Дөнья бу
24 Октября 2023, 06:41

Сания ШӘРИПОВА. Чит ил – үги ана

...Лычма кан эчендә, суык юештә утырган Сания куеныннан чыгармаса да, бәләкәчкә салкын тиеп өлгерде. 

Сания ШӘРИПОВА. Чит ил – үги анаСания ШӘРИПОВА. Чит ил – үги ана
Сания ШӘРИПОВА. Чит ил – үги ана

Сания иске тәрәзә пыяласыдай тоныкланган күзләрен түшәм тактасындагы ботактан калган эзгә текәп тора. Күпмедер шулай ятканнан соң, хәле бетеп, йомып ята. Ике сулышлык гомере калып, сөйләшерлек рәте булмаса да, һушы дөрес. Рәхмәт инде күршеләренә, чиратлап кереп, авызына кашыклап тавык шулпасы каптыралар, калаклап су йоттыралар. Кызганып, ишетми-аңламый дип, күрәсең, үзара чыш-пыш килеп алалар:

‒ Сөмбеле янында булса да, бу кадәр интекмәс иде. Кырында иптәш булырые. Әллә чакырып кайтарыйк микән? Бер генә дә алга таба түгел бит.

‒ Кирәкми дип баш кагып ята бит.

‒ Инде яше кибеп бетте бугай. Элекке кебек туктаусыз, күз койрыгы буйлап агып тормый. Кызын әйтер ием инде, карарга авылда карт-коры беткәндер, күз күрмәгән, колак ишетмәгән якка чыгып китеп, инәсен утка салды. Монда да буш итмәсләр ие инде. Хәзер пенсияне күп алалар, җәһәннәм тишегендә йөрмәсә. Ике йөрәкле булгандыр, югыйсә, күрмәгән-белмәгән якка олакмас ие. Инәсе монда бер йотым суга тилмереп ята. Инәсен карасын ие, юкка читтә солтан булганчы, үз илеңдә олтан булуың артык, димәгәннәр. Саниянең бездән башка кеме бар? Үзе дә әллә каян ерактан очып килгән бер кош бит. Чит ил – үги ана инде ул.

‒ Гөнаһка батып, кеше тикшереп утырмачы, күршекәем. Кайда да бер кояш инде. Үзебез дә килгән кеше бит. Бәндә баласын ризык йөртә, эчәсе суы шунда булгандыр. Барсы да Ходайныкы, анда җыяр ризыгы бетсә, тып итеп кайтып җитәр әле, Аллаһ бирса. Язмыш кабатлана диләр, бәлки, анасы язмышын кабатлыйдыр. Кыз бала кайтмый түзмәс.

‒ Анысы шулай... Кайтуын кайтыр ла ул. Соң булып куюы бар. Инәсенең бәхиллеген алып өлгерерме икән соң?

‒ Үлем – Алла әмере. Ходай кушмаган эш булмас. Юкка барчылма, күршекәем, Сания апа аны олы юлга озатканда, бәхиллеген биреп чыгарып җибәргәндер.

Сания күршеләрен тыңлый, катышып сөйләшергә теле әйләнми, ниндидер аңлаешсыз авазлар гына чыгара. Кипкән яшьләре чыгып чикәсен чылатып, чәчләре арасына агып кереп, аларның төбен әрнеттереп кычыттырганны тоеп ята. Әнисен уйлый.

Ул да, кызына ризалык-бәхиллек биреп: “Туган илдән туйдырган җир яхшы. Кешеләрне язмыш йөртә. Кайчандыр мин дә Татарстан якларыннан бирегә килдем, аннан бөтенләй төпләндем...  – Хушлашу авыр булмасынга, юату сүзе урынынадыр инде: – Кайдада флаг сабы – таяк, ике күзле, бер авызлы кешеләр яши. Ирең кайда, син шунда булырга тиеш. Ходай бәхет бирсен”, ‒ дип, изге теләк теләп, фатихасын биреп, яшьләренә төелгәнен күрсәтмичә, озаткан иде.

Башка очрашмасларын күңеле сизгәндер, мөгаен. Бичара әнкәсе, чит илләрдәге баласын бер күрергә зар булып, кызын сагынып, йөрәген телгәли-телгәли тилмерепләр көткәндер.

...Санияне Хәбир хезмәт иткән җиреннән авылларына кәләш итеп алып кайтты. Иренең якташлары аны якын итеп кабул итте. Хәбир: “Сонечка-Солнышко, Саниякәем-Кояшкаем”, ‒ дип йөрткәч, бөтен авыл аңа “Кояшкай” дигән исем такты. Кояшка охшап, кешеләр белән гел ачык чырай күрсәтеп, йомшак тел белән, елмаеп сөйләшә, нинди генә вакыт булуга карамастан, гел авызы колагында. Аның чәчләре дә үзенә бертөрле. Уртадан ачып тарап, үрелгән, янбашына төшеп торган калын авыр толым,  кояш төсле янып тора.

Бу авылда читтән ерактан хатын алу – гадәти күренеш. Авыл үзәктән еракта, район чигендәге урман эченә урнашкан. Язлы-көзле машина-фәлән керә алмаслык баткак. Аның каравы, тирә-якта бу авылдан да матуры юк. Монда гел читтән килгән киленнәр, нинди милләттән булмасын, тиз генә татар телен өйрәнеп алып, аңлашып,бер гаилә кебек тату яшиләр.

Үскәндә, авыл кызлары егетләр белән бергә уйнап, аулак өйләргә йөреп мәж киләләр, ә аларның дуслыгы беркайчан да мәхәббәткә әйләнми, абыйлы-сеңелле сыман бер-берсе өчен үлеп торалар, әмма гаилә кормыйлар. Кызлары, сигезенчене тәмамлау белән, авылдан чыгып сызалар да читтән кияү табалар. Бу якка табан борылып та карамыйлар. Яшьләр авылда бик калып бармый, ир-егетләр Себер ягына сыйпый. Кесә тутырып алган акчаларына кыйммәтле машина иярлиләр. Халык хәлле яши. Авылда эшләгән кешегә эш бар. Урман хуҗалыгына йөриләр. Бәләкәй генә булса да кибет, медпункт, дүрт классы бер бүлмәдә укыган башлангыч мәктәп эшли.

Яшь гаиләгә урман хуҗалыгыннан зур гына фатир бирделәр. Сания аны курчак өе кебек җыештырып-бизәп куйды. Авыл мәктәбендә, унынчыны бетереп, укырга керә алмаган кызыкай читтән килеп укытып йөри иде. Педучилеще тәмамлаган кәләшне мәктәп җитәкчесе итеп тәгаенләделәр. Ул баш-аягы белән эшкә чумды. Укучылар, әти-әниләр арасында хөрмәт казанды, бәйрәм саен кочагына сыймас гөлләмәләргә күмделәр.

Шулай да чит җирнең читен минутларын татырга туры килде. Бәбигә чирләгән вакыты нәкъ юл өзелгән чор иде. Хәбир аны, тракторга утыртып, күрше район дәваханәсенә алып китте, ләкин илтеп җиткерә алмады. Уллары чокыр-чакырлы сикәлтәле баткак урман юлында, трактор эчендә туды. Сабый йодрыктан чак кына зуррак, бияләй кадәр генә. Иреннәре күп-күмгәк. Лычма кан эчендә, суык юештә утырган Сания куеныннан чыгармаса да, бәләкәчкә салкын тиеп өлгерде. Аны, тиешле авырлыкка җиткерер һәм җылытыр өчен, инкубаторга куйдылар. Врачларның тәҗрибәсе җитмәдеме, оныттылармы... Ахыры начар тәмамланды: баланың сеңерләре кипте, бөерләре эшләмәс булды.

Шул чорда Сания әнисенең үлеме турында телеграмма алды. Бала дип өзгәләнгәнсә дә, әнисен соңгы юлга озатырга, канатлары булса, бер талпынуда кайтыр иде. Атнасына ике көнгә бер оча торган самолет белән күккә күтәрелгән иде. Әнисен җәй уртасында ачы эсседә күммичә озак саклый алмаганлыктан, аны Саниясез генә җирләделәр.

Сания белән Хәбирнең, республика дәваханәләренә йөртеп, уллары белән чиләнүләре...

Мәктәп яшенә җиткәч, әнисе аны өйдә укытты. Малай башлы булды, өйрәткәнне бик тиз эләктереп алды. Аеруча матур итеп рәсем төшерергә, әкиятләр уйлап чыгарырга, шигырь язарга осталыгы белән шак катырды.

...Кояшкайның йөзендә тутык кебек тут таплары күргәч, авыл хатыннары изгегә юрадылар: “Үзеңә иптәшкә кыз табарсың әле, йөзеңдәге бөтен сылулыгыңны үзенә алган”, – дип елмаештылар.

Мул уңышлар өлгергән чорда, көзге Сөмбелә аенда кызлары Сөмбелне алып кайткач, мәшәкатьләр арта төште. Сау-сәламәт баланы карау бөтенләй башка икән. Ул, күзгә күренеп, өйдәгеләрне шатландырып, бәләкәйдән булышчы булып үсте. Аннары Сания улын алып башкалага китте, аны рәсем сәнгате гимназиясенә укырга илтте.

 Аяклары өенә атлап керде, әмма йөрәге өзгәләнеп, Кәбире белән интернатта торып калды. Ләкин нишләмәк кирәк, якын-тирәдә укыту мөмкинлеге юк. Каникулларда үз яннарына алып кайттылар. Бәхеткә, уку йортына “Яшел үзән” дәваханәсе якын урнашкан. Шунда бөер күчереп утырттылар. Кәбир кече йомышын үзе башкара алганга сөенеп туя алмады. Гимназияне тәмамлагач, үзеннән берничә яшькә зуррак, кайчандыр шушы уку йортын тәмамлаган ятимә кыз Алтынай белән гаилә кордылар. Уфа кешесенә әйләнде, коляскада йөреп, балалар үстерде.

Кызганыч, оныкларын Хәбир күрә алмады. Аның гомерен, агач аударганда, фаҗигале үлем өзде. Сания ирен саклап кала алмаганга үзен битәрләде. Нишли ала иде соң ул? Интернатта, әти-әниле булып та, ятим үскән улларының күз яшьләре төштеме дип уйлап, йөрәге өзгәләнеп, яшь койган чакларының исәбе юк.

Кәбирнең сеңерләренә чираттагы операция уңышлы үтте. Үлем белән яшәү арасында җиде сәгать буе барган көрәш авыру белән табибның җиңүе белән тәмамланды. Операция якынча биш йөз мең сум тирәсе тора. Чыгымны каплау өчен Алтынай кайларга гына чапмады, сатылган рәсемнәрнең дә файдасы булды, дәүләт тә ярдәм итте. Әмма Кәбирнең чәлтерләре һаман авырта. Әлеге авыру сөяк тукымасының черүе һәм таркалуы белән бара, кешенең иммун системасы көчсезләнә, еш кына температурасы күтәрелә. Бу чирне тулысынча бетереп булмый, сөяк тукымасын торгызу өчен махсус түләүле операцияләр яисә ампутация ясарга кирәк.

Ә аягындагы яраларны көненә берничә тапкыр чистартып, эшкәртеп торырга, көчле антибиотиклар кулланырга кирәкте. Моның өчен тотылган бинт, мазь, даруларның чуты-саны булмады. Икенче төркем инвалидлыкның льготалары булуга карамастан, кая барсаң да, акча кирәк, дөнья кадәр документ, төрле белешмәләр сорыйлар. Беренче төркемне алыр өчен башсыз туарга кирәкме икән? Җитмәсә,  күп йөрергә, аягына авырлык китерергә ярамый. Аннан колясканы кредитка алган машина алмаштырды. Рәсем күргәзмәләре белән чит илдә катнашырга туры килгәндә, булган акчаларына үзебездә үтәрдәй бизәнү әйберләре, чүпрәк-чапрак алып кайтып саттылар. Әллә ни байый алмасалар да күзләре ачылды.Сирәк кенә булса да, сумка тутырып, күчтәнәчләр төяп, авылга кайтып әниләренең хәлен белеп, кунак булып килделәр.

...Санияне җир куенына тапшырганда, өстенә бер уч туфрак ташларга улы да, кызы да юк иде. Ана кайгысы – балада, баланыкы – далада.

Кәбир белән Алтынай Франциядә картина күргәзмәсендә катнашып калды. Сөмбел Испаниядә бер әбине карарга ялланган иде.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Сания ШӘРИПОВА. Чит ил – үги ана
Сания ШӘРИПОВА. Чит ил – үги ана
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас