Әминә әнисенә кала базарыннан мамык шәл сатып алды. Куанычы эченә сыймый: бигрәк яхшысы туры килде, ул төсе, ул йомшаклыгы! Ә зурлыгы – рәхәтләнеп ябынып утырырлык. Шундыен, зурысын эзләде инде ул, менә, ниһаять, тапты. Стәрлетамак апалары, түтәйләре, әбиләренең шәл бәйләргә осталыгын әйбәт белә, базарда шәл сатучылар арасыннан шул яктан килгән ягымлы бер ападан алды. Күптәннән уйлап, ният итеп куйган иде – паралич сугып, инде берничә ел бер кулы, аяклары йөрмәгән, телдән калган әнисен бик тә шатландырасы килә аның. Көннәр буе креслода берүзе утыра бит ул. Ичмасам бүләк-шәл бер юаныч булыр, шуны ябынып, аркаларын җылытып утырыр. Нишләтәсең, хәлләре шулай булып китте шул... Үзе тагын сер бирмәгән була, Әминә кайтып керсә, йөзе, күзләре балкып китә. Кайчак нидер әйтергә теләгән, әмма теле ачылмаган сабыйдай кызының күзләренә тутырып карый да карашын читкә алып, бер ноктага текәлә. Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый, диләр бит. Күрәсең, гомере буе балалар укыткан, авылдашларына тәрбия һәм белем биргән Халидә апа картаймыш көнендә кичерергә тиешле сынау шушыдыр.
– Исәнме, әнкәй, менә сиңа бүләк алып кайттым, рәхәтен күрергә язсын, – дип, Әминә сумкасыннан мамык шәлне алып, аның алдына салды. Халидә апа бер шәлгә, бер кызына карады, күзләренә әллә шатлык яшьләре, әллә кабарып яткан затлы шәлне ике кулы белән рәхәтләнеп сыйпый-сыпыра да, торып басып, көзге каршында иңнәренә килешле итеп салып карый да алмавына җаны сызланудан чарасызлык яшьләре тулды. Аннары, ал, үзеңә булсын, бу кадәр затлы әйбер миңә нәрсәгә, бер аягым җирдә, икенчесе гүрдә дигәнне аңлатып, башын чайкады.
Әминә, әнисен әйбәтләп мамык шәл белән бөркәп, кочаклап алды:
– Аяк-кулларыңны сөякләренә кадәр җылытып, терелеп, торып басарга язсын, әнкәй.
***
Ни кызганыч, Әминә әнисе янында көннәр буе тора алмый – эше дә, яшәве дә район үзәгендә. Халидә апа казага тарыгач, үз исәбенә ял алып, карап-тәрбияләп торган иде дә бит. Гел генә ял бирергә атлыгып тормыйлар шул, бер көн соравың да ошамый җитәкче бәндәләргә. Эшлисең килмәсә, ана бара юлың. Аннары, яшерен-батырын түгел, акча заманы бит, акчасыз бер түгел, ярты адым да атлый алмыйсың хәзер. Беркөн үзе шаһит булды: олы гына яшьләрдәге бер ханым хәләл тавык алды, сатучы сдача кайтарып бирергә 16 тиен акча таба алмады, ә минем 16 тиенем җитмәсә, сез бит тавыкның тәпиен дә бирмисез, дип китеп барды теге ханым, сөмсере коелып. Күрәсең, һәртөрле хезмәтләргә түләүләрнең, азык-төлеккә хакларның һаман саен артуы үзәгенә үткәндер...
Әйе, хәзер Әминәнең хәлләре катлауланды: шимбәләрдә генә кайтып, әнисенең өс-башларын юып, мунча кертеп, тәмле ашлар пешереп ашатып, үзәкләре өзелеп китә. Ә энесе Сәлим... Икесенең дә, икесенең генәме, бөтен авыл халкының йөрәк әрнүе инде ул. Элегрәк алай да әйткәнгә колак сала иде әле. Соңгы вакытта бигрәк азды, бер ышаныч калмады үзенә – эчүдән башы чыкмый. Бер авызына эләксә, атналар буе айнымый, өйдән өйгә кереп, “эчәргә берәр нәрсәгез юкмы, үләм” дип соранып, ялварып, әдәм хурлыгы булып йөри бирә. Анысы, гөнаһына кереп булмый, айнык чагында сүз әйтерлек түгел: әнисен дә карый, мунчасын да яга, ихаталарны да себереп куя. Шул эчүе аркасында алма кебек хатыныннан, шалкан кебек ике малаеннан да, эшеннән дә колак какты инде. Хәзер әнә, ни яшәү иркәләмәгән, ни үлем алмаган әнисе белән көн күрә. Эчеп алса, үзе кебек әшнәләре дә табыла. Инде менә тагын әнисен шул алкаш энесе Сәлимгә калдырып китәргә кирәк! Болай булмый, иртәгә үк түләүсез ял алырга гариза язарга да төштән соң ук кайтып җитәргә. Эштән чыгарсалармы?.. Юк, аның әле бу хакта уйлыйсы килми.
Әминә ныклы карарга килеп, кайтыр юлга кузгалды.
***
Сәлим абына-сөртенә, көч хәл белән күтәрмәгә барып җитте дә, гәүдәсен тота алмыйча, егылып китте. Кулына таянып тормакчы булды, әмма куллары, гомумән аяклары да, гәүдәсе дә аны тыңламый, тыңлый алмый – ул дөм исерек иде. Ничек яткан, шулай гырлап йокыга киткән Сәлим таңга таба гына уянып китте: иртәнге салкын аны ярыйсы ук өшеткән, ул пычранып беткән пинжәге эченә бөтен гәүдәсе, аяклары белән керергә тырышып бөршәйде. Әмма салкын аның хәлен аңламады, киресенчә, эченә үк үтеп кереп, аны калтырата башлады. Әлү-ү, өстәвенә башы чатнап авырта, төзәтергә, мотлак төзәтергә кирәк. Көч-хәл белән торып, үкчәләренә кыек басып беткән, туфли дисәң, хәтере калыр аяк киемнәрен дә салмыйча, алпан-тилпән атлап, өй эченә керде. Әнисенең креслосы койка янында, ә үзе койкада йоклый иде. Булышучы булмагач, мең газаплар белән үзен-үзе яткыргандыр, бахыркай, әмма Сәлимнең бу хакта уйларга һич кенә дә теләге юк. Бөтен уе – кайдан эчәргә табу? Өйдә грамм эчке юк... Хәер, кайдан икәнен белүен белә ул, тик Хәерниса, җен бичә, ник янында ятып үлми, аңа бушка сасы көмешкәсен дә бирмәячәк. Барсын да: әллә нәрсәләр кушып кайнатылган көмешкәсен дә, палторушкаларга тутырылган шикле, авызга капмалы аракысын да сата ул, зәхмәт. Сәлим ишеләр күрше-тирә авыллардан да килеп, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында аның ишеген шакыйлар. Шул, ялган аракыны эчеп, урамда, тыкрыкта ятып үлүчеләр дә булды, тик Хәернисага гына чуртым да булмый: власть та юк, закон да юк, ничек саткан, шулай сата бирә... Уф, башына түзеп тормалы түгел. Нишләргә? Нишләргә?!. Болай, буш кул белән барудан фәтва юк, акча колына әйләнгән албасты хатын Сәлимнең тавышын ишетү белән ача башлаган ишеген кире эчтән бикләп:
– Йөрмә монда, хәчтерүш, бушка аракы бирергә монда Әндри казнасы бар дип белдеңмени? – дип кенә кычкырачак.
Сәлим, башын тотып, идәнгә утырды. Шунда койкадан салынып төшкән мамык шәл күзенә чалынды. Нәрсә бу? Мамык шәл? Нинди затлы?! Каян? Ничек килеп эләккән? Ул аргы урамда әшнәсе Гамирларда куна-төнә эчеп ятканда апасы алып кайткан, димәк. Бу соң акча ише генәме?! Мондый шәлгә кызыгачак та кызыгачак инде Хәерниса. Әл-лә-лә, ничек кенә кызыгачак әле. Бер яртыга алыштырмаска аның башына тай типмәгән бит, кәнишне алыштырачак, һи-и, ничек кенә алыштырачак әле! Шәлнең бер яртылык кына булмавын, күпкә кыйммәт икәнен ул ярылырга җитеп авырткан башы белән дә чамалый.
Эчүдән шешенеп беткән Сәлим, карак песи кебек, алан-йолан каранды да халәтенә һич туры килмәгән җитезлек белән шәлне алып, шым гына чыгар якка ыңгайлады.
* * *
– Хәерниса сөмсере коелып кына ишеген ачты. Әмма мамык шәлне күргәч, кулына алып, тотып карагач, авызы ерылды тагы. Тик шатлыгын Сәлимгә бик белдерергә тырышмады, дорфа гына: “Йөрдең инде йокы калдырып, мә, ычкын моннан җәтрәк”, – дип мыгырданып, ниндидер сары сыекча тутырылган полторушканы дык итеп күтәрмәгә куйды да ишеген шап итеп ябып, кереп тә китте.
Сәлим, бәхет кошы тоткандай, тиз генә шешәне эләктереп алып, тешләре белән каерып бөкесен ачты, шунда ук голт-голт бер-ике зур йотым ясады. Сасы әчкелтем эчемлек тамагына капландымы,чәчәп ютәлләргә тотынды. Бераз хәл алгач, шешәсен куенына кыстырып, Галимнәр ягына атлады...
(Дәвамы бар.)