Дөнья бу
9 Января 2024, 16:51

Нәгыйм Ярмөхәммәтов. Тирәк каргышы

Менә могҗиза, төнлә йокыга киткәч, кемдер үзәк өзгеч итеп елый башлады. Өндә андый тавышны бервакытта да ишеткәнем юк. Балалар да тынычсызлана, уяналар, йокыга китсәк, тагын елау тавышы ишетелә.

Нәгыйм Ярмөхәммәтов. Тирәк каргышыНәгыйм Ярмөхәммәтов. Тирәк каргышы
Нәгыйм Ярмөхәммәтов. Тирәк каргышы

Тирәк – талның бер төре. Стәрлебаш ягында яшәүчеләр аны өянке дип тә йөртә. Элек-электән карасу-соры кабыклы, озын тар яфраклы, зур кәүсәле булып үсүче бу агачны кабиләнең, ыруның, йортның символы итеп, ата-бабалар авылга нигез салганда, йорт төзегәндә су буйларына, өй кырына изге агач дип утырткан булган. Ул өянкеләр тирә-яккә ямь биреп, 250-300 ел яши. Яши генә түгел, яз җитсә, май айларында беренчеләрдән булып чәчкә атып, бал бирә. Игътибар итсәгез, бал кортлары бу тирәк янында гөжләп тора. Шуның өчен ата-бабалар бу агачны изге санаган, аңа балта чапмаган, ботакларына яңа туган бала бишеген асып, тирбәтә торган булганнар. Авылга килен төшкәндә ул беренче булып бу зур мәһабәт тирәккә сәлам биргән. “Тик торган караулы тирәккә тимиләр”, “Тирәгең барда –терәгең бар”, дигән халык мәкальләре дә зур мәгънәгә ия. Шунысын да әйтергә кирәк, тирәк кеше яшәгән урында гына үсә. Ул үсә икән, бу урында кайчандыр авыл яисә су тегермәне булган дигән сүз. Сез аны бервакытта да урмандагы су буйларында очратмассыз. Үзе орлыктан да таралып үсеп бармый. Аны бик гади генә итеп, агачның ныклы ботагын кисеп алалар да, су буена я йорт янына метр тирәсе тирәнлектә чокып утырталар. Ул шул елны ук тамыр җәя, ботак җибәрә дә яшеллеккә күмелә.

Бу купшы тирәкләр безнең район биләмәсендәге Өршәк, Куганак, Стәрле, Тәтер, Күндерәк елгалары буйларына урнашкан Айтуган, Яңгырчы, Иске Калкаш, Ибракай, Карагыш һәм башка авылларда аеруча күп һәм дөньяга ямь биреп утыра. Шагыйрь, язучы, рәссам, музыкантларның күбесе үзләренең иң яхшы әсәрләрен тирәк күләгәсе астында иҗат иткән. Миякә районының Туксанбай авылында туган бөек әдибебез Мифтахетдин Акмулла да үзенең шигырьләрен чишмә янында үскән өянке астында язган, диләр.

Кайчандыр Тәтер-Арслан авылының «җиде тирәк авылы» дигән исеме дә булган. Тәтер елгасы яры буйлап аралары 30-35 метрдан да артмаган арада җиде тирәк тезелеп үсеп утырган. Мәрхүмә әниемнең: “Бу тирәкләрне кыз чакта колачлап үлчи идек. Җиде-сигез колачлы иделәр”, – дип сөйләгәне истә калган. Революциягә кадәр яшәгән өлкән буын кешеләренең дә бу агачларны сагынып: “Бик юаннар иде, буйлары 30-40 метр булыр иде”, дип сөйләгәннәре хәтердә. Ырынбурдан Стәрлетамакка безнең авыл аша үткән мәгърифәтче Риза Фәхретдин дә: “Җиде тирәкле авыл аша үтгек”, дип язып калдырган.

Бу тирәкләр кая булган, дигән сорау мине һәрвакыт борчыды. Гомер иткәндә алар белән бәйле өч үзенчәлекле вакыйганың шаһиты булгач, болар хакында сезгә дә язарга булдым.

Җиде өянке 1918 елга кадәр үсеп тирә-якка ямь биреп утырган. Авылга нигез 1740 елларда салына, шулай булгач, бу агачлар шул елларда утыртылгандыр. 1918 елда авыл халкы утынга кытлык кичерә. Бу вакытта авыл өч катламга – “хозяиннар”, “припущенниклар”, “мещаннар”га бүленә. Авыл уртасында яшәгән “хозяиннар” җиде тирәкне кисәргә дигән теләк белән староста Әхмәт Рысаевка мөрәҗәгать итә. Әхмәт тирәкләрне бары тик “хозяиннар”га гына кисәргә мөмкин дигән әмер чыгара. Аларны кисү бик авыр була, такта яра торган озын пычкыларны эшкә кушалар. Утын кисүчеләргә эш барышында ниндидер ыңгырашкан, ят тавышлар ишетелә. 1919 елның җәендә халык каршы тау буенда ак күлмәк кигән җырлап-елап йөрүче сыннар күрә башлый.

1920 елда бу өянкеләр киселеп бетеп, ягулык итеп кулланыла. Ә

1921 елның июлендә “хозяиннар” яшәгән биләмәдә янгын чыгып, 137 йорт янып бетә. Бу биләмәдәге Кызыл мәчетнең капка баганалары гына яна, Зәңгәр мәчеткә бөтенләй ут капмый, чөнки аларга утын икенче урманнан кисеп ягыла. Авылның уртасын ярып яткан Ком чокыр аша сикереп, ут бу ярда урнашкан 4-5 йорт арасыннан Әхмәт Рысаев өенең көлен күккә очыра. Шушы ут өермәсе эчендә ике салам түбәле өй генә исән кала. Ни өчен дисезме? Бу хуҗалыклар “хозяиннарга” карамаганнар, аларга тирәк утыны бирелмәгән.

Фаҗига моның белән генә бетми. Авыл тарихын, шәҗәрәсен тикшереп китап язганда миңа шуларны ачыкларга туры килде. Тәтер-Арслан авылында 1920 елгы исәп алу мәгълүматлары буенча 426 йортта 1077 ир һәм 1199 хатын-кыз, 1925 елда исә 203 йортта 677 ир һәм 459 хатын-кыз яшәгән. 1920 елдан 1925 елга кадәр авылдан меңнән артык кеше югалган яисә дөнья куйган. Моңа 1921 елгы ачлык, тиф һәм башка авырулар таралу сәбәп була. Әмма күрше авылларда бу кадәр үк корбан булмый.

1970 еллар уртасында Тәтер елгасы артында бәрәңге бакчала–ры барлыкка килде. Менә шушы тугайлык уртасында дүрт-биш колачлы тирәк үсеп утыра иде. Мостафа абый (исемен үзгәртеп язам) үзенә бүлеп бирелгән бакча уртасындагы тирәкне, бәрәңге утыртырга комачаулый, дип кисәргә карар итә. Бу эшкә мотопычкы белән агач кисеп йөрүче Фәсхетдинне яллый. 25-30 метрлы тирәкне читкә чыгарып ташлыйлар.

Фәсхетдиннең: “Бу агачны кискәндә полотноны сындырдым, кайткач авырып яттым”, – дип сөйләгәне истә калган. Шуннан башланды да инде. Бу тирәдә яшәүчеләр инде ничә еллар елаган, ыңгырашкан тавышлар ишетәбез, диләр иде. Мостафа абый каты чирдән авырып үлде, үзе артыннан улы дөнья белән хушлашты. Җиде елдан кызы да вафат булды. Әлеге вакытта икенче улы да дәваханәдән чыга алмый. Күрәзәчегә баргач: “Сезне бик зур җан каргаган”, дип кайтарган.

Мин үзем совет чорында тәрбияләнгәнгә күрә хорафатларга ышанмадым. Укытучы буларак, җәйге каникул вакытында балалар белән Урал аша Блюхер походының юлын эзләргә, Аксаков, Чехов яшәгән җирләргә җәяүле походлар оештыра идек. Башкортстанның нинди генә почмагында булмадык. 1967 елда 6 сыйныф балаларын ияртеп, Чехов шифаханәсенә юлландык. Бездән 92 чакрым ераклыкта урнашкан шифаханәгә берничә тәүлек бардык. Маршрут Әлшәй районының Гайнәямак авылы аша уза. Авылны чыккач, тирәкләр үсеп утырган тугайга тукталдык. Таудан елга төшә, кырыйда гына су тегермәне он тарта. Ерак та түгел тавык фермасы, әтәчләр кычкыра. Июнь ае. Төнлә йоклаганда минем колакка кемнеңдер җырлаган тавышы ишетелә. Торам, дежурдагы укучылардан сорасам, алар ишетмәгән. Кыскасы, без төн буена саташып чыктык. Бу походта катнашкан укучылар мәктәпкә очрашуга кайткан саен бу “җенле урынны” әле дә искә ала.

Шушы ук маршрут буенча 1981 елда 7 сыйныф укучылары белән поход оештырдым. Шул ук урында төнгелеккә туктадык. Тегермән туздырылган, куласасы аунап ята. Тугайның яме киткән. Ике тирәк төбенә ут капкан, берсенең эче куыш, пыскып янган ут куышлыктан өскә үрмәли. Менә могҗиза, төнлә йокыга киткәч, кемдер үзәк өзгеч итеп елый башлады. Өндә андый тавышны бервакытта да ишеткәнем юк. Балалар да тынычсызлана, уяналар, йокыга китсәк, тагын елау тавышы ишетелә. Җил борылганда, палаткаларга төтен керә башлагач, янып утырган тирәкләрнең төбенә су сибеп януны туктаттык. Сәгать дүртләр тирәсе иде. Шуннан соң бу елаган авазны ишетмәдек. Балалар бу урынга “Елак” исеме кушып, альбом төзеде. Ике походның да альбомнары мәктәп музеенда саклана.

Ата-бабаларыбыз гомер буена истәлек итеп агач утырткан, ялгыз агачка, ташка кул тидермәскә кушкан, аны саклаган. Әйткәндәй, Миякә районының Бәләкәй Кәркәле авылы янындагы басу уртасында үсеп утыручы ялгыз имән тимер ихата белән уратып алынган. Килеп күрегез. Бу түгәрәк имән янында теләгән теләкләр кабул була, ул чирдән арындыра, ди. Мәхәббәткә сусаган кешеләр үз теләкләрен имәнгә сөйләсә, кавышмыйча калмый, ә кавышкач, гаиләләре имән кебек таза, нык була икән, диләр.

Дөнья хикмәтле ул, җәмәгать.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас