

Алия нәнәсенә бүген беренчегә күргәндәй сәерсенеп карады. Аптырарсың да. Көндез өйдә аның нәнәсеннән дә чибәр кеше юк. Җилкәсен каплап үзеннән үзе дулкынланып торган кап-кара чәчләрне матурлап, киеменең нинди булуына карап, я күбәләк, я гөләп чәчәге бик килешле итеп бизәп тора; өстендә ачык төсле материалдан тегелгән, я бик матур күлмәк, я костюм; тырнаклары кызылга буялган ялан аягына ачык башлы, йөрергә уңайлы булган шлепанцы киеп ала. Аннары тотына, кичә төшкән килен кебек, йортның эчендә-тышында булган эшләрне сыдырып эшләргә. Иртәдән караңгы төшкәнгә кадәр баш күтәрми, аның тик торганы юк. Эшли белмәгәннән шайтан көлгән дип, картәнисе канына сеңдереп тәрбияләгән. Ихатадагы кош-кортны да карый, бакчадагы җиләк-җимеш, яшелчәне эш итә: кайната, тозлый; өстәл тулы пешергән тәм-том.
Кич җитсә, кызык хәлләр башлана. Кабарып тоган чәчләрне, кара бәрән йоныннан язылган көнҗәләдәй, тыгызлап, яулык астына тутырып җыеп кысып бәйләп куя; өстенә итәге идәнгә тиеп торган, озын җиңле йокы күлмәген кия, аягына дигән ак сарык өстеннән үзе бәйләгән оекны, матрас астында саклап, ялгышып та кими калган чагы юк. Йоклар алдыннан Бичура корткасына ошый да куя. Әлиянең шуның серенә төшенәсе килә. Җайлап кына нәнәсенең кылын тарткалап карый, тегесе сүзне икенчегә борып елмаю белән җаваплый:
‒ Юк-бар нәрсә соранып йөргәнче, әнә ындырдагы чүпне ута.
‒ Шуны сөйләсәңме, нәнәй, бәрәңгене утыйм, кортын да җыям, менә күр дә тор, нәнәй, ‒ дип, оныгы арт яктан килеп башы белән аның кулбашына сылаша, ‒ нәнәй, нигә син төнлә йоклаганда эсседә дә оекбаш киеп, юрганыңа төренеп ятасың? Беләм, өшемисең бит инде. Берәр сере бармыни?
‒ Нинди сере булсын? Безне картәни шәрә тәнгә җен ияләшә, дип өйрәтте. Аның сүзләре канга сеңеп калганга, шулай гадәтләнелгән инде.
Алия бер тотынгач, төбенә тоз коймый туктамый, нәнәсенекенә охшаган тирән чокырлы зур күзен сельсовет пичәтедәй түгәрәкләндереп, төчекәйләнеп, әзрәк үпкәли биреп:
‒ Кайчан гадәтләндең соң, нәнәй? Нәнәй, син мине яратмыйсың инде, юкса, сөйләр идең. Мин зур кыз, лабаса, беләсем килә. Нәнәй, әйт тә куй инде. Үзеңә дә рәхәт булып, бушанып калырсың, мин дә теңкәңне кортудан туктармын. Менә күрерсең, мин әйтте диярсең, ‒ дип үтенде, иреннәрен очлайтып, бит очларын чокырайтып.
Оныкасының нәнәй дип өзгәләнүе күңеленә сары май булып ятып, җаны эрегән Хәния сүзне каян, ничек башлап җибәрә алмыйча аптырап калды. Бәйли башлаган оекбаш бәйләмен диван читенә куеп, тирән генә тын алып, аны кырына утыртты. Тегесе авызга керерлек булып, колакларын торгызды. Нәнәсе, уратып-чуратып тормыйча, турыга ярды да салды:
‒ Миңа утыз ике яшь, әтиеңә авырлы идем. Эштән арып, бераз төшереп кайткаң, бабаң миңа артын биреп яткан да гырлый-гырлый йокыны ишә генә. Безнең кырда кемдер йөргән кебек. Каршы стенага клубтагы кебек зур ак экран ‒ телевизор-картина элде. Бабаңны селкетеп карыйм, арт ягына шөшле белән өрсәң дә ишетерлек түгел.
‒ Нәрсә була инде ул шөшле?
‒ Нәрсә диим икән? Эче куыш нәзек торба шикеллерәк әйбер инде. Бозауларның күзенә ак төшкәндә, шуның аша тоз өрә торганнар иде элек.
Фикер йомгагы икече якка тәгәрәмәсен өчен, Алия сөйләгәннәргә кире кайтып:
‒ Аннан ары ни булды?
‒ Ул миңа елышыпмы-елыша; кулы белән мине сыпыргалый. Мин йокылы-уяулы ятам. Ни хикмәт курыкмыйм да, читкә дә тибәсе килми. Карап торуга, чибек кенә кыска буйлы, егет кешегә охшап торса да тәне, куллары камыр кебек йомшак, кагылсаң, изелергә тора. Берникадәр текәлеп карап торды да, экран-картиналарын алып, юкка чыкты. Онытып бетергән идем, ничәдер көннәр үткәч, тагы шул ук хәл кабатланды.
Алия нәнәсен алдый, үзен баласыта, әкият сөйли дип уйлады, ышанмаганын сиздерергә тырышмады.
‒ Бабайга әйтмәдеңмени? – дип төпченүендә булды.
Оныгының күңелен китмәскә тырышып:
‒ Бабаң, бәйдән ычкынган эт сымак, кызу холыклы, дуамал, әйтергә курыктым шул, ‒ диде дә тешләрен күрсәтмичә күзләрен кыса төшеп, елмаеп куйды.
Алиянең сөйләгәннәрдән риза булмавын тоеп:
‒ Аның каравы яраткан, сер бүлешә торган картинәемә сөйләдем. Ул без йоклаган бүлмәдәге күренә торган урынга “Аятел көрси” догасы ябыштырып, шифоньер башына дога китаплары мендереп куйды. Аллаһ сакласын, балаңны берәр нишләтеп куймасын, дип, ятканда, бисмилла әйтеп, тәннең ачык урыннарын күрсәтмичә киенеп ятарга кушты, юкса, азагы начар тәмамланыр дип, әллә күпме мисаллар китереп сөйләде, кат-кат кисәтте. Бабаңны, врачлар шулай куша дип ялганладым. Аллаһыга шөкер, улымны, синең әтиеңне, исән-сау табып, карап үстердем. Соңыннан, әйткәнемчә, гадәткә әйләнеп китте.
‒ Нәнәй, ул шайтан микән? Әллә җенме? Моңа кадәр мин аларны әкияттә генә буладыр, дип уйлый идем.
‒ Мөгаен, ул өй ияседер. Зыян салганы юк бит. Көндез күзгә күренмичә, минем белән шяргалый ул. Үзем белән бергә картая, ахрысы. Ашыгып чыгып китәргә җыенып, ишекне биклим дисәм, ачкычны тапмыйм да куям. Иртәнге якта, сыер савып кергәч, сөт сөзәргә әзерләнәм. Юып, гел бер урынга гына элеп куйган сөзгеч юк инде урынында. Эзли-эзли күз тона. Үз -үземә кычкырып сөйләнергә тотынам. Бир, кая куйдың, күрмисеңмени, синең белән уйнарга вакытым юк, ирешенер чакмыни, китер, дисәм, югалткан әйбер бик тиз пәйда була. Балдак, энә, булавка, тимер акча кебек әйберләрне табалмаганда да, җен-җен, тап әле, кая куйдым дип, берничә кат кабатлап эзләсәм, әллә каян үзеннән-үзе килә дә чыга. Өйдәгеләр бу гадәтемне кызыкка күрә. Шулай да шөреп-мазардай вак-төякләрен, шушында гына куйдым, кайсыгыз тиде дип, үзләре эзләп тапмый интеккәндә, җенеңнән эзләт әле, дип үтенәләр.
Кайчак кызганып куям үзен, өй иясен диюем. Юк -юкта аның томыраеп карап торуын, кул җиленең битемнән сыйпавын тойгалаштырам әле. Мондый чакта, ялгызым гына булганда, радионы ачып, я телевизорны кабызып куям. Картәни, җеннәр аулак урынга оялый, тавыш яратмый, ишетсәләр, кача, ди торган иде. Нәрсә, ындырга чыгасыңмы?
Алия ышаныр-ышанмас урыныннан кузгалды, нәнәсе кыз керүгә, коймак пешерергә, камыр әзерли башлады. Карты шифаханәдә булганда, оныкасының кунакка килеп, ялгыз калдырмавына сөенеп туя алмый ул. Әнә бит, кайчангы вакыйгаларны яңартып ташлады. Мәрхүмә картәнисен исенә төшерде. Мәрхүмә атлаган саен бер сүзне тукый-тукый:
‒ Табак-савытны юмый калдырырга ярамый, аларны җен килеп яламасын дип каплап торганлыктан, таң атканчы фәрештәләрнең канатлары талып бетә, ‒ дип үгетләде.
‒ Фәрештәләр интекмәсеннәр. Җен яласа, юарга җайлы булыр, ‒ дип, теленә салынып ирешенде Хәния, картәнисе белән килешмичә.
‒ Алай димә балам. Фәрештәләр качкан өйнең нуры булмый. Шайтан ялаган савыттан әлбәләр (бик тәмле манный боткасы) ашасаң да, бер тәме булмас, – дип, әрләми генә җайлап, башка акыл сала. Ничек оста тәрбияләгән аны тамчы да белеме булмаган, әлепне таяк дип тә белмәгән әбисе. Менә кемнән өйрәнергә кирәк оныкларны тәрбияләргә! Кызганыч, гомер аккан су сыман үтә. Күптән гүр иясе картәнисенең әйткәннәрен сагынып искә алырга гына калды.
Аның уйлары күңелендә уелып калгантагы бер хатирәгә әйләнеп кайтты. Монсын оныкасына сөйләргәме юкмы, әлегә хәл итмәде.
Төпчегенең тәпи йөри башлап, теле ачылгач, үзендә сәер үзгәрешләр тоя башлады: ашаганы йөрәккә ятмый, шикләнгәнгәме, ими башлары да яшь борчак шикелле мәзәк тоела, эченең аскы өлеше авырткалый, әз генә күзен йомса, йокылы-уяулы саташа-бастырылырга тотына. Ире ишле гаиләдә үскәнлектән, башка бала теләмәде. Хәния әзрәк тел төбен сиздермәкче булып, сүз каткач:
‒ Булганнарын исән-сау кешечә үстерик. Үземнең кеше әйберенә кызыгып үскәнем дә бик җиткән. Шайтанымамыни ул бала? – дип, ярты сүздән бүлде, уйлаганны әйтеп бетергә ирек куймады.
Хатын бөтенләй бала турында әйтергә түгел, авырмыйым микән, дияргә теләгән иде. Ирнең фикере белән килешсә дә, картәнисе әйтмешли, яраласы җан үз ризыгы белән ярала ул. Авыл кешесе, әллә чир, әллә түгел – үткенче булсын, үтәр әле дип йөрде. Көзгә табан эшендә барлык хезмәткәрләргә дә медицина күзәтүен үткәнлеккә белешмә китерергә куштылар. Уйлаганы юш килдеме, районның бик белдекле, даны тирә-якка таралган хатын-кызлар табибы сигез атналык йөгегез бар дип, диагноз куеп чыгарды. Бу хәбәрне аңкы-миңке аңламыйчарак торды, башына барып җиткәч, табибка яңадан керде.
‒ Моның булуы мөмкин түгел. Минем авырга калудан саклану өчен куелган спиралем бар. Күремем вакытында килә.
‒ Гаҗәпләнмәгез, медицинада бу яңа планета ачу түгел, мондый хәлләр еш очрый. Сез беренчесе һәм азакысы түгел, анализларыгызны тапшырыгыз, исәпкә басыгыз.
Хәниянең башка чарасы калмады. Яралгыга үсәргә уңай булсын өчен, башта спиральне алып ташладылар. Аннан ике атна саен анализлар биреп, табиб күзәтүе астында тоттылар. Бар да әйбәт барды. Декрет ялына китәргә ике-өч атна чамасы калгач, дәваханәгә салдылар. Сәер хәл килеп чыкты. Эчтә хәрәкәт бар – үсеш юк.
Күпмедер яткач, шул ачыкланды: бөтенләй бала булмаган икән.
(Дәвамы бар.)
Фото: gpointstudio; Freepik.