Дөнья бу
18 Декабря 2023, 05:14

Виниса ФӘТТАХОВА

Ул үзе килеп эндәште: – Син бит Вәсилә, исәнме! – диде. –  Мин үзем дә сине таныган сыман булдым. – И дускаем, мин танырлык хәлдәме соң? Син теге чибәр Әхмәтне белә идеңме? Мин бит шуңа кияүгә чыктым...

Виниса ФӘТТАХОВАВиниса ФӘТТАХОВА
Виниса ФӘТТАХОВА

И... Яшь чаклар, гүзәл чаклар! Көч тә бар, дәрте дә ташкан кебек, ургылып тора. Ару-талуны да белмисең. Кич җиттеме, я театрга, я концертка, кинога чабасың. Яисә җомга кичләрендә атна саен биергә чабабыз. Элек “пятачок” диләр иде. Күңел булганчы биеп, вальс әйләнеп кайта идек. Анда инде без бер-беребезне күреп белә идек, кайсылары белән дуслашып та киттек. Җәйнең бер көнендә авылдан бер чибәр генә кыз килде, аның апасы әнкәй белән бергә эшлиләр иде. Шуңа да ул миңа бик якын кебек тоелды. Үзе шундый гади, ачык, җитмәсә, гармун да сыздыра. Аның гармуны бәләкәй генә, байский, кыңгыраулы.

Без шулкадәр дуслашып киттек, бар җиргә дә бергә йөрибез, гармунны күтәрәбез дә, һәр җомга “пятачокка” чабабыз. Асия исемле бик чибәр, яхшы киемнән, габардин кытайский пальто, шарф кытайский, килә иде кичәгә. Авылдан килгән ахирәтемнең исеме дә бик матур Филара. Ул тиз аралашучан, кеше белән уртак тел таба белә иде.

Каян ишеткән, кем сөйләгән. Ул миңа бер көнне килде дә: “Малай, әйдә Березовкада татарлар кичәсе була икән, әйдә барабыз”, – диде. Минем ишеткәнем бар иде иде ул поселок турында. Ярар, барырбыз, дидем. Җомга да килеп җитте. Филара үзе белән ике татар кызын да иярткән. Тиз барып җиттек ул Березовка дигән җиргә.

Ерактан килгән кызларны егетләр дә тиз күреп алдылар. Биергә чакыралар. Анда инде бик чибәр, артист диярсең, тач Фидан Гафаров кебек егет тә бар иде. Кичә тәмамланды, кайтырга чыктык. Бер көтү егет арттан ияреп чыктылар, имеш, безне озаталар. Мин инде тиз генә сикереп автобусның баскычына бастым. Кызларны җибәрмиләр генә бит егетләр. Теге чибәр егет исеме Әхмәт икән, тартып төшермәкче булган иде – мин, сизеп, нык ябышкан идем ишеккә, төшерә алмады, автобус кузгалды да китте! Трамвайлар төнлә йөрмиләр, автобустан төшкәч, җәяү кайтырга туры килде. Икенче көнне безгә Филара кереп, мине тетте генә. “Нишләп син безне ташлап кайтып киттең? Мин кызларны саклыйм дип калдым”, – ди. Соң, мин ничек куна калыйм, минем бит әнкәй бар, мин кайтмый калсам, ул нәрсә уйлар иде...

Шуннан бер өч-дүрт ел үтте микән, торам трамвай тукталышында. Карыйм,  таныш кеше. Шул ук габардин пальто, шул ук кытай шарф башында. Карап тордым да, бәй, бу бит теге чибәр Асия. Ул да мине таныды.

Ул үзе килеп эндәште:

– Син бит Вәсилә, исәнме! – диде.

–  Мин үзем дә сине таныган сыман булдым.

– И дускаем, мин танырлык хәлдәме соң? Син теге чибәр Әхмәтне белә идеңме? Мин бит шуңа кияүгә чыктым.

Мин эчтән генә уйлап куйдым: ничек кенә беләм, ярый автобуска утырып котылдым. Әмма бу турыда Асиягә бер сүз дә ычкындырмадым.

– И малайкаем ул миңа күрмәгәнне күрсәтте инде. Шуңа саргаеп каттым.

 – Мин кыенсынган идем сорарга, “әллә чирлисеңме” дип.

– Юк, алай чирләмим, бу чир дә үзәккә үтте. Малаебыз бар, аңа өч яшь. Әтисе кебек йодрыкларын төйнәп кенә тора, бер сүз әйтер хәл юк.

– Бәй, нигә соң торасың, аерыл.

– Ул бәрәм дә үтерәм, ди. Әгәр минем белән тормасаң, ди.

– Бәй, күршеләрең нәрсә ди?

– Ул саташа башласа, керәләр дә бикләнәләр бүлмәләренә.

– Бәй ник милициягә бармыйсыз, я күршеләрең бармый?

–  И... Үтерәм, милициягә барып кына карагыз, ди. Менә шундый тәмугта яшибез. Көндә аракый сорый. Минем эш хакым ару гына, яртысы шуңа, аракыга кереп бара. Сез кайда торасыз соң?

– Миңа бит эштән бүлмә бирделәр, зур түгел 12 квадрат метр.

– Әй мин сиңа адресымны бирим әле, бәлки, килеп чыгарсың, бәлки, син акыл бирерсең.

– И Асия, ана сөте белән кермәгән акыл, тана сөте белән керәме? – дидем.

 Шулай да адресын алдым.

Әлбәттә мин бармадым. Икенче көнне көне буе, шул Асия турында уйладым. Үзем белән бергә эшләгән Сәвия апага сөйләдем.

– Мин нәрсә әйтергә дә белмим инде, диде.

Мин:

– Милициягә барсам? – дидем.

– Кит, йөрмә, белсә, үзеңне сугып үтерер, – диде Сәвия апа.

Шулай да мин киттем. Башта өйне эзләп таптым. Арырак йортта әбиләр утыра иде, шулар кырына бардым да:

– Әбиләр, сездә милиция бүлмәсе, йорты кайда? – дидем. – Нинди урамда?

– Менә моннан ерак түгел шунда бар, – диделәр.

Эзләп таптым, рөхсәт сорап бүлмәгә кердем. “Сез, ханым, нинди йомыш белән килдегез” – диде. Мин инде, нәкъ язып үткәнемчә, энәсеннән җебенә кадәр кадәр тездем дә тездем, Асия ничек сөйләсә, шуларны сөйләп бирдем.

– Сез инде моны игътибарга алырсыз, дип ышанам. Зинһар, ярдәм итегез, фаҗига зурга киткәнче, – дип үтендем.

Шушы хәлдән соң минем бер тапкыр да Асияне күргәнем булмады.

Күп тә үтмәгәндер, мин Уфага күчеп кайттым. Инде күп еллар артта калды, бу хәл онытылды. Җәй җитсә, кунакка барасың, кунаклар килә. Шулай миңа да авылдан кунаклар килде. Кунакларга шәһәрнең иң күренекле, иң матур урыннарын күрсәтәсем килә. Ни әйтсәң дә, безнең матурлыкка, безнең Уфага җитми. Мин дә кунакларны Салават Юлаев һәйкәленә алып килдем. Ял итеп утыручылар бик күп. Шунда бер ханымга күзем төште. Якын гына ара калгач, карыйм, теге чибәр Асия утыра, янында чибәр чибәр генә әфәнде, яннарында ике бала. Мин дә аңа карыйм, ул да миңа карап елмая.

– Бәй, син Вәсилә түгелме соң?

– Ә син Асия! –  дидем, күрештек, кочаклаштык.

 – Асия, син Уфада торасыңмыни?

– Әйе. Мин бит күптәннән Уфада.

– Нишләп Уфага күчәргә булдың?

– И аны сөйли башласаң, сөйләп бетерерлек түгел.

Асия:

– Менә бу минем ирем, мине бәхетле итүче кешем, – дип таныштырды. –Исеме – Мирас.

Шул арада Мирас әфәнде:

– Сөйләшегез, без балалар белән йөреп киләбез, – диде.

Асия миңа тезеп китте. Ничек, нәрсәләр булганын сөйләде дә сөйләде:

– Теге вакыт син очраганнан соң, күпмедер вакыт үткәч, берәү ишек шакый. Әхмәтнең чираттагы котырган чагы иде. Ул тавышлана башласа, бар тирә-як ишетә бит инде. Бу милиция егет тә ишетеп килгән. Күршеләр ишек ачканнар. Килеп керде яшь кенә милиция егет. Әхмәт аны якасыннан эләктереп алды да, ыргытты беренче катка. Теге егет барып төште бичара. Аста күршеләр ашыгыч ярдәм чакырдылар, аны дәваханәгә алып киттеләр. Бик нык имгәнгән. Шуннан милиция машинасы килеп, Әхмәтне алып киттеләр. Бик озакка. Мин инде тиз генә разводка бирдем һәм дә бер  ел эчендә бүлмәмне Уфага алыштырып күчеп тә килдем. Теге этне җиде елга утыртканнар, мин судка да бармадым. Шуннан соң мин аны бер тапкыр да күрмәдем.

Төрмәдән чыккач, малайны күрәсем килә дип килгән, бик авырыйм, күпме яшәрмен – белмим, дигән. Әнкәй адресны әйтмәгән, кеше тормышын бозып йөрмә, вакытында кадерен белмәдең, дигән. Бу ирем шундый да әйбәт, яхшы эштә эшли, малайны да үз баласы кебек күрә, Аллаһыга шөкер.

– Мин сиңа сөйләп торыйм микән? Мин бит теге сине очратканнан соң, эштән чыктым да, киттем милициягезне юллап. Двордагы әбиләр кая барырга икәнен әйттеләр. Син сөйләгәннәрнең барысын да милициягә язып бирдем. Миңа бит адресыңны биргән идең. Ярдәм итегез, зур фаҗига булуы мөмкин, дидем. Берәр чара күрегез зинһар, дидем.

Асия өнсез калды:

– Чынлапмыни, малайкаем, минем уема да килмәде, ничек синең башың җитте аңа?! – диде.

– Бәй, мин сезгә килсәм, ул мине тыңлар идемени, миннән соң милиция килсә, ул мине гаепләр иде, бәргәләп тә ыргытыр иде. Димәк, син минем коткаручым. Зур рәхмәт инде сиңа ,Вәсиләкәем. Үзең ничек соң?

– Әйбәт, Аллаһыга шөкер. Шул арада Асиянең ире килеп җитте. Телефон номерларын алдык та, хушлаштык.

Фото:  pikisuperstar,  Freepik.

Автор стиле сакланды.

Виниса ФӘТТАХОВА
Виниса ФӘТТАХОВА
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас