Бу рольдә кем дә була ала: коллега, дус, әти-әни, тормыш иптәше... Манипулятор белән аралашканда сез нәрсәнеңдер дөрес булмавын тоясың. Бу чыннан да шулай. Менә аның кайбер билгеләре:
Манипулятор турыдан-туры тупаслыкка бармаячак, ул хәйләкәррәк эш итә. Комплимент әйтсә, анда мыскыллау яшеренгән булачак. Мәсәлән, “бу итәк сине кыска аякларга бик килешә”, “вуз тәмамламаган кеше өчен яхшы язылган”... Өстәвенә, башкалар алдында. Ул иң “авырткан” урыннарны эзләп таба һәм шунда басым ясый. Үпкәләсәгез, “мин бит шаярттым” дигән җавап көтә. Үзенең исә серкәсе су күтәрми. Сезнең шаяртуга көлгән кебек булса да, моны мәңге онытмаячак һәм җае чыгу белән “бурычын түләячәк".
Аның кәефе кинәт үзгәрергә мөмкин. Яхшы гына сөйләшеп утырганда, кинәт тынып кала ала. Ник алай булуын сез аңларга һәм гафу үтенергә тиеш булып чыгасыз. Кара чәй тәкъдим итсәгез, яшелен таләп итәчәк. Кара икмәк сузсагыз, агын сораячак.
Нинди генә уңышларга ирешмәгез, алар аның өчен – ноль. Барыбер ул сезгә караганда акыллырак, талантлырак. Хәтта кайгыруын да сезгә караганда ныграк кайгыра.
(Дәвамы бар.)
Фото: cookie_studio; Freepik.