Дөнья бу
13 Января 2024, 17:41

Мессинг – тылсым иясе

Мессингның могҗизалары һич кенә дә уйдырма түгел. Алтмышынчы еллар уртасында ул Уфага да килгән.

Мессинг – тылсым иясеМессинг – тылсым иясе
Мессинг – тылсым иясе

Вольф Мессинг – кеше уен “укый” белә торган телепат һәм теләгәнен башкаларга сүзсез генә җиткерүче, аларның аңына тәэсир итә алучы гипнотизер, үткән гасырның 40нчы елларында ук Советлар Союзындагы “законлаштырылган” бердәнбер миллионер була. Әмма ул нигәдер хакимияттә үзенә карата ышаныч тудыра алмый, аны һәрчак читләштерергә тырышалар.

Мессингның могҗизалары һич кенә дә уйдырма түгел. Алтмышынчы еллар уртасында ул Уфага да килә, Башкорт дәүләт филармониясендә чыгыш ясый. Анда ул берничә тамашачыны сәхнәдә баскан килеш “йоклата”, алардан төрле хәрәкәтләр ясата (тегеләр “җиләк җыя”, “су керә”, “эссе булганлыктан” чишенә башлый һ.б.), күзе бәйле килеш залга яшерелгән әйберне таба.

 

Гитлер дошманы

 

Вольф Мессинг Польшада ярлы гына бакчачы яһүд гаиләсендә туа. Бәләкәй чакта ул лунатизм (йоклаган килеш йөрү) чиреннән интегә, өеннән качып китә. Поездда ул тикшерүче кондукторга гәзит кисәге суза һәм ...кондуктор аны билет буларак кабул итә! Шунда ул үзенең тылсымга ия булуына төшенә. Невропатолог Абель исә аны, мәрткә киткән хәленнән чыгарып, бу балада телепат һәм гипнотизер сәләтенең билгеләре булуын ачыклый. Мессинг шулай ук бөек галимнәр Эйнштейн, Фрейд һәм Махатма Ганди игътибарыннан да читтә калмый. Ул фашист Германиянең җиңеләчәген алдан әйтә, Гитлерның шәхси дошманына әверелә һәм аны тоткан өчен фюрер 200000 марка акча вәгъдә итә. Мессинг гестапо тырнагына каба, әмма сакчыларны гипнозлап, үзенең камерасына бикли һәм икенче каттан сикерә...

Тылсымчы Сталин белән дә очраша. Аңа да үзенең “һөнәрләрен” күрсәтә. Юлбашчы, трубкасын пыскытып, йөренеп ала да: “Болай банк таларга да мөмкин бит”, – ди. Чынлап та, Вольф Мессинг, гади дәфтәр битен күрсәтеп, дәүләт банкыннан 100000 сум акча ала. Махсус үткәрү кәгазе күрсәтми генә Сталин резиденциясеннән чыга, аңа сакчылар хәтта честь биреп калалар. Юлбашчының улы Василий Сталинны үлемнән коткара: аңа яраткан хоккей командасы белән бергә очуны тыя, ә самолет Свердловск янында һәлакәткә эләгә...

Болар хакында күп тапкыр хәтта Совет матбугатында да язылды. “Хәтта” дигәннән, совет чорында андый сәләткә ия булган кешеләр турында язарга ярамый иде. Димәк, Мессинг, чынлап та, тылсымчы булган һәм моны “ата атеистлар” да таныган.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: Культурология. ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас