

Бу хәл 40нчы елларда Пермь өлкәсендәге бер шәһәрдә була. Жәй ахырындагы җылы бер кичтә берәүләр гаиләләре белән җыелып, кич утыралар. Әтиләре уллары белән нидер эшли, ә әниләре кызы белән тегү тегә. Дөресрәге, кызы әзер күлмәккә сәдәп тага. Авызына сәдәп кабып, кыз нидер сөйли, көлә. Әмма кинәт ютәлләп, тынсыз кала, агарып идәнгә егыла һәм аңын югалта. Өйдәгеләр барысы да аның янына җыела. Ап-ак булып агарган кызның йөрәге типми, сулышы сизелми. Кызларының сулыш юлына сәдәп утырганлыгын әти-әнисе аңласа да, ничек ярдәм итәргә белмиләр. Ашыгыч рәвештә кызны хастаханәгә илтәләр. Юл шактый ерак булганга, анда барып җиткәндә кызның тәне суынган була инде. Табиблар кызның тончыгып үлгәнлеген раслыйлар. Әти-әниләренен кайгысы чиксез була...
Бер көннән соң кызны күмәләр. Аңа матур күлмәк, ә кулына йөзек кидерәләр. Йөзеге алтынга манчылган, карап торырга – чалт алтын була. Мәет табутта матур булып ята: гел йоклаганга охшаган, тик йөзе генә ап-ак.
...Икенче көнне иртән зиратка якын гына урнашкан шахталарның берсенә исереккә охшаган яшь кенә кыз килә. Эшкә килүчеләр арасыннан берәү аңа карап тора да: “Мин бу кызны беләм, аны кичә күмдек бит!” – дип кычкырып җибәрә.
Кыз исә:
– Миннән курыкмагыз! Мин исән. Бүген мине төнлә казып чыгардылар. Мин үлмәгәнмен, – дип, куркып калган кешеләрне тынычландыра.
Ә эш менә ничек була. Кыз, сәдәп сулыш юлына эләккәч, аңын югалта, амма беркадәр вакыттан аңына килсә дә, керфек кагарлык та хәле булмавын, үзенең тере икәнлеген белдерә алмавын сизә. Аннан соң, белгәнебезчә, аны табиблар карый, барысы да аның үлемен раслый. Кыз, бармак селкетерлек тә хәле булмагач, әллә чынлап та үлдем микән соң, дип уйлый. Хәтта менә ул нинди була икән – үлем, дип фикер дә йөртә әле. Ә үзе табутка салганнарын, хущлашуларын, табут капкачын кадаклаганнарын сизсә дә, тере икәнлеген белдерә алмый... Сәдәп тишегеннән кергән һава, күрәсең, анын жанын сүндерми тоткандыр.
Тетрәндерерлек мәңгелек тынлыктан ул ничек акылдан язмады икән? Күпме вакыт үткәндер, ул ниндидер тавышлар ишетә. Кемдер җир казый, туфрак ата. Бераздан табут капкачын каерып ачалар.
– Мин аның кулында алтын йөзек күрдем, салдырыйк. Күлмәген дә калдырмыйк, сатарбыз..,
Кызның башын аска каратып, күлмәген салдырганда сулыш юлындагы сәдәп урыныннан кубып, җиргә төшә, күрәсең, ул кинәт үпкәләренә тулып кергән һавадан тыны ачылып: “Мин исән”, – дип әйтә ала. Куркудан чәчләре үрә торган, күзләре тонып, тыннары капланган дүрт ир-ат кычкыра-кычкыра кабердән сикереп чыга. Икесе әллә ни ерак китә алмыйча, йөрәкләре ярылып, егылып үлә...
Ничек кенә булмасын, талаучылар кызның кабердән терелеп чыгуына сәбәпче була.
Фото: freepik.com