Барлык яңалыклар
Дөнья бу
20 ноябрь 2023, 09:35

Манипулятор кем ул? (2)

Манипуляторга һәрвакыт игътибар, аралашу һәм ярдәм кирәк. Ләкин сезгә ярдәм кирәк булганда, ул... юкка чыга. Юк, ул турыдан-туры баш тартмаячак...

Манипулятор кем ул? (2)
Манипулятор кем ул? (2)

(Дәвамы.)

  1. Сезне аралашудан тыя.

Ул сезнең бөтен игътибар һәм вакытыгызны үзенә алырга тырыша. Акрын гына бөтен дусларыгыздан биздереп бетергәнен сизми дә калачаксыз. Каядыр китсәгез, үпкәли, тавыш күтәрә. Һәм иртәме, соңмы сезне шуңа ышандырачак: сезгә иң кирәге – ул, бары тик аның янында гына хәвефсез һәм тыныч.

  1. Контрольдә тота.

Ул сезне нәрсә кияргә, нинди фильмнар карарга, нинди азык-төлек алырга – барысына да өйрәтәчәк. Төн уртасында шылтыратырга, әйберләрегезне сорамый алырга мөмкин.

  1. Җаваплылыктан кача.

Манипуляторга һәрвакыт игътибар, аралашу һәм ярдәм кирәк. Ләкин сезгә ярдәм кирәк булганда, ул... юкка чыга. Юк, ул турыдан-туры баш тартмаячак, ләкин нәкъ менә ярдәм кирәк вакытта, манипуляторның кинәт "ашыгыч" эшләре табылачак.

  1. Гаепли.

Мануляторның яраткан тактикасы – гаепләү. Барысына да сез гаепле! Әгәр дә бу аның гаебе булса да, ул ничек тә сезне гаепле итеп күрсәтәчәк.

  1. Бүтәннәр хакында начар фикердә.

Җитәкчесе –  аны премиядән мәхрүм итәргә сәбәп кенә эзләүче тиран. Дусты – хыянәтче, төн уртасында мәчесе 8 бала тапкач, ярдәм итәргә килмәгән. Тирә-якта барысы да начар. Сездән башка барысы да. Манипулятор даими рәвештә әйләнә-тирәдәге усал, җансыз һәм көнче кешеләрдән сезнең ничек аерылып торуыгызны ассызыклап тора. Һәм, әлбәттә инде, сез аның ышанычын акларга, аның өчен иң яхшысы булырга тырышачаксыз.

Манипулятор белән ничек аралашырга?

Манипулятор башта бик ягымлы һәм игътибарлы булачак. Әмма  тора-бара сез үзегезнең капкында икәнлегегезне сизәчәксез.

Иң яхшысы – аның белән  аралашуны туктатырга. Һич тә булмаса, мөмкин кадәр азрак аралашырга.

Мануляторның үзен  манипуляцияләргә тырышмагыз. Бу өлкәдә ул – алдан ук җиңүче! Манипуляцияләр аның ачуын гына китерә һәм тагын да дәртләндерә генә.

Акланмагыз. Гаепне манипулятор тага. Ул басым ясаячак, ышандырачак, фактлар белән уйнаячак.

Шәхси мәгълүмат белән белән уртаклашмагыз, бигрәк тә җитешсезлекләр, кичерешләрегез белән. Әйтелгәннәрнең барысы да сезгә каршы кулланылачак.

Манипуляторлар сездән көчле хис-кичерешләр, көчле реакция көтә. Тынычлык саклагыз.

 

Интернет чыганаклардан.

Фото: 

Манипулятор кем ул? (2)
Манипулятор кем ул? (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: