Дөнья бу
11 Января 2024, 13:35

Яхъя бәете

Башкортстанның Бакалы районы Иске Корыч авылында кайчандыр булган фаҗигага багышлап чыгарылган бу бәет.

Яхъя бәетеЯхъя бәете
Яхъя бәете

Әнкәй мине тапкачтын да

Ак биләүгә биләгән.

Ак биләүгә биләгән:

“Гомерең булсын”, – димәгән.

Бик бәләкәй чакларымда

Ятим калдым әткәйдән.

Әткәй үлгәч, күп тә тормый

Вафат булды әнкәй дә.

Шулай итеп ятим калдым

Яшь чагымда әткәйдән.

Әнкәй үлгәч, үстем инде

Бер ятим әбекәйдә.

Әбекәй белән икәү генә

Тора идек бер өйдә.

Бу өйләрдә яшәгәндә,

Уйламадым берни дә.

Кырык җиденең июнь аенда

Көннәр җылы һәм аяз.

Төннәре дә шул ук инде –

Дымлы, җылы һәм аяз.

Шундый көннәрнең берсендә

Уйладым мин барырга,

Сәкәм дигән зур авылның

Данлыклы базарына.

“Базарларга барам”, – дигәч,

Әбекәй әйтә: “Барма”, – дип.

Их, әбекәй, шул чагында

Эчләрең сиздемени?

Сызылып таңнар аткан чакта

Чыгып киттем берүзем;

Базарларга барам, диеп,

Ашыгып барам үзем.

Авыллардан чыккан чакта,

Бер кеше дә тапмадым;

Инде хәзер ялгыз башым

Юлдан бара башладым.

Сызылып таңнар аткан чакта,

Кара урман күренә;

Күңелләрем сизгән кебек,

Авыр бару үземә.

Авылга да ерак түгел,

Кара урман күренә;

Урман авызына кергәч,

Күпере дә беленә.

Бара торгач, барып җитәм

Шушы күпер янына;

Сандугачлар сайрашалар

Минем тирә-ягымда.

Күпердән дә чыгып киттем,

Таудан менә башладым;

Эчкәйләрем сизгән кебек,

Уйлар уйлый башладым.

Инде хәзер таудан менәм,

Карыйм тирә-ягыма;

Бернәрсә дә күренми шул

Инде минем янымда.

Тауга менеп җиткәчтен дә

Сала юлы тар кебек;

Хәзер инде бу тирәдә

Шикле кеше бар кебек.

Таудан-тауга менү белән

Кызу бара башладым;

Бөтен тәнем калтыранып,

Әллә нишли башладым.

Сала юлыннан барганда,

Карадым мин сул якка;

Ни күзләрем белән күрим,

Бер кеше бар шул якта!

Күрү белән шушы кеше

Миңа килә башлады;

Аякларым калтырана,

Атлый алмый башладым.

Сызылып таңнар аткан чакта

Атлый бу миңа таба;

Алып китте йөзе кара

Мине урманга таба.

Бу кеше килеп тоткачтын,

Нишләргә дә белмимен;

Тирә-ягыма каранам,

Үземә ярдәм эзлимен.

Урман эченә кергәч тә,

Карыйм агач башына.

Инде хәзер шушы кеше

Җитәр минем башыма.

Кинжаллары ялтырый,

Бөтен тәнем калтырый;

Бер урысча, бер татарча

Бу миннән нидер сорый.

Бу урманның эчләрендә

Кискәннәр каен башын.

Бу кешенең кулында

Бетәдер минем башым.

Кинжал белән кизәнә,

Минем тәнем чиркана;

Ничек кулы барды микән –

Китереп тыкты җилкәмә.

Кинжал салкынын сизгәч тә,

Башым түбән иелде;

Өстемдәге күлмәкләрем

Кара канга күмелде.

Башыма казаган чакта,

Тотып алдым кинжалын;

Кинжалларын тоткан чакта,

Өзелде бармакларым.

Тауны менеп җиткәчтен дә,

Карыйм авылга таба.

Башкаема кинжал тыккач,

Кан тамырларым ага.

Җилкәләрем сызлап аугач,

Җан бирәлми тилмердем;

Янымдагы үләннәрне

Канга буяп бетердем.

Шулай итеп, Яхъяны

Юлга чыккач, тотканнар;

Ярты пот ашлыгы өчен

Башына кинжал тыкканнар.

Матур урман буйларыннан

Киләләр гармунчылар.

Җаннарымны биргән чакта

Булмады ярдәмчеләр.

Базардан кайткан кешеләр

Урманнарга кергәннәр;

Яхъяның канлы гәүдәсен

Алар шунда күргәннәр.

Яхъяның, мескенкәйнең

Күзкәйләре йомылган;

Башкаеның биш җиренә

Кинжал белән тыгылган.

Бу урманның уртасында

Шомырт чәчкә атадыр.

Яхъя, мескен, бөкерәеп,

Кан эчендә ятадыр.

Җилкәсеннән дә суйганнар,

Кулкайларын кискәннәр;

Шулай итеп, Яхъяны

Суеп, үтереп киткәннәр.

Яхъя мескен, үләлмичә,

Башын өстерәп йөргән;

Янындагы үләннәрне

Канга буяп бетергән.

Атасыннан, инәсеннән

Ятим калды бу бала;

Шулай итеп, җәзаланып

Үтерелде бу бала.

Тугыз йөз егерме сигездә

Туган иде бу бала;

Кырык сигезенче елда

Дөньялардан югала.

Кояшкай күтәрелгәндә,

Бу мескенне суйганнар;

Ярты пот ашлыгын ашап

Ун ел буе торганнар.

Кара урман уртасында

Яхъяны суйганнар;

Каберенә ташлар куеп,

Исемен язып куйганнар.

Яхъя мәрхүм әйбәт иде

Бик күп эшләр эшләде;

Шулай булулары аның

Төшенә дә кермәде.

Дөньяларда шундый эшләр

Булгалаган ул чакта.

Яхъяны үтергәннәр

Базарга барган чакта.

Бу бәетне укыганда

Барыгыз да тыңлагыз.

Ялгызыгыз юлга чыгып,

Яхъя кебек булмагыз!

Кара урман эчләренә

Берьялгыз сез кермәгез!

Төнлә ялгыз юлга чыгып

Әрәм була күрмәгез!

(2001 елда Башкортстанның Бакалы районы Иске Корыч авылында Сәкинә Сәлимовадан (1921 елгы) БДУ студенты Светлана Гарифуллина язып алган.)

Фото: https://ru.freepik.com/

Яхъя бәете
Яхъя бәете
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас