Дөнья бу
25 Октября 2023, 05:51

Сания ШӘРИПОВА. Чит ил – үги ана (2)

Чит илдә мал да җирси. Чит илнең карчыгасы – үз илеңнең каргасы...

Сания ШӘРИПОВА. Чит ил – үги ана (2)Сания ШӘРИПОВА. Чит ил – үги ана (2)
Сания ШӘРИПОВА. Чит ил – үги ана (2)

(Дәвамы.)

***

...Егерме ел вакыт сизелмичә алга сикерде. Кая гына бармый, ниләр күрми, ир-егеткәй белән ат башы, дип җырлана борынгыдан. Тик хәзер ир-егет һәм атлар түгел, хатыннар читтә йөри. Меңләгән хатын-кыз, бәхет эзләп, акча артыннан чит тарафларга китәргә мәҗбүр. Сөмбел белән дә шулай килеп чыкты. Сигезенчедән соң Бәләбәй педучилищесын тәмамлап, әнисе янына кайтты. Эш урыны табарга авыр, адым саен кыскартулар барган чор иде. Сания егерме биш ел эшләп, хезмәт хакы һәм пенсия дә ала иде, эшен кызына тапшырды. Сөмбел бәләкәйдән әнисе янында буталгангадыр инде,әйтерсең тумыштан укытучы булып туган, бик бирелеп, эшен яратып, җиң сызганып эшкә кереште. Дүрт класска ун бала, план язышырга, киңәшләшергә әнисе кырында.

Укучылар, әти-әниләр, яратып һәм зурлап, “Сөмбел Хәбировна” дип дәшәләр. Күбәләктәй очып кына йөри. Җиткән егетләр кем апа, кем сеңлекәш урынына күрә. Борыннан килгән гадәт-йола: авылдан яр сөймиләр.

Әнисе киңәшен тотып, читтән торып укырга керим дип, документларын Уфага университетка илтеп тапшырмакчы булды –  алмый кире борып чыгардылар. Ник дисәң, республиканың исеме үзгәргәндә алган дипломына башка төрле  пичәт сугылган икән. Үткер күзле комиссия бик тиз гаебен тапты: “Герблы пичәт кирәк. Нишләп сине бу докумет белән эшләтеп йөрткәннәр? Районыгыз бер дә тикшерү үтмимени?” – дип, гаҗәпләнүдән шак каттылар.

Әйтерсең ул дипломны берәрсенекен урлаган, я булмаса, чүплектән тапкан. Укыган училещесына юл тотты, кирәкле кешеләр отпускыда булып чыкты. Егерме барып, ун кайткач, очратты. Район газетасына документны гамәлдән чыккан дип, белдерү бирергә куштылар. Газетада белдерү күренгәнче, байтак вакыт үтеп китте. Басылгач, газетаны тотып, попутка машинасы белән янә педучилищега юлланды. Секретарь кызыкай, барысының кәгазьләрен бергә җыеп алып кереп, пичәт белән имза эшләтеп чыгарды. Сөмбел, канатланып, Уфага китте.

Бәхетең булмаса көтү көткән акчаңны да бирмиләр дигәндәй, юл бер уңмаса,  уңмый инде ул. Кабул итү комиссиясе, документларны карагач: “Туганым, документыңны карап алырга кирәк иде, монда документларны педучилещега кабул итәргә дигән пичәт тора, кабул итү,  имтиханнар вакыты булгач, бутаганнардыр, ‒ дип, кабул итмәделәр. Тагын училищега юл тотты. Анда исләре дә китмичә: “Документ төзәттереп йөрүче кеше син беренче дә, азакы да түгел, быелга кулыңдагы дипломың белән йөреп тор, киләсе елга кабат килерсең, безнең гаеп түгел”, ‒ дип, җилкә сикерттеләр. Кеше ышанмаслык вакыйга. Сугышка кадәр үк нинди көчле укытучылар әзерләп чыгарган уку йортының дипломы яраксыз булып чыксын инде!

Хәерченең акчасын очсызлы товар бетерә, ди. Җыеп килгән хезмәт хакы, ял акчасын юл ашап бетерде. Юлда ул Испаниядә өй җыештыручы эшен башкарып йөрүче, ялга кайткан хатынкайга тап булды. Юл буе бер-берсенә эчләрен бушата торгач, алар Испаниянең көньягына урнашкан Севилья шәһәренә бергә китәргә сөйләштеләр.

Беренче өч ел Сөмбел өчен бик авыр булды. Туганнарын, дусларын сагынды, үзәк өзгеч кайгылар, югалтулар, сынаулар үткәрергә туры килде. Испан телен, гореф-гадәтләрен белмәү дә тәртәгә сукты. Бөгелеп төшмәде, акылдан язмады. Аллаһы Тәгалә сабырлыгын бирде, саулыгыннан мәхрүм итмәде.Сөмбел испанча, ипи-тозлык та белмәгәндә, әпәләр сымак ишарәләр белән аралашты. Тел Мәккәгә җиткерә, диләр. Эшкә урнашу өчен Сөмбелгә биредә яшәүче халык телендә алты сүз белү җитте: «бушлай», «алга», «ашарга», «йокларга», «мөмкинме», «монда».

Чит илнең җиле дә башкача искәндәй тоелды. Испаниядә Сөмбел ниләр генә күрмәде. Чит илдә мал да җирси. Чит илнең карчыгасы – үз илеңнең каргасы. Ул мал да, карга да түгел. Ходай ярдәменнән ташламады.Тормыш яшәргә өйрәтә. Визасыз, беренче елны – акчасыз! Визасының вакыты шунда яшәгәндә чыккан. Әмма полицияне урап узуның юлын тапты ул: килүгә, телне яхшы белүче бер якташ егетне очратып, аның белән шундагы җирле газетага интервью бирде, көнендә бастырып чыгардылар. Үзе белән әңгәмә басылып чыккан газета бите Сөмбелгә Испаниядә бөтен документларны алыштырды. Гәзиттә пичәт юк диюче булмады. Адашканда, кулдагы маркер белән кәгазьгә кирәкле урынны күрсәтеп, язылган язу тотып, машина каршысына баса, кирәк урынга илтеп куялар.

Ялланып эшләгән Сөмбел монда килеп эләгүенә артык көяләнми, яхшы тормыш иткән җиреннән беркем дә качмый инде. Язмышым шундый булгандыр, ашыйсы ризыгым, эчәсе суым монда булгандыр, дип уйлый. Әйбәт түлиләр, ул риза. Сәгатенә 12-15 евро була. Испаннар, кызу гына булса да, кешелекле. Безнең ил белән мөнәсәбәтләре катлаулы булганда да, сәясәткә катнашлары юк. Ризыклары, ясалма булганлыктан, бозылмый, югалмый, башка җиргә саталар. Монда барысы да –  хосусый кулларда. Кемгә сатасын үзләре таба, үзләре хәл итә.

Ялга кайтып барганда, аэропортта килгән мәлдә күргән якташ егет очрады. Күптәнге танышлар, якын туганнардай, кочаклашып күрештеләр, самолетта урыннарын янәшә туры китереп утырдылар. Гаяз очу барышында Сөмбелгә тәкъдим ясады. Егет турында бөтенләй белмәсә дә, кызның күкнең җиденче катында кулын тартып алырга көче җитмәде. Ул бит моңа кадәр киләчәк турында уйламады. Гаязның доктор булып дәваханәдә эшләп йөрүен белә, күңеле аның яхшы кеше икәненә ышана.

Алар, кайткач, Саниянең каберенә мәрмәрдән таш куйдылар, чәчәкләр утырттылар. Шәһәрдән фатир сатып алдылар, тик нигәдер читтә йөреп өйрәгәнгәме, ямь тапмадылар, төпләнеп каласылары килмәде. Чит ил үгисетмәде аларны. Аннан алар зур гыйбрәт алдылар, бер-бересен таптылар.

Гаяз Германия клиникасы белән килешү төзеде. Интернет аша Сөмбелгә дә бала карау эше һәм яшәү өчен үзләренә ошаган торак таптылар. Бер ел узгач, Кәбир белән Алтынайны чакырып, виза юллап,  акча салдылар. Энеләренә операция ясаттылар, киленнәре авыруга ярдәмләште. Ил гизгән – тик утырган хакимнән уздырган. Барысы  да уңай килеп чыкты.

Әмма аэропортка килгәч, Сөмбелнең бөтен нәрсәне ташлап, аларга ияреп кайтып китәсе килде. Кәбирнең  күкрәгенә башын куеп, башкалар ишетмәслек итеп пышылдап кына: “Җаным монда чыкса да, гәүдәмне монда калдырма, абыем, көлен әнинең аяк очына күмәрсез”, – дип, әманәтен әйтте.

...Туган ил әниләр кебек киң күңелле: кайчан, нинди хәлдә кайтып керсәң дә кочагын җәеп каршы ала, барлык сереңне эченә сыйдыра. Читтә йөрсәң, аның кадере тагы да ныгырак беленә. Башына төшмәгән аңламый шул. Дөнья шулай корылган: адәм баласы кадер дигән нәрсәне югалткач кына исенә төшерә...

Фото: Freepik.

Сания ШӘРИПОВА. Чит ил – үги ана (2)
Сания ШӘРИПОВА. Чит ил – үги ана (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас