Әтисе белән әнисе аерылышканда, Нәсимә җитеп килгән кыз иде. Зурлар бер-берсен ишетми, юл куймыйча, нәрсә бүлгәннәрдер, бертуктасыз кызып-кызып талаштылар. Кая анда бер-берен гафу итү, нервлары беркән, менә-менә шартларга тордылар. Шул хәлләргә түзә алмаган кыз, әти-әни контроле булмаганлыктан, ялгышлык белән авырга узды. Сайланып торыр чак түгел, булчак иренең холыксызрак икәнен белә торып, тизрәк кияүгә чыгу чарасын күрде. Аңардан, якты дөньяны күрергә ашыгып, берьюлы ике нәни кызлар туды. Гаилә бизәге булган балалар иренең холкына тамчы да йогынты ясамады. Бу кеше белән табышысы да бүлешәсе дә юк. Әллә язмыш кушты, шулай килеп чыкты инде. Илгизнең йөрүе ‒ йөрү, эчүе ‒ эчү, ахыры Нәсимәне тукмау белән тәмамланды. Яшь кәләш яңагына чабып җибәрүләренә, эченә типкәләүләренә түзә алган кадәр түзде.
Чираттагы эчеп кайтып котыруында ире, авызына сугып, тешләрен сындыргач, түземлеге бетте. Авызындагы тозлы канны ашлы су чиләгенә төкерде дә, күм-күк булган йөзе белән көзгегә карады, тукмалудан кара янган күкрәге белән кызларын имезеп алды. Аннары чарасызлыктан әнисенең бәләкәй генә бер бүлмәле фатирына кайтып сыендылар.
Барыр урыны булмаган Нәсимәләрне, тиеннәргә генә эшләп йөргән, очын очка көчкә ялгап яшәгән әнисе теләми генә кабул итте. Үзен бар яклап та гаепле тойган яшь хатын өйдәге эшләрне йөзеп эшләде: ашарга пешерде, юды, җыйды, тазартты. Буш вакыт тапканда, авыру атасының хәлен белергә барып йөрде.
Әтисе өеннән чыгып йөрми, бик бирешкән, бәләкәй бала хөкемендә калган, көннән-көн бетеренә бара. Аңа тәрбия кирәк. Әнисе кызының анда йөргәненә һич риза түгел, ачуы чыгып, теле белән кызына шайтан таягы чәнечкеседәй казала. Ялгызы интегеп үлсен! Кайчадыр балаларының атасы булган кеше берәүгә дә кирәкмәгәнлеген тоеп, ялгызлыкның нинди ачы икәнен татырга тиеш, дип карый.
‒ Син, кызым, син ‒ елан! Юкка күкрәгемдә җылытып яткырганмын. Катсын, нәрсә диеп, тотасың да шуның кырына чабасың? Яңадан шунда барсаң, кайтып йөрмә, ‒ дип, каян чыккандыр андый көчле каты тавыш, тамагын ярып кычкырды.
Нәсимә эчендә җаны булган тере кешене ‒ әтисен язмыш кочагына ташлый алмый иде. Әнисенә эндәшми генә, хәл белешеп йөрүен дәвам итте. Әтисе аңы дөрес чагында, комага китәр алдыннан кылдай нечкә күңелен җылытып торучы кызына:
‒ Нәсимә, бу квартира сиңа, ‒ дип, документлары артыннан йөрергә кушты.
Кызы, сүзсез генә елмаеп, рәхмәт йөзеннән аның тиресе генә тотып торган калтыраган ябык кулларын сыпырды. Фатирлы булу ‒ Нәсимә өчен күптән хыялланган, тормышка ашмас хыял иде. Ул кызлары белән бирегә, ике бүлмәле хрущевкага күчеп килде.
Әтисе, зиһенен югалтып, ярты ел авырып ятты.
Әтисен җирләгәч, фатирны кызларына һәм үзенә приватизацияләде. Тормышта Нәсимәнең бәхетле мизгелләре башланды. Вакыт беркем алдында да исәп-хисап бирми торган көннәре белән алга йөгерде.
Тормыш юлында Таһир очрагач, язмыш аңа тагын елмайды. Яшь егетнең санаулы минутлар эчендә суы тамып торган кранны төзәтеп, үзенә карап, елмаеп торуын күргәч, суыктан җылы өйгә кергән кардай эреде дә китте. Нәсимә өчен барыбер иде, үзенә ‒ утыз алты, кызларына ‒ унсигез. Таһир тормышының мәгънәсенә әверелде. Аңардан килгән ирләр исе, тумыштан сөрмәле кара күзләре, үзенә хас сөйләме ‒ барысы тансык иде. Кызларының берсе ‒ Динәсе кияүдә, аның өчен борчыласы юк. Икенчесе янындагысы ‒ Зинәсе йортка кергән үги әтигә алай каты бәрелмәде, әллә ни исе китми йөри бирде.
Дәүләт тугач, сабыр кызның холкы әтисенеке сыман бернинди рамкаларга да сыймас булып, өйдәгеләргә күрсәтергә тотынды. Хатын улын өлкәнәеп табуга карамастан, бала нык бәдәнле, сәламәт, яраттырып, үзенә тартып тора торган сөйкемле малай булды. Нәсимәнең шатлыгы эченә сыймый, йөзенә һәм теленә бәреп чыгып, нур чәчте.
Зинә әнисенең бәхетен башта читтән генә күзәтте. Аннан төрлечә көнләшә башлап, ни кыланганын белмәскә әйләнде. Кеше күрмәгәндә, энесен авыртырып чеметкәләп тә ала. Тыныч кына яткан баланы елатырга да күп сорамый. Әнисенең төрлечә көйләү-чөйләүләрен ишетергә дә теләмәде.
‒ Нәрсә булса Дәүләткә дә, Дәүләткә. Хан баласы диярсең. Ә миңа кая? ‒ дип, киреләнүен дәвам итте Зинә, ‒ мин дә кеше, мин дә бу гаиләнең члены!
‒ Зинә зур һәм акыллы, ә бәләкәй бала игътибарны күп сорый. Бу мин сине яратмыйм, я әзрәк яратам дигән сүз түгел, ‒ дип, әнисе юатмакчы була.
‒ Мин сиңа кирәкмим инде! ‒ дип, авызын турсайта кызы. ‒ Синең хәзер уеңда Таһир дә Дәүләт кенә инде! Син беркайчан да безнең әтиебез Илгизне дә, Динә белән безне дә яратмадың. Нәнәй “кыз ‒ елан” дип дөрес әйтә, “кыз ‒ елан” гына түгел, “елан ‒ әни” ‒ син!
‒ Мин сиңа үземдә булган бар нәрсәне дә бирергә тырышам. Я әйт, нәрсә җитми сиңа?
Нәсимә кызының йөрәккә ук булып кадалырлык, авыр сүзләр әйтүен аңлый алмады. Бу кыланыш, оҗмах ‒ аналар аяк астында дип уйлаган Таһирның да башына барып җитмәде.
‒ Бөтен нәрсә дә җитми! ‒ дип, истерикага бирелеп кычкырырга тотынды Зинә. ‒ Безнең бернәрсәбез дә юк, без хәерчеләр, ә син бала табасың! Нәрсә дип таптың аны? Үлгән булса, әйбәтрәк булыр иде!
‒ Нәрсә сөйләгәнеңне колагың ишетсен, ‒ диде түземлеге тәмам беткән Нәсимә.
‒ Ишетәм! Бик әйбәт ишетәм! Ул ‒ артык кашык! Тумаса, я тугач та үлсә ‒ әйбәт булыр иде! Әйе, Таһирың да ‒ артык авыз, тапканыннан күбрәк соса. Синең кебек кортканы ярата дип беләсеңме? Синең ишеләр аңарда йөзләгән. Башка хатыны да бардыр. Син йөрисең кырында ешынып, карасаң ‒ күңел болгана!
‒ Күңелең болганса, нигә карыйсың, карама! ‒ диде Нәсимә, елап җибәрүдән чак тыелып.
‒ Карамам! Чыгып китәм мин! ‒ ишекне шакылдатып ябып, әйберләрен сумкага тутыра башлады.
(Дәвамы бар.)
Фото: prostooleh; Freepik.
Автор стиле сакланды.