1921нче ел. Акрын гына шыгырдап ишек ачылды. Өй хуҗасы Садрикамал башын күтәрмичә, акрын гына тавыш белән эндәште:
– Кем йөри анда?
Ишек төбеннән шулай ук акрын тавыш белән җавап ишетелде:
– Мин идем бу, Садрикамал. Ясаклы урамыннан Кара Гобәй.
– Торырга да хәлем юк, Гобәй абзый. Ачмын. Үт, утыр.
Кара Гобәй, алга үтеп, сәке йөзлегенә утырды. Кулларын күтәреп кыска гына дога укып, битен сыпырды.
– Син дә бетерешкәнсең, Садрикамал. Бик чибәр хатын идең бит син, бу ачлык килгәнче.
Садрикамал дәшмәде, хәле юк иде.
– Яныңда, юрган астында кызыңмы?
– Кызым, Сәрвәр.
Икесе дә бераз дәшмичә утырдылар. Тамагын кыргандай итте дә Кара Гобәй нигә килгәнен әйтте:
– Эһһем, эһһем! Минем килүемнең сәбәбе үлем яисә яшәү белән бәйләнгән бит, Садрикамал. Син дә ачтан үлем хәленә килеп җиткәнсең, менә мин дә ачмын, көчкә килеп җиттем синең Чишмә урамына. Әйдә, без икәү кушылыйк. Синең өйне сатыйк. Кызың белән икегезне мин бүген үк үземнең йортка алып кайтып китим. Иртәгә мин синең йортны өч пот онга сатырмын. Алучысы бар. Инде анда сөйлиләр. Әмрик дигән дәүләт кукуруз дигән иген җибәргән. Иртәгә шул кайта икән Эстәрлетамактан. Иншалла, үлмәбез. Тор, Садрикамал. Азрак чүпрәкләреңне җый да киттек миңа кайтып...
Ярты сәгать чамасы үтүгә, ике тәгәрмәчле “уфалла”га тугыз яшьлек, йөрүдән туктаган кызчык Сәрвәрне утыртып, юк-барны төяп, Садрикамалны алдан, арба тәртәсенә тотындырып, Кара Гобәй аларны акрын гына атлап Ясаклы урамына, ач үлемнән коткарып, алып кайтып китте...
Фото: freepik.com