Дөнья бу
13 Февраля 2024, 04:35

Виниса ФӘТТАХОВА. Төшләр чынга аша (2)

Бермәлне, күптән булган хәл, төшемдә кодагыйны күрдем. Кодачакаем: "Шушында килгәннән бирле җылы аш күргәнем юк!" –  ди.

Виниса ФӘТТАХОВА. Төшләр чынга аша (2)Виниса ФӘТТАХОВА. Төшләр чынга аша (2)
Виниса ФӘТТАХОВА. Төшләр чынга аша (2)

(Ахыры.)

Шулай бер төш күрдем, өй эче тулы ипи кисәкләре, идән тулы чәчелгән, идән генә тулы түгел өстәл тулы, тәрәзә төпләре. Бу төшне нәрсәгә юрарга да белмәдем, әмма беләм: икмәк төшкә кергәч, яхшылыкка.  Шуннан соң берме, икеме көн үткәч, сеңлем шылтырата:

– Апа, әйдә гөмбәгә барасыңмы? Без гөмбә җыярга барабыз, – ди.

Мин ни, әйдәнең кешесе, ярар, дидем. Урманга барып җиттек, ни күзем белән күрим: гөмбәләрнең күплеге, кайсын өзәргә белмибез, шулкадәр күп җыйдык, багажник тулды, сыймаганын инде үзебез белән, алга куеп утырдык.

Шушы төштән соң мин гөмбәне хәләл ризык дия башладым. Элекке заманда гөмбәне хәрәм ризык дип йөрткәннәр. Сугыш елларында үлән, черегән бәрәңге ашадык, ач идек. Урман тулы гөмбә иде, әмма бер кеше дә гөмбә җыймый иде.

Яза башласаң төшләр күп күрелде инде ул. Барысын да ничек язып бетерәсең. Шулай да бер-икесен языйм әле.

Төшемә тагын бер хәл килеп керде. Мин заводтта эшләдем. Безнең цех начальнигына, эшчеләр йорт салалар икән, имеш, шундый яхшы чыршы бүрәнәләрдән, ике катлы итеп. Иртән торып эшкә чабабыз бит инде. Йөгерә-йөгерә барып җиттем, өстәл артына утырган идем генә:

– Ишеттеңме, начальникның хатыны үлгән, ирләр җыелышып шунда киттеләр, – диләр.

Мин аны элегрәк чирли икән дип ишеткән идем инде.

– Ярар, урыны оҗмахта булсын, – дидем.

Тагын да төш күрдем. Дүрт бүлмә төзегәннәр, алар берсенә-берсе терәлеп тора, күк төстәге блоклардан, 1,5 метрга 2 метр чамасы, тәрәзә-ишекләре дә юк, түбәсе дә. Мин күтәрмәдә басып торам. Халык җыелган. Шуннан бер-ике көнме үткәч, миңа шылтыраталар. Авылдашлар Уфага барырга чыкканнар. Фура машинасы астына кереп һәлак булганнар, берсенең генә аягы бик имгәнгән. Шөкер аны аякка бастырганнар, табиблар, медицина хәзер көчле, Аллаһыга шөкер. Алар миңа туган да түгел, нишләп алар минем төшемә керделәр – үзем шуңа аптырыйм.

Күптән үлгәннәр ни өчен керә икән төшкә? Тормыш булгач төрле чаклар була, кайгырасың да, борчыласың да. Шундый вакытларда әнкәм гел төшемә керә, кәефе юк, кайгырып керә, еламый да, сөйләшми дә.

Бермәлне, күптән булган хәл, төшемдә кодагыйны күрдем. Кодачакаем:

– Шушында килгәннән бирле җылы аш күргәнем юк! –  ди.

Ул үзе сукыр иде. Мин аны кызганып бик жәлләп еладым. Ял җиткәч, кеше җыеп, Коръән укытырга булдым.. Шуннан соң аның төшемә кергәне булмады.

Тагын бер төш. Китеп барам, ике егет чәчәк саталар. Берсе миңа чәчәк бирә:

– Менә бу чәчәкне Бәһия апаның каберенә илтеп сал әле, –  ди.

Мин инде:

– Ул бит бик еракта авылда, – дим.

Ул Бәһия апаны әллә бер тапкыр гына күргәнем бар иде бәләкәй чагымда, мин аны хәтерләмим дә. Авылда бердәнбер кызы гына яши. Ул да өлкән яшьтә. Кайткач, бу хәлне кызына сөйләдем. Ул миңа:

– Бер генә ел бармаган идек,  ел да бара идек, – диде.

Бу хәлдән соң мин бер әбигә хәер керттем, дога укуын сорадым. Үзем дә аптырыйм, бер җитмеш еллап күрмәгән кеше ни өчен минем төшемә керә?  Бу аңлата алмаслык хәл.

Тагын бер төшемне язам. Безнең подъезда торган яшь ир кеше үлгән иде. Шуны күрдем. Бу миңа әйтә:

– Бер яшь кенә кыз үлгән иде, шул алма сорый, –  ди.

 Шуннан мин бакчага чыгып алма эзли башладым. Агач яфраклары корып,  коелып беткән. Шуннан иртән тордым да, ике алманы юдым, күпмедер акча алдым да киттем җир асты юлы кырына. Анда чиркәү шәмнәре сатыла торган әби бар иде. Минем төшемә кергән Олег урыс кешесе. Шуңа инде хәерне урыс кешесенә бирсәм яхшырак дөресрәк булыр дип уйладым. Карасам, ике карчык тора. Мин:

– Сез урыслармы? – дип сорадым.

Шуннан мин аларга күргән төшемне сөйләп бирдем. Икесенә дә алма бирдем һәм дә акча бирдем:

– Чиркәүгә барсагыз, зинһар өчен, шәм куегыз, чөнки мин үзем мөселман кешесе, чиркәүгә мин керә алмыйм, – дидем. Алар вәгъдә итеп акчаны алдылар, рәхмәт әйттеләр.

Алар:

– Сезгә шундый төшләр керә икән, сез, димәк, изге кеше. Мәрхүмнәр изге кеше төшенә нәрсәдер сорап керәләр. Димәк ул яшь кызның каберенә беркем дә йөрмидер. Ярый, ул хәер сезгә савап булып барсын, – диде.

...Гомумән, төшләр төрле була. Нинди генә төш күрсәгез дә, яхшыга юрагыз.

 

Виниса ФӘТТАХОВА. Төшләр чынга аша (2)
Виниса ФӘТТАХОВА. Төшләр чынга аша (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас