

Талгын гына музыка башлангач, өстәл артында утыручылар берәм-берәм биюгә төште.
– Әйдә! – диде Әхәт Илгизнең аркасына кагылып, һәм тар өстәл арасыннан узып, Альмирасын тартып чыгарды. Тегесе иркәләнеп кенә аның муенына асылынды, музыка көчәюгә, бөтерелеп биеп тә киттеләр. «Килештерәләр инде!» – дип уйлады Илгиз.
Аларга уң як күршеләре Рөстәм белән Сания да кушылды. Карале, олпат гәүдәле ир янында Сания нинди бәләкәй генә калды! Рөстәм аның билләренә көрәк кадәр олы кулларын салган. Иренең тау кадәр корсагы комачаулыйдырмы, Сания иреннән читтәрәк йөргән кебек, куллары да Рөстәмнең иңнәренә тияр-тимәс кенә тора. «Читтән карап торсаң, бик көлкеле күренәләр икән» – дип уйлады Илгиз.
Ә менә Лариса белән Фәрит игътибарны үзләренә тартып торучы пар: икесе дә матур, шартын китереп бииләр, бер-берсенә карап, көлешеп алырга да онытмыйлар. «Егерме елдан артык бергә яшәүче ир белән хатынның нинди кызыклары бардыр инде? Артистлар!» – дип уйлады Илгиз.
Парлар берәм-берәм биюгә төшә торды. Хәтта ялгыз Зилиягә дә пар табылды, хатыны соңарып киләсе Финус аны биюгә чакырды. Кыска итәкләрен озынайтырга теләгәндәй, күлмәген тарткалый-тарткалый биюгә төште хатын. Гомер буе биеп йөргән диярсең, Финус бик килешле кыймылдый иде. Илгиз аны кызыгып күзәтте.
Өстәл артында хатыны Айсылу белән Илгиз генә утырып калды. Ир кулында шешә бөкесен бөтерә иде. Айсылу олы табында ялгызы гына утырып калуыннанан кыенсынган кебек, гәүдәсен яртылаш биючеләр ягына борып, йөзенә елмаю әсәре чыгарырга тырышып, кунакларны күзәтә.
– Нишләп мондый матур пар вальска төшми! Әйдәгез, әйдәгез! – Ут кебек житез тамада ханым килеп, Илгизне урыныннан тыртып та чыгарды.
Биергә чыгарга бер дә әзер булмаган Илгиз, Зилия сымак, бер дә кирәкмәсә дә, кофтасын аска тартып, төзәтештереп куйды. Бер биючеләргә, бер Айсылуга карады. Эх, җыры да бетеп кенә куймый бит аның! Үч иткәндәй, тамадасы да яннан китми, көтеп басып тора. Илгиз Айсылуга карады. Ул кулына ниндидер бокал тотып утырган, эчкән кеше диярсең! Аптыраудан алгандыр инде, ялгыз хатын кебек өстәл артында берүзе утырып калгач, кыенсынгандыр. Парлы бию булмаса, Илгиз уйламас та иде, ә болай матур түгел инде: бар ирләр дә хатыннарын биюгә чакырган, бары тик ул гына Айсылуын чакырмаган булып чыга. Дөресен генә әйткәндә, Илгизнең бер дә биисе килеп тормый да ул, әмма шушы тамада хатын сагыз кебек ябышты бит!
– Я инде!? – дип һаман яннарында басып тора.
Илгиз әкрен генә Айсылуның иңнәренә кагылды.
– Биибезме?
Ханым сүзсез генә басты да, Илгизгә табан борылды. Аның башы югары чөелгән, аркасы турайган иде. Белә инде Илгиз Айсылуның үпкәләгәндә, үзенең дәрәҗәсен күрсәтәсе килгәндә шулай йөрүен. Кулларын да, әнә, иренең иңбашларына матур итеп салмады, ваемсыз гына, әһәмиятсез генә куйды. Аның һәрбер хәрәкәте, биюгә чакырып, миңа одолжение ясадыңмы, булдыксыз, мөртәт, дигәнне кычкырып тора иде.
Ир хатынның йөзләренә текәлде. Айсылуның яңак мускуллары киеренкелектә, иреннәре һаман ачулы итеп кысылган иде. Хәер, карап торасы бармы ни инде, Илгиз болай да белә: бу ачу әле берничә көн дәвам итәчәк.
Кичә алар әрләште. Барысына да шул акчасызлык сәбәп инде. Илгиз эш хакын алып кайтты, ай буе эшләгәненә 17 мең сум акча чыккан иде.
– Нәрсә бу?! – дип аптырады Айсылу акчаны санаганнан соң. – Шушымыни эш хакы? Нәрсәгә генә җиткерим соң мин аны? Әнкәйләргә ун мең сум бирәсе бар, Фәгыйләгә – өч мең сум. Балаларга мәктәптә ашауларына түләргә, квартплата, утка, суга, телефон, телевизор, интернет... Бу акчамыни, Илгиз?
– Интернетсыз да торырга була, – диде ни әйтергә белмәгән ир. Ай саен хезмәт хакы азрак чыкканга аның эче пошмыймы ни? Узган айда 18 мең сум чыккач, алдагы айда артыграк булыр әле, дип хатынын да, үзен дә тынычландырган иде. Кая артыгы – тагын да кимрәк чыккан! Үзе дә белә инде ул бу акчаның беркая да җитмәвен, әмма Айсылуга нигә шулай каты берәлергә кирәк инде?
– Интернетсыз хәзер бер көн дә торып булмый! Әнә беренче сыйныфтан ук интернет аша өйгә эш биреп кайтаралар! Югары сыйныфларын сөйләп тә тормыйм! Болай да ике ай түләнмәгән, хәзер сүндерәләр бит. Бу акчаны кайда гына җиткерим мин?! Кеше кебек үземә духи, помада сатып алган юк. Туйдым инде беткән помадаларны шырпы белән чокып иренгә сыларга! Миңа илле яшь тула, Илгиз, илееее! Әле һаман бер юньле тормыш күрсәткәнең юк! – Айсылу кызганнан кызды.
– Әнкәйләр алдында оят, тотабыз да акча сорыйбыз, тотабыз да алардан сорыйбыз. Үзебез аларга ярдәм итәсе урында! Вакытында бирә алсак ярар иде! Әнә, үзеңнең туганнарыңнан алсаң, абына-сөрлегә, өйгә кайтканчы ук итеп бирәсең, ә минекеләргә бирмәсәң дә ярый! Шулай булып чыга бит! Алар – чүп! Аларны кешегә санамыйбыз, главное Илгизнекеләргә кыенлык килмәсен. Миңа неудобно, Илгиз. Аңлыйсыңмы син – не-у-доб-но!
Илгиз эндәшмәде.
– Кешеләр балаларын репетиторга йөртә. Дениска мәктәпне тәмамларга ярты ел вакыт калды, кая репетиторга дигән акча? Нәрсәм белән тулим мин аңа? Шул акчасызлык аркасында баланы юньле уку йортына да кертеп булмаячак. Хәзер шөгыльләнсә 60-70 меңгә басар иде, ә түләп укыта башласаң, елына 200 мең сум кирәк! Син аны ни за что укыта алмаячаксың! Шуларны белә торып, 17 мең сум акча күтәреп кайткансың!
Айсылу утырып, елап җибәрде.
– Ничек үзеңнең җаның тыныч синең, Илгиз? Мин шуңа аптырыйм. Ничек үз балаларыңны шулкадәр яратмаска мөмкин? Уйлап та бирмисең шуларның киләчәген!
(Дәвамы бар.)