...Җан бәргәләнде, сыкранды, өзгәләнде, тәннән чыгып китәргә теләде, нечкә генә сылу тәнен йолыккалады: “Чыгып китәм!”
Сабыйлары түр бүлмәгә аның караваты янына идәнгә елый-елый урын җәйделәр. Олы кызы, күз яшьләренә буылып, үзенә ничек кенә кыен булса да, энесен юатырга тырышты. Ул аны туганнан бирле үз канаты астына йөртә, һәрвакыт ярдәмгә ашыга, аның өчен утка-суга керергә дә әзер иде.
– Ят, туганым, әни хәзер кайта, әйдә, йоклый торыйк. Елама инде, тынычлан, мин яныңда бит.
– Әни кайда? Нигә һаман кайтмый? Мин куркам! – Энесе һаман тынычлана алмады, үзе дә кая керергә белмәгән апасын тарткалады.
Аларның шулай бер-берсен юатырга тырышулары, сыенышып йокларга ятулары Җанны икегә ярды.
– Мин Тәннән чыгып китсәм, балаларны кем карар?
– Картәниләре, картәтиләре карар әле.
– Нинди генә әйбәт булмасын, картәни белән картәти әти-әни түгел инде ул. Өстәвенә, картәниләре кырыс холыклы. Куенына алып юатмас, башларыннан сыйпамас, аркаларыннан сөймәс. Юк, Тәннемне ташлап китә алмыйм!..
– Ничек яшәргә җыенасың шул Җансыз кешеләр янында? Көн дә очрашып? Өйдә качып ята алмыйсың бит, балаларыңа ашарга, киенергә кирәк, акча эшләргә кирәк.
– Нишләргә соң?! Нишләргә! Кая барыйм?! Киңәш сорар кеше юк. Төн уртасы. Коеп яңгыр ява, күк күкри, яшен яшьни.
– Үләргә җыенган кеше яшеннән куркамы? Бар яланаяк, яланөс урам уртасына чыгып бас, бер мизгелдә яшен сугар да Тәннән ничек чыгып очканыңны сизми дә калырсың!
Тәне ишекле-түрле йөреде.
Җан шулай икегә бүленеп тарткалашканда, бәләкәй улы саташып, ыңгырашып елады, апасына тагы да ныграк сыенды. Җанның яртысы Тәнгә чытырдап ябышты:
– Юк, мин аларны калдырып китә алмыйм!
– Ярар, кал алайса, ярты Җан булып! Мин киттем!
Ярты Җанлы гәүдә бөгелеп төште. Шулвакыт караңгы өй эче яктырып китте, күк күкрәде, яшен яшьнәде, тик өй эчендәге яктылык сүнмәде, матур нурлар чәчеп, икенче бер Җан пәйда булды.
– Балам, балакаем минем, мин сине коткарырга килдем. Сабыйларың хакына кал син Җир йөзендә! Мин карт инде, миңа Җан кирәкми, ал үзеңә минем Җанымны да!
Бу аның картәнисе бит, әтисенең әнисе! Бәләкәй чакта яратып-сөеп үстергән, бишек җырлары җырлап йоклаткан, әкиятләр сөйләп юаткан, догалар укып өшкергән, такмаклап мунчалар керткән, тәмле-тәмле ризыклар пешереп ашаткан, җитәкләп йөртеп, туган якның матур урманнарын, тауларын, елга-су буйларын күрсәткән, җиләкле аланнарын өйрәткән кадерле, газиз картәнисе бит! Күңеле кителгән чакларда ничәмә-ничә тапкырлар башыннан сыйпап, аркасыннан кагып юатты ул аны. Аның белән йоклар өчен күпме бәхәсләште туганнары белән. Шулкадәрле йомшак, шулкадәрле җылы-рәхәт иде аның янында. Шул картинәсенең Җаны килгән бит аңа ярдәм итәргә.
– Тор, балам, күтәр башыңны! Син – Кеше бит! Көчле бул! Тормыш юлыңда кара йөзле, эчкерле, намуссыз, көнчел, комсыз кешеләр күп очрар, бирешмә! Сыгылма да, сынма да. Булат кебек нык бул!
Картинәсенең Җаны юк булды. Бүлмә караңгыланды. Идән уртасында, ялт-йолт килеп, бер сызык күренә. Гәүдә шуны атлап чыкты. Үткәннәр артта калды. Ул тураеп басты. Күзеннән аккан яшьләре урынына нурлар чәчелде.
– Мин яшәячәкмен! Мин көрәшәчәкмен! Аллаһ Тәгалә биргән Җаным аның үзе кебек үк кадерле миңа! Мин кыяташ кебек көчле рухлы, олы җанлы, булат кебек нык Кешемен!..
***
1958 елда Миякә районы Шатмантамак авылында туган. Җилдәр урта мәктәбен, БДУның татар теле булеген тәмамлый, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Иҗат җимешләре матбугатта даими дөнья күреп килә. 1999 елда Бәләбәйдә үткәрелгән “Илһам чишмәләре” бәйгесендә җиңеп, “Ата йорты” номинациясендә бүләк ала. Бүгенге көндә Бишбүләк районының Кыңгыр-Мәнәвез авылында яши, алты бала һәм оныкларын тәрбияли.