Дөнья бу
20 Декабря 2023, 04:45

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Таныш күзләр (2)

Ачуланма миңа, мин болай даКанатлары сынган кош кебек.Үзең сөеп, сине сөймәсәләр,Йөрисең дә икән боегып...

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Таныш күзләр (2)Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Таныш күзләр (2)
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Таныш күзләр (2)

(Ахыры.)

Кем миңа исемем белән эндәшә икән, дип караса, аптырап
китте. Больницада бервакытта яткан кеше ләбаса! Бәй,
мин аңа исемемне әйтмәгән идем, сөйләшмәдем дә, ничек
белде икән, дип уйлап өлгерде.
— Исәнмесез... — дигән булды. Тавышы ягымлы икән,
дип уйлады. Аннары сорап куйды: — Минем исемне кайдан
беләсез?
— Сез кайтып киткәнсез. Мин белми дә калдым. Бу юлы
да алдандым, ачык авыз, дип, үземне орыштым.
— Нигә бу юлы да дисез? Элек очрашканыбыз бар
идемени?! Мин сезне белмим.
— Беләсез! Тик хәтерләмисез шикелле. Хәзер исегезгә
төшерәм.
— Я-я, әйтеп карагыз...
— Без бит сезнең белән бер автобуста бер-беребезгә
сыенышып барган идек. Мин ул очракны оныта алмадым.
Сез минем күңелемә кереп калдыгыз. Их! Шушы җаный
белән гомер бергә шулай сыенышып яшәргә насыйп итсәңче,
дип, Ходайга ялвардым. Сезне очратуга бер минутка да
өметемне өзмәдем. Һәм больницада сезгә тап булдым. Мин
сезне күрү белән таныдым. Сез генә мине танырга, аңларга
теләмәдегез.
— Әйтәм, гел нидер әйтергә теләгән кебек йөрдегез. Мин
сезнең ул кыланышыгызны ничек аңларга да белмәдем.
— Ашханәдәге хәлдән соң, мөгаен, сөйләшербез, аңлашырбыз,
дип уйлаган идем. Тагын туры килмәде. Сез кайтып
киткәнсез...
— Шуннан?
— Ничек тә сезнең турыда белешергә булдым. Ниһаять,
таптым дигәндә, югалтырга исәбем юк иде. Сезнең палатадагылардан
исем-фамилиягезне белештем, кайдарак яшәвегезне
сораштым. Телефоныгызны да сораган идем — әйтмәделәр.
Ничек итеп очратырга, дип аптырабрак йөри идем.
Шөкер, менә очраттым. Очрашырга насыйп булган икән.
Ә бит югыйсә исәпсез еллар үтте.
— Алай икән. Нигә кирәк булдым әле мин сезгә?
— Аны аңлатуы җиңел булмас. Сез миңа ышанасызмы,
юкмы? — шуңа бәйләнгән. Бер сүз белән әйткәндә, без бер-
беребез өчен яратылган булганбыз. Теге вакытта автобуста
ук мин шуны аңладым. Сез дә мине ошаттыгыз. Сиздем.
Мин генә түгел, автобуста баручылар да моны тойды, теләктәшлек
белдерде. Юк, дип әйтә алмыйсыз. Бөтен автобус
тын калган иде. Әмма безгә тиз генә очрашу мөмкинлеге
булмады. Ни өчен дигәндә, мин читтә йөрдем. Көтмәгәндә,
уйламаганда, мине Әфганга җибәрделәр. Бөтенләй кинәт
китеп бардым. Ә аннан тиз генә ычкынып булмады. — Ул
авыр сулап куйды. — Яраландым. Больницаларда яттым.
Аллаһыга шөкер, исән кайттым, үз аякларымда йөрим. Эх,
фани дөньяның язылмаган үз законнары бар икән шул.
— Алай икән...
— Насыйп булгач, еллар үткәч булса да, очраштык бит
әле. Сезнең йөзегез, күзләрегез гел күз алдымда торды. Сез
гел янәшәмдә булдыгыз! Шулчакта татыган рәхәтлекне,
сезнең исегезне тоеп, гел истә тотып, ул хисләрне түкми-
чәчми сакладым. Шуның белән көчле булдым, шул сәбәпле
яшәдем, исән кайттым. Шуңа да сезне күрү белән таныдым.
Ә сез мине оныткансыз шикелле.
— Иллә, килештерәсез дә инде! Бөтенләй тел бистәсе
икәнсез.
Ир аның сүзләрен ишетмәде дә. Тизрәк үзенекен сөйләп
калырга ашыкты.
— Теге вакытта сезне автобустан җитәкләп алып төшеп
китмәвемә еллар буена үкендем. Сез дә төшәрсез төсле
тоелган иде шул. Көттем. Ә сез төшмәдегез.
— Шулаймы?
— Әлбәттә. Мин сезне шултиклем ошаттым. Әйтеп аңлата
гына алмыйм. — Ул аның күзләренә карарга тырышты,
аны кочагына аласы килде. Әмма тыелды. Тагын өркетеп
куймыйм, дип уйлады. Бераз тынып торды. Абайрак, саграк
булырга кирәктер. Бер тапкыр авызы пеште түгелме. Ә кыз-
хатын һаман да күзләрен яшерергә, аңа карамаска тырышты,
аның сүзләренә ышаныргамы-юкмы, дип икеләнә иде бугай.
— Сез минем белән булудан баш тартмассыздыр... Мин
ышанам. Өметләнергә мөмкинме?
— Ни дә булса әйтүе кыен...
— Мин ашыктырмыйм.
— Башка сыймаслык хәл бит бу.
— Уйлагыз! Тик кире кагарга җыенмагыз. Рөхсәтем юк!
— Әллә инде. Бәлки...
— Күбенә түзгәнне, азына түзәрмен.
— Бигрәк кинәт бит.
— Мин ялгыз. Хатыным бар иде. Үкенечкә, ул йөрәк
чиреннән үлде. Улыбыз аерым яши. Яшәр урыным бар. Тик
сез генә җитмисез. Риза булыгыз! Ярыймы?! Дөньям бөтенләй
түгәрәкләнер иде.
— Ай-һай, ашыгасыз. Хәл итеп тә куйгансыз.
— Нигә сузарга?! Болай да эзли-эзли, көтә-көтә көтек
булдым, күпме гомер әрәмгә үтте. Бергә булыйк. Сез миңа
ошыйсыз. Көннән-көн ныграк!
— Бәлки шулайдыр да. Берни әйтә алмыйм. Мин сезне
бөтенләй белмим дә бит әле.
— Больницада мин сезне беренче күрүдә үк таныдым.
И Ходай! Минем ялваруларымны ишеттеңмени?! Иркенләп
сөйләшегез, дип, озын вакыт та бирдеңме?! Рәхмәт Сиңа,
Раббым! дидем. Сез дә мине танырсыз, очрашуга шатланырсыз,
дип уйладым. Аны-моны уйламый, сезгә эндәштем. Сез
ачуландыгыз. Ничектер уңайсыз килеп чыкты. Ниләр әйткәнемне
хәтерләмим. Дорфа сүзләр әйтеп ташлаганмын,
ахрысы. Ничек итеп үземә җәлеп итәргә, игътибарын үземә
тартырга, дип уйландым. Ничек сүз башларга, дип, баш
ваттым. Сузарга ярамый, бүген әйтәм, дим дә тагын әйтә
алмыйм. Сез мине күрмәмешкә салышып, башыгызны ия
биреп, гел аска карап, үтеп-китеп йөрдегез. Ашханәдә күпме
яныгыздан үттем. Сез мине күрмәдегез, чөнки сез мине
күрергә дә, белергә дә теләмәдегез. Кайда инде ул тану! Мин
өметемне өзмәдем. Сезне күзәттем. Сезнең тыйнак, оялчан
булуыгызны аңладым, ялгыз булуыгызга да шигем калмады.
Сезгә ирләр затыннан килүче булмады. Нибары ике ханым
гына килеп йөрде. Бала-чагалар да күренмәде. Шул ук
вакытта сез аягы авырткан кешене жәлләдегез, иренмичә
урындыгыгызны этеп торып, юл бирдегез, нечкә күңелле
булуыгызны
тойдым. Борчылмагыз. Мин сезгә яхшылык
телим. Кыенсынмагыз, уңайсызланмагыз. Мин сезне яратам!
Яратам! Аңлыйсызмы, яратам! Кабат-кабат кабатларга мәҗбүрмен.
Сезнең йөрәгегезгә үтеп керим, анда сеңим диюем.
Югалтмыйк бер-беребезне!
— Күз күрер әле... Ашыкмыйк!
— Мәзүнә, телефоныгызны бирсәгез иде?!
— Телефоным үземә кирәк.
Үзе хәйләкәр елмая.
— Гафу итегез... Номерын диюем.
Икәүләшеп көлешәләр.
— Үкенечкә булмасын, дим. Бәйләнеш өчен искиткеч
шәп, кирәкле нәрсә бит ул.
Ә автобус юк та юк. Бераз тынып тордылар.
— Мәзүнә! Мин бер шигырь дә язган идем бит әле.
Тыңлагызчы!
— Әллә шигырь дә язасызмы? Әйтәм телгә беткәнсез.
Я, я! Укыгыз соң?
Ул, бик тә дулкынланып, шигырен укый башлады:


Ачуланма миңа, мин болай да
Канатлары сынган кош кебек.
Үзең сөеп, сине сөймәсәләр,
Йөрисең дә икән боегып.
Күз алдымда һәрчак син буласың,
Миңа карап кулың сузасың.
Киң елмаеп, якын киләсең дә,
Кулым сузсам, ерак буласың.


— Әнә автобус килә! Әйдәгез!
Ул Мәзүнәгә керергә булышты.
— Янәшә ике буш урын да бар икән. Килегез, яныма
утырыгыз! Бүген тыгыз түгел. Ходай Тәгалә үзе ризалыгын
сиздерә. Без керүгә ике буш урын әзерләп куйган. Зарыкмагыз!
Иркенләп янәшә утырып барыгыз, рәхәтләнеп сөйләшегез,
диюе бит бу, Мәзүнәкәй! Әйдә, эчкә кереп утыр.
— Иллә телгә остасыз да икән.
— Анысын бер Ходай үзе генә белә. Больницада ятканда
синең белән уртак тел таба алмый күпме йөдәдем. Үземә
ачу итеп, үчегеп, шигырь дә язган идем. Форсаттан файдаланып
укыйм әле:


Никтер йөрәгем яна,
Сәбәпләре билгесез.
Сәбәпләре юк та түгел,
Тик сез генә белмисез.
Йөрәк яна, йөрәк яна,
Сүндерергә көчем юк.
Янсын әйдә, көлгә калсын,
Анда минем эшем юк!
Дөньясының чүп-чары
Тынгы бирми йөрәккә.
Олысы да, кечесе дә
Керә шул бер күкрәккә.
Әллә таш бастымы икән,
Нидер кыса күкрәкне.
Үпкәләүләр, үкенүләр —
Бирә шулар кирәкне.


— Кара әле! Бигрәк килешле язылган бит. Әллә сез
шагыйрьме? Шигырьләр язасызмы?
— Юк. Һәр гашыйк — шагыйрь. Гашыйклар барысы да
шигырь яза, шигырь телендә сөйләшә.
— Шулай укмыни?! Шигырегезне миңа язып бирерсез әле.
— Әлбәттә, шатланып.
Мәзүнәнең кулларын үзенең кулларына алды. Аны үзенә
бора биреп, күзләренә карады. Юлдашы Мәзүнәне үзенә
ничек кенә якынрак тартырга тырышса да, ул аңа терәлүдән,
сыенудан сакланды. Аңа болай да рәхәт иде.
— Син ни кызларыңны кияүгә биреп, улларыңны өйләндергәнсеңдер
дә инде. Шулаймы? Кайда яшиләр? Ерактамы?
— Юк.
— Бәләкәйләрме әле?
— Бөтенләй юк.
— Мм... Иптәшең исән-саумы? Бергәсезме?
— Иптәшем юк. Булмады да. Ник сорыйсыз? Үзегез әйттегез
ич. Ялгыз булуыгызга шигем юк, дидегез. Мин ялгыз.
Бердәнбер сеңлем генә бар.
— Алай икән... Нишләп алай килеп чыкты?
— Куе зәңгәр яшькелт күзле очраклы юлдашым юлыма
аркылы төште. Башка беркемгә дә күңелем ятмады.
— Кем соң ул? Кайда ул?
— Кайда ул, дип, миннән сорау ала әле.
— Ничек? Ничек? Бәй! Алайса мине көткән буласың
түгелме?
— Юк, көтмәдем. Исемен дә белмәгән кешене ничек
көтәсең
инде?!
— Тукта, тукта! Ничек аңларга моны? Нәрсә дидең?
Ничек дидең?
— Һаман да исемен белмим әле. Исемен әйтми дә әйтми,
миннән яшерә. Үзен түгел, исемен генә белсәм дә ичмасам,
дидем.
— Мәзүнә! Җаным! Исемемне әйтмәдеммени?! Менә бит.
Ачык авыз, ачык авыз! Исемемне дә әйтмәгәнмен. Гафу ит!
Озак көттердем. Җитмәсә, исемемне әйтмичә зарыктырдым.
Очрашкач та әйтергә иде бит.
— Шулай шул. Әллә ниләр әйтеп, сөйләп беттегез.
Ә мин хәтта сезнең исем-шәрифегезне генә дә белмим әле.
— Исемем Зариф. Зариф булам.
— Исәнмесез, Зарифҗан абый! Мин Мәзүнә туташ
булам. — Күрешергә кулын сузды. Зариф ике кулын сузып,
аның кулларын кысып исәнләште.
— Менә хәзер без танышлар. Сораган идегез. Истә чакта
телефон номерымны бирим әле. Мәгез!
Зариф кәгазь кисәген түш кесәсенә салып ук куйды.
— Рәхмәт! Бу безнең киләчәк тормышыбызның башы
булсын, Мәзүнәкәй!
— Мин килеп җиттем, — дип, Мәзүнә кузгалды.
— Мин дә! — дип, Зариф аңа иярде.
Бергә төштеләр. Ир туташны күтәреп диярлек төшерде.
— Мәзүнә! Мин сине тукталышта шунда көтеп торырмын.
Миннән алда килсәң, син мине көт. Бергә кайтырбыз.
Мәзүнә аның күзләренә карады. Аларның күзләре очрашты.
Әйе, еллар буе хәтердә сакланган, күңелдә яткан куе
зәңгәр яшькелт күзләр, таныш, тансык күзләр. Аларга
ышанырга була. Мәзүнә бәхетле елмайды.

Фото: solominphoto, Freepik.

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Таныш күзләр (2)
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Таныш күзләр (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас