Дөнья бу
5 Февраля 2024, 07:08

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Хәтәрләре булган икән

"Хәлләрең ничек, сеңлем? Мин кайттым. Сиңа күлмәклек алып кайттым. Әни матур итеп тегеп бирер. Рәхәтләнеп киеп йөрерсең. Терел! – ди апа. Апа, аны йоклый, дип уйлаган икән. – Уян, сеңлем, уян! Күзләреңне ач!" – Ул кулы белән аның иңбашына кагылды. Һәм кычкырып җибәрүдән куркып, авызын каплады. Сеңлем дәшмәде. Тирән итеп тын алгандай итте, апага таба әйләнгәндәй булды. Селкенеп куйды да, шунда ук тынды. Апаны гына көтеп яткан булган икән

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Хәтәрләре булган икәнФәридә СӘЙФУЛЛИНА. Хәтәрләре булган икән
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Хәтәрләре булган икән

Ел саен Җиңү көне алдыннан тетрәнүләр кичерәм. Йөрәк сызлана, моңлана. Сугыш күпме кешенең гомерен өзде. Фронтта гына түгел, тылда да аның ялкыны кагылмый калмады, күңелләребезне ялмады.

Әлбәттә, шул сугыш булмаса, без дә әтиле булыр идек. Бер авырлык күрмәс, ачлыкны татымас, интекмәс идек. Минем берсеннән-берсе матур ике сеңлем исән булыр иде.

Иртә таңнан караңгыга кадәр әти-әни эштә. Эшләре авыр. Ул вакытта хатын-кызлар өчен декрет ялы каралмаган иде. Бала туар алдыннан җиңел эшкә күчерү дә юк. Баласы туганчы хатын-кыз эштә. Еш кына сабыйлар кырда туа иде.

...Әнием эштән авырып кайтты. Басып та тора алмый. Күзләре яшьле. Әтием аны медпунктка алып китте. Әниемне куна калдырганнар. Ул аннан үле туган баласын күтәреп кайтты. Ул минем 1943 елда туган Мәдинә сеңлем буласы иде.

Ефәк сеңлем сугыштан соң үлде. Бүген сугыш бетте дә, иртәгә бәхетле мул тормыш башланды, дию дөреслеккә туры килмәс иде. Сугышның ялкыны алтмышынчы елларга кадәр сузылды. Илебезнең яртысы Уралга кадәр диярлек җимерелгән иде. Аны торгызу өчен аз көч түгелмәде, илне төзекләндерү озакка сузылды. Ачлык, ялангачлык, авырлыклар һаман дәвам итте. Әти сугыштан кайтмады. Бер әнигә дүртәүбез. “Нужа” дигән шулпаны чөмердек кенә. Артыгы белән.

Кояш баерга җыена. Әни эштән кайтып, сыер саварга әзерләнә. Без Ефәк сеңлем белән аның янында уралабыз. Әни сыер саварга утырды. Чиләккә ак җепләр кебек сузылып, туктаусыз көйләп, сөт акканын күзәтәм. Шулчак сеңлем кинәт каты кычкырып елап җибәрде. Йөгереп, аның янына бардым. Ни күзем белән күрим, ул күлмәге белән сыерның мөгезендә эленеп тора. Сыерга якын барган булган, ә анысы башын чайкап җибәргән уңайга күлмәген эләктергән. Кит, якын йөрмә, диюе булгандыр инде сыеркаебызның. Йөгереп килеп, әнигә әйттем. Ул, чиләген читкә куеп, сыерның алдына чыкты һәм тиз генә сеңлемне эләктереп тә алды.

Ярый сыер акыллы, сеңлемне мөгезеннән алганны сабыр гына көтеп торды. “Бер үлемнән котылдың”, – дип, әни Ефәкне күтәрмәгә китереп утыртты. Шул вакыйга искә төшкән саен йөрәгем жу итеп китә.

Сугыш вакыты. Ашарга берни юк. Бәрәңге чәчәк ата гына башлаган. Бүлбеләре борчак зурлыгы гына.

Авылыбыздан ерак түгел Теркелек дигән тау бар. Яланында җиләк күп була. Тауның икенче ягында Атаубаш авылы. Атау елгасы тау-таш арасыннан чишмә булып чыга да безнең авылга килә. Суы тәмле дә, салкын да.

Төштән соң гына Теркелеккә өчәүләп, абый, мин, сеңлем, менеп киттек. Җиләк тапсак, җыярбыз, җыярлык булмаса, ашарбыз, дигән булдык. Җиләк бар иде, әмма пешмәгән, каты, ямь-яшел. Ефәк җиләкне ашамакчы булгач, аны җиләк ашавыннан туктатып, әйдә, калма, дип ары киттек. Бераздан әйләнеп карадым. Киләме? Арттарак калып булса да килә.

­– Шәбрәк атла! Бездән калма!

Күпмедер вакыт җиләклекләрне караштырып йөрдек тә кайтырга булдык. Ефәкнең эзе дә юк.

– Ефәк! Ефәк! Син кайда? Кайтабыз! Монда кил! – дип, кычкыра-кычкыра ары бардык, бире килдек – юк.

Абыйның күп уйлап тормый, әйтми-нитми урманнан кайтып китә торган гадәте бар иде. Бер шулай Төлкелекулга көртмәлеккә[1] барганда абыйны югалттык.

Кычкыра-кычкыра эзләдек.

– Йолдыз кайтып җитеп барадыр инде, – ди күрше Финә апа. – Әйдәгез, әкренләп, дәшә-дәшә кайтыйк.

Урманны чыктык. Кара елгага таба төшеп барабыз.

– Әнә Йолдыз Кара елганы чыгып, таудан менеп бара. Җитмәсә, утынга коры агач сөйрәгән, хәстәрле. Әйттем бит, ул югала торган малай түгел, – дип кычкырып җибәргән иде Финә апа.

Абый авылга таба борылды. Ул Ефәк тә шулай кайтып киткән икән, дип уйлаган булган. “Мөгаен, кайтып киткәндер, өйдә утырадыр әле”, – дип, мине  ашыктыра. Кайттык, сеңлебез юк. Әни эштән кайтмаган. Караңгы төште. Нишләргә белми, бер өйгә керәбез, бер урамга чыгабыз. Әни кайтты, аңа әйттек. Ул күрше-тирәгә дәште. Берничә кеше сеңелкәшне эзләп китте. Безне ияртмәделәр. Утыра торгач, йоклап киткәнбез. Иртән белдек: тапмый кайтканнар.

Тагын барып, эзләп табып алып кайттылар. Аны бер урыс очратып, безнең авылга китермәкче булган. Юлда эзләүчеләргә очрап, баланы әнигә тапшырган. Сеңлем нык өшегән, теше тешкә тими, үзе калтырап тора. Сөйләшә дә алмый. Әни мичкә ягып җибәрде. Күп итеп әрекмән яфрагы җыеп алып керделәр. Идәнгә юрган җәеп, өстенә җылытылган әрекмән яфраклары түшәделәр. Ефәкне шунда салып, яфраклар белән урап, төреп куйдылар. Кайнар сөт эчерделәр. Ул аны эчә алмый, көчкә генә йоткан булды.

Пешмәгән яшел җиләкне күп ашаган. Эче күбеп, авыртуга түзә алмый, шыңшып елый. Бераз җылына төшкәч, бүрәнә тәгәрәткән кебек, бала уралган төргәкне әле – бер, әле икенче якка озак әйләндереп маташтылар. Шулай тәгәрәтә торгач, эчен йомшарта алдылар. Ниһаять, сеңлем күзләрен ачты, әкренләп айныды, сөйләшә башлады.

Ул шушы туң җиләкне күп ашап, исереп, башы әйләнеп яткан иткән. Безнең кычкырганны ишетсә дә, җавап бирә алмаган. Үзебезнең авылга кайтам, дип, ялгышып, Атаубаш авылы ягына юнәлгән. Күпмедер атлагач, башы әйләнеп, яңадан егылган. Аннары талчыгып йоклап киткән. Төнлә уянган, кыштырдаулардан, җилнең агачлар белән уйнавыннан, этләр өрүеннән (бәлки бүре дә улагандыр) куркып, агач башына менгән. Ничек менде икән, дип һаман да аптырыйм. Теге ир аны шул агач башыннан ярым үле хәлендә күтәреп алган.

Сеңлебез озак кына чирләп ятты. Төрлечә дәваладылар, үлән төнәтмәләре эчерделәр, багымчы Бәдерниса әби килеп, кот коеп та йөрде. Карттаебыз Фәйрүз улы Бәйтулла (ул указлы мулла иде) догалар укып, сеңлебезне өшкерде. Тырыша торгач, Ефәк терелде. Тагын бер үлемнән исән калды.

Матур да, уңган да буласы иде ул. Кул эшенә оста иде. Апага бирнәне ул әзерләде. Көннәр буе эш өстендә утырды. Апа белән әни колхозда эштә, мин йорт тирәсен карыйм, аш-су белән булашам, абый абзарда мәшгуль, ә сеңлем тегә, чигә. Укуын да тик “бишле”гә генә тәмамлап, алтынчыга күчте. Көяз иде. Бизәнергә, төзәнергә яратты, купшы киенде. Без кигән тышсыз, тиресен әни үзе иләгән, үзе теккән тунны кияргә теләмәде. Ямьсез, имеш. Әни аңа, назлы кызына, каракүк сатиннан итәге белән пинжәк тегеп бирде. Март аенда шуларны киеп йөрде. Башына юка гына яулык бәйли. Без талымсыз булдык, абый белән икебез тун киябез, мин башка сарык йоныннан бәйләгән шәл ябынам.

Язгы каникулда салкын тиеп авырып ятты. Әни аңа әйтеп тора, ул тыңламый. “Кызым, көннәр салкын тора. Тун киясең килмәсә, әнә фуфайка киеп йөре”, – ди. ­Ямаулы, иске, төссез фуфайканы киясе килмәгәндер инде. Яңасы юк иде шул, заманы шундый иде.

Җәй җитте. Әмма язгы әче җилләр, иртәнге-кичке суыклар эзсез үтмәде, сеңлебез тагын чирләп китте. Озак, каты авырды. Төне буе кычкырып елап, әнине чакыра. Ә әни аны кочаклап янәшендә ята. Ул саташа, әни, мине коткар, минем үләсем килми, дип кычкыра. Үзе дә йокламый, безне дә йоклатмый. Әни күкрәгеннән җанын суырып алып бирердәй булып үрсәләнә, тик ярдәм итә алмый.

Сугышта булып кайткан табиб Галимҗан абый дәвалады аны. Әнигә “менингит” дигән чир булуын әйткән, терелерлек түгел, дигән.

Беркөнне сеңлем: “Мине бакчага алып чык әле. Бакчабызны күрәсем килә”, – диде.

Бәләкәй бакчада да, зурысында да булдык. Һәрбер түтәл янында тукталып, озак кына карап торды, үзе бертуктаусыз сөйли. Бакча артларын да урап килдек.

Бу аның йорт-кура, бакчалар белән хушлашуы булган икән. Шул көнне кичен, кояш баер алдыннан телдән язды, кулларын бутап, нидер әйтергә маташты. Аннары кәгазь, каләм сорап алды. Ниндидер сызыклар сызды, нәрсәдер аңлатырга маташты...

Апа белән җизни Карпачауда торалар иде. Аларга хәбәр иттек. Кичкә таба килеп җиттеләр.

– Хәлләрең ничек, сеңлем? Мин кайттым. Сиңа күлмәклек алып кайттым. Әни матур итеп тегеп бирер. Рәхәтләнеп киеп йөрерсең. Терел! – ди апа. Апа, аны йоклый, дип уйлаган икән. – Уян, сеңлем, уян! Күзләреңне ач! – Ул кулы белән аның иңбашына кагылды. Һәм кычкырып җибәрүдән куркып, авызын каплады.

Сеңлем дәшмәде. Тирән итеп тын алгандай итте, апага таба әйләнгәндәй булды. Селкенеп куйды да, шунда ук тынды. Апаны гына көтеп яткан булган икән. Тынычланып, якты дөньядан китеп барды... Урыны оҗмахта булсын.

 

 

 

[1] Көртмәлек – (русча) черника.

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Хәтәрләре булган икән
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Хәтәрләре булган икән
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас