

(Ахыры.)
– Нишләп уйламыйм? Ул бурычларны барыбер бит мин түлим. Репетиторга йөртмичә дә имтиханнарны тапшырып буладыр, нигә юкка акча түгәргә? – моңарчы эндәшми генә утырган ир балалары турында сүз чыккач, авызын ябып кала алмады.
– Үзең тапшыр! Үзең бернинди әзерлексез бишлегә тапшыр шул имтиханнарны! Мәктәп белеме белән! Или син аларны да үзең кебек шофер булсыннар дисеңме? Аз гына ярдәм булса, Динистагы баш вузга керерлек! Кит, шул баланы да укыта алмагач инде! Әллә миңа кеше арасында кыен түгел дисеңме? Әнә, родительский комитет көн аралаш ватсаптан акча сорап яза. Ремонтка тапшырмаган бер без генә калганбыз, обед ашарларына түләнмәгән. Яңа елга бүләккә тапшырылмаган. Бер без, Илгиз, бер без!
– Ремонтка ат хакы кадәр акча җыймасыннар! Без аны бирергә бурычлы түгел. Әлегә безнең илдә уку түләүсез.
– Шулаймы? Алайса бар әле, ипләп кенә үзең аңлат шуларны укытучыларга. Директорга кер! Югыйсә, өйдә кухняда гына сөйләнергә шәпсең. Мәктәптә ләм-мим утырасың. Пока акчам юк, бушка ашатып торыгыз әле, диген! Синең бит җыелышка да барганың юк, әнә, Динисның чыгарылыш кичәсенә алты мең сум җыялар. Бу зарплатаңнан шуның яртысын булса да түләргә иде. Кая гына бүлим бу мескен акчаңны?!
Илгиз эндәшмәде. Әйе, акчалары җитми. Өйдә шул сәбәпле бик еш тавыш чыга башлады. Эчкече дә, ялкау да түгелләр, тапканнарын юк-барга да түкмиләр. Икесе дә эшли, әмма җиткерә алмыйлар. Артык әйбер сатып алганнары да юк, концертка, театрга, кинога-мазарга йөрү кебек күңел ачулар күптән онытылган, кунакка да бармыйлар. Чөнки барсаң, күчтәнәче-мазары кирәк, гаиләдә бер тиен дә артык акча юк. Өстәмә эш килеп чыкса, икесе дә алырга тырышалар. Айсылу, җае чыкса, туйларда фотога төшерә. Илгиз – ташчы, шофер эшеннән тыш, җәй айларында кичләрен шабашкага йөри. Шулай булса да, очын очка чак ялгап баралар. Соңгы ике-өч елда икесенең дә хезмәт хаклары сизелеп кимеде, ә балаларга үскән саен күбрәк кирәк. Быел Ләйсәннәре дә беренче класска укырга керде. Аны мәктәпкә көч-хәл белән әзерләделәр. Ярый инде 11 класс, соңгы ел, дип Диниска күп нәрсәне алмадылар. Җиңнәре кыскара төшкән күлмәкләрен дә, пинжәк эченнән ярар әле улым, дип ташламады Айсылу, чалбарның да узган елгысын кияргә булдылар. Аяк киеме генә юнәттеләр. Сумкасының каешлары бик искергән, яңаны алырбыз дип уйлаган иде дә Айсылу, тик анысына да чут чыкмады, искесе белән йөри уллары. Әти-әнисенең акча җиткерәлмәвен күреп, балалар бик соранып бармыйлар. Аеруча уллары Динис, үзенә берәр нәрсә алырга җыенсаң, «Әни, әнә Ләйсәнгә алыгыз, минеке бар әле» – дигән була.
Өс киеме бер нәрсә, әмма соңгы вакытларда ашауга да җиткерә алмый интегәләр. Әле чәе бетеп куя, әле шикәре. Элек, берәр нәрсә бетсә, хәзер генә кибеткә барып килеп була иде, хәзер алай итә алмыйлыйлар, тиен дә акчалары калмый. Айсылу еш кына Илгизнең алдыннан ашауны алып, балаларга куя башлады. Ите дә чутлы, мае да. Ә ир, рәхәтләнеп, уртлап ашый. Иртәгә нәрсә ашармын дип уйларга белми, балаларга калсын да дими. Башта ире моңа әлләни игътибар итмәгән иде, соңрак хатынының үзеннән ризыкны кызгануын аңлады. Ә бер көнне, Илгиз икмәккә үрелгәч:
– Илгиз, иртәгәгә иписез калдык, син чамалабрак аша але, миндә акча бетте, – диде. Илгиз бу сүзләрне ишетте ишетүен, әмма чынга аласы килмәдеме, «чамаламады». Шуңа да өченче телемгә үрелгәндә, хатыны:
– Илгиииз! Иртәгә балаларга ашарга калмый, – дигәненә ачуы килде. Үзенең икмәккә дип үрелгән кулына сугуларына риза түгел иде ир һәм моны мыскыллау дип кабул итте. Гарьләнде.
Ә Айсылу, киресенчә, ирен мәнсезлектә гаепләде. Хезмәт хакын алырга әле бер атна вакыт бар, бурычка алып торыр кешеләре дә калмады. Ашарга ризык бармы-юкмы – аңа барыбер, өстәвенә балалар турында да уйламый. Инде мескеннәрнең болай да груша-банан күргәннәре юк, өстәлдә кәнфит-прәннек сирәк кунак, Айсылу еш кына ипине дә чутлап телә, ә ирнең гаиләм нәрсә белән туклана, иртәгә нәрсә ашарбыз дигән уй башына да керми.
Акча җитмәгәнлектән башланган ызгыш Илгизнең җиде буынын барлау белән тәмамланды.
– Ата-анаң юньле тәрбия биргән булса, син шундый булмас идең. Ничек инде өй тулы бала үстереп, берсенә дә югары белем бирмәгәннәр? Юньлерәк эштә эшләсәң, хезмәт хакың да кешечә булыр иде. Малайларына яшәү урыны хәстәрләмәгәннәр, хәзер менә ипотека түләп чиләнәбез, дүрт малайга бер фатир да юнәтмәгәннәр! – дип тезеп китте хатын.
Сүз бу урынга җиткәч, Илгиз түзмичә,:
– Сезнең генә нәсел шәп инде! Примадонналар! – дип кычкырды да, урынына барып ятты. Айсылу әле моннан соң да бик күп кычкырды, керфекләрен чылатты, «юньле булсаң, бу хәлдән чыгар юл эзләр идең, кеше ирләре кебек Себергә китәр идең!» дип тәмамлады ул сүзен. «Китәм, иртәгә үк китәм!» – дип ятты Илгиз. Тик бер проблема икенчесен тудыра бит ул, кесәләрендә бер буханка ипи алырлык та акчалары булмаганда, билетка фәлән мең тәңкәне кайдан юнәтергә? Югыйсә, шушы сүзләрне ишеткәнче, чыгып китәр иде дә, рәхәтләнеп эшләр иде. Эштән курка торган кешемени ул? Эшләп-эшләп тә хезмәт хакы түләмәгәч, нишләсен. Хөкүмәтен әйтер идем – кешене нинди мескен шартларга куя бит?!
Иң начары – бу сүз балалар алдында булды. Ләйсән, куркып үз бүлмәсенә кереп посты да, барысын да ишетеп торды. Динис башын иеп, ишек төбендә утырды. Ни әтисенә, ни әнисенә бер сүз катмады. Каядыр чыгып китәргә җыенган идеме, киенгән килеш, шунда утыруын белде. Бары тик әтисе йокы бүлмәсенә кереп киткәч кенә, сеңлесе янына кереп, аның белән дәрес әзерләргә тотынды.
Балалар яныда әйткәләшергә туры килүенә Айсылу соңыннан үкенде дә соң, тик эш узган иде инде.
Илгиз Айсылу йокларга ятканда гына уянды. Авыр көрсенеп бик озак тегеләй-болай әйләнгәләде хатын, әмма ир уянганлыгын сиздермәде, хатынын кочаклыйсы да, юатасы да килмәде аның. Арка терәшеп йокладылар.
Абыйларының юбилеена барасылары иртән генә исләренә төште. Үзләре өчен өтәләнеп торучы Илнурның кәефен төшерәселәре килмәде, көндезен бер-берсенә эндәшми йөрсәләр дә, вакыт җиткәч, икесе дә кафега барырга әзерләнә башлады.
– Ике мең салыйммы, өчнеме? – дип сорады Айсылу иреннән коры гына.
– Бөтенләй салмасаң да була, абыйга үзем аңлатырмын, безнең финанс хәле аның өчен яңалык түгел, – дип җаваплады Илгиз.
Мондый җавап болай да тынычланып өлгермәгән Айсылуны чыгырыннан чыгарды.
– Кит, мөртәт! Булдыксыз! Һаман да «табармын», «эшләрмен», «булдырырмын» дими, бала-чага кебек, буш кулын селтәп барырга риза. Илле яшеңдә дә шундый ыштансыз булуыңнан оялыр идең! – дип үртәлде.
***
Турысына каткан Илгизнең килбәтсез генә урында таптануы Айсылуның кәефен төшерде, ул күтәрелеп иренә карады. Тегесе битараф карашын әллә кая төбәгән, кәефе бөтенләй юк иде. Кулларын хатынының билләренә куйса да, Айсылу аларның җылысын тоймады. Дәү гәүдәле, инде яңак чәчләренә чал керә башлаган ире аңа кызганыч булып китте.
«Кичә катырак бәрелдем бугай. Хезмәт хакын аз түләүләренә ул гаепле түгел бит инде! Югыйсә, илле мең сум хезмәт хакы күтәреп кайту аңа да күңелле булыр иде!» – дип уйлады хатын.
Илгиз күршедә генә биюче Ларисаны күзәтте. Килешле гәүдәсенә сылашып торган бик матур күлмәк килгән иде хатын. Мондый күлмәк Айсылуга да килешер иде, дип уйлады ул хатынына караш ташлап. Айсылу бәйрәмнәргә кия торган ак якалы зәңгәрсу күлмәгеннән иде. Бу күлмәкне алганга дүрт-биш ел бардыр инде, хатыны һәр бәйрәмдә шуны кия. Матур аның Айсылуы. Әнә бит, иреннәрен бүрттерсә дә, матурлыгы һич югалмаган. Җитендәй чәчләре нинди куе, матур! Их, нинди бәхетле итәр иде аны Илгиз, әллә чынлап та Себергә чыгып китәргә микән? Динис әле ярты ел өйдә, сеңлесен мәктәпкә йөртергә булышыр иде. Тәвәккәлләргә микән? Болай гел интегеп яшәү эшмени инде, ярты гомер үтеп бара бит...
...Әтиләрен балалар алдында тиргәп, ялгыш эшләдем. Улын да, кызын да сөеп-яратып кына үстерде бит ул. Әйбәт аның Илгизе, шушы вакытлыча булган авырлыкларны гына үткәреп җибәрергә кирәк. Шулай уйлап, Айсылу кулларын иренең муенына салды. Менә бит нинди көчле аны Илгизе, нинди дәү – шушындый кешене бала-чага урынына тиргә инде!? Элек ничек матур итеп бииләр иде алар вальсны, Илгиз аны очыртып кына йөртә иде, ә хәзер эт белән песи кебек торалар. Кешедән оят. Айсылу Илгизгә таба елышты.
Илгиз хатынына төбәлде. Айсылуның күзләрендә ачу сүнгән иде. Көчле куллары белән ир аны күкрәгенә кысты. Парлы бию дәвам итте...
2018 ел.
Фото: Freepik.