

(Ахыры.)
Миома дигән анализ куйдылар. Операция ясап, шешне алдылар. Алынган нәрсәләрне Уфага медицина институтына, студентлага өйрәнергә җибәрәләр икән. Табибы авылдаш булганганлыктан, аңа алынган шешне күрсәттеләр. Ташка үлчим, өч кило тирәсе булыр, кул-аяклары зур корсагына ябышып береккән, җитлекми туган балага охшап тора. Тәне дертләп, йөрәге жу итеп китте, өй иясе белән миома арасында уртаклык булырга мөмкин, дип шикләнде. Әнә бит доктор, синең яшеңдәге бичәләрнең өчтән берендә очрый, дип аңлата. Фәрештәләрнең "амин" дигән чагына туры килеп, авыруыннан исән-имин котылырга язды.
Болницадан кайткач, йокы бүлмәсен алмаштырды. Яңа урында йоклап та булмый. Уйлары тагы картәнисе сүзләренә йөгерде.
Докторлар белмәгәнне белгән бит аның белемсез картәнисе. Бүген белгечләр миоманың килеп чыгуын даими җенси тормыш белән яшәмәү, йөкне төшерү, нәселдән дә булуы бар, диләр. Сирәк булса да, яман шешкә әверелү куркынычы да яный, яшь хатын-кыздагы миома баласызлыкка да китерегә мөмкин, ди табиблар. Картәнисенең акылын әкеренләп Алиягә дә сеңдерә башларга кирәк. Әлбәттә, җеннәргә бәйләп түгел.
Элек алар дуслары белән төнгә кадәр уйныйлар иде. Арып, ятып та торалар. Мәрхүмә картәнисе:
‒ Урыныңа кереп ят балам, җиргә ятып йоклама, җен кагылыр, ‒ дип, аркасыннан сөеп, өйгә кертеп җибәрер иде.
‒Җен кагылса ни була? – диюгә, аның мең дә беренче әкияте әзер:
‒ Җил тияр, җилдән җен төсле бала табарсың, берсе дә яратмас, үзең дә куркырсың, ярый әле таба алсаң, ә кияүгә чыккач, сөяргә бәбиең булмаса...
Берәр чир килеп чыккач, каян барлыкка килде икән дип, чаң кагабыз. Картәни әкияте җитеп бетми оныкларга. Аларның олы кеше сүзенә исләре китеп бармый. Исем өчен генә колакка эләләр.
Кичке уңайга, Алия эшен бетереп керүгә, нәнәсенең мунчасы әзер иде. Җәйге мунча инде тиз өлгерә: бер тас йомычка яксаң, шул да җитә.
‒ Әйдә, кызым, юынып чыгыйк. Безнең картәни, мунча – җен-пәриләр оясы, кояш баегач, мунчага бармагыз ди, торган иде.
‒ Тагы картәни, тагы җеннәр, әллә чынлап торып, халыкны алдаган Хуҗа Насретдин кебек үзең сөйләгәннәргә үзең ышана башладың инде, нәнәй?
‒ Алай димә, кызым. Элек гармунда өйрәнергә дә мунчага барганнар. Өйрәнергә пәриләр дә булышкан, ди.
‒ Син бигрәк инде. Үзең, җеннәр тавыштан курка, дисең, үзең гармун уйнарга өйрәтәләр, дисең. Беләм, син мине һаман бәләкәй кыз дип беләсең. Бик беләсең килсә, нәнәй, элек борынгы бабаларыбыз килгән илчеләр белән өчәр көн мунча кергәннәр. Шунда төрле олы килешүләр төзегәннәр, ике як өчен дә кулайлы карарлар кабул иткәннәр.
‒ Минем яшькә җиткәч, син дә икенче күзлектән карарсың әле, кызым. Балаларыңа, кара, карт нәнәм дөрес сөйләгән икән, дип искә алырсың.
‒ Син бер дә карт түгел әле, нәнәй. Без бүген мунчага барабызмы, юкмы?
Мунча кергәндә, татар тотып карамый, ышанмый, дигән сымак, Алия нәнәсенең корсагындагы операциядән соң каганҗөй эзен сыпырып карап, кайчан, ни өчен эшләнгәнлеген сорашты. Нәнәсенә юынган, чабынган арада арттырмый да киметми дә, ничек бар, шул көйгә энәсеннән алып җепнең төененә кадәр сөйләп бирүдән башка чара калмады.
‒ Мунча сер бүлешә торган урын дип әйттем бит. Әниемнәр нәнәңә белдереп, аны көяләндермик, дисәләр дә, сиңа, нәнәй, бер чиремне чишим әле. Мин дә кистага операция эшләттем ич. Минем киста да синдәге миомага охшаш. Киста – күкәйлектә сыеклык белән тулы куык. Башта врач кыйммәтле гормональ таблеткалар тәкъдим итте. Ярты еллап эчтем, файдасы булмады, сантиметрлап үсте. Шрам калдырмас өчен, шәхси клиникага барып, әтиләрнең машинаны алмаштырабыз дигән акчаларына, лазер ярдәмендә алдырдым. Табиб сәбәбен: “Киста күкәйлекләрнең нормаль эшләве барышында да барлыкка килә һәм алар хатын-кыз сәламәтлеге өчен зур куркыныч тудырмаска да мөмкин. Кисталар шактый еш очрый, һәрхәлдә, миома белән бер чама булыр, ләкин аларның яман шешкә әверелү очраклары күбрәк”, – дип аңлатты.
Йокларга яткач, нәнәсе Алияне кечкенә чагындагыдай, чәчләрен сыйпап, аркасыннан сөйде. Кызыкай, мин зур инде дип, читкә тайпылмады, рәхәтләнеп иркәләгәнгә риза булып ята бирде.
‒ Әллә, кызым, бәләкәй чактагы кебек берәр әкият тә сөйлимме? Үзем картәни сөйләгәнне тыңларга ярата торган идем.
‒ Сөйлә, мин рәхәтләнеп тыңлыйм, ‒ диде, тәмам арып җеп өзәрлек тә калмаган оныгы, керфек кагып.
Караңгыда Хәния аның керфек какканын күрмәде. Сөйли башлауга, тигез итеп сулышны ишеткәч, газизенең йоклаганын тоеп, тынып калып, Ходайдан тыныч төн, тәмле төннәр сораганнан соң байтак уйланып ятты.
Аның картәнисе, картаймыш көнемдә үзем теләп пычак астында үләр хәлем юк дип, операциягә ризалашмады, шешен алдырмады. Дистә елдан артык шул көйгә “эх” тә итми, сызланганын башкаларга белдерми йөрде. Шеш аны теге дөньяга алып китә алмады. Үзенең җир куенына ияреп керәсе килмичә, тишелеп чыкты. Берничә айлар буе эренле-сүлле су булып тамып йөрде. Күрәсең, картәнисененең мәңгелеккә шайтан-җен ияртеп йөрисе килмәгәндер. Ә ул, хуҗасын югалтып адашкан эттәй, кая бәрелеп бәрелергә белми, бәргәләнеп йөргәндер-йөргәндер дә, өй иясе булып, Хәнияләргә кереп урнашкандыр…
Фото: Freepik.