Дөнья бу
19 Декабря 2023, 08:54

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Таныш күзләр (1)

..Көннәрдән беркөнне Мәзүнә тукталышта автобус көтеп тора иде. Берәү:  — Исәнмесез, Мәзүнә! — дип эндәште.

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Таныш күзләр (1)Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Таныш күзләр (1)
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Таныш күзләр (1)

Процедуралар кабинеты янында өч-дүрт ир сөйләшеп
тора иде. Шуларның берсе Мәзүнәне көтеп торган сыман,
аның юлына аркылы төшебрәк, кинәт сикергәндәй итеп,
каршысына килеп басты.
— Туташ-ханым! Йөзләрегез нурлы, күзләрегез моңсу.
Мине сагындыгызмы әллә? Онытмагансыздыр бит? Исемегезне
әйтсәгезче!.. — дип сүз башлады.
Ирнең сүзләре дә, әрсезләнеп маташуы да хатынның ачуын
кабартты. Аның кыланышын бөтенләй урынсыз санап,
ризасызлыгын сиздерде.
— Тузга язмаганны сөйләмәгез әле, — дип, аның сүзен
кырт кисте дә китеп барды.
Кара син аны, ничек әтәчләнгән була. Мин аның якын
танышы диярсең, дип гаҗәпләнеп уйлады.
Ир исә көтелмәгән хәлдән югалып калды. Уңайсызлануы
булдымы, әллә аягы таеп китепме, әле тегеләй, әле болай
боргалангандай итте, артка чигенде һәм диварга сөялде. Үзе
чак егылмады. Урта буйлы, гәүдәгә әллә ни калын түгел,
яшь димәссең. Ир уртасына җиткән, ә үзе яшь кеше кебек
сөйләнгән була. Өендә хатыны, балалары бардыр әле, дип
канәгатьсезлек белән уйлады хатын.
Үч иткәндәй, уколга да, ашханәгә дә шул ирләр төркеме
яныннан үтеп йөрергә туры килә. Аларның дәвалану бүлекчәсе
беренче катта. Озын коридорның бер ягында — палаталар.
Икенче ягында — буйдан-буйга тәрәзәләр. Алар урамга
карый. Үтеп-сүтеп йөрүчеләрне күзәтергә була. Туктаусыз
машиналар чаба. Ә ашханә — коридорның иң арткы почмагында.

Мәзүнә шул озын коридорны көненә берничә тапкыр
үтәргә мәҗбүр.
Теге ир тәрәзә янында аның килгәнен күзәтеп, көтеп
тора торган булып китте. Эндәшүен эндәшми. Күз карашы
белән каршы ала, артыннан озатып карап кала. Мәзүнәнең
күңеле кырыла, кәефе бозыла. Уф, тагын тора. Әллә палатасына
бөтенләй керми дә инде.
Мәзүнә теләсә-теләмәсә дә, аңа күз ташлаштыргалады.
Йөзенә карарга кыенсынды. Ул якыная башласа, кузгалгандай
итә, ә кайчак диварга ныграк елыша. Уңайсызлануымы,
нидер әйтергә теләп, кыймавымы? Аңламассың. Күрмәмешкә
салышып, игътибар итмәскә генә кала аңа. Үзенә ошагач,
тора бирсен әйдә, дип уйлап та куйгалады. Башын ия төшеп,
күзләрен яшереп, гел аска карап йөри бирде. Аны сагалаучы
ир белән карашлары очрашудан курыкты, нигәдер уңайсызланды.
Нигә? Үзе дә белми. Бәлки, тыныч кына аккан
тормышын челпәрәмә китермәгәе, диюедер.
Ашханәдә көн дә бер урынга, диета белән билгеләнеп
беркетелгән өстәл артына утырасың. Мәзүнәнең урыны уңайсыз
җирдә. Барысы да аның яныннан туктаусыз үтеп-
сүтеп йөри. Берсе керә, икенчесе чыга. Аңа еш кына торып,
урындыгын эчкә этәрә биреп, үткәреп җибәрергә туры килә.
Аягы авырткан бер ир, көчәнеп, аягын чак өстерәп,
шудырып атлый. Ул абынып егылудан куркыпмы, утырган
кешене кузгатудан уңайсызланыпмы, авырлык белән, зур
тырышлык куеп, үтеп китә. Мәзүнә урындыгын өстәл астынарак
этәреп торырга мәҗбүр була.
Ә бүген (шушы урынны читләтебрәк үтим дигәндер
инде) шул иркәй кинәт таеп киткәндәй булды, бер аягы
Мәзүнә утырган урындык аяклары арасына барып керде.
Хатын куркып сикереп торды, урындыгын аның аяк арасыннан
тартып алып, өстәл астына кертеп үк куйды. Чак
кына чигенеп, юл бирде. Бу хәлгә күршеләре дә кузгалышты.
Үзе дә сизмәстән, авыруга күтәрелеп карады. Аның йөзендә
борчылу, уңайсызлану чагыла. Ә күзләре үтә дә моңсу.
Мәзүнә дертләп китте. Нык гаҗәпләнде һәм шаккатты.
Таныш бит бу күзләр! Куе зәңгәр яшькелт күзләр! Гаять
таныш, үтә тансык, кадерле күзләр! Тик кемнеке? Кем күзләре
иде соң әле? Кайда, кайчан очратты соң ул аларны?
Я Ходай! Танышмы әллә бу кеше? Күпме тырышса да, тиз
генә хәтерли алмады. Ник күзләре шултиклем боек, өметсез?
Егылмаса гына ярар иде, дип, гел аяк астына гына карап,
урындыгы яныннан имин генә үтеп китүен күзәтсә дә, аңа
игътибар итмәгән, кем булуы белән кызыксынмаган, йөзенә
карамаган булган икән дә. Бу бит — тәрәзә янында аны
күзәтеп торучы ир. Зәгыйфь аяклар менә кемнеке икән!
Әйтәм, авырлык белән кузгала. Әйтәм, килешле-килешсез
хәрәкәтләр ясый, диварга сыенып, сөялеп тора. Сәбәпләре
булган икән шул! Ул аны, Мәзүнәне, белә, күрәсең. Таныган
икән. Таныш кеше белән сөйләшергә уйлаган. Ә Мәзүнә
аны белергә дә теләмәде.
Хатынга уңайсыз булып китте. Юкка гына гел аны
күзәтеп тормаган шул. Җаен туры китереп, килешле сүзләр
табып, эндәшергә теләгәндер, мөгаен. Әмма кыюлыгы җитмәгәндер.
Мәзүнә исә аның игътибарын үзенә җәлеп итәргә
маташуы, дип кабул иткән иде. Бүген соң нишләде... Чак
егылмый калды бит. Үлсәм үлдем, калсам калдым, дип,
тәвәкәлләп, аягы тайган булып кыландымы? Ә бәлки, аның
игътибар итмәвенә әрнеп, үчегеп, жәлләтергә теләп шулай
итеп булса да үзенә каратырга маташуы булгандыр? Әллә
чыннан да аягы таеп китеп очраклы гына шулай туры
килүеме? Аллаһ үзе белсен. Тәү тапкыр сөйләшергә азаплануы
уңышсыз килеп чыккач, яңадан сүз башларга әмәлен
тапмагандыр. Менә бит ничек килеп чыга.
Их, дөнья! Мәзүнә төрлечә уйланды. Ул да булмый,
чыгару кәгазен керттеләр. Ханым әйберләрен җыеп көтеп
тора иде, кайтып китте.
...Ир Мәзүнәнең күзләрендә жәлләү, борчылу, шул ук
вакытта курку, уңайсызлану чаткылары күрде. Мәрхәмәтле,
ярдәмчел булса кирәк. Йомшак нечкә күңелле дә түгелме
соң? Кара син аны: ничек борчыла, уңайсызлана! Әйтерсең,
ул гаепле. Болай булгач, өметләнергә була, дип уйлап куанды.
Югыйсә, икеләнә, шикләнә башлаган иде. Әллә ниләр
уйлап бетте бит. Әмма сөйләшергә, аңлашырга язмаган
булган икән аларга. Хатын кайтып киткән иде.
Мәзүнә өенә кайткач та тынычлана алмады, уйланды да
уйланды. Куе зәңгәр яшькелт күзләр... Таныш күзләр! Кем
соң ул? Шушы күзләр аның бөтен булмышын биләде, күз
алдыннан китмәде. Һәм кинәт бер вакыйга исенә төште.
Менә кем икән! Әйе, әйе, бары тик ул гына булуы мөмкин.
Шул, шул! Я Ходай, онытмаган микәнни? Дистә еллар үтте
бит инде аннан соң.
...Ул автобуста китеп бара иде. Гаять кысан иде. Басып
торырга да урын юк. Пассажирлар бер-берсенә терәлеп,
тыннарын бер-берсенең йөзенә өреп дигәндәй бара. Ул гына
да түгел, шул тыгызлыкка яңалары өстәлә. Чыгучылар аз.
Сулыш алырга да җай юк.
Автобуска бер ир килеп керде. Этешеп-төртешеп, Мәзүнә
янына (хатыны янына диярсең) килеп сыенды. Алар
бер-берсенә сыланып торырга мәҗбүр булды. Әйтерсең, ике
гашыйк сыенышкан, кочаклашкан. Мәзүнәгә рәхәт иде. Ул
аңа тагы да ныграк сыеныр, мәңге дә аерылмас иде. Ир дә
аңа ныграк сыенды шикелле тоелды. Хатын иргә карап алды.
Сөбханалла, күзләре, күзләре соң! Яшел яланда зәңгәр
чәчәкләрне хәтерләтә. Яшькелтләнеп ялтырап торалар, төпсез
диңгезмени!
Алар шулай бер-берсенә сыенып, моңа хәтле татылмаган
рәхәтлек тоеп, байтак барды. Икесенең дә аерылышасы килми
иде. Автобустагылар да гүя аларның халәтен тоеп, тын
да алмый, сөйләшүне артык санап, шым гына бу икәүне
күзәтә. Барысы да аларга теләктәшлек күрсәтә кебек, матур
хиснең туу мизгелен үз күзләре белән күреп, йөрәкләре
белән тоеп, тып-тын булып, тынлыкны бозарга кыймый
тора.
Ир төшәргә дип кузгалды, ишеккә борылды, чак кына
икеләнгәндәй торды да тәвәкәлләгәндәй, төшеп китте. Мәзүнә
кузгалып куйды, ишеккә омтылды, аның артыннан төшәргә
уйлады шикелле. Тукталып калды. Алай уңайсыз булыр
дип, төшүне килештермәде, автобуста калды. Эчтә, күкрәктә
нидер өзелде кебек. Кыюсызлыгы өчен үзен тиргәде, эче
пошты. Бергә төшсәләр дә була иде бит. Аның кайда төшәргә
тиешлеген беркем белми ич. Төшеп калса, мөгаен, гаеп
итмәсләр иде. Төшәргә кирәк булган. Шундый-шундый
урамга ничек барырга, дип сүз кушар иде. Тилекәй, ник
төшмәдем, дип үкенеп уйлады ул еш кына.

Теге ир дә, төшкәч, артына өйләнеп карады, тукталып, автобус киткәнче
торды. Аннары теләр-теләмәс кузгалып китте. Бәлки, аны
төшкәндер, дип уйлагандыр. Автобуста баручылар Мәзүнәгә
карап-карап алдылар сыман. Ник инде бергә төшмәдегез,
ди иде кебек аларның карашлары. Кемдер уфтанып куйды.
Мәзүнәгә уңайсыз иде, күзләрен яшереп, аска карап барды.
Еш кына шушы вакыйганы исенә төшереп, бер таныш
булмаган кешене сагынып, артыннан төшеп йөгермәгәненә
үкенеп, үз-үзен орышып, әрнеп яшәде. Бер генә сүз дә
алышмаган, исеме дә, кемлеге дә билгесез кешене сагыну
мөмкинме? Очратса, таный алыр идеме? Мәзүнә аны еш
кына сагынып искә ала, автобуста күзләре белән гел аны
эзли иде.

...Көннәрдән беркөнне Мәзүнә тукталышта автобус көтеп
тора иде. Берәү:
— Исәнмесез, Мәзүнә! — дип эндәште.

(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Таныш күзләр (1)
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Таныш күзләр (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас