә тими. ..
Су буе озынлыгы уйларының очына чыга алмаган Галимә апа шәлем табылмасмы дип, тагын тирә-ягын кармалады, таба алмагач, хәлсез арык тәненә ял булмасмы дип, күзләрен йомды.
* * *
Әминә кайтып кергәндә, әнисе йокыга талган иде. Әминә җылы кофтасын салды да тизрәк чәен куеп җибәрде, үзе алып кайткан йомшак булкасын телемнәргә кисте. Менә хәзер әнкәсен тәмләп чәй эчерер... Хәл кереп китәр үзенә, кәефләре күтәрелер. Мамык шәленә төреп кенә кәнәфиенә утыртыр да өстәл янына алып килер. Ярый алдым әле, дип уйлап, ул тагын бер шатланып куйды. Тик кая соң әле ул шәл? Әнкәсе янында да, кәнәфи тирәсендә дә күренми...
Әминә табын әзерләгән җиреннән шәл эзләргә кереште. Әмма алгы бүлмәдә ул беркайда да күренмәде. Аптырагач, әнисенең анда керә алмаганын белсә дә, эчкәрге бүлмәне, диван, өстәл тирәләрен карап чыкты, кичә генә алып кайткан мамык шәл, салам кибәненә төшеп югалган энә кебек, юкка чыккан иде.
Ул арада Халидә апа да уянды. Әминә аптыраулы карашын әнисенә юнәлтте һәм аның да аптыраган-йөдәгән карашы белән очрашты. Гаҗәп хәлләр: төн чыкканчы йон чыккан дигәндәй, аякланганмы соң әллә шәл?
Әнисенең җавап бирә алмаганын белсә дә, Әминә аптырап сорамый булдыра алмады:
– Әнкәй, шәлең кая булды?!
Бичара карчык аптыраулы карашын кызына төбәгән килеш хәрәкәтсез ята бирде. Ә бу вакытта Хәерниса затлы шәлне әле башына ябынып, әле иңнәренә салып карап, көзге каршында боргалана-сыргалана иде. Кара диң син, бер уйламаганда, нинди матур шәлле булды бит!
***
Сәлим кичкә якта гына кайтып керде. Шактый ук айныган, шулай да өйдә апасы булыр дип уена да китермәгән иде, ә ул менә, эшендә буласы кеше, каршысында басып тора.
– Әрләмә мине, эчмәдем мин, – дип мыгырданды ул, чак ишетелерлек итеп. Аннары кухня ягына үтеп, краннан чүмечкә агызып алып, голт-голт су эчәргә тотынды. Шунда шешенгән күз кабаклары арасына кысылып беткән төссез күзләре әнисенә, аңардан бигрәк аның иңендәге мамык шәлгә төште. Ничек?! Булмас! Соң ул бит, ул бит аны үз куллары белән Хәернисага барып, бер палтарушка хәмергә алмаштырды?! Әллә соң, күп эчә торгач, булмаган нәрсәләр дә күзенә күренәме?
Ул, әнкәсе янына якынлашып, кулын шәлгә сузды. Шәл мираж түгел, чып-чын иде. Гамирларда шәлгә алыштырып алган аракыны чүмереп утырганда, күрше Фәгыйләнең затлы шәл ябынган Хәернисаны кибеттә күрүен дә, кайтышлый ук Галимәнең хәлен белергә кереп, шул хакта Әминәгә сөйләвен дә, апасының Хәернисага барып, кабат аны базар хакыннан да кыйммәтрәк бәягә сатып алып кайтуын да ул белми иде.
– Шәлгә башкача ягыласы булма!
Әминәнең тавышын күтәрми генә әйткән кисәтүе кискен яңгырады. Өйдә үле тынлык урнашты. Әни дип өзелеп торган Әминәсен дә, бәләкәй чагында, әни, үскәч мин сиңа тәмле кәнфитләр, матур күлмәкләр апкайтам, дип тәтелдәгән бичара Сәлимен дә кызганудан йөрәге парә-парә килгән Халидә апа, уң кулы белән шәлен күтәрә биреп, күңел газапларыннан яшеренергә теләгәндәй, йөзен каплады.
...Бу минутларда мамык шәлдән колак каккан Хәерниса ачуына чыдаша алмыйча ишекле-түрле йөри, бертуктаусыз: “Килсен генә Сәлим, килсен генә, мамык шәлен китермичә мин аңа бер тамчы да аракы бирмим, ха-ха-ха”, – дип, ярсып кабатлый иде.
2014 ел, октябрь.
Фото: freepik.