Дөнья бу
28 Января 2024, 09:56

Айгизәр НОГМАНОВ. Якты хатирәләр. Нәсер

Бу йорт әбием белән бәйле. Ул, якты хатирә булып, гел күңелдә, уемда йөри...

Айгизәр НОГМАНОВ. Якты хатирәләр. НәсерАйгизәр НОГМАНОВ. Якты хатирәләр. Нәсер
Айгизәр НОГМАНОВ. Якты хатирәләр. Нәсер

Ак рамлы, зәңгәр чәчәк белән бизәлгән, челтәрле тәрәзә... Аның төбендә – корыган һәм бик очлы энәле кактус, балчык чүлмәк. Энәләре, менә хәзер тешләп алам, дигән кебек тоела. Бу үсемлек янында дару гөле – алоэ, тал чыбыгыннан ясалган чүлмәккә чүмәшеп, хуш исен бүлмәгә тарата кебек. Бу серле искә сары-каралы шөпшә очып килеп, шул үсемлекләр тирәсендә бөтерелә. Ул күзгә чалына да кинәт чүлмәк артына посып югала. Идәнгә бассаң, ялт итеп чагып та алырга мөмкин. Ә аннан төннәр буе кашынып чыгасың...

Тәрәзә артында өстәл тора, аның өстендә – гәзитләр, төрле-төрле дарулар. Бәйләм өчен җеп йомгаклары бер тартмага салынып куелган. Алар һаман үзенең хуҗасын көтә кебек – һәрберсе үз урынында. Өстәл астында агач урындыклар тезелеп баскан. Өйнең сул почмагында зур көзгеле сервант тора. Анда – җепләр, дарулар, савыт-саба, ике китап ята. Көзгенең почмагына ике портрет эленгән. Фотосурәтләрдә ике якты ир-ат йөзе. Берсе – инде бабай, икенчесе – яшь егет.

Өйнең нарат бүрәнәләреннән һаман хуш ис аңкый. Тәрәзәгә каршы ике карават куелган. Алар өстендә – йомшак мендәрләр. Мендәрләргә шәл җәелгән, ләкин инде күптән тиелмәгән килеш яталар.

Ә бакчада, тәрәзә алдына, башын иеп, балан үсеп утыра. Аның астында – ландышлар, бөрлегәннәр, ат кузгалагы, башка үләннәр. Йортның уң ягында яшелчә бакчасы урнашкан. Аның уртасында агач кое тора. Коедагы чиләк тутыккан инде. Кайчандыр монда помидорлар, кыярлар, чияләр үсә иде. Күпләп бәрәңге чәчелә иде. Коедан ерак түгел зур ике улак. Алар чуеннан ясалган. Ишек алдын койма уратып алган. Аның буявы күптән җиргә сибелеп коелган. Капка да моңсуланып ябылган килеш тора.

Нидер җитмәгән кебек бу йортка. Әллә хуҗасы микән? Әйе, хуҗасыз ул үзенең төсен, ямен югалткан. Ятим баладай әрнегән кебек тора...

Бу йорт әбием белән бәйле. Ул, якты хатирә булып, гел күңелдә, уемда йөри...

Әбием авылына барганда таудан ук күренә аның йорты. Ул өйне күргән саен әбиемне искә төшерәм. Бу тойгылар миндә ниндидер җылылык, мәхәббәт хисләрен уята...

Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринар медицина академиясе студенты.

 

Айгизәр НОГМАНОВ. Якты хатирәләр. Нәсер
Айгизәр НОГМАНОВ. Якты хатирәләр. Нәсер
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас