Барлык яңалыклар
Дөнья бу
12 февраль , 10:26

Виниса ФӘТТАХОВА. Төшләр чынга аша (1)

Әнкәем килеп кочаклады да: – Бәбәем, нигә елыйсың? – ди. Мин әйтәм: – Төш күрдем, сине җиде елга төрмәгә утырталар икән дип. Төшем рас килде: мине җиде елдан соң гына әнкәм үзе янына ала алды. Яшәргә урын булгач кына. Ул төш исемә төшсә, әле дә елыйм.

Виниса ФӘТТАХОВА. Төшләр чынга аша (1)
Виниса ФӘТТАХОВА. Төшләр чынга аша (1)

Ни өчен төш күрәбез? Күргән төшең нәрсә сөйли, нәрсәгә юрарга? Кем аны ачыклап кына сөйләп бирә алыр икән? Минем уемча, беркем дә. Берәр нәрсә буласы булса, төш күрәсең, ул искәртә безне.

Балачакта төшкә игътибар да итмисең, шуңа онытылалар алар. Ә шулай да бер төш нык истә калган.

Сугыштан соң бик интегеп яшәдек: өскә кием юк, ашарга – ипи. Әткәем сугыш кырында ятып калды. Әткәемнең өлкән абыйсы, кечесе исән-имин әйләнеп кайттылар. Алар шәһәргә китеп урнаштылар. Әткәемнең энесен “төпчек абзыкай” дип йөртә идем.

Көннәрнең бер көнендә төпчек абзыкай кайтып керде. Ул инде күрде безнең җәфа чигеп торганны.

– Җиңгәчәй, –  диде әнкәйгә. – Син монда бик җәфа чигеп торасың, әйдә мин сине Свердловскига алып китәм, эшкә кертәм, тамагың тук булыр, торырга урын булгач, кызыңны да үзеңнең яныңа алырсың, –  диде.

Мин инде беренче сыйныфта укый идем. Беренче чирекне беткәч, әнкәй мине үзе Исанбайга әнисе янына илтеп куйды. Иртәгә әнкәйнең китәсе көне. Мин куркыныч төш күреп, кычкырып елап уяндым. Әнкәем килеп кочаклады да:

– Бәбәем, нигә елыйсың? – ди.

Мин әйтәм:

– Төш күрдем, сине җиде елга төрмәгә утырталар икән дип.

Төшем рас килде: мине җиде елдан соң гына әнкәм үзе янына ала алды. Яшәргә урын булгач кына. Ул төш исемә төшсә, әле дә елыйм.

Гомумән, яшь чакта төшләргә бик игътибар бирмисең. Әнкәм инде пенсиягә чыгып авылга кайтып китте. Аның туган көне җитә. Мин:

– Әнкәм, туган көнеңә кунаклар чакырырмын, дусларыңны, – дидем.

Үземә күрә әзерләнгән булдым. Дусларын чакырдым.

Тагын төш күрәм: тәлинкәдә 5-6 йомырка бар иде, барысы да сытылганнар. Йомыркалар ватылган булгач, мин өметемне өздем, әнкәй килми.

Дуслары килде – әнкәй килмәде. Аларга төшемне сөйләп бирдем. Әнкәй соңрак килде. Сәбәбе инде онытылган, хәзер исемдә юк.

Соңгы елларда бик күп төшләр күрә башладым, истә кала башлады. Шуннан төшлек китабы алдым, ул урысча төзелгән. Ни өчендер, урыс төшлегенең аңлатмасы да дөрескә туры килә.

...Әле әнкәй исән иде. Төш күрәм. Әнкәйнең авылдагы ахирәте Мөнәвәрә апа бар иде. Алар кызлары белән Свердловскида яшиләр. Ишек алды тулы халык. Уяндым да:

– Әнкәй, Мөнәвәрә апа үлгән, – дидем.

– Каян беләсең? –  ди әнкәй.

Төшне сөйләдем. Урам тулы кеше юкка гына җылмый бит инде. Ул вакытта төшлек китабым юк иде әле. Төшлектә дә барысы да тап килә дип булмый әлбәттә. Ихатага кеше күп җыелса, фаҗигагә була. Минем төшемә шулай керә, кемгә ничектер.

(Дәвамы бар.)

Фото: vecstock; Freepik.

Виниса ФӘТТАХОВА. Төшләр чынга аша (1)
Виниса ФӘТТАХОВА. Төшләр чынга аша (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: